"Фигыль" темасына контроль эш.
тест (6 класс) по теме

Габдрахманова Наиля Шайнуровна

ДЙА әзерләнү өчен фигыль буенча йомгаклау эше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kontrol_esh_6_klass_figylne_yomgaklau.docx20.79 КБ

Предварительный просмотр:

«Фигыль»  темасы буенча йомгаклау контроль эше.

I вариант

А1. Затланышлы фигыльләр ничә?

  1. 2
  2. 3
  3. 4

А2. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

  1. Эш кушуны, объектны
  2. Эшнең үтәлү-үтәлмәвен
  3. Чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне

А3. Шарт фигыльләрне табыгыз.

  1. Кайтасы, киләсе, эшлисе
  2. Көтсен, көтмәсен, килсеннәр
  3. Барса, килсә, укыса

А4. Барам, барабыз,барасыз сүзләре нәрсә белән төрләнә?

  1. Сан
  2. Тартым
  3. Зат-сан

А5. Үткән заман  хикәя фигыльләр нинди төрләргә бүленә?

  1. Билгеле һәм билгесез
  2. Һәрвакыт билгеле
  3. Һәрвакыт билгесез

А6. Хәзерге заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?

  1. –ы, -е
  2. –чы, -че
  3. –учы, -үче

А7. Килгән (кеше) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?

  1. Үткән заман хикәя фигыль
  2. Үткән заман сыйфат фигыль
  3. Сыйфат

А8. I төр хәл фигыль кушымчалары кайсы?

  1. –ан, -ән
  2. –ып, -еп, -п
  3. –лап, -ләп

   Текстны укыгыз һәм В1- В6 биремнәрен үтәгез. Биремнәрнең җавабын сүз(сүзтезмә) яки цифр белән языгыз.

  1. Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры карый. 2) Һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. 3) Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. 4) Аннары киң яшел тугай китә. 5) Бу дулкынлы үлән диңгезенең уртасыннан аккан елга көмештәй ялтыраган төсе белән тирә-якның күркен арттырып җибәрә.

6) Әнә ерак таулар, урманнар,матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы, безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган җирләребез – болар барысы да бизәнгән.   7) Көннең эсселегеннән әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар. 8) Бу чәчәкләр , таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайрый. 9) Кая гына карама, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.

В1. 2 нче җөмләдәге фигыльнең юнәлешен билгеләгез.

В2. 3 нче җөмләдән үткән заман сыйфат фигыльне табып языгыз.

В3. 6 нчы җөмләдән 1 төр хәл фигыльне язып алыгыз.

В4. Кайсы җөмләләрдә юклык формасындагы фигыльләр кулланылган? Цифр белән языгыз.

В5. 4 нче җөмләдәге фигыльнең заманын билгеләгез.

В6. 8 нче җөмләдәге фигыльгә морфологик анализ ясагыз.

«Фигыль»  темасы буенча йомгаклау контроль эше.

II вариант

А1. Затланышсыз фигыльләр ничә?

  1. 4
  2. 5
  3. 6

А2. Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

  1. Эш кушуны, боеруны
  2. Эшнең үтәлү-үтәлмәвен
  3. Чынбарлыкта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне

А3. Боерык  фигыльләрне табыгыз.

  1. Кайтасы, киләсе, эшлисе
  2. Көт, көтмәсен, килегез
  3. Барса, килсә, укыса

А4. Киләчәк, укыячак, укымаячак фигыльләре кайсы заманда килгән?

  1. Билгесез киләчәк
  2. Билгеле киләчәк
  3. Киләчәк үткән

А5. Киләчәк  заман  хикәя фигыльләр нинди төрләргә бүленә?

  1. Билгеле һәм билгесез
  2. Һәрвакыт билгеле
  3. Һәрвакыт билгесез

А6. Үткән заман сыйфат фигыль нинди кушымчалар белән белдерелә?

  1. –ыр, -ер, -р
  2. –ачак, -әчәк
  3. –ган, -гән

А7. Укый торган (кеше) тезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә керә?

  1. Хәзерге  заман хикәя фигыль
  2. Үткән заман сыйфат фигыль
  3. Сыйфат

А8. III төр хәл фигыль кушымчалары кайсы?

  1. –ан, -ән
  2. –ып, -еп, -п
  3. –гач, -гәч

   Текстны укыгыз һәм В1- В6 биремнәрен үтәгез. Биремнәрнең җавабын сүз(сүзтезмә) яки цифр белән языгыз.

  1. Бүген майның урталары булганга, кояш ерак, ләкин туры карый. 2) Һәр җирдә тын гына, акрын гына бер шатлык сизелә. 3) Инешнең ике ягына тезелгән таллар, яшел яфракка күмелеп, акрын гына, сак кына тавышлыйлар. 4) Аннары киң яшел тугай китә. 5) Бу дулкынлы үлән диңгезенең уртасыннан аккан елга көмештәй ялтыраган төсе белән тирә-якның күркен арттырып җибәрә.

6) Әнә ерак таулар, урманнар,матур гына дулкынланып күренә торган уҗым басуы, безнең юкәдән ясалган тубаллар белән җиләк җыйган җирләребез – болар барысы да бизәнгән.   7) Көннең эсселегеннән әллә нәрсә елтырый: болар бераз әлсерәгәнрәк тоелалар. 8) Бу чәчәкләр , таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайрый. 9) Кая гына карама, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.

В1. 6 нчы җөмләдәге бизәнгән фигыленең юнәлешен билгеләгез.

В2. 5 нче җөмләдән үткән заман сыйфат фигыльне табып языгыз.

В3. 3 нче җөмләдән 1 төр хәл фигыльне язып алыгыз.

В4. Кайсы җөмләләрдә юклык формасындагы фигыльләр кулланылган? Цифр белән языгыз.

В5. 1 нче җөмләдәге фигыльнең заманын билгеләгез.

В6. 2 нче җөмләдәге фигыльгә морфологик анализ ясагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья - презентация "Контроль на уроках иностранного языка – функции, объекты, виды и формы контроля."

Данный материал будт полезен для выступлния на методобъединениях, так как данная проблема является наиболее актуальной в нашей области. В качестве примера, можно использовать мой  материал "The f...

Формы контроля знаний,умений и навыков на уроках иностранного языка – функции, объекты, виды и формы контроля

Формы контроля знаний,умений и навыков на уроках иностранного языка – функции, объекты, виды и формы контроля...

выпускная квалификационная работа "Тестовый контроль на уроках истории - как форма текущего и итогового контроля"

  В основу работы положена гипотеза, согласно которой использование тестовой формы контроля обеспечивает высокий уровень учебных достижений по истории. Воспитывает ценностное отношение к у...

Справка по внутришкольному контролю (индивидуальный контроль к одарённым детям на уроках)

У каждого ребёнка есть способности и таланты.  Дети от природы любознательны и полны желания учиться. Все, что нужно для того, чтобы они могли проявить свои дарования – это умелое руководст...

КТП Профессионального модуля ПМ 03. «Организация, проведение и контроль работ по эксплуатации систем газораспределения и газопотребления» МДК 03.01 Организация и контроль работ по эксплуатации систем газораспределения и газопотребления

календарно-тематический план Профессионального модуля ПМ 03. «Организация, проведение и контроль работ по эксплуатациисистем газораспределения и газопотребления» МДК 03.01 Организация и контроль работ...

Тест для входного контроля контроля 7 класс

Задания теста предназначены для входного  контроля  в начале года. Тесты составлены в формате ЕГЭ.....