Электив "Кызыклы грамматика"
рабочая программа (9 класс) на тему

Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, морфология һәм җөмлә кисәкләрен тирәнтен өйрәнү- иң төп мәсьәләләрнең берсе.Әлеге “Кызыклы грамматика” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektiv_zanimatelnaya_grammatika.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Рассмотрено                                     Согласовано                                      Утверждено приказом №263  Руководитель         предметной                   Зам.директора по УР                                 от «27 »августа 2012г.

 кафедры                                                                                            Директор МБОУ «Гимназия №3»

________СитдиковаГ.Н.          _______ХасановаМ.А.                              _________Абзянова М.Н.                                                                                                                                                                   

Протокол № 1 от                                                            

«21 » августа 2012г.                                                                                                                                                                                

                                                                                       .                                      

                                                                                                                                       

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

элективного курса «Занимательная грамматика» для 9В класса

учителя первой квалификационной категории  Фатхутдиновой Р.Р.,

Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Гимназия №3»

Рассмотрено на заседании

педагогического совета

протокол № 1  

от «27 » августа 2012 г.

2012-2013 учебный год

Аңлатма язуы

   Тел,сөйләм һәм уйлаган фикереңне дөрес яза белү- безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше.  Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыятьтә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия.  Укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, морфология һәм  җөмлә кисәкләрен тирәнтен өйрәнү- иң төп мәсьәләләрнең берсе.

     Әлеге “Кызыклы грамматика” электив курс программасы шушыларны истә тотып төзелде.

     Татар теле буенча оештырылган электив курслар– бөтен укыту-тәрбия процессының аерылгысыз өлеше. Мондый эшчәнлек  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

   Эш түбәндәге тәртиптә бара: морфология , синтаксис һәм сөйләм культурасы укучыларда  телне камил белү теләге уянырлак итеп алып барылырга тиеш. Моның өчен тел курсының һәр бүлеген өйрәнгәндә татар телен өйрәнүнең практик әһәмиятен ассызыкларга, укучыларга татар теленең байлыгын, матурлыгын, сүзләрнең төрле яңгырашын, бер үк сүзнең яңа бизәк алганын күрсәтергә кирәк.

    Сүз   сәнгате - халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле.   Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк 17 сәгатькә исәпләнгән бу курс 9 нчы в сыйныфы укучылары өчен тәкъдим ителә. Бу курс укучыларның сәләтләрен ачуга юнәлеш бирә, бердәм республика имтиханнарына әзерләүдә ярдәм итәчәк , дип уйлыйм. Сыйныфта 13 укучы. 4 укучы – көчле,5 укучы уртача, 4 укучы уртачадан түбәнрәк белемгә ия.

 

Курсның максаты  һәм  бурычлары:

  -  укучыларның телдән һәм язма бәйләнешле сөйләмен үстерү;  

  -  сөйләгән чакта җаваплылык хисе тоярга, авазларны аңлаешлы итеп әйтергә өйрәтү;

  - ирекле рәвештә фикерне җиткерә белү;

  -  балаларның “Кызыклы грамматика” буенча алган  белемнәрен тагын да тирәнәйтү;

  - укучыларда эзләнүчәнлек, иҗадилык, активлык формалаштыру;

  -  телебезнең матурлыгын күреп, яратырга өйрәтү.

  - балаларны дәүләт имтиханнары һәм олимпиадаларына эзерләү.

  - фәнни педагогик хезмәтләрне өйрәнү;

Курсның  юнәлеше:

  1. Балаларның эстетик зәвыгын, иҗади фантазияләрен үстерү.
  2. Балаларны традицияләребезгә нигезләнгән үзара аралашу культурасына өйрәтү.
  3. Балаларның милли телен баету.
  4. Сәләтле балаларны ачыклау.

Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре

-дәрестә кулланылган сүзләрнең грамматик формаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга күнектерү;

-укучыларның үз фикерләрен иркен, эзлекле һәм дәрес итеп әйтә белүләренә ирешү ;

     - укучыларда  мөстәкыйльлек , җаваплылык тәрбияләү;

    - татар теле аша татар халкының  яшәеше , мәдәнияте , сәнгате, гореф-гадәтләре турында мәгълүматен тирәнәйтү.

Темаларның эчтәлеге

1. Кереш сүз. Тел-милләтнең иң кыйммәтле ядкәре. Сөйләм этикеты Телне тарихи ядкяр буларак өйрәнмичә торып , халыкның чын, дөрес тарихын, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән милләт үзен саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый.  Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.Сөйләм  – эшлекле аралашу әдәбенең бер өлеше.

 2. Морфология.( Исем, сан сүз төркеме)  Морфология- тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге. Морфологиядә сүзләр мәгънәләре һәм грамматик билгеләре ягыннан өйрәнелә.Мөстәкыйль сүз төркемнәренең тулы мәгънәле лексик берәмлекләр икәнен укучыларның хәтерләрендә яңарту.

3. Сыйфат һәм аның төркемчәләре. Исемләшкән сыйфатлар. Сыйфатның  исемне ачыклап килүе.  Күп вакыт укучылар арасында сыйфатларны , мәсәлән:  төсне ачыклаучы сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланмау очраклары бар. Шуларны бетерү максатыннан сыйфатларны һәм исемләшкән сыйфатларны аера белү һәм сөйләмебездә дөрес куллану өстендә эшләү. Рус теле белән чагыштырганда сыйфатларның төрләнмәве турында искәртеп үтү.         .

 4. Рәвеш һәм алмашлыклар.  Рәвеш һәм алмашлыклар турында төшенчә. Аларның ясалышы, төркемчәләре турында мәгълүмат бирү .Рәвеш һәм алмашлыкларның сөйләмдәге һәм язудагы әһәмияте турында сөйләү. Һәр авазның ничек ясалышын, ничек барлыкка килүен белү .  

5. Фигыль һәм аның төркемчәләре . Без сөйләмебезне фигыльләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин рус мәктәпләрендә укучы татар балалары бу мөстәкыйль сүз төркемен бутый. Рус телендә җөмләне ничек уйлаган булса, шулай тәрҗемә итә.Бу хаталарны бетерү максатыннан, төрле темага хикәя төзү, рус теле белән уртак һәм аермалы булган очракларына тукталырга кирәк. Ләкин бу күнекмәләрне балалар өйдә дә дәвам итә алырлык эшләр тәгъдим итү.

6. Программалар һәм дәреслекләр төзегән  тел галимнәре белән танышу. Семинар дәрес.Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре аз  түгел. Мондый шәхесләр арасында сәнгать осталары да, галимнәр дә, спортчылар да, уйлап табучылар да бар. Алар —үзләренең фидакарь хезмәтләре, тырышлыклары белән татар халкын халыкара мәйданда танытучылар.

   Әгәр без бүген татар әдәби теле матур яңгырашлы, төзек, төгәл, аралашу өчен уңайлы, эзлекле системага салынган дибез икән, бу — татар тел белеме өлкәсендә эшләгән берничә буын галимнең уртак хезмәт нәтиҗәсе. Димәк, тел галимнәре халыкны саклап калу, аның рухи үсешен тотрыклы итү өчен тырыша. Шуңа күрә без телебезнең электән килгән байлыкларын, бүгенге үсеш чыганакларын барлап, фәнни яктан камилләштереп халыкка яңадан кайтарып бирүче тел галимнәребез турында белергә тиешбез.

Тел галимнәренең күбесе — үз вакытында мәктәптә балалар укыткан, соңрак, фәнни эш белән шөгыльләнә башлагач, укучылар өчен дәреслекләр, укытучылар өчен фәнни-методик кулланмалар төзегән кешеләр.  

7. Синтаксис. Җөмлә кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр Бер составлы ким җөмләләр.  Сөйләмнән җөмлә кисәкләрен табу. Ия  белән хәбәрнең  төп билгеләре, аларның җөмләдәге роле. Иярчен кисәкләрнең аерымлануы. Тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдәге роле. Сөйләмдә бер составлы ким җөмләләрне урынлы куллана белү.

8. Кушма җөмлә төрләре(4 сәгать). Кушма җөмлә төрләре. Тезмә, иярченле, катнаш кушма җөмләләрнең тезелеше һәм функциональ кулланыш үзенчәлекләре. Кушма җөмләләрдәге синонимлык. Җөмлә кисәкләренең һәм иярчен җөмләләрнең бер-берсенә якынлыгын билгеләү. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләрен ныгыту.

9. Язма сөйләм культурасы (3 сәгать). Язма сөйләм культурасы. Сөйләмгә куелган төп таләпләр. Язма эшләрнең төрләре. Сочинение язуга таләпләр. Сочинение төрләре. Сочинениеләрдәге стиль хаталарын искәртү. Синтаксик күренешләрне текст эчендә таный һәм аларга аңлатма бирү, төрле калыптагы гади җөмләләр төзү;

текстны өлешенчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә грамматик яктан тикшерү,

сөйләмә һәм язма формаларда сочинениеләрне, сөйләмнең төрле төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу.  

10. Кулланылыш сферасы һәм килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы . Сүзлек һәм белешмәләрдән дөрес файдалану. Сүзлекләрнең төрләре. Алар белән эшләү күнекмәсе булдыру. Сүзлекләр тарихы. Бу өлкәдә эшләүче галимнәр.

11. Телне рәсми куллану.Эш кәгазьләре(2 сәгать). Телне рәсми куллану. Эш кәгазьләре. Аннотация, бәяләмә язуга таләпләр. Төрле характердагы ышанычнамә, килешү текстларының структурасы белән таныштыру.Характеристика һәм автобиография язарга өйрәтү.

Файдаланылган әдәбият.

1.  Хәйруллина А.Х.Тел күрке – сүз. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1978.

2.  Саттарова Н.Х., Феоктистова Л.Ш. Уенлы һәм җырлы җәй. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1999.

3. Амонашвили Ш.А. Уйныйбыз да, укыйбыз да. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1990.

4.  Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика.-Казан, Мәгариф , 2002.

5.  Маскимов Н.В.Татар теленнән тестлар.-Казан, 2002.

6.  Вәлиева З.В.Эш кәгазьләрернәкләре.-Казан, 1999.

7.  Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы.- Казан, 1998.  

Укыту - тематик планы

№ п/п

Тематик бүленеш

Сәг.саны

Эш төрләре

план

факт

1

Кереш сүз.   Тел-милләтнең иң кыйммәтле ядкәре. Сөйләм этикеты.  

1 сәг.

Лекция. Тикшеренү эше (укучылар һәм укытучылар сөйләменә күзәтү ясау  

17.01

2

 Морфология.( Исем, сан сүз төркеме)

1 сәг.

 Эшлекле уен ( группаларда эш)

24.01

3

Сыйфат һәм аның төркемчәләре.

1 сәг.

Фикер алышу. Практик эш. Тест  чишү.Бәйләнешле сөйләм үстерү. Лекция.  

31.01

4

Рәвеш һәм алмашлыклар  

1 сәг.

Төркемнәрдә эшләү

7.02

5

Фигыль һәм аның төркемчәләре.

1 сәг.

Фикер алышу. Практик эш.Тест  чишү.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

14.02

6

Программалар һәм дәреслекләр төзегән  тел галимнәре белән танышу. Семинар дәрес.

1 сәг.

Укучылар чыгышы.

Группаларда эшләү.

Практик эш. Үзбәя

21.02




7

 Синтаксис.Җөмлә кисәкләре. Бер составлы ким җөмләләр. Тиңдәш кисәкләр.

1 сәг.

Әңгәмә.Төркемнәрдә эшләү.Схема төзү.Бәйләнешле сөйләм үстерү.Миниатюр сочинение.

28.02

8-9

 Кушма җөмлә төрләре.Иярченле кушма җөмлә төрләре.

2 сәг.

Таблица.Карточкалар белән эшләү.Төркемнәрдә эшләү. График диктант.  

7.03

14.03

10-11

Катнаш кушма җөмлә .

2 сәг.

 Синтаксик анализ. Төркемнәрдә эш.Тест чишү.

21.03

28.03

12

13

Язма сөйләм культурасы.Сочинение төрләре, аны язуга таләпләр.  

2 сәг

Лекция. Материаллар белән эшләргә өйрәтү, цитаталарны дөрес куллану.    

4.04

11.04

14

Кулланылыш сферасы һәм килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы

 

1 сәг.

Сүзлекләр белән эшләү. Тикшеренү эше.(сөйләмгә күзәтү ясау).

18.04

15

Изложение. Язманы камилләштерү

1 сәг.

 Бер-берсенең эшләрен

тикшереп карау.Төркемнәрдә эш.  

25.04

16

Телне рәсми куллану.Эш кәгазьләре.

 

1 сәг.


Хат, гариза, беркетмә , ышаныч кәгазьләре язу.

2.05

17

Йомгаклау. Зачет дәрес.

1 сәг.

Сорау –җавап.Белемнәрне барлау. Курсның әһәмиятен ачыклау.

16.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа кружка "Занимательная грамматика"

Актуальность работы в школе кружка "Занимательная грамматика" определяется, с одной стороны, необходимостью решать проблемы повышения грамотности учеников, с другой стороны, недостаточностью времени...

Упражнения по грамматике немецкого языка "Сильное склонение прилагательных"

Die Deklination der AdjektiveStarke Deklination MaskulinaNeutraFemininaPluralNominativ      Genitiv      Dativ ...

Английская грамматика "Present Perfect"

Совершенствование употребления настоящего совершенного времени в 6 классе....

Печатное издание Власовой С.А. "Грамматика английского языка. Раздел: имя существительное"

Учебно-методическое пособиепредназначено для учащихся школ с углубленным изучением английского языка. для быстрого и эффективного усвоения материала по разделу "Существителное". Пособие содержитподроб...

Сказочная грамматика английского языка в историях и картинках для начальных классов

Цель работы– повысить усвоение грамматического материала посредством подключения зрительного (рисунки) и слухового (сказочные сюжеты) каналов восприятия ребенка. Создание положительной мотивации...

Факультативный курс "Занимательная грамматика"

Предлагаемый курс поможет учащимся расширить свои знания по истории русского языка, повысить уровень грамотности, культуры речи, расширить общий и лингвистический кругозор....

Метод исследования на уроке английского языка по теме "Введение грамматики прошедшего времени" 4 класс Введение грамматики прошедшего времени на основе грамматики будущего и песни.

На каждом уроке английского языка исследовательская работа представляет собой, в основном , процесс анализа языковых едениц в различных контекстах и умения делать правильный вывод относительно их испо...