План урока "Үткән заман хикәя фигыль"
методическая разработка (7 класс) по теме

План урока в 7классе для русскоязычных учащихся

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7 класс татар теле67.5 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.

Тема: Үткән заман хикәя фигыль, аның төрләре.

Максат:

1.Түбән сыйныфларда алган белемнәргә таянып,үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрне искә төшерү,ныгыту;

2. Үткән заман хикәя фигыль формаларын  телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү, ишетеп аңлау, диалогик,монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, кыш темасы буенча сүзлек запасын баету;

3. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү, аларга ярдәм итәргә өндәү.

Җиһазлау: дәрес темасы буенча презентация, кыш турында рәсемнәр, ситуатив күнегүләр, аудиоязма, видеохат, физминутка өчен күнегүләр комплексы, текст язылган карточкалар,таблица, магнитофон, Вивальдиның “Зима” көе.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

- Хәзер нинди ел фасылы бара? (1-слайд)

- Кышның нинди ае?

- Кышын  кошлар нишли? (2-слайд)

- Нишли соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?

II. Актуальләштерү. 

а/ Ничә заманы бар? Ниндиләр? / өч, хәзерге,үткән, киләчәк заман/

     б/ Кушымчалары нинди? /-а, -ә, -ый, - и /

Сүзлек белән эш. (3-слайд)

Дәрестә куллану өчен кирәк булган фигыльләрне искә төшерик.

Җитә –наступает                            бара – идет

Туа – рождается                             була – будет

Каплый – покрывает                      килде – пришел

Көтә – ждет                                     ярдәм итә – помогает

Шуа – катается                                       уйный – играет

Очып китә - улетает                      ясый – делает

Үтә - проходит                               авырый - болеет

     - Кайсы фигыль хәзерге заман түгел?

  1. Әйе, килде фигыле. Нинди заманда?
  2. Үткән заман,дөрес.

Дәреснең темасын һәм максатын әйтү. (4-слайд)

III. Яңа тема аңлату.

1. Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре бар: (5-6 слайдлар)

Билгеле үткән заман

Билгесез үткән заман

Сораулары

Нишләде?

Нишләгән?

Кушымчалары

-ды, -де

-ты, -те

-ган, -гән

-кан, -кән

Барлык форма

бар-ды, кер-де

чык-ты, кит-те

бар-ган, кер-гән

чык-кан, кит -кән

Юклык форма

бар-ма-ды, кер –мә -де

чык-ма-ды, кит-мә-де

бар-ма-ган, кер-мә-гән

чык-ма-ган, кит-мә-гән

Нишләмәде?

Нишләмәгән?

Прошедшее определенное время употребляются тогда, когда говорящий наблюдал передаваемый факт или сам участвовал,или это такой факт, реальность которого не подлежит сомнению.

Прошедшее неопределенное время употребляются,когда речь идет о прошедших событиях и действиях, которых говорящий сам не видел, а сообщает о них со слов других лиц или источников.

  1. Нәтиҗә ясау.  (7-слайд)

Бирелгән җөмләләрдә фигыльләргә кушымчалар куярга.

Салкын кыш /җитү/. Җирне ап-ак кар /каплау/. Гаяз Исхакый кышын /туу/. Сугыш вакытында Борис Пастернак  Чистайда /булу/.

Билгеле һәм билгесез үткән заманнар кайсы очракларда кулланылалар?

  1. Белемнәрне ныгыту.

1. Үткән заман хикәя фигыль зат-сан белән төрләнә.

Таблица буенча эш.

Берлек сан, күплек сан – үрнәкне уку. Кушымчаларын билгеләү.

2. Бирелгән рәсемнәр (тактага эленгән) буенча зат-сан кушымчаларын барсын да кулланып, барлык-юклык формада җөмләләр төзү.

Үрнәк: Мин бәйрәмгә килдем, ә дустым килмәде.

      3. Шигырьләрдән фигыльләрне табыгыз, юклык формада әйтегез. (8-слайд)

Кырга ак кардан                                        Метель лепила на стекле

Юрган ябылган,                                         Кружки и стрелы.

Җир язга чаклы                                          Свеча горела на столе,

Йокыга талган.                                           Свеча горела.  

                     Г.Тукай                                                           Б.Пастернак

4.Өстәлемдә фигыльләр язган карточкалар. 

Укучыларны ике төркемгә бүләм: 1 төркем билгеле, 2 нче төркем билгесез үткән заман фигыльләрне тиешле җөмләгә урнаштыралар, тәрҗемә итәләр.

(9-10 слайдлар)

Салкын кыш ...

Җиргә ап-ак кар...

Кышын көннәр ...

Елга боз белән ...

Балалар тауда чанада,чаңгыда ...

Кошлар җылы якка ...

Малайлар хоккей...

Балалар кар бабай ...

Шудылар,җитте, салкынайды, уйнадылар

Очып киткәннәр,капланган,яуган, ясаганнар

5. Бирелгән тексттагы фигыльләрне үткән заманга үзгәртеп язарга. (11-слайд)

1 төркем билгесез, 2 нче төркем билгеле үткән заман итеп үзгәртеп яза.

Салкын кыш килә. Җирне ап-ак кар каплый. Салкын җилләр исә. Кошларга азык табу авырлаша. Балалар аларга ярдәм итәләр, җимлекләр ясыйлар. Кошлар рәхәтләнеп ашыйлар, балаларга рәхмәт әйтәләр.

Тәрбияви момент. Укучылар, чыннан да, кышын кошларга бик авыр, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә, җимлекләр ясарга кирәк. (12-слайд)

6. Физминутка. Күзләр өчен күнегүләр. (13-18 слайдлар)

7.Ситуатив күнегүләр.

- Сообщи, что наступила зима.

- Скажи, что прошли зимние каникулы.

- Спроси у друга, что он делал во время каникул.

- Скажи, что ты катался на лыжах.

- Скажи, что твой друг катался на коньках.

- Скажи, что птицы улетели в теплые края.

- Скажи, что землю покрыл белый снег.

- Сообщи, что вы друзьями играли в хоккей.

8. Аудиоязмада диалог тыңлау, сорауларга җавап бирү. (19-слайд)

-Айрат ни өчен кышны ярата?

- Ул кыш көне нишли?

Сорауларга җаваплар тыңлау.

9. Үткән заман формаларын кулланып, кыш турында диалог төзү (Вивальдиның “Зима” көе яңгырый).

Сайлап алу өчен темалар: “Кышкы каникулда”, “Кышкы уеннар”, “Кошлар кышын” /3-4 реплика/  (20-слайд).

V. Белемнәрне камилләштерү.

 Видео- хат  тыңланыла (21-слайд).

Укучылар  фигыльләрне табып заманын һәм төрен билгелиләр. (22-слайд)

Исәнмесез, егетләр һәм кызлар! Минем исемем Алинә. 9 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныфында укыйм. Сезнең белән танышырга телим.

Минем хәлләрем әйбәт. Кышкы каникул сизелмичә дә үтте. Мин каникулда күбрәк саф һавада булдым, кичләрен китаплар укыдым. Дусларым белән чаңгыда, тимераякта шудык.

Без Яңа елны гаиләбез белән каршыладык. Казаннан абыем кайтырга тиеш иде. Анда көннәр буранлы булган, шуңа күрә ул кайта алмаган. Дуслары белән чыршы янына бәйрәмгә барганнар.

Сезнең нинди яңалыкларыгыз бар? Яңа елны ничек каршыладыгыз? Каникулларны ничек үткәрдегез? Яңа уку чиреге ничек башланды?

Хат языгыз. Көтәм.                      

                                                      Сәлам белән Алинә.

 Өй эше. Үткән заман фигыльләр кулланып, Алинәгә җавап хаты язарга.

(23-слайд)

 Нәтиҗә ясау. Буш схеманы тутырырга. (24-слайд)


  1. Дәрестән нинди яңалык алдыгыз? Нәрсәләр белдегез?
  2. Әйе, укучылар, афәрин, ә икенче дәрескә без фигыльнең киләчәк заман формасын өйрәнербез.

VI.  Билгеләр кую. Йомгаклау.

VII. Өстәмә бирем (вакыт калса) Хаттагы сораулар буенча әңгәмә, телдән хатны сөйләп карау.

Фигыль заманнары

Киләчәк заман

Үткән заман

Хәзерге заман

билгеле

билгесез


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

план-конспект открытого урока на тему "Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль".("Неопределенное будущее время")

Плаан-конспект открытого урока на тему " Неопределенное будущее время".Этот конспект может пригодится во время изучения данной темы....

Презентация к уроку "Хәзерге заман фигыль"

Презентация к уроку "Хәзерге заман фигыль"...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Фигыль бүлеген кабатлау. Киләчәк заман хикәя фигыль.

Укучыларны киләчәк заман хикәя фигыль белән таныштыру, аны сорау куеп карап аерып алырга өйрәтү, фигыльләрне киләчәк заманга куя белү....