Морфологияне кабатлауга тест.
тест на тему

Бариева Диляра Тафкиловна

Морфология темасын кабатлау өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon morfologiyane_kabatlauga_test.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

   Морфологияне кабатлауга тест.

  1. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез: Зат һәм предметларга , аларның билгесенә, санына, хәленә үзләрен атамыйча гына күрсәтә торган сүз төркеме ... .

А) рәвеш дип атала.

Б) алмашлык дип атала.

В) сыйфат дип атала.

2. Хәтле, тыш, таба, караматан, өчен сүзләре :

А) кисәкчәләр.

Б) бәйлекләр.

В) хәбәрлек сүзләр.

3. Сорау алмашлыкларын ясаучы төп формалар.

А) кем, ни, кай.

Б) кай, һәм, һәр.

В) ни,кем, ул.

4. Җөмләдә аерып бирелгән сүзләрнең килешләрен атагыз: ...Чәчәкләргә чәчкә эндәшә. ...Кешеләргә бәхет өләшә.

А) иялек килеше.

Б) төшем килеше.

В) юнәлеш килеше.

5. –гылт, -гелт, -ылҗым, -елҗем, -су кушымчалары ярдәмендә сыйфатның кайсы дәрәҗәсе ясала?

А) кимлек дәрәҗәсе.

Б) артыклык дәрәҗәсе.

В) чагыштыру дәрәҗәсе.

6. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.Эшчеләрнең кайберләре чәй эчәргә, бәрәңге ашарга утырдылар.(М.Г.)

а) сыйфат фигыль.

Б) инфинитив.

В) исем фигыль.

7. Шарт фигыль кушымчасын күрсәтегез.

А)-ган, -гән, -кан, -кән.

Б) –са, -сә,-са да, -сә дә.

В) –ачак,-әчәк.

8. Билгеләмәне дөрес дәвам итегез: Процессның билгесен белдереп килә торган сүз төркеме... .

а) сыйфат дип атала.

Б) фигыль дип атала.

В) рәвеш дип атала.

9. Исемнәрнең иркәләү һәм кечерәйтү кушымчаларын билгеләгез.

А) –кай,-кәй, -чык,-чек.

Б) –лык, -лек.

В) –чы, -че.

10. Бирелгән җөмләдә ясалма исемне күрсәтегез. Җимлек ясап бирде миңа

                                                                                    Абыем Сәлим.(Ә.Кари)  

А) Сәлим

Б) җимлек.

В)  абыем.

11. Юнәлеш килешне таләп итүче бәйлекләр булган төркемне күрсәтегез.

А) караганда, күрә, чаклы.

Б) каршы, элек, бирле.

В) шикелле, хәтле, кадәр.

12. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

А) –лы,-ле,-гы,-ге.

Б) –ла,-лә,- -лан, -лән.

В) –ча,-чә, -да,-дә.

13.Хәзерге заман сыйфат фигыль булган төркемне күрсәтегез.

А)кызарган алма, тышлыйсы дәфтәр, биюче егет.

Б) какшамас дуслык, язучы малай, үтәчәк юл.

В)килүче кунак, укучы бала, йөри торган сәгать.

14. Тартым алмашлыкларын ясаучы кушымчаларны күрсәтегез.

А) –ныкы, -неке.

Б)  -сы,-се.

В) –дыр,-дер.

15. Мәгънәләре һәм морфологик билгеләре ягыннан саннар ничә төркемгә бүленеп йөртелә?

А) җиде төркемгә.

Б) сигез төркемгә.

В) биш төркемгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исемнәрне кабатлауга тест

Исем сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Фигыль сүз төркемен кабатлауга тест

Фигыль сүз төркемен үтеп бетергәч...

Хәл төрләрен кабатлауга карточкалар

Аерымланган кисәкләрне кабатлау дәресе өчен карточкалар (төркемдә эшләр өчен)...

Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.

 ) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...

"Минем дусларым" темасын кабатлауга язма эш

4 нче сыйныфның рус төркеме өчен язма эш...