Хәл төрләрен кабатлауга карточкалар
материал (8 класс) на тему

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Аерымланган кисәкләрне кабатлау дәресе өчен карточкалар (төркемдә эшләр өчен)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хәл  төрләрен кабатлауга карточкалар

(Аерымланган хәлләр янына тыныш билгеләрен куярга, төрләрен күрсәтергә)

1 нче карточка      

   1. –Утырт малайларыңны минем тарантаска  урманга җиләккә   алып барам.

         2.Өянкеләрне теләктәш итеп килгән кешеләрнең шушындый яңа гореф-гадәтен   саклар өчен генә дә яшәрлек бу җирдә.

   3.  - Күрше авылдан теге син ясаган һәйкәлне карарга    килгәннәр.

            4.  Яңа йортка инде бүген-иртәгә күченергә дип торалар.

           5. – Зарима кызымны әйтәм, чиягә дип киткән иде,- дип сөйләнә-сөйләнә Иләмән  карт өйалдына кереп китте.

2  нче карточка      

  1. Басуыбыз эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым.
  2. Алдымда ак кар җәелгән ялтырап  ап-ак булып,

Энҗе мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак булып.

  1. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып йому кадәрле дә тоелмады.
  2. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен ничәмә ничә корал кулланалар.
  3. Ял итәргә   тамакны туйдырырга туктаган идек.
  4. Җиргә бассам  арта егәрлегем,

     Күккә баксам иркен тын алам.

  1. Көн  кичкә авышса да үзенә күрә матурланып китте.

3нче карточка      

  1. Тышта җир туңмаган әле.

2.        Җыелышлар, киңәшмәләр, лекция һәм докладлар шунда уздырыла.

3.        Алдыбызда зур урман. Сукмактан эчкәрәк үтсәң катнаш урманга барып чыгарга мөмкин.

4.        Бераз баргач Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.

5. Сабантуй көнне һәммәсе яше-карты олысы-кечесе мәйданга агылды.

  1.  Бик тырышсам да , балаларны күрә алмадым.

      7.  Бөтен кеше миңа каршы булып та , син        мине ташламадың.

 

 8. Ничә ел шунда торып минем бу матурлыкны күргәнем юк иде.

 

9.Ир кеше  калын гына киемнән булуга карамастан  җитез генә атка күтәрелде.

10.Кайсы авылга гына килеп чыкма  бөтен җирдә чисталык.

 

11.Берничә бала бер җиргә җыелдымы  алар берәр уен оештыру ягын карыйлар.

 

12. Мин белдем  шулай да әйтмәдем.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Морфологияне кабатлауга тест.

Морфология темасын кабатлау өчен тәкъдим ителә....

Исемнәрне кабатлауга тест

Исем сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...

"Минем дусларым" темасын кабатлауга язма эш

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен язма эш...