Рабочая программа к учебнику 3 класс. Татарский язык.
рабочая программа по теме

Минахметова Гульнур Нуховна

Рабочая программа по татарскому языку для учащихся 3 класса по учебнику Хайдаровой Р.З.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 3_klass.doc284 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

   Эш программасы түбәндәге документларга таянып төзелде:

Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

“Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең стандарты”.  Казан, 2005

 Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту  программасы. 1-11”, 2011ел

«Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту  программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ), 1-4 нче сыйныфлар,  Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2009 . Төзүчеләр: Р.З. Хәйдәрова,  Н.Г.Галиева.

Дәреслек. Р.З.Хәйдәрова.  Татар теле  һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче  сыйныфы өчен дәреслек.  Казан, Мәгариф,  2009 ел

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

   Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

    1. Танып белү максатының эчтәлеге

Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

     2. Үстерү максатының эчтәлеге

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

     3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

   Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

   Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде.

    4.  Белем бирү максатының эчтәлеге

   Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

    Дәреслек. Р.З.Хәйдәрова.  Татар теле  һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче  сыйныфы өчен дәреслек.  Казан, Мәгариф,  2009 ел

    Татар теленнән эш дәфтәре. Л.Ә. Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова. Яр Чаллы, 2011ел

      Барлыгы -102 сәгать, атнага – 3сәгать.

           Контроль эшләр:

Язма эшләр төре

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Контроль язма эш

1

1

1

1

Сүзлек диктанты

1

3

2

Контроль күчереп язу

1

1

1

Тест

1

2

1

Программаның тематик эчтәлеге ( 102 сәгать)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яңа уку елы котлы булсын! (14 сәг.)

Яңа уку елы белән котлый белү.

Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү.

Өй эшләрен эшләү турында фикер алышу.

Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү.

Мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү.

Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү.

Яңа уку елы белән котлыйм. Син бүген бик матур.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмак-лымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.


Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм,

Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз. ...

Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте,  ... .

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син китап укыдың?

Башлана,  уңыш, тели,  килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә, ача, хезмәт,  хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында, дистә саннары: ун, егерме.

Ашханәдә (10 сәг.)

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.

Табын әзерләү турында сөйләшү.

Чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. ...

Миңа өчпочмак кирәк.


Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына кашык, ... .

Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый.

Табын янында сөйләшми.  

Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән, кош теле, идән, төште, тәлинкә янына, тук, ач, ватыла, вата, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле.

Көзге уңыш (3 сәг.)

Базардан җиләк – җимешләр, яшелчәләр сатып ала белү.




Көзге урман билгеләрен әйтә белү.

Бүген ял көне. Без әтием, әнием белән базарга бардык.

Базар бик бай.

Без базардан бик күп яшелчәләр, җиләк – җимешләр алдык.

Үләннәр саргая, чәчәкләр шиңә. Яфраклар коела.

Быел, кавын, карбыз, байлык, матурлык, иң, теге, саргая, шиңә, үлән, кайбер, өлгерә

Без әти-әниләргә булышабыз (11 сәг.)

Г.Тукай турында сөйли белү.

Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү.


Гаиләнең бергә ял көне үткәрү турында сөйли белү.

Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

Г.Тукай – бөек шагыйрь.  ...

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.



Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең?

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез. <...>

Айдар - эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша. <...>

Шагыйрь, шигырь, әсәр, өлкәннәр, кечкенәләр, булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез,  саф һава, эшчән, ялкау, үзе, белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри.

Туган якка кыш килде (8 сәг.)

Һава торышы турында сөйләшә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.


Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Көн нинди? Көн аяз, салкын, җил исә, буран. ...

Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин чаңгыда шудым, компьютерда уйнадым. <...>

Һава торышы, кар бөртеге,  аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез (8 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында мәгълүмат бирә белү.



Үз фатирың турында сөйли белү.

Безнең шәһәр матур, зур. Анда музейлар, театрлар бар, кибетләр күп. <...>

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар. <...>

Мин икенче катта, 57нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.

Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе,  кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча,  чишмә, агач.

Татарстан – минем Ватаным ( 4 сәг.)

Татарстанның дәүләт символикасын әйтә белү.

Татарстанда үскән игеннәрнең исемнәрен әйтә белү.

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре турында әйтә белү.

Татарстанның үз дәүләт символлары бар.

Безнең республикабызда татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар һәм башка милләт кешеләре яши.

Син нинди телдә сөйләшәсең?

Аның туган теле нинди?

Файдалы казылмалар, арыш, бодай, борчак, чөгендер, искиткеч, үз флагы, туган җир, милләт, дәүләт, туган тел

Яз килә, яз көлә (7 сәг.)

Язгы табигать турында сөйли белү.

8 нче Март бәйрәменә бүләк әзерләү турында сөйли белү.

Бәйрәм белән котлый белү.

Кошлар турында мәгълүмат бирә белү.

1-2 нче сыйныф сөйләм үрнәкләре.

Без әниләргә, әбиләргә, апаларга бүләк бирәбез.

Мин әнигә булышам: гөлләргә су сибәм, савыт – саба юам.

Кадерле әнием! Сине 8 нче Март белән котлыйм. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Кошлар – безнең кагатлы дусларыбыз. Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. Бездә кышлыйлар. Без аларга җим куябыз.

Аяз, күңелле, көлә, шатлык, бәхет, гомер, булышам, канатлы, зарарлы, канат, җим, җимлек

Әдәпле булыйк! (8 сәг.)

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.


Туган көнгә чакыра белү әдәбе.

Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү.


Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү.

Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

Өстәл артына рәхим итегез! Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә. Әби, монда буш урын бар, утырыгыз.

Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.


Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты.



Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын,  егыла, , әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, шалтырый, чакырыгыз, борчый,  шатлык, бәхет, сәламәтлек, озын.

Кечкенә дусларыбыз (6 сәг.)

Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү.

Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.<...>

Хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, тәпи, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын, кара карга, гадәт, тычкан, тышкы кыяфәт, маэмай, тыңлый, Акмуен, Акбай, Актырнак.

Күңелле җәй, ямьле җәй (16 сәг.)

Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү.

 Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү.



Җәйге Сабантуй турында сөйләшү.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.


Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам. <...>

Мин футбол уйныйм. Ә мин  велосипедта йөрим.

Сабантуй -  зур бәйрәм. ...

Җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы,  яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота,   чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә.

Кабатлау

3 сәг.

    Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

               Тыңлап аңлау

  1. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
  2. тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
  3. сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
  4. сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
  5. ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

   Диалогик сөйләм:

  1. Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  2. программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
  3. дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

   Монологик сөйләм

  1. Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 
  2. тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
  3. укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
  4. үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

               Уку

  1. Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
  2. хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
  3. дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
  4. тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
  5. укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
  6. кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
  7. укыганда сүзлекләр куллана белү.

   Язу

  1. Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
  2. дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
  3. бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
  4. конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

  3 нче сыйныфны тәмамлаучы  укучыларның ел ахырына   лексик - грамматик минимумы:

  1. Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.                
  2. Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын дәрес куллануга ирешү.
  3. Тезмә, кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен дөрес аңлап куллануга күнектерү.
  4. Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.
  5. Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес куллануга өйрәтү.
  6. Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру.
  7. Кебек (шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.
  8. Өйрәнелгән күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру.
  9. Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен ныгыту.
  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  11. Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.

12. Ләкин, чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. Аларда басымның беренче   иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру.

13. Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.

          Орфоэпик һәм орфографик минимум

  1. Авазларны, лексик темаларга караган калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне орфоэпия нормаларына  туры китереп әйтергә күнектерү.
  2. Басым беренче  иҗеккә төшкән сүзләрне дөрес әйтүгә ирешү.
  3. Алынма сүзләрнең әйтелешен истә калдыру.
  4. Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешен  һәм аваз үзгәрешләрен искәртү.
  5. Янәшә килән ике бертөрле тартык булган сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру.
  6. [р] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү.
  7. О,ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.
  8. Орфографик күнекмәләрне камилләштерү.

     Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре

Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау.

-

0.5 – 1 минут

1 – 1,5 минут

1,5 – 2 минут

2.

Диалогик сөйләм.

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм.

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

5.

Уку.

20 сүз

30 – 35 сүз

45-50 сүз

55-60сүз

6.

Язу:

Күчереп язу.


1 – 2 җөмлә


3 – 4 җөмлә


5 – 6 җөмлә


7 – 8 җөмлә

Сүзлек диктанты.

6 – 7 сүз

8 – 9 сүз

10 – 12 сүз

Диктант.

25 – 30 сүз

30 – 35 сүз

35 – 40 сүз

Изложение (өйрәтү характерында).

40 – 45 сүз

50 – 55 сүз

Сочинение (өйрәтү характерында).

6 – 7 җөмлә

 7 – 8 җөмлә

    Тыңлап аңлауны бәяләү

- Тыңланган татар сөйләмен тулаем аңлап, төп эчтәлеген сөйләп бирә алганда, “5” ле куела.

- Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, “4” ле куела.

- Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3” ле куела.

- Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “ 2” ле куела.

    Диалогик сөйләмне бәяләү

 - Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

- Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

- Бирелгән ситуация яки лексик тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

    Язма эшләрне бәяләү.

    Контроль күчереп язуны бәяләү

- Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

    Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

   Диктантның күләме һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл язылган,  1 орфографик хаталы диктантка “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган,  2-3 орфографик хаталы диктантка “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  4-6 орфографик хаталы диктантка “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  7 дән артык  орфографик хаталы диктантка “2” ле куела.

Татар теле (102 сәгать)

3 нче сыйныф

Дәрес

Тема буенча №

Тема



                                                       

Дәрес тибы

Лексика

Грамматика

Үткәрү вакыты


Искәрмә

Кабатлау

Яңа

Кабатлау

Яңа

Яңа уку елы котлы булсын! (14 сәг.)

1

1

Мәктәптә Белем бәйрәме

ЛКФ

башлана, уку елы, исемнәре, телим

белем бәйрәме, килешә, кәеф уңыш

Кемне? Кемгә? -сорауларына җавап бирү.

4.09

2

2

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

ГКК

уку-язу әсбаплары, лексикасы, шат, өстендә, астында

Нәрсә? Нәрсәне?  сорауларына җавап бирү

5.09

3

3

Исемнәрнең тартым  белән  төрләнеше                                          

ГКК

көндәлек, буйлы, шакмаклы, хата, өй эше

7.09

4

4

К, п хәрефләренә беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше

ГКК

1 -4 нче дәресләр лексикасы

онытылган, өйдә калган

К, п хәрефләренә беткән сүзләрнең тартым белән төрләнеше.

11.09

5

5

Фигыльнең башлангыч формасы.  

ГКК

тәрәзә, ачты, су сипте, такта сөртте, булышта, акбур куйды

кыңгырау, дәрес, шалтырады, дәфтәр, таратты

Фигыльнең үткән заман формасы

Фигыльнең башлангыч формасы

12.09

6

6

Билгеле үткән заман хикәя фигыленең зат-санда төрләнеше

ГКК

нокта, өтер, сорау, кечкенә, җиңел

хатасыз, хата, белән, тикшерә, өчле ала

Аның хатасы төзелмәсе

14.09

7

7

Билгеле үткән  заман хикәя фигыльләрне ныгыту күнегүләре

ГКК

Фигыль

нең үткән заман формасы

18.09

8

8

Ләкин, чөнки  теркәгечләре белән җөмләләр төзү

ГКК

Ләкин,

чөнки теркәгечләре

19.09

9

9

Мин үзем эшлим тибындагы җөмләләр төзү

ГКФ

хикәя укыды, мисал чиште

ярдәм сорады, аңлата

Үз алмашлы

гын зат-сан белән төрләне

ше

21.09

10

10

Инфинитив +яратам   төзелмәсе.

ГКФ

алдында, еш, артында, янында

китапханә, китапханәче, кызыклы, маҗаралы

Хәзерге хикәя фигыльнең күплек саны.

Инф. + яратам төзелмәсе

25.09

11

11

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

ГКК

1-10 га кадәр дистә саннары

тәнәфес, турында

Хәзерге хикәя фигыльнең күплек саны

26.09

12

12

Җыю саны

ГКФ

Җыю саны

28.09

13

13

Үтелгән темалар буенча  тест.

ЛГКК

2.10

14

14

“Белем бәйрәме” темасы буенча контроль күчереп язу

Тикшерү

3.10

Ашханәдә (10 сәг.)


15

1

Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең  Ю.к.,Ч.к.,У-.в. килешләре белән төрләнеше

ГКК

пешерә

ашханә, дөге, солы, ботка, кесәл, пешекче, кәбестә ашы, токмачлы аш, карабодай

Исемнәрнең Ю.к. Ч.к. У.в.килешендә төрләнеше

5.10

16

2

Исемнәрнең төшем килеше

ГКК

Исемнәрнең Т.к. килешен

дә төрләнеше

9.10

17

3

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә? сораулары

ГКК

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә?

10.10

18

4

 Бәйлек сүзләр

ГКФ

икмәк, идән

менә, төшә

Ян - бәйлек сүзенен Ю.к. И.к. У.в. килешендә төрләнеше

Ләкин, чөнки теркәгечләре белән җөмләләр төзү.

12.10

19

5

Эшли башлады

грамматик төзелмәсе

ГКФ

кеше, куйды

төште, яңадан

һәм теркәгеченең, -да/-дә кисәкчекләре нең сөйләмдә кулланылышы

16.10

20

6

Иялек килешендәге исем+ тартымлы исем

грамматик төзелмәсе

ГКК

үзем, аш вакыты җитте

Алдында, янында артында

Гүзәлнең китабы төзелмәсе

17.10

21

7

Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасы


ГКК

балалар бакчасы, көндезге аш вакыты, иртән, көндез

ватылды ватык, ялганлый, ялган, үзе

Сүзнең төрле мәгънәләре

Билгесез үткән заман хикәя фигыле

19.10

22

8

“Фигыль” темасы буенча күнегүләр

ГКК

23.10

23

9

“Ашханәдә” темасына контроль язма эш.  

ГКК

24.10

24

10

Хаталар өстендә эш. Ныгыту күнегүләре.

Тикшерү

26.10

Көзге уңыш (3сәг.)

25

1

 “Көзге уңыш” темасы буенча сүзтезмәләр төзү.

ЛКФ

яшелчә, җиләк-җимеш, исемнәре

бай, рәт, кавын, әфлисун, өрек, йөзем, борыч

30.10

26

2

Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

ГКК

Сыйфат дәрәҗәләре

Өндәү җөмләләр: көн нинди матур!

31.10

27

3

“Көзге уңыш” темасын йомгаклау дәресе

ГКК

Тема буенча лексика

13.11

Без әти – әниләргә булышабыз (11 сәг.)

28


1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

ЛКФ

шагыйрь, шигырь

әсәр, тормыш юлы, бөек, өлкәннәр

14.11

29

2

Сан төркемчәләре. Сүзлек диктанты

ГКФ


Тычкан, йоклый, сөт, чәй эчә, шикәр, янында, өстендә

бергә, ата-ана, хатын-кыз, балачага

Сан төркемчәләре. Малайлар, кызларның татарча исемнәре

Парлы сүзләр

16.11

30

3

Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләр


ГКК

чигә, тегә, бәйли, күңелле, эш урыны, булышы

исем , аннан соң, һәркем, кадак, чүкеч, кайчы, пычкы, тегү, машинасы, кер юу машинасы

Хәзерге заман хикәя фигыйль

20.11

31

4

Парлы сүзләр

ГКК

54 нче дәрес лексикасы

парлы сүз

21.11

32

5

“Ләләнең әбисе, Ләләнең көндәлеге “ грамматик төзелмәләре

ГКК

белем, бит, соң, эшчән, тырыш, әдәпле

үбә, диде, чисталык, игътибарсыз

Ләләнең әбисе -Ләләнең көндәлеге -грамматик төзелмәләре

23.11

33

6

Ничек? соравына җавап бирүче сүзләр                                                                                                                                                                                                                          

ГКК

27.11

34

7

Бәйлек сүзләр

ГКК

Бәйлек сүзләр

28.11

35

8

Б.С.Ү. “Минем ял көнем”.Хикәя язу.

ГКК

30.11

36

9

“Авыраяк” текстындагы лексик-грамматик материал

ЛГКК

анда, озак, боз, тимераяклар,би ял әй, каршында, чыкты, артында, бүрек, тәртипле, тәртипсез

инде, бәйли, уяна,эзли, эри, җитез

Алдында, артында, янында, өстендә, астында, каршысында -бәйлек сүзләр

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

4.12

37

10

“Без әти-әниләргә булыша-быз”темасы буенча кабатлау дәресе

ГКК

5.12

38

11

“Без әти-әниләргә булыша-быз”темасы буенча контроль күчереп язу. “Без эш сөябез”.

Тикшерү

7.12

Туган якка кыш килде (8 сәг.)

39

1

 Кыш билгеләре                                                                                                                                                                                                                      

ЛГКК

салкын, кар, кыска, озын, ап-ак, буран, Кыш бабай

киң кыр

Антонимнар

11.12

40

2

Һава торышы

ГКФ

Кар бабай

һава торышы, аяз, төньяк, көньяк, шугалак, кәшәкә


12.12

41

3

“Дуслар” текстындагы лексик – грамматик материал

ГКФ

егылды, якын

ярышы, сынды, бервакыт

14.12

42

4

Антоним сыйфатлар

ГКК

18.12

43

5

Шуарга ярата  грамматик төзелмәсе

ГКФ

Шуарга ярата - грам. төзелмәсе

19.12

44

6

“Туган якка кыш килде” темасы буенча контроль эш.

ГКФ

21.12

45

7

Хаталар өстендә эш. Ныгыту күнегүләре.

25.12

46

8

Cәгать  12 дә грамматик төзелмәсе

ГКК

чыршы, ел буе, бизәлгән, ылыс, матуррак

Cәгать  12 дә грамматик төзелмәсе

26.12

Шәһәрдә һәм авылда (8 сәг.)

47

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше


ГКФ

15.01

48

2

Хәзерге заман хикәя фигыленең зат-санда төрләнеше

ГКК

Чистай, Зәй, Алабуга. Түбән Кама, Мәскәү, Әлмәт, тора, яши, кат

Автобус белән бара - грамматик төзелмәсе

Казан шәһәрендә - грамматик төзелмәсе

16.01

49

3

Антоним сыйфатлар

ГКК

Шәһәрнең урамнары – грам. төзелмәсе

18.01

50

4

Бәйлек сүзләр

ГКК

Казан шәһәрендә - грамматик төзелмәсе

мәйданчык

Бәйлек сүзләр

22.01

51


5

Сүз ясагыч кушымчалар

ГКФ

Бакчачы, сатучы, балыкчы, балыкчы

көтүче, төзүче, тимерче, тегүче

көтүче, төзүче, тимерче, тегүче

23.01

52

6

 Сорау җөмләләр. Сүзлек диктанты.

ГКК

25.01

53

7

“Шәһәрдә һәм авылда” темасын кабатлау

ГКК

29.01

54

8

“Шәһәрдә һәм авылда” темасы буенча  тест

Тикшерү

30.01

Татарстан  - минем Ватаным (4 сәг.)

55

1

Хаталар өстендә эш. Татарстанның үз гербы грам. төзелмәсе.

ГКФ

киң, тирән, куе, урман

Ватан, туган җир, туган ил, арыш, кара, аягын, файдалы, казылма, табигать, бодай

Татарстанның үз гербы - грам. төзелмәсе

1.02

56

2

Чулман елгасы янында грам. төзелмәсе

ГКФ

Чулман елгасы янында грам. төзелмәсе

5.02

57

3

Татарча сөйләшәм

грам. төзелмәсе

ГКФ

Татарча сөйләшәм

грам. төзелмәсе

6.02

58

4

“Татарстан Республикасы” темасы буенча  контроль күчереп язу.

ЛГКК

8.02

Яз килә, яз көлә (7 сәг.)

59

1

Хаталар өстендә эш.Чөнки , ләкин теркәгечләре белән кушма җөмләләр төзү

ГКК

бакыт, сагына, көн, күк

аяз, көмеш, тамчы, ямьле, күңелле

Чөнки теркәгече белән кушма җөмләләр төзү

12.02

60

2

Әниләргә котлау язу

ЛГКФ

өй хезмәтенә караган лексика; бүләк, уңышлар

озын гомер, бәхет, сәламәтлек

13.02

61

3

Бәйлек сүзләр. Сүзлек диктанты.

ГКК

агач башында, янында, артында

таш, томшык, файда

Хәзерге заман, үткән заман хикәя фигыльләр

15.02

62

4

Эш үткәч грамматик төзелмәсе

ГКК

Эш үткәч грамматик төзелмәсе

19.02

63

5

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

ГКК

20.02

64

6

“Яз килә, яз көлә”темасы буенча кабатлау

ГКК

22.02

65

7

“Яз килә, яз көлә”темасы буенча тест

ГКК

26.02

Әдәпле булыйк! (8 сәг.)

66

1

Хаталар өстендә эш. Ул алмашлыгының иялек, төшем килешләр белән төрләнеше

ГКФ

колак, тамак, аяк, бармак

колак, тамак, аяк, бармак

Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше

27.02

67

2

Ул алмашлыгының килешләр белән төрләнеше

ГКФ

Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше

1.03

68

3

Үз  алмашлыгының килешләр белән төрләнеше

ГКФ

картлар, як-ягы, буш

Чөнки-теркәгече белән кушма җөмләләр төзү

Үз алмашлыгы ның И.к., Ю.к-тә төрләнүе

5.03

69

4

“Бер әби ич” текстындагы лексик-грамматик материал

ЛГКК

артта, үзенең

тайгак, аяк асты, күрше

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Ул алмашлыгы ның Ч.к-тә төрләнүе

6.03

70

5

Исем сүзтезмәләр. Сүзлек диктанты.

ГКК

кечкенә, тәмле, бакча, алма, ярты

татлы, чәчте, барлык

Исемнең төшем килеше

12.03

71

6

Аның әнисе, аларның әнисе, аларның әниләре грамматик төзелмәләре

ГКК

Аның әнисе, аларның әнисе, аларның әниләре грамматик төзелмәләре

13.03

72

7

“Әдәпле булыйк!”темасын кабатлау

ГКК

Тема буенча лексика

15.03

73

8

“Әдәпле булыйк!”темасы буенча контроль эш.

Тикшерү

19.03

Кечкенә дусларыбыз (6 сәг.)

74

1

Хаталар өстендә эш. Саен бәйлеге

ГКФ

колак, тамак, аяк, бармак

саен, ел саен, атна саен

Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше

20.03

75

2

Килеш кушымчалары

ГКК

актырнак, авырта, ярдәмчел, тырыш, әдәпле, йөгерә, өрә

тимә, саклый, терелә, рәхимле

Исемнең төшем килешендә төрләнеше

2.04

76

3

Йорт хайваннарын тасвирлау

ЛКФ

3.04

77

4

Кебек бәйлеге.

ГКФ

аннан соң

кичә, иртәгә, бау, башта, тешли, кушты

Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану

Уйныйсы килә - грамматик төзелмәсе

5.04

78

5

Чөнки теркәгече

ГКФ

акыллы, көчле, йомшак, тыңлый, тычкан

хәйләкәр

Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану

9.04

79

6

“Кечкенә дусларыбыз” темасын кабатлау. Тест.

ГКК

Тема буенча лексика

10.04

Күңелле җәй, ямьле  җәй (16 сәг.)

80

1

“Күңелле җәй, ямьле  җәй” темасы буенча сүзтезмәләр

ЛКФ

җәйге, җиләк, ямьле, күңелле, болын, җыя, озыная, кыскара

салават күпере, яшенле яңгыр, бал корты, кыздыра, тәмамлана

12.04

81

2

Сыйфат. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

ГКФ

күңелле, төсләргә, караган

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

16.04

82

3

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсен ныгыту күнегүләре

ГКК

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

17.04

83

4

Сөйләшә башладылар грамматик төзелмәсе

ГКК

күбәләк, төс, өчпочмак, гөлҗимеш

канат, мактана, тату

Чагыштыру, артыклык дәрәҗәләре, әйт әле - грамматик төзелмәсе

Сөйләшә башладылар грамматик төзелмәсе

19.04

84

5

Чалгы белән грамматик төзелмәсе

ГКК

халык, болын

чалгы, тырма, куя, сәнәк, печән, чаба, җыя, кибән

Чалгы белән грамматик төзелмәсе

23.04

85

6

“Гөмбәләр” текстындагы лексик-грамматик материал

ЛГКК

агулы гөмбәләр

ашарга ярый торган гөмбәләр

чебен гөмбәсе

ак гөмбә

24..04

86

7

“Витаминлы аш” текстындагы лексик-грамматик материал

ЛГКК

тәмле ис, җитми, каймак

кычыткан, мәтрүшкә, гөлҗимеш

26.04

87

8

Кушма сүзләр. Сүзлек диктанты.

ГКФ

Кушма сүзләр

30.04

88

9

“Су коену” темасына лексик-грамматик материал

ЛГКК

су коена, йөзә, кызына, җылы, еш

чума, суга, сикерә, тирән, сай

Билгесез киләчәк заман

3.05

89

10

“Сабантуй” темасына лексик-грамматик материал

ЛГКК

чүлмәк вата, көрәшә, атлар чаба, баганага менә

7.05

90

11

“Күңелле җәй, ямьле  җәй” темасы буенча үткәннәрне кабатлау

ЛГКК

Тема бенча лексика

8.05

91

12

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

ГКК

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

10.05

92

13

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Сүзлек диктанты.

ГКК

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

14.05

93

14

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

ГКК

Фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше

15.05

94

15

Сыйфат дәрәҗәләре

ГКК

Сыйфат дәрәҗәләре

17.05

95

16

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

ГКК

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

21.05

96

3 нче сыйныфта үтелгәннәр буенча контроль эш

Тикшерү


22.05

97

Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү

ГКК

24.05

98-100

3 нче сыйныфта үтелгәннәрне  гомумиләштереп кабатлау

ГКК

ЛГКК

ЛГКК




28.05

29.05

31.05

101-102

Резерв дәресләр

8.03

1.05

     Укыту-методик комплекты

1. Рус мәктәпләрендәге рус тѳркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнеӊ дәүләт стандарты, Казан, 2005

2. Хәйдәрова Р. З., Малафеева Р. Л.«Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар». Казан, «Мәгариф», 2011 ел.

3. Хәйдәрова Р.З.,  Н.Г.Галиева. «Рус телендә урта  гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту  программасы» (рус телендә сөйләшүче балалар өчен ), 1-4 нче сыйныфлар,  Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2009 ел

4. Хәйдәрова Р. З. Татар теле  һәм уку китабы. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче  сыйныфы өчен дәреслек.  Казан, Мәгариф,  2009 ел

5. Татар теле дәресләре. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма. Казан, 2007 ел.

6.  Л.Ә. Гыйниятуллина, Р.З.Хәйдәрова. Татар теленнән эш дәфтәре. Яр Чаллы, 2011ел

      Кулланылган әдәбият һәм укыту чаралары

 1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма.-тулыл. 3 басма.- Казан:Мәгариф, 2002

 2. Закирова К.В. Иң матур сүз. Казан. Мәгариф, 2000.

 3. Зиннурова Ф.М.  Уйнап укый сабыйлар: Логопедлар. Тәрбиячеләр. Укытучылар өчен метод. Кулланма.- Казан:Мәгариф,2007.

 4. Нигъмәтуллина Р. Р. Татар теле өйрәнүчеләргә  кагыйдәләр һәм күнегүләр. Казан, “Мәгариф”, 2005

 5. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы

 6. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 матдә).

 7. Хәйдәрова Р.З., Л.Ә.Гыйниятуллина . Укыту өчен методик ярдәмлек. Татар теле дәресләре. 3 сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен  кулланма. Казан:Мәгариф, 2006.

  8. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

рабочая программа 5-9 класс английский язык Rainbow English

Рабочая программа. Английский язык. 5—9 классы :учебно-методическое пособие / О. В. Афанасьева, И. В. Ми-хеева, Н. В. Языкова, Е. А. Колесникова. — 2-е изд., сте-реотип. — М. : Дрофа, 2015. — 112 с. —...

Рабочая программа для 3 класса (немецкий язык)

Рабочая программа учебного курса  «Немецкий язык» для 3 класса составлена  на основе  Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования, примерной п...

Рабочая программа по предмету «Родной (татарский) язык»

Рабочая программа по предмету «Родной (татарский)  язык» для 5 -9  классов   ориентирована на УМК:  Р.З.Хайдарова., Г. М.Ахметзянова....

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК» И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА УЧЕБНОГО ПРЕДМЕТА «РОДНОЙ (ТАТАРСКИЙ) ЯЗЫК»  И "РОДНАЯ (ТАТАРСКАЯ) ЛИТЕРАТУРА" ДЛЯ ИЗУЧАЮЩИХ ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК КАК РОДНОЙ (5 – 9 КЛАССЫ)...

Рабочая программа к учебнику по английскому языку О.В.Афанасьевой, И.В.. Михеевой Rainbow 6 класс

КТП  к учебнику по английскому языку О.В.Афанасьевой, И.В.. Михеевой Rainbow 6 класс...

Рабочая программа к учебнику "Brilliant " Английский язык 2 класс

Рабочая программа для 2 класса  к учебнику Ю.А.Комаровой,И.В.Ларионовой Ж.Перетт" Английский язык" 2 класс с тематическим планированием...

Рабочая программа к учебнику "Brilliant" Английский язык 3 класс

Рабочая  программа к учебнику Ю.А. Комаровой, И.В. Ларионовой,ж.Перретт "Brilliant" Английский язык  3 класс...