Рәвеш иленә сәяхәт.
методическая разработка (6 класс) по теме

Фәтхуллина Илүзә Илгизәр кызы

6 сыйныфта укучы татар балаларына "Рәвеш" темасы буенча татар теле дәресе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Дәрес конспекты49 КБ
Office presentation icon Дәрескә презентация1.82 МБ

Предварительный просмотр:


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

Лаеш муниципаль районының мәгариф бүлеге

Комлы Кавал урта гомуми белем бирү мәктәбе














Рәвеш шәһәренә сәяхәт


( 6 сыйныфның татар төркемендә татар теле буенча

“Рәвеш” темасын йомгаклау дәресе)








Лаеш муниципаль районы                

Нармонка урта мәктәбенең                

6нчы сыйныфында үткәрелгән         

мастер-класс конспекты.                

Дәресне Комлы Кавал                          

урта мәктәбенең беренче                

категорияле татар теле һәм                

әдәбияты укытучысы                        

Фәтхуллина Илүзә Илгизәр кызы        

бирде.                                        

                                        






Комлы Кавал, 2010 ел.

Дәреснең максаты: 1. Укучыларның “Рәвеш”темасы буенча белемнәрен

                                        ныгыту, тикшерү.

                                    2. Тема буенча сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                                    3. Балаларга патриотик тәрбия бирү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, карта, плакат,

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.
  1. Исәнмесез, укучылар! Минем исемем Илүзә Илгизәровна. Бүгенге кыска гына татар теле дәресен сездә мин алып барырмын. Башладыкмы?

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

1) Дәреснең темасын әйтү. (Слайд №1)

- Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгып китәрбез. Нинди транспорт чарасы белән? Сез моны мин әйткән табышмактан белерсез.

                     Канаты бар – җилкенми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул.

Безнең яраткан дус ул.

2) Дәреснең максатын әйтү.(Слайд №2)

- Без “Морфология” илендә урнашкан “Рәвеш” шәһәренә очарбыз. Рәвеш сүз төркеме, аның ясалышын, мәгънә төркемчәләрен, җөмләдәге вазифасын ныгытырбыз.

3) 2010 ел – Бөек Җиңүнең 65еллыгы. (Слайд №3) Бу җиңүгә безенең якташларыбызның да катнашы бар. Быел сез татар әдәбияты дәресләрендә сугыш темасы белән бәйле нинди әсәрләр укыдыгыз? Ә очучы хатын кызлар турындагы хикәяне хәтерлисезме? (Л.Ихсанова “Лачын кыз”). (Слайд №4) Безнең сыйныфыбыз бүген экипаж булыр.

  1. Дәреснең төп өлеше.
  1. Класс - экипаж очышка әзерме? Безгә очу курсын билгеләргә кирәк. (Тактадагы картага игътибарны юнәлтү).

БИРЕМНӘР.

  1. – Хәзер үзегезне штурман дип хис итегез. Очу курсыннан читкә тайпылмас өчен безгә бу шифрны укырга кирәк. Ул бик иске, күп урыннарда язулары төссезләнгән. (тактада плакат, төшеп калган сүзләрне укчылар чиратлап чыгып язалар). Текст: Рәвешләр эш яки хәлнең билгесен белдерә һәм ничек? күпме? кайчан? кебек сорауларга  җавап бирә. Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә. Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр 6 төркемчәгә бүленә: саф, күләм-чама, охшату-чагыштыру, вакыт, урын, сәбәп-максат. Кайбер рәвешләр, сыйфатлар кебек үк, төп, чагыштыру, артыклык дәрәҗәләрендә килә ала. Ясалышы ягыннан тамыр, ясалма, парлы, кушма, тезмә рәвешләр була.

  1. - Ә хәзер бирелгән табышмаклардан рәвешләрне табып, мәгънәләренә карап, төркемчәләргә бүлик. Төркемчәләр исемлеге тактада эленгән. (Слайд №5)

Җөмләләр: Иртән килер, кич китәр.

Бабай кат-кат тун кигән,

Чишендерсәң, еларсың.

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.

  1. Бирелгән сүзләрдән рәвешләр ясагыз. (слайд №6)

Татар, төлке, җәй, ел.

  1. - Ә хәзер без сезнең белән яңа йолдызлар ачарбыз. Һәрбер партага 1 карточка бирелә. Балалар уйлап җавап бирәләр, карточкага беркетелгән йолдыз тактага ябыштырыла. Карточкалар:

     

Рәвешләрнең антонимнарын табыгыз.

Бүген -                                    хәзер –

бушлай -                                җәен –

түбән -                                    еш –


Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез.

Быел, бервакыт, ава-түнә, ефәктәй, якын, каһарманнарча, корт чаккандай.


Биш былтыр дигән рәвеш белән җөмлә төзеп әйтегез.


Бирелгән җөмләдән вакыт рәвешләрен табыгыз.

Әти хәзер элеккечә һәр көнне иртән торып эшкә тотынган булса да, ярты гомерен, эшли алмыйча, сәкедә ятып уздыра. (Г.Б.)


Бирелгән җөмләдән рәвешне табып, аның җөмләдәге вазифасын билгеләгез (нинди җөмлә кисәге булып килгән?)

Иртән килер, кич китәр.


Сүзләргә мәгънәләре буенча туры килгән рәвешләр өстәп, сүзтезмәләр төзегез.

Эшләү, сөйләшү, елмаю, каты, нык.


Сүзләрдән рәвешләр ясагыз.

Бәйрәм, акча, кыш, кош.

  1. Йомгаклау.
  1. Укучылар, без “Морфология” илендә урнашкан “Рәвеш” шәһәренә килеп җиттек. (Слайд №7) Очу осталыгыгыз “4” һәм “5” баллары белән бәяләнә. Очышның уңышлы тәмамлануы белән тәбрик итәм.
  2. Слайд №8


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Ньютон иленә сәяхәт"

9 класста "Әйләнә-тирәбездә физика" электив курсының йомгаклау занятиесе...

Әдәплелек иленә сәяхәт

Укучылар, бүген без әдәплелек турында сүз алып барачакбыз.Халкыбыз элек-электән “чисталык”, “пөхтәлек”, “кыюлык”,”батырлык” төшенчәләрен еш кулланган, шул сыйфатларны тупларга тырышкан. “Батырлы...

Рәвешләр иленә сәяхәт.

Урок-презентация по татарскому языку в 6 классе...

Фонетика һәм орфоэпия иленә сәяхәт

Фонетика темасын узганда файдалана торган материал....

"Юл билгеләре иленә мавыктыргыч сәяхәт"

Юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау өчен кызыклы уен - сәяхәт....

Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныф рус төркемнәрендә "Сүз төркемнәре иленә сәяхәт" темасына үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе

Өйрәнелгән грамматик  материалны кабатлау, белемнәрен системага салу  максатыннан үткәрелгән дәрес эшкәртелмәсе....

"Металлар иленә сәяхәт"

конспект урока по химии на татарском языке...