Дәрес планы 10 класс татар теле рус группасы
план-конспект урока (10 класс) на тему

Сагирова Гульнас Рашитовна

Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә

төшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив

фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sshchlamshchtlek_zur_baylyk_10_klass.doc215 КБ

Предварительный просмотр:

    Татарстан Республикасы Әлки районы

муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе

Чуаш Борнае  урта гомуми белем бирү мәктәбе

                       

«Сәламәтлек – зур байлык»

      (10 нчы сыйныфның  рус  төркемендә  татар теле һәм    әдәбият дәресе)

        

Картинка 164 из 78425

                                                                     

                                                                            Укытучы: Сагирова Гөлназ Рәшит кызы

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

   

«Сәламәтлек – зур байлык»

Дәрес тибы:ЛКФ,ГКФ

Максат:

Укучыларны спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә

төшендерү; аларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү; актив

фикер йөртү осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, тактадагы язмалар, рәсемнәр, күрсәтмә материаллар, сүзлекләр, лексика язылган плакатлар, компьютер слайдлары.

Дәрес барышы.

I.Оештыру.

-Укучылар, дәресебезне  физик күнегүләрдән башлыйк әле.

II.Сорау.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн,укучылар! Иртәбезнең шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп, дәресне башлыйк.

- Ә сез, укучылар, нинди теләктә? (Сәламәт булырга, яхшы билгеләр алырга,дуслар табарга телим)

III. Актуальләштерү.

1.Ситуатив күнегүләр үткәрү.

-Укучылар, мин сезгә төрле ситуацияләр          тәгъдим итәчәкмен.

1)        Вы с другом записываетесь в спортивную секцию.

        Тренер хочет узнать, делаете ли вы утром зарядку. Как он спросит? 

-Малайлар,сез иртән зарядка ясыйсызмы?

-Даша спроси у Данила, , делает ли он утром зарядку?

    2)        Тренер хочет узнать у Айдара , бегает ли он по утрам.

-Ульяна,син иртән йөгерәсеңме?

-Саша спроси у Кристины, бегает ли она по утрам?

3)        Тренер хочет узнать у Саши, катается ли он зимой на лыжах.

-Саша,син кыш көне чыңгыда шуасыңмы?

-Данил спроси у Алика, катается ли он зимой на лыжах?

4) У Тани спрашивает, умеет ли она плавать? (6нчы слайд )

-Таня, син йөзә беләсеңме?

-Юля спроси у Кирилла, умеет ли он плавать?

5)Тебе хочется кататься на лыжах. Позови друга,
скажи ему, что сегодня хорошая погода.

-Әйдә, чаңгы шуабыз. Бүген көн матур.

-Ксюша позови Анҗелу покататься на лыжах.

6)Предложи другу пойти на каток

-Дустым, әйдә шугалакка  барабыз?

-Данил предлоҗи Саше пойти на стадион.

7)Костя 11 раз подтягивается . Как ты скажешь, что он очень сильный.

-Костя бик көчле.

8)Допустим, ты не играешь в домино, а играешь в шахматы.Как ты об этом

скажешь?

-Мин домино уйнамыйм, ә  шахмат уйныйм.

9)Ты прекрасно знаешь о том, что, чтобы быть здоровым, надо заниматься спортом. Посоветуй другу, чтобы он делал зарядку, гулял на свежем воз-
духе, катался на лыжах.
)

-Зарядка яса! Саф һавада йөр! Чаңгыда шу!

2.Укучылар белән әңгәмә кору.

-Бүген без дәрестә сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше турында яңа

белемнәр алырбыз.

-Укучылар, сезнең сәламәт буласыгыз киләме?

-Ә нәрсә соң ул сәламәтлек?  (Яхшы кәеф;

бернәрсә дә авыртмый; уйныйсы,сикерәсе һәм укыйсы килә; сәламәт кешеләр табигатьне яраталар; дөньяны матур күрәләр.)

-Ә сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?  (Спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, көндәлек реҗимны төгәл үтәү,саф һавада йөрергә, җиләк -җимеш ашарга, салкын су белән юынырга, физик күнегүләр ясарга. )

– Балачакта сезнең турында ата-аналар кайгырта, ләкин сез үсәсез һәм һәркайсыгыз үзенең сәламәтлеге турында хәзердән үк уйларга тиеш.

Спорткомплекс рәсеме.

 -Бу нәрсә?

-Спорткомплекста нинди секцияләр эшли?

- Димәк, безнең Әлки районында кайда спорт белән шөгыльләнергә була?

(“Алина” спорткомплексында) 

-Әйе, Әлкидә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да  тудырылган.

 Стадион, йөзү бассейны, спорткомплекс та бар һәм эшлиләр. 

3. Укучылар үзләре яраткан спорт төре турында сөйлиләр.

- Ә хәзер сүзне сезгә бирәм, үзегез яраткан спорт төрләре турында сөйләрсез.

Укучы 1. Мин спорт яратам. 4 ел стадионга футбол түгәрәгенә йөрим. Тренерыбыз-Емелюков В.Н.  Ул бик яхшы кеше.Футбол секциясе миңа бик ошый.Минем әтием, абыем футбол уйнарга яраталар һәм кызыксыналар.

Денис, син нинди атаклы футболчыларны беләсең?

Укучы 2. Безнең гаиләдә һәр кеше спорт ярата.Иртән барыбыз да физик күнегүләр ясыйбыз.Бабаем да күнегүләр ясый.Кышын безнең гаилә чаңгыда, тимераякта шуа.Җәен су керәбез, бадминтон уйныйбыз.

-Юрий,син чаңгы ярышларында катнашасыңмы?

-Рәхмәт, укучылар!Сезгә дә уңышлар телим!

-Укучылар, ә 2013 нче елда ,2014нче елда спорт белән бәйле нәрсә үткәрелде?

- 2013 елда Казанда  XXVIIнче Бөтендөнья җәйге универсиада үтте

- 2014 елда Сочида  XXIIнче Кышкы Олимпия уеннары булды.

IV. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

 -Сәламәтлек турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Дәреслекләрегезнең 47 нче битен ачыгыз. Бүгенге дәреснең темасы  “Сәламәтлек –зур байлык” текстын укырбыз.

1. Яңа сүзләр белән танышу. 

           Исерткеч эчемлекләр -алкогольные напитки

Кыздырылган -жареный

Кызынырга-загорать

Җаваплы-ответственный

Аралаштырырга-чередовать

     Су коенырга-купаться

   -укытучы укый

-укытучы артыннан уку

- татар хәрефләре өстендә эш

-укытучы рус телендә әйтә, ә укучылар тәрҗемә итәләр.

-сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез:

җареное мясо,загорать на солнце,купаться в речке,ответственный человекчередовать физическим трудом, не употреблять алкогольные напитки.

2) Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез: 

Тормышын яхшырта,һәр кеше,үзе    җаваплы,беренче чиратта,дөрес туклану,йокы алдыннан,бик мөһим,яланбаш йөрү,исерткеч эчемлекләр,тәмәке тартмау.

3) Укучылар, текстны укыганнан соң сезгә җөмләне дәвам итәргә кирәк,сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк?   Чылбыр аша уку, тәрҗемә итү.

4) Димәк, текстта сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк? (балаларның җаваплары тыңлана)

Сәламәт булу өчен, ... . 

5)Сорауларга җавап бирегез.

      1.Дөньяда иң зур байлык  нәрсә ?

2.Нинди кеше эшли дә,тормышын да яхшырта, ял да итә?

3.Сәламәт булу өчен, беренче чиратта  нишләргә кирәк ?

4.Кышын нәрсәдә шуарга була? Ә җәен?

5.Дөрес туклану организм өчен файдалымы?

6.Сәламәтлекне саклау өчен иң беренче шартлар нинди?

Ә хәзер бераз хәрәкәтләнеп алыйк.

Башны иябез алга

Ә аннары – артка

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер – артка сузып

Күңелле ял итәбез.

Аудирование.Текстны игътибар белән тыңлагыз. Бу текстта нинди бөек кешеләр турында сүз бара?

   Бөек кешеләребездә спортның төрле төрләре белән шөгыльләнгәннәр. М.Ломоносов беренче Олимпия уеннарын кертергә уйлаган, Суворов сугышчан гимнастика керткән, Пушкин бик сыгылмалы, нык мускуллы булган, Толстой 70 яшендә конькида йөгерүдә катнашкан, М.Горький йөзгән, чаңгы шуган, тимераякта йөргән.Ирина Роднина дүрт яшендә рахит белән нык авырган һәм үзендә кече яшьтән зур ихтыяр көче табып спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм танылып фигуралы шуу буенча күп мәртәбә чемпион исемен яулый. Бу өлкәдә тренер булып эшли. 

- Әйдәгез, кешеләр сәламәт булсын өчен үзебезнең киңәшләребезне бирик.

Как скажете о том, что:

      -надо бегать по утрам;

-надо умываться холодной водой;

-надо утром делать зарядку;

-надо заниматься спортом.

Димәк, нинди киңәшләр бирәбез?

-не курить;
-долго не смотреть телевизор;
-не употреблять спиртные напитки;
-долго не спать;

Нәрсә ул сәламәтлек?

-Сәламәтлек-зур байлык.

Сәламәт булу-үзе бер бәхет.

IV. Йомгаклау.

  Сәламәт булу өчен, ...  җөмләсен дәвам итегез. (Һәр укучы үз фикерен әйтә)

  - Без сәламәтлекне сакларга тиеш. Һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый.

Дәресебезне шундый сүзләр белән тәмамлыйсы килә:

Җәен футбол яратсагыз,

 Кышын хоккей уйнагыз.

 Хәрәкәтле уеннардан

 Беркайчан да туймагыз.

 Чаңгыда да шуыгыз сез,

 Чабыгыз, узышыгыз.

 Таза булгач, якты булыр

Киләчәк тормышыгыз!

V. Өй эше.

текстка карата 5 сорау төзергә,.җавапларын истә калдырырга

VI. Билгеләр кую.

Саубуллашу



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

"Бәйлек сүзләр". 4 класс. Татар теле

Рус мәктәбендә рус балалар белән эшләүче укытучылар өчен дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Дәрес темасы: Бәйлек сүзләр. Дәреслек авторы: Хәйдәрова. 4 сыйныфның рус төркеме өчен...

Дәрес эшкәртмәсе 6 сыйныф татар теле рус группасы

Эш төрләре:яңа сүзләр белән танышу,укучылар үзләре сүзлекләр ярдәмендә сүзләрнең  тәрҗемәсен эзлиләр ,укытучы ярдәмендә әйтелешен үзләштерәләр ,сүзтезмәләр төзиләр.Татарстан турында  текст у...

6 класс татар теле "Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау"

Материалы для успешного использование на уроках татарского языка и литературы...

Рабочая программа 11 класс Татар теле УМК Хайдарова Р.

Рабочая программа для 11 класса по татарскому языку и литературе. по УМК Хайдаровой....

Использование возможностей интерактивной доски на уроках татарского языка с русскоязычными обучающимися / учебно-методическое пособие к учебнику 8 класса «Татар теле», Ф. С. Сафиуллина Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү дәресләрендә интерактив та

татарского языка и литературы как неродногоСовершенно очевидна необходимость использования интерактивных форм организации учебного процесса, когда обучающиеся учатся языку через обучение. Наиболее эфф...