"Муса Җәлил иленә сәяхәт"
методическая разработка на тему

Шигапова Роза Габдулловна

Әлеге чара Муса Җәлилнең тормыш юлы  һәм иҗатына багышланган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon musa_zhlil_ilen_syaht.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлил иленә сәяхәт.

Максатлар:

  1. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
  2. М.Җәлил иҗаты буенча булган белемнәрен бәяләү;
  3. Коллективта ирекле аралашу атмосферасы тудыру.

Җиһазлау: магнитлы такта, саннар күрсәтелгән куб, 3 (кызыл, сары, яшел) магнитлар, шул төстәге эмблемалар.

Уен 1 этаптан тора. Уенда  катнашучылар викторина нигезендә сайланылып алына. Алар чиратлашып кубик ыргыта һәм кайсы уенчының беренче йөреш ясаячагын билгели. Югарырак санга ия булган укучы беренче йөрешне башлый. Кубикны ыргытып җыйган очко санынча йөреш ясый. Эмблема төсендәге магнит белән утраулар  буйлап хәрәкәт итә. Укучы исемле утрауларга да эләгергә мөмкин. Аңа алып баручы тарафыннан сораулар бирелә. Уенчы сорауга җавапны белергә дә, белмәскә дә мөмкин.

“Хәзинә утравы” – сорауга  җавап бирсә – уенчыга приз бирелә, җавап бирмәсә – приз бирелми.

“Җәлил турында” – уенчы сорауга  җавап бирә алса – йөреш таблога ясалган кызыл ук буенча югарыга үрмәли. Җавап бирә алмаса, шул утрауда кала.

“Сазлык” – уенчы 1 йөрештән төшеп  кала.

“Җәлилчеләр”, “Моабит дәфтәрләре” – уенчы сорауга җавап бирә алса – утрауда кала, җавап бирә алмаса- таблодагы ук буенча түбәнгә төшә.  Уенчының финишка килеп җитүе беренчелекне билгели.

                                                “Җәлил  турында”

  1. С.Хәкимнең М.Җәлилгә багышлаган нинди шигыре бар?
  2. “Муса” романының авторы кем?
  3. “Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем?
  4. Җәлилнең “Җырларым” шигыренә музыканы кем язган?
  5. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры ничәнче елдан бирле шагыйрь  исемен йөртә?
  6. Казан Кремле алдында М.Җәлилгә  һәйкәл кайчан ачыла? Аның авторлары кемнәр?

                                              “Адымнар”

  1. М.Җәлил кайчан һәм кайда туган?
  2. М.Җәлилнең туган җирен ата.
  3. Шагыйрьнең беренче шигыре кайчан бастырыла? Аның исеме ничек?
  4. Ул нинди  балалар журналларында  мөһәррир булып эшли?
  5. Безнең республиканың кайсы шәһәрендә хәрби курсларда укый һәм тәмамлый?
  6. Сугыш вакытында шагыйрь  нинди ноктага (армия, фронт) эләгә?
  7. Шагыйрьгә нинди төрмәләрдә утырырга туры килә?
  8. Шагыйрьгә ничәнче елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә?
  9. Муса Җәлил музейлары кайларда бар?
  10. М.Җәлилнең кызының исеме ничек?
  11. Шагыйрьнең  1929 нчы елда Мәскәүдә басылган китабының исеме ничек?
  12. Татартанда иң яхшы сәнгать, мәдәният казанышлары өчен Муса Җәлил исемендәге бүләк кайчан булдырыла?
  13. Муса Җәлил нинди уен коралында уйный белә?
  14. Өзек кайсы әсәреннән алынган?

“Таң белән килделәр кешеләр,

Күрделәр яралы егетне.

Яртылаш ул тайган исеннән,

Шулай да яшәве өметле.”

                                  “Җәлилчеләр”

  1. “Җәлилчеләр” картинасының авторы кем?
  2. Җәлилчеләр кайсы кайсы төрмәдә газаплап үтереләләр?
  3. Җәлилчеләрнең  исемнәрен, фамилияләрен атагыз.
  4. Шагыйрьнең Абдулла Алишка багышлаган шигыре.
  5. Җәлилчеләр арасында булган татар балалар язучысы исемен ата.

                       “Моабит дәфтәрләре”

  1. Бу шигъри юллар әдипнең кайсы шигыреннән?

“Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта.”

  1. “Моабит дәфтәрләре”ндә ничә шигырь туплана?
  2. “Моабит дәфтәрләре” туган илгә нинди юллар белән кайтып эләгәләр?
  3. “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы өчен М.Җәлил кайчан һәм нинди бүләк белән бүләкләнә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

"Металлар иленә сәяхәт"

конспект урока по химии на татарском языке...