Дәрес эшкәртмәсе 6 сыйныф татар теле рус группасы
методическая разработка (6 класс) на тему

Сагирова Гульнас Рашитовна

Эш төрләре:яңа сүзләр белән танышу,укучылар үзләре сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең  тәрҗемәсен эзлиләр ,укытучы ярдәмендә әйтелешен үзләштерәләр ,сүзтезмәләр төзиләр.

Татарстан турында  текст укыла,сәнгатьле уку күнекмәләре камилләштерелә,эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә .Укучылар Татарстан Республикасы турындагы сорауларга җавап бирәләр. Слайдлар буенча җавап бирергә күнегәләр һәм,кирәкле сүзләрне алып ,җөмләләр төзеп әйтәләр.Карточкалар белән индивидуаль эш башкарыла.Диалогик сөйләм  үстерү эше оештырыла. Укучылар кирәкле репликаларны кулланып,диалогларны укыйлар һәм сөйләшеп карыйлар.Укытучы барлык укучыларны да җанлы аралашуга тарта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.tatarstan_6_klass.docx22.47 КБ

Предварительный просмотр:

         Тема:Татарстан-мөстәкыйль  дәүләт.

                                                                                                            Бергәлектә - берәгәйлек.

                                                                                                         Аермасын бар дустан.

        Бардыр         , бердер – туган җирдер

                                                                                                    Ватаным Татарстан.

Лена Шагыйрьҗан

Дәрес тибы:ЛКФ.

Максат:1)темага бәйле лексик берәмлекләр белән таныштырып,аларны сөйләмдә активлаштыру;

2)укучыларның телдән  аралашу күнекмәләрен үстерү;

3)Татарстан белән горурлану,туган якка мәхәббәт ,соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,сүзлекләр,Татарстансимволлары(флаг,герб,гимн),компьютер,проектор,карточкалар.

Эш төрләре:яңа сүзләр белән танышу,укучылар үзләре сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең  тәрҗемәсен эзлиләр ,укытучы ярдәмендә әйтелешен үзләштерәләр ,сүзтезмәләр төзиләр.

Татарстан турында  текст укыла,сәнгатьле уку күнекмәләре камилләштерелә,эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрелә .Укучылар Татарстан Республикасы турындагы сорауларга җавап бирәләр. Слайдлар буенча җавап бирергә күнегәләр һәм,кирәкле сүзләрне алып ,җөмләләр төзеп әйтәләр.Карточкалар белән индивидуаль эш башкарыла.Диалогик сөйләм  үстерү эше оештырыла. Укучылар кирәкле репликаларны кулланып,диалогларны укыйлар һәм сөйләшеп карыйлар.Укытучы барлык укучыларны да җанлы аралашуга тарта.

           Дәрес  барышы.

I.Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү

-Исәнмесез,укучылар.

-Хәерле көн .

-Сыйныфта кем дежур?

-Бүген көн нинди?

-Урамда нинди ел фасылы?

-Урамда яңгыр явамы?

-Җил кайсы яктан исә?

2.Дәрескә  әзерлекне тикшерү

II.Актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү.Татарстан темасы буенча сорауларга җавап бирү

 -Татарстанда күпме кеше яши?

 -Территориясе зурмы?

 -Татарстанда нинди милләтләр яши?

-Нинди файдалы казылмалар бар?

 -Нинди уку йортлары бар?

 -Нинди тарихи шәһәрләр бар?

2.Максат белән таныштыру

 III.Яңа белем төшенчәләрен формалаштыру.

 а) сүзлек өстендә эш.

мөстәкыйль     [мөстәкыйл ]   -

дәүләт               [ дәwләт ]         -

өмет                   [ өмөт  ]            -

яңарыш             [ йаңарыш ]     -

ышаныч            [ ышаныч  ]      -

яңгырый            [ йаңгырый]    -

(укучылар сүзлекләр ярдәмендә тәрҗемә итәләр,сүзлек дәфтәрләренә язып куялар)

б) сүзтезмәләр ,җөмләләр төзү.

Мөстәкыйль дәүләт                яхшы өмет

зур ышаныч                               матур яңгырый

Татарстан-мөстәкыйль дәүләт.

Мин  Татарстанда яшим.

IV.Ныгыту

Дәреслек белән эш

а) дәреслектән (92нче бит,4нче күнегү)”Татарстан-мөстәкыйль дәүләт”текстын уку.

(укытучы укый башлый,укучылар дәвам итәләр)

 б) текст буенча эш.

-Укучылар текст нәрсә турында?

(Татарстан турында)

-Татарстан нинди дәүләт?

(Татарстан-мөстәкыйль дәүләт)

-Татарстанның нинди символлары бар?

(Гербы,флагы,гимны бар)

 в) слайдлар буенча әңгәмә.

Карагыз әле экранга.Монда нинди символлар күрәсез?

-Татарстанның флагы нинди төсләрдән тора?

(яшел,ак,кызыл)

-Яшел төс нәрсәне аңлата?

(яшел төс-яңарыш)

-Ак төс?

(ак төс-өмет,ышаныч)

-Кызыл төс?

(кызыл төс-азатлык өчен көрәш билгесе)

Бу слайдта нәрсә күрәсез?

-Гербта нәрсә ясалган?

(ак барс ясалган)

Ул нинди? Барс нинди хайван?

(көчле ,ирекле)

Димәк,безнең Республика нинди булырга тиеш?

(көчле,азат,ирекле,мөстәкыйль)

Укучылар,бу кемнең портреты икән?

(без укыган текст белән бәйле)

-Р.Яхин кем ул?

-Композитор нәрсәләр яза?

(көйләр,җырлар яза)

-Татарстан белән бәйле нәрсә язган?

(татарстан гимнын язган)

Гимн тантаналы минутларда ,бәйрәмнәрдә яңгырый.

(1минут баскан килеш Дәүләт гимны тыңланыла)

Нәтиҗә:Символы государства отображают мысли –мечты,желания-стремления,многовековые традиций страны и народа.

Шуңа күрә,дәүләт символларын хөрмәт итәргә ,сакларга кирәк.

-Укучылар Татарстанның Президенты кем?

(Минниханов Рөстәм Нургали улы)

 а) 93нче бит,8нче күнегү.

Диалогларга кирәкле репликаларны өстәгез.

 Ял минуты.

б) төркемнәрдә эшләү.

Ә хәзер эшебезне төркемнәрдә дәвам итәрбез.

(сыйныф 2 төркемгә бүленә)

1нче бирем:тестлар

-сүзләрнең дәрес тәрҗемәсен табыгыз:

1 нче төркем:

Өмет

-надежда,

мечта,

борьба;

Яңарыш-

обнавление,

звучит

новый;

Тантана

урок,

торжество,

место;

2 нче төркем:

Дәүлә

-природа

город,

государство;

Яңгырый-

поёт,

звучит,

новый;

Ышаныч

любовь,

надежда,

вера;

2нче бирем: ситуатив күнегүләр эшләү

Как спросишь у друга:

1 нче төркем:

а) знает ли он символику Татарстана;

(син Татарстанның символикасын беләсеңме?)

б) знает ли он кто является автором гимна Татарстана;

(Татарстан гимнын кем язган?)

2 нче төркем:

а) кто является Президентом Татарстана;

(Татарстанның Президенты кем?)

б) что нарисовано на Государственном гербе Татарстана;

(Татарстанның гербында нәрсә ясалган?)

Бик яхшы укучылар,ә хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.

 VI.Йомгаклау.

 1)Группаларга нәтиҗә ясау.

2)Нәрсәләр эшләдек?соравына җавап алу.

3)Сорауларга җавап бирү.

-Татарстан нинди дәүләт?

-Татарстанның флагында ничә төс бар?

-Татарстан гимның кем язган?

-Татарстанның Президенты кем?

-Гимн кайчан яңгырый?

 VII.Билгеләр кую.

VIII.Өй эше.

94 нче бит,10 нчы күнегү.Тәрҗемә итәргә,сорауларга җавап бирергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Эш программасы. 1 нче сыйныф,татар теле

Рус мәктәбенең татар төркеме 1 нче сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы...

2 сыйныф татар теле эш программасы.

2 сыйныф эш программасы....

Дәрес планы 10 класс татар теле рус группасы

Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенәтөшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; активфикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү....

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме

Дәрес конспекты, 3 сыйныф, татар теле, татар төркеме...

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)

КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...