Рус мәктәбенең рус группасы өчен дәрес эшкәртмәсе.(8 нче сыйныф)
план-конспект урока (8 класс) по теме

Ахметсафина Гульсиня Габдулазаловна

Рус  мәктәбендә  сигезенче сыйныфта иҗади  эзләнүле дәрес конспекты.Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_baryshy.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

      Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре.

   Ахметсафина Г.Г. Алексеевск районы Левашово урта мәктәбе укытучысы.

  ( 8 нче сыйныфта өлешчә иҗади  эзләнүле, мәгълүмат туплау төрендәге  проект эшчәнлеге кулланып үткәрелгән дәрес)

                                          Күп белүгә  караганда да,аз белдереп,

                                       эзләнү орлыгын  салу һәм  эзләгәнен  та-

                                       барга  юллар күрсәтү- мөгәллим бирә ала

                                       торган  хезмәтләрнең  иң кадерлесе, иң

                                       зурысыдыр.

                                                         Галимҗан Ибраһимов.

   Дәреснең максаты . 

1.“Гаилә  этикасы” темасы буенча  үткән материалны  гомумиләштерү  һәм  телдән сөйләм  күнекмәләрен үстерү.Сөйләм телен яңа сүзләр белән  баету.

 2.Мөстәкыйль танып белүгә  ихтияҗ тудыру,эзләнү сәләтен үстерү,үзләштергән  материалны тәк дим  итә белүне  камилләштерү.

3.Татар халкының милли киемнәренә,бизәнү әйберләренә  соклану кызыксыну   хисләре уяту.

Җиһазлау.Күргәзмә оештыру өчен  милли бизәкле кул эшләре,

рәсемнәр. Укучыларның иҗади эшләре.Компьютер,видеопроектор.

  Дәрес барышы.

 1. Оештыру өлеше.

1)Дәрескә  әзерлекне тикшерү.

2)Бүгенге көн,һава торышы турында әңгәмә.

3)Тыныч музыка астында  хәерле көн,сәламәтлек теләү.

   2.Төп  өлеш. Тема буенча  үтелгәннәрне  гомумиләштерү.Сөйләм күнекмәләрен  үстерү.

  Укытучы.Укучылар,без бүген  татар  халкының милли киемнәре  һәм бизәнү әйберләре турында  сөйләшербез.

 1)Татар халкының бизәнү  әйберләре турында сөйләшү

(алдан  әзерләнеп килгән  укучылар  чыгышын тыңлау).

 1 нче укучы.Татар  хатын-кызлары элек-электән бизәнү

әйберләрен  яраткан.Төрле бизәнү  әйберләре булган.

Бизәнү  әйберләрен ясау зур осталык таләп иткән.Болгар

осталары  алтыннан,көмештән,асыл  ташлардан  бик матур

бизәнү әйберләре ясаганнар.Слайд №1.(Бизәнү әйберләре).

  2 нче  укучы.Без  сезне татар халкының бизәнү әйберләре

белән  таныштырдык. Дәресләрдә куллану өчен “Татар хал-

кының бизәнү  әйберләре “ дип аталган  альбом төзедек.

(Альбомны укучыларга тәкъдим итү).

   3 нче укучы.Дуслар, мин  сезне  тема  буенча әңгәмәгә чакырам. Әңгәмә  өчен сораулар.

  1. Татар халкының нинди бизәнү әйберләрен беләсез?
  2. Бизәнү әйберләрен  нәрсәләрдән ясаганнар?
  3. Безнең сыйныф кызларының бизәнү әйберләре бармы?
  4. Сезгә  алкалар,беләзекләр ,йөзекләр ошыймы?

Укытучы.Безнең сыйныфташларыбыз бизәнү әйберләре турында  сөйләделәр,үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр.Аларга бик зур рәхмәт.

2) Иҗади эш(Беренче төркем  төзегән альбом нигезендә

реклама  тексты язу).

Укытучы .Татар халкының милли киемнәре   белән безне икенче төркем укучылары  таныштырыр.Сүзне аларга бирәбез.

   4 нче  укучы. Без  татар халкының милли киемнәре турында мәгълүматлар  тупладык,системага салдык.

Хәзер сезгә “Татар халкының милли киемнәре” дип

аталган  презентация тәкъдим итәбез.Игътибар белән

карагыз.

   5 нче укучы.Мин сезгә викторина сораулары бирәм.

Дәрес барышында сорауларга  җавапларны табып,язып

барырсыз.(Кушымта №1).

   Татар халкының милли киемнәре турында сөйләшү.

(Сөйләм оештыру  өчен трәк сүзләр тәкъдим ителә.)

-Исәнмесез!

-Хәерле көн! Сезне нинди түбәтәйләр кызыксындыра?

-Бабамның туган көне.Аңа түбәтәй бүләк итәсебез килә.

-Бездә төрле-төрле түбәтәйләр бар. Менә чигүле түбәтәй. Кайсын күрсәтим?

-Чигүле түбәтәйне карыйм әле.

-Рәхим итегез.Бизәге  бик матур.Үзе кыйммәт  тә түгел.

-Чыннан да матур түбәтәй.Бабама бик ошар.Акчаны кассага түләргәме?

-Әйе.Тагын килегез.

-Рәхмәт.Сау булыгыз.

    Монологик сөйләм оештыру.

 Укытучы.Сезгә ерактан  туганнарыгыз кайтты ,ди.Алар

милли киемнәр белән кызыксыналар.Үткән заман фигыльләрен кулланып,милли киемнәр турында сөйләгез.

  Үрнәк.Элек-электән татар халкы матур киенергә яраткан.Алар  оста тегүчеләр,чигүчеләр булганнар.

Чигүле алъяпкычлар,күлмәкләр киеп йөргәннәр.

Татар хатын-кызлары калфаклар кигәннәр.

3.Белемнәрне кабатлау,ныгыту этабы.

Укытучы.Икенче төркем укучылары әзерләгән  викторина соруларына җавапларны  тыңлыйбыз.

(Кара-каршы  сөйләшү оештыру).

 4.Йомгаклау. Дәрескә йомгак ясала.Укучыларның

эшләренә билгеләр куела.

 5.Өй эше. 1.Үзеңә ошаган милли кием  яки бизәнү

Әйбере турында  кыскача сөйләргә.

2.Милли киемнәргә реклама ясарга.

   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иярчен кире җөмләләр. 9 сыйныф (рус группасы)

Тема: Иярчен кире  җөмләләр. Максат: иярчен җөмлә турында төшенчә формалаштыру; аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; иярчен кире җөмләләрне тану һәм аеру ...

3 сыйныф рус группасы өчен татар теленнән календарь-тематик план.

1.      Дәреслек: Күңелле татар теле/Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ике кисәктә), Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, ...

3 сыйныф рус группасы өчен әдәби укудан календарь-тематик план.

1.      ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле  һәм әдәбияты. Рус телле балаларга татар телен һә...

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек...

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек

8 сыйныф (рус группасы). Татар теле. Контроль эш. 3нче чирек. Ф.С.Сафиуллина дәреслеге буенча....

Дәрес эшкәртмәсе 6 сыйныф татар теле рус группасы

Эш төрләре:яңа сүзләр белән танышу,укучылар үзләре сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең  тәрҗемәсен эзлиләр ,укытучы ярдәмендә әйтелешен үзләштерәләр ,сүзтезмәләр төзиләр.Татарстан турында  текст у...

ринат харис "Серле алан" тексты өстендә эш(6 сыйныф рус группасы)

6 ны сыйныфның рус группасында татар әдәбияты дәресе...