Хәл фигыль карточкалар
материал (7 класс) на тему

Газалиева Айгюль Азгаровна

Хәл фигыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hl_figyl_kartochka.docx36.45 КБ

Предварительный просмотр:

Хәл фигыль

-ып/-еп, -п кушымчалы хәл фигыль

1.  -ып/-еп, -п кушымчалары ярдәмендә хәл фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Аңла — аңлап, кал — калып, күтәр — күтәреп.

а) Атла, сакла, бизә, хәтерлә, каршыла, котла, әзерлә,

ә) Ышан, сагын, ашык, кал, борчыл, шатлан, калдыр.

б) Ял ит, бетер, яшер, пешер, төр, сөрт, эл.

2.  Тәрҗемә итегез.

а)Ашап ал (поешь), йоклап ал, уйнап ал, эчеп ал, укып ал. ә) Ашап бетер (доешь), эчеп бетер, укып бетер, әйтеп бетер.

б) Ашап кара (попробуй поешь), эчеп кара, уйнап кара, әйтеп кара.

в) Ашап кил (сходи поешь), карап кил, алып кил, санап кил, биреп кил.

3.  Тәрҗемә итегез. Яңа мисаллар уйлагыз.

а) Алып кайт (привези), алып бир (достанъ), алып куй (убери), алып кер, алып чык, алып ташла.

ә) Торып йөгер (встань и беги), торып чап, торып әйт, торып ал, торып кара, торып укы.

б)  Яратып әйтә (говорит любя), яратып карый (смот-рит любя), яратып ашый, яратып укый, яратып бирә.

в)  Уйлап әйт (скажи подумав), уйлап бетер, уйлап яз, уйлап җавап бир.

4.  Фигыльләрдән тезмә фигыльләр ясагыз. Тәрҗемә итегез.

Үрнәк: Чык ал: чыгып ал, алып чык.

Утыр — яз, укы — бел, эшлә — кара, сана — ал, эзлә — кил.

5.  Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

а) Укый ала, укып ала, укырга ала.

 ә) Юа ала, юып ала, юарга ала.

б) Үтүкли ала, үтүкләп ала, үтүкләргә ала.

6.  Нокталар урынына җәяләр эчендәге фигыльләрнең тиешлесен куеп языгыз.

а) Лилия әле яңа гына ... өйрәнде, шуңа күрә ул әле бик тиз ... алмый. Бу китапларны берничә көнгә генә өйдә ... алырга ярыймы? Кагыйдәне хәтерләмәсәң, дәреслегеңне ач та тиз генә ... ал.

(Укып, укырга, укый.)

ә) Бу ак күлмәгеңне син әле үзең чиста итеп ... алмыйсың, улым, бар, апаңа бир. Кабинеттагы тәрәзә пәрдәләрен кем ... алырга тели? Кулларыгыз бик пычрак бит, барыгыз, тиз генә ... килегез.

(Юа, юып, юарга.)

б) Энем киемнәрен яхшылап ... белми, шуңа күрә гел миңа ... куша. Кызым, без концертка соңга калабыз бугай, әтиеңә күлмәген тиз генә ... бир әле.

(Үтүкләп, үтүкли, үтүкләргә.)

7.  Хәл фигыльләрдән тезмә фигыльләр ясагыз.

Пожалев, отпустив, говоря, обманув, помня, спрятав, торопясь, закричав, крича, отдохнув.

8. Нокталар урынына хәл фигыльләр куеп, тезмә фигыльләр ясагыз.

1) Елап җибәрде, көлеп җибәрде. Китеп барам, ...п барам. Алып чыккан, ...п чыккан.

2) Тотып йөгерә, тотып .... Йөгереп чыкма, йөгереп .... Ышанып сөйләде, ышанып ....

9.  Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

а) Укып белә, белеп укый, укый белә.

 ә) Эшләп карыйбыз, карап эшлибез.

б) Санап алыгыз, алып санагыз.

в) Эзләп киләләр, килеп эзлиләр.

10. Җәя эчендәге фигыльләрне тиешле формага куеп, күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Миңа бу яңалыкларны беркем дә әйтмәде, үзем газетадан (укы) белдем.  2) Ул китаплар балалар өчен түгел бит, син аларны (аңла) укыйсыңмы? 3) Бу авыр мәсьәләне үзең (эшлә) кара әле, эшли алырсың микән? 4) Як-ягыгызга (кара) эшләгез, түтәлләргә басмагыз. 5) Китапханәче сезгә кирәкле китапларны таба алмаган, үзегезгә (кил) эзләргә кушты.

11.  Капма-каршы мәгънәдәге хәл фигыльләр кулланып, тезмә фигыльләрне үзгәртеп языгыз.

Үрнәк: Кереп килә чыгып килә.

Шатланып әйтә; ялкауланып эшли; ачып куйды; утырып сөйләгез; табып куйганнар; шаярып кычкырам; чишенеп йокла; хәтерләп яшибез; чистартып биргән.

12. Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз.

Үрнәк: Яратып яратмыйча. Эзләп эзләмичә.

а) Ватып, сугып, онытып, ачуланып, булышып, аңлатып, ялганлап, ашыгып, борчылып, елап.

ә) Хәтерләп, бетереп, яшереп, сөртенеп, теләп, тәмамлап, үткәреп, әзерләп, пешереп, бизәнеп.

13.  Хәл фигыльләрне юклык формасына үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Яратып карый яратмыйча карый.

Ашыгып килә; торып әйтте; яшереп куйдым; сагынып сөйләгән; карап ал; кычкырып сорыйлар; ашап утырамы? эшләп үсәләр; үтүкләп ки; юып бирегез.

14.  Тәрҗемә итегез.

Идет не спеша; работает не стараясь; рассказывает не жа-лея; говоришь не подумав; ест не помыв; берут не прочитав; сидит не слушая; обманывает не стыдясь; живет не забывая.

15.  Нокталар урынына җәя эчендә бирелгән сүзләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Кунаклар ни өчен ... утыралар, әллә өстәлдәге ризыклар ошамыймы? 2) Ашаганнан соң пычрак тәлинкәңне беркайчан да ... калдырма. 3) Әтием эштән ... , без ашарга утырмадык. 4) Дару ... генә дәваланып карагыз әле. 5) Китапка ... гына сөйли аласыңмы? 6) Урамда яңгыр ... , без беркая да бара алмыйбыз. 7) Концертларга һәм спектакльләргә ... барырга кирәк. 8) Нигә ... утырасың, бүлмәдә салкын түгел бит. 9) Аларның балалары өстәл яныннан беркайчан да рәхмәт ... китмиләр. 10) Кеше әйберен беркайчан да ... алырга ярамый. 11) Син ... әйтсәң, без дә яхшырак аңларбыз.

(Әйтмичә, сорамыйча, туктамыйча, ашамыйча, эчмичә, соцга калмыйча, ачуланмыйча, кайтмыйча, карамыйча, чишенмичә, юмыйча.)

-а/-ә, -ый/-и кушымчалы хәл фигыль

16.  Тәрҗемә итегез.

Ашыга-ашыга килә; кычкыра-кычкыра еладым; җырлый-җырлый кайттык; сикерә-сикерә биеделәр; эшли-эшли арып беттегезме? елый-елый сораган; уйлый-уйлый уйлап тапкан; яши-яши белер.

17.  Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп, күчереп языгыз.

Курка-курка ... (нишләдем?). Ял итә-итә ... (нишләгән?).

Эзли-эзли ... (нишлибез?). Көлә-көлә ... (нишли?). Әзерләнә-әзерләнә ... (нишлә!). Туктый-туктый ... (нишлисең?). Карана-карана ... (нишлиләр?). Ачулана-ачулана ... (нишләмә!).

18. Сүзләрне туры китереп языгыз.

Тырыша-тырыша....  ,саклана-саклана...., борыла-борыла..., ашыга-ашыга.., җыя-җыя...,

үсә-үсә..

(аңлыйм, карыйлар, атлады, бара, ялганлыйсыз, кайттык)

19. Хәл фигыльләрне үзгәртеп языгыз. Аларның мәгънәләре бертөрлеме?

Үрнәк: Тыңлап утыра, тыңлый-тъщлый утыра. Шатланып сөйләде; сагынып яшәдек; борчылып сорашкан; йөгереп килегез; эшләп үскәннәр; чабып кайтам; кабатлап әйттең; эзләп табачак.

20. Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Түкми-чәчми сөйли; борыла-сарыла сорый; абына-сөртенә йөгерә; бәйли-сүтә бәйләргә өйрәнә, ашамый-эчми булмый; тора-бара аңлар; сыза-боза язган; иелә-бәгелә елый; үлә-бетә яши.

-гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль

21. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз.   Үрнәк: Уйлауйлагач.

а)  Яшә, котла, бизә, аңла, тәмамла, казы, хәтерлә, тукта, телә, уйла, үтүклә, ташла, аша, төзе, сөйлә, ялганла.

ә) Кирәк, чап, югалт, ач, сөйләш, кис, исәнләш, сип, тырыш,

таныш, тек, ял ит, су сип.

б) Сыз, эл, чакыр, йөз, җый, киен, яз, ышан, туң, көл, күтәр,

җыештыр, боз, җыен, сатып ал.

22. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз. Үрнәк: Әйтмә әйтмәгәч.

Кычкырма, авырма, эзләмә, су коенма, күтәрмә, үсмә, югалтма, сорама, бәрелмә, пешермә, онытма, ачуланма, күрсәтмә, әзерләмә.

23. Фигыльләрне юклык формасына куеп языгыз.

Үрнәк: Чистарткач чистартмагач.

 а) Чакыргач, тыңлагач, юынгач, туктагач, туңгач, ышангач, ачулангач, теләгәч, элгәч, биегәч, өзгәч, гаҗәпләнгәч, үстергәч,бизәгәч.

ә) Ашыккач, катнашкач, кызыккач, япкач, югалткач, ашаткач, булышкач, әйткәч, чишкәч, тәрҗемә иткәч, көткәч, ярдәм иткәч, исәнләшкәч.

24. Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табыгыз.

1) Урманга баргач, мин кошлар җырын тыңларга яратам. 2) Ветераннар залга барысы да җыелгач, концертны башлап җибәрделәр. 3) Күл янына килеп җиткәч, малайлар, тиз генә чишенеп, суга сикерделәр. 4) Имтиханнар башлангач, ул урамда күп йөрми, телевизор да карамый башлады. 5) Мәктәпне тәмамлагач, минем дусларым төрле кызыклы һөнәрләр сайларлар. 6) Дәресләрне әзерләп бетергәч, әнидән урамга чыгарга рөхсәт сорадым. 7) Әйткәч — беләсе килә, белгәч — көләсе килә.

25. Җәя эчендә бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмләләрне күчереп языгыз. Тәрҗемә итегез.

1) Маңгаема яңгыр тамчылары тама (башла), мин шалаш эченә кереп яттым. 2) Безне (сагын), әбиебез поезд белән яныбызга үзе килеп җиткән. 3) Җиләккә (бар), бик көчле яңгыр яуды, шуңа күрә безгә урманнан тиз борылып кайтырга туры килде. 4) Абыем, әниебезнең туган көненә кайта (алма), телефоннан шалтыратып котлады. 5) Спорт белән даими (шөгыльләнмә), ул ярышларда беренче урыннарны ала алмый. 6)  Ул үзе миннән ярдәм (сорама), мин дә ярдәм итмәдем. 7) Капка янында ниндидер ят этне (күр), Наилә бик курыкты. 8)  Әнием гөмбәләрне юып, чистартып (бетер), кәстрүлгә салып кайнатырга куйды.

26.  Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне табып, юклык формасына куегыз.

1) Туганнардан хат килгәч, без ашыгып җавап язарга утырдык. 2) Әтиемнең машинасы ватык булгач, без бакчага автобус белән киттек. 3) Мәктәп янына агачлар утырткач, балалар чәчәкләр өчен дә урын әзерли башладылар. 4) Алсу чакыргач, синең дусларың Яңа елны каршыларга Казанга китәргә булганнар. 5) Укытучы бүлмәдән чыгып киткәч, укучылар бераз шаулашып алдылар.

27. Хәл фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта кулланып, җөмләләрне язып бетерегез.

1) Татар телен яхшы өйрән(мә)гәч, ... . 2) Күлмәгемне үзем үтүкли бел(мә)гәч, ... . 3) Дискотекада туйганчы бие(мә)гәч, .... 4) Шимбә көнне дә ял ит(мә)кәч, ... . 5) Бу китапны яңадан укы(ма)гач, .... 6) Бәйрәмгә яңа күлмәк тек(мә)кәч, ... . 7) Яңа дуслар белән таныш(ма)кач, ... . 8) Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сип(мә)кәч, ....

28.  Җөмләләрне язып бетерегез.

1) Әтиемнән берничә көн бернинди дә хәбәр ишетелмәгәч, ... . 2) Мәктәпне тәмамлап, бер ел үткәч, ... . 3) Елгада туйганчы су коенып, кызынып аргач, ... . 4) Әнием бу сериалны һәр кич карарга рөхсәт итмәгәч, ... . 5) Сугыш башлангач, .... 6) Иртән өй каршында күршемне очраткач, ... . 7) Шәһәрнең барлык истәлекле урыннары белән дә танышып өлгермәгәч, .... 8) Сабантуй мәйданына барып җиткәч, ... .

29.  Тәрҗемә итеп, җөмләләрне язып бетерегез.

1) Когда твои друзья сообщили мне об этом, ... . 2) Как только мы поднялись на вершину горы, ... . 3) Посмотрев из окна, .... 4) Когда учительница дописала на доске все задания,... . 5) После того как он позвонил, ... . 6) Когда сестренка нечаянно разбила мамину любимую вазу, ... . 7) Когда он всех нас опять обманул, ... . 8) Так как весь месяц не было дождя, ... . 9) Когда ты вовремя не вернулась, .... 10) После того как мы не победили на конкурсе, ....

30.  Тәрҗемә итегез.

1) Когда я первый раз приехал в Елабугу, сразу же посетил дом-музей художника И. И. Шишкина. 2) Когда в наш город приехал и гости из Турции, их тепло встретили в Доме дружбы народов. 3) Так как дома не было хлеба, мне пришлоеь идти в магазин. 4) После того как я начал стараться, учительница ставит мне по английскому языку одни пятерки. 5) Так как мой друг в этом году не поехал в лагерь, он поедет в деревню к родственникам. 6) Вернувшись в город, Тимур рассказал одноклассникам о своей встрече с геологами. 7) Так как из задних рядов было плохо видно, мы пересели вперед. 8) Когда юный музыкант закончил свое выступление, из зрительного зала послышались бурные (сильные) аплодисменты. 9) После того как мою сестренку напугала злая собака, она теперь на улицу одна не выходит.

31.  Җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр ясап языгыз.

Үрнәк: Поезд станциягә килеп җитте. Бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар.Поезд станциягә килеп җиткәч, бөтен юлчылар да вагоннардан чыктылар.

1) Җәйге җылы яңгыр явып үтте. Агачлар иркен сулыш алдылар. 2) Җәй җитте. Мин әтием белән бергә бакчада эшләячәкмен. 3) Бөек Ватан сугышы башланды. Халык өчен авыр еллар килде. 4) Авылдан әбиемнән озак хат килмәде. Без бик борчылдык. 5) Укулар тәмамланды. Без абыем белән Мәскәүгә туганнарыбызга кунакка киттек. 6) Укытучы авырган. Бер ай чамасы диярлек тарих дәресе булмады.

32. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән фигыльләрнең тиешлесен куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Яз ... , кошлар безнең якларга кайталар. 2) Абыем безгә институтка укырга керүе турында хәбәр ... , без бик шатландык. 3) Укулар ... , имтиханнарны ... , без диңгез буена ял итәргә барырга җыенабыз. 4) Сабантуй ... , мәйданга төрле  яктан халык агыла башлады. 5) Автобус озак ... , без кире кайтып киттек. 6) Әнием эштән ... , өй ямьләнеп китә. 7) Күршебез еш авырый ... , әнием аның янына һәр көн хәл белергә керде.               (Килмә, башла, бир, җит, башлан, бет, кайт, ит.)

33. Җәя эчендәге фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Урамга яңа велосипедымны (ал, чык), минем яныма дусларым йөгереп килделәр. 2) Җылы юрганга (төрен, утыр), бала туңмый башлады. 3) Туплары юл уртасына (тәгәрә, кит), балалар аптырап калдылар. 4) Ул бик курыкты һәм (кычкыр) җибәрде. 5) Таныш: йорт янына (кил, җит), мин (тукта, кал) һәм читкәрәк (кит) көтә башладым. 6) Үз әйберләрен кешегә бирергә (яратма), ул башкаларның да әйберләрен сорамый иде.

-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче кушымчалы хәл фигыль

34. Фигыльләрне хәл фигыльгә үзгәртеп языгыз. Үрнәк: Бар барганчы.

Чап, куч, уз, җибәр, башла, бәйлән, үт, ашат, ычкындыр, дәвала, гаҗәплән, таны, уят, кач, өйрәт, хәтерлә, сындыр, шаярт, яшер, мен, сугыш, котла, борчыл, югалт, сиз, ак. 156

35. Бирелгән фигыльләрдән хәл фигыльләр ясап, таблицага языгыз.

Сат, таныш, әйлән, сук, җыен, сула, ту, ышан, ялганла, бет, бәйлә, өйрәт, үткәр, сүндер, телә, яндыр, төш, чык, тәгәрә, ят, кит.

-ганчы

-гәнче

-канчы

-кәнче

җыенганчы.

әйләнгәнче

сатканчы

беткәнче

36.  Тәрҗемә итегез. Җөмләләр төзегез.

Син яңадан шалтыратканчы; мин өйләр җыештырганчы; әтием эштән кайтканчы; кунаклар чакырганчы; чәй кайнаганчы; токмач кискәнче; укытучы тактаны сөрткәнче; өй эшләрен әзерләгәнче; көз җиткәнче; дәрескә соңга калганчы.

37.  Тәрҗемә итегез.

а) Тәнәфес беткәнче уйнап ал; җавап биргәнче уйламадың; акчаңны биргәнче сана; яза башлаганчы укып чыктык; ятлаганчы укыдым.

ә) Сорамыйча алганчы; укымыйча утырганчы; бии-бии җырлаганчы; ашыгып эшләгәнче; су коенмыйча кайтканчы; юкка сөенеп утырганчы; көтеп басып торганчы; өйрәнмичә килгәнче; йөгереп арганчы; белмичә сөйләгәнче; кызганып елаганчы; яратмыйча яшәгәнче.

38.  Сорауларга җавап языгыз.

1) Ашарга утырганчы, син нишлисең? 2) Әниең эштән кайтканчы, син өйне җыештырасыңмы? 3) Бакчага чыгып киткәнче, иртән һава торышы нинди иде? 4) Син урамда төн җиткәнче йөрисеңме? 5) Җавап биргәнче, укучы нишләргә тиеш? 6) Дәресләрне әзерләгәнче, син телевизор карыйсыңмы?

39.  Тәрҗемә итегез.

1) Поезд станциягә килеп җиткәнче үк, пассажирлар җыена башладылар. 2) Салкыннар башланганчы, кышкы аяк киемнәре сатып алырга кирәк икән әле. 3) Мин сине армиягә киткәнче бер дә күрмәдем бугай, никтер хәтерләмим. 4) Ул гел шулай, тавышы беткәнче җырлый-җырлый да аннары атна буе сөйләшә алмыйча йөри. 5) Диләрә бүген шигырь ятлады, аны мәктәпкә барып җиткәнче кабатлап барды. 6) Бу китапны укып чыкканчы, әле бик күп вакыт үтәр. 7) Эшчеләр барысы да җыелганчы, бригадир үзе дә килеп җитте. 8) Маратсигез яшенә җиткәнче, аны әбисе тәрбияләде. 9) Яктырганчы вакыт күп әле, бераз йоклап алыгыз. 10) Директор килеп җиткәнче, укытучылар арасында җитди сөйләшү булды. 11) Агач башына менгәнче, ничек төшү турында уйларга кирәк иде.

40. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле фигыльләрне куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1) Көне буе телевизор ... , бераз һава сулап кайт. 2) Әнием ... , бу пыяла ватыкларын тизрәк җыештырып куйдым.

3) Тугызынчы катка кадәр җәяү ... , башым әйләнә башлады.

4) Дусларыңа ... , бу турыда яхшылап уйладыңмы? 5) Кар ... , яфракларны җыеп яндырырбыз. 6) Кызлар сөйләшеп ... , бәлеш тә пеште.

(Күргәнче, сөйләгәнче, менгәнче, яуганчы, бетергәнче, караганчы.)

41.  Тәрҗемә итегез.

До моего прихода (до того как я приду); до тех пор пока не выучит; до того как он отпустил; чем ловить мелкую рыбу; пока не скажешь; чем спорить здесь; прыгали до упаду; до на-шего возвращения; до того как пойти встречать гостей; прежде чем он рассердился; до того как вы поздравили; чем сидеть плакать.

42. Тәрҗемә итегез.

Күргәнче әйтмим — күрмичә әйтмим; үтеп киткәнче көлмәдек — үтеп китмичә көлмәдек; елаганчы туктамаган — еламыйча туктамаган; күргәнче ышанмадым — күрмичә ышанмадым; үзем эндәшкәнче танымады — үзем эндәшмичә танымады; сораганчы булышмаганнар — сорамыйча булышмаганнар; килеп бәрелгәнче аңламадың — килеп бәрелмичә аңламадың.

43.  Фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз.  Үрнәк: Пешергәнче ашама пешермичә ашама.

Юганчы тимәгез; белгәнче алмадык; күрсәткәнче онытмаган; тапканчы туктамыйсың; кычкырганчы чишенмәгәннәр; ватылганчы уйныйсыз.

44.  Фигыльләрне үрнәктәгечә языгыз. Тәрҗемә итегез. Үрнәк: Киеп карамыйча алма — киеп караганчы алма.

Югалтмыйча эзләмә; сөйләшмичә рөхсәт итмим; әзерләнмичә, имтиханга бармыйлар; шалтыратмыйча тынычланмады; тегеп бетермичә, киеп күрсәтмим; бармак белән төртеп күрсәтмичә, игътибар итмәгәнсең; акча бирмичә, риза булмаган.

45.  Тәрҗемә итегез.

1) Утны сүндермичә, Алия йоклап китә алмаган. 2) Үзен күргәнче, сеңлем безгә ышанмады. 3) Кичке ашыңны ашап бетермичә, беркая да бармыйсың. 4) Әниеңне тынычландырмыйча, син чыгып китмә инде. 5) Тозын кабып карамыйча, ашка тоз салмыйлар. 6) Урамнан тавыш ишетелгәнче, без ул турыда искә дә алмадык. 7) Укытучы рөхсәт бирмичә, икенче урынга күчеп утырмасыннар.

46.  Җөмләләрне үрнәктәгечә языгыз.

Үрнәк: Апам кайтканчы, урамга чыкмыйм.Апам кайтмыйча, урамга чыкмыйм.

1) Күлмәген үтүкләп биргәнче, энем барыбер киенмәде. 2) «Курск» корабле батканчы, беркем берни белми иде. 3) Авылдан хәбәр килгәнче, мин бер дә борчылмаган идем. 4) Егетең яңа адресын җибәргәнче, син аңа хат яза алмаячаксың. 5) Әнием кибеттән ипи алып кайтканчы, без кичке ашны ашарга утырмадык. 6) Көз җиткәнче, синең дә буш вакытың булмас инде.

47.  Тәрҗемә итегез.

1) До того как ты придешь, схожу-ка в магазин. 2) Пока мы отдыхали, сын приготовил чай. 3) Прежде чем учить меня, сначала сама научись правильно разговаривать. 4) Чем гулять до ночи, подумал бы о матери. 5) Постой здесь до тех пор, пока папа тебя не позовет. 6) Чем сидеть и спорить — сходите ис-купайтесь. 7) До наступления осени мы так выросли, что учительница нас с трудом узнала. 8) Чем искать меня повсюду, подрждал бы здесь. 9) До окончания школы он был такой озорной, как маленький ребенок. 10) Чем обиженно молчать, попроси у бабушки прощения.

48.  Мәкальләрне тәрҗемә итегез, рус телендә шуңа охшаш эквивалентын табыгыз.

1) Кыш җиткәнче — чанаңны, җәй җиткәнче, арбаңны әзерлә. 2) Сәламәтлегең турында авырганчы борчыл, авыргач соң була. 3) Бер тапкыр кискәнче, җиде тапкыр үлчә. 4) Көймәң киң булганчы, күңелең киң булсын. 5) Кешедән көлгәнче, үзеңне бел. 6) Ятып калганчы, атып кал. 7) Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

49.  Җөмләләрне туры китереп, иярчен вакыт җөмләләр төзегез.

Җәй үткәнче, Кунаклар килгәнче, Самолет Мәскәүгә җиткәнче, Ачкычны тапканчы, Бензин беткәнче, Мин керне юып бетергәнче, Кәрзиннәребез тулганчы, Әбием мине дәвалаганчы, Вакытны бушка уздырганчы, Әнием бер тәрәзә буяганчы,

без беркая да чыкмадык, салкын су да бетте, егетләр машинада йөрделәр, ремонт ясарга кирәк, әнием өстәл әзерләде, мин йокладым да йокладым, яцгыр ява башлады, әтием өчне буяды, сецлемә дә салкын тиде. берәр файдалы эш эшлә.

50.  Гади җөмләләрдән иярчен вакыт җөмләләр төзегез.

Үрнәк: Бәйрәм башланды. Халык мәйданга җыелды.— Бәйрәм башланганчы, халык мәйданга җыелды. Халык мәйданга җыелганчы, бәйрәм башланды.

1) Ярты төн җитте. Гармун тавышы тынмады. 2) Хуҗаның ашы пеште. Без елга буйларын әйләнеп кайттык. 3) Айрат йокысыннан уянды. Алмаз торып чәй әзерләде. 4) Атлы чана килеп туктады. Зилә хатын язып бетерде. 5) Яңгыр ява башлады. Без печәнне җыеп алдык.

51.  Тәрҗемә итегез. Хәл фигыльләрне чагыштырыгыз.

1) Кунакка барганчы, мин бүген өйдә генә калыр идем.— Кибеткә барганчы, башта өйне җыештырып алырга кирәк. 2) Сезгә һаман-һаман әйткәнче, үзем эшләсәм, яхшырак булыр иде.— Апаң әйткәнче, мин синең яңа эш урыныңны белми идем. 3) Вакытны бушка үткәргәнче, берәр кирәкле эш эшләргә кирәктер.— Класста җыелыш үткәргәнче, башта балалар белән аерым-аерым сөйләшеп карасак, яхшырак булмасмы?

52.  Хәл фигыльләрне табыгыз.

1) Яз җиткәч, кошлар җылы яклардан кайтканчы, без бик матур сыерчык оялары ясап куябыз. 2) Вакыт үткәнне дә сизмичә, кыңгырау шалтыраганчы ук, укучылар, сөйләшә-сөйләшә, классларга кереп утырдылар. 3) Энем көндәлеген карагач, дәресләрен әзерләгәнче, башта китап-дәфтәрләрен әзерләп куя. 4) Нәрсәдер эшләгәнче, башта ашыкмыйча уйларга өйрән.

     Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, текстны күчереп языгыз.

КЕШЕ ӘЙБЕРЕ

Укучылар дәфтәрләренә яз... (нишләргә?) керештеләр. Шулчак Рәсимнең күзе алгы партада утыр... (нишләүче?) Илһам кулындагы ручкага төште. Бик матур ручка иде ул: үзе алтынсу төстә, тәрәзәдән төш... (нишләгән?) кояш нурында балкы... (нишләп?) тора. Рәсим, күзен дә ал... (нишләмичә?), ручкага карап торды. Өй эшен яз... (нишләргә?) да онытты, звонокны да ишет... (нишләмәде?).

— Их, минем дә шундый ручкам булса,— дип кызыкты ул.

Тәнәфескә чык... (нишләгәч?) та, башка дәресләрдә утыр... (нишләгәндә?) да, Рәсимнең башында гел шул ручка гына булды. Дәресләр тәмамлан... (нишләгәч?), Илһам, ашык... (нишләмичә?) гына, сумкасына китап-дәф-тәрләрне тутыр... (нишли?) башлады. Шул вакыт Рәсим парталар арасыннан ышкылып узды, сиздер... (нишләмичә?) генә, юл уңаена теге матур ручканы эләктереп тә алды һәм кесәсенә сал... (нишләп?) та куйды.

(Р. Гыйззэтуллин буенча)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Физика буенча карточкалар

10,11 класслар өчен мөстәкыйль эшләр...

Бәйлекләр(карточкалар)

Ю.к.не таләп итүче бәйлекләрне өйрәнгәндә куллану өчен карточкалар...

инд. карточкалар

инд.карточкалар...

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....


 

Комментарии

Хайруллина Рамзия Миргазияновна

Хәерле көн! Карточкаларыгызны интернетка салганда,кулланган әдәбиятыгызны күрсәтсәгез яхшы булыр иде.Материал тулысы белән минем "иҗат җимешем"нән күчерелгән. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы.Рус мәктәпләрендә эшләүче укытучылар өченметодик ярдәмлек.36-52 битләр. Хөрмәт белән.Хайруллина Рәмзия Миргазияновна (авторларның берсе)