Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән
методическая разработка (6 класс) по теме

Гильманова Кадрия Киямовна

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_dbiyaty_vi.f.yarullin.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чаллы Башы гомуми урта белем бирү мәктәбе

“Яшәү яме” дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

(Фәнис Яруллинның “Ялкау ялы” шигыренә анализ)

                                      Үткәрде: югары категорияле татар  теле          һәм әдәбияты укытучысы Гыйльманова

 Кадрия Кыям кызы.

2012, апрель

Татар әдәбияты VI

Тема: Яшәү мәгънәсе. ( Ф.Яруллин “Ялкау ялы” шигыренә анализ)

Максат: укучыларның Ф.Яруллин иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү ; шигырьләренең  сәнгати кыйммәтен, идея эчтәлеген ачыклау; Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен камилләштерү һәм иҗади фикерләү осталыгын үстерү. Балаларда ихтыяр көче, хезмәтне ярату,миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтү

Җиһазлау: дәреслек, китаплар күргәзмәсе, портрет, мультмедиа , бөек шәхесләрнең        Ф.Яруллин                  иҗаты һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сүзләр язылган плакатлар, магнитофон.

Дәрес тибы:  УМ кую һәм чишү                           

        Дәрес барышы

    I Ориентлашу һәм уңай мотивлар этабы формалаштыру.

  1. Сәламләшү. Уңай психологик халәт тудыру. (талгын көй астында)
  1. Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән –сау булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Хәерле көн телик таңнар саен.

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

 Барчабызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

1. Өй эшен тикшерү. (Төркем җитәкчесе өй эшен әйтә: а) ( мәҗбүри )Ф. Яруллинның биографиясен өйрәнергә, “Ялкау ялы “ шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү, б) (ихтыярый -иҗади) Ф.Яруллин биографиясе буенча хронологик таблица төзү.

- Укучылар язучы тормыш юлы белән танышкач сездә нинди фикерләр туды?

( укучылар өйдә ясап килгән схемаларына нигезләнеп, үз фикерләре белән таныштыралар) - (көтелгән җавап)              Ф.Яруллин

        драматург

шагыйрь        публицист        әкиятче        прозаик

-Күренекле шәхесләр Ф.Яруллин т-да менә нинди фикердә. Укучылар, мин бик бәхетле укытучы, чөнки мин Ф.Яруллин белән ике тапкыр очрашу бәхетенә ирештем. Ул миңа үзенең “Сөенечләр бүлешү” дигән автографлы китабын бүләк итте. ....

- Ни өчен без аның турында күпкырлы талант иясе дибез?

-Бүгенге дәрестә без Ф.Яруллинның шигырьләре турында сөйләшербез. Шигырь язу турында Ф.Яруллин менә нәрсә ди.

Мультмедиа экраныннан видео карау.

II. Адымлап башкару этабы

В) УМ чишү

-Дәресебездә бүген яшәү мәгънәсе т-да сөйләшербез. “Яшәүнең мәгънәсен белеп яшәгән-җиңәр, белми яшәгән-җиңелер”- ди халык мәкале. Җирдә шундый итеп яшәргә кирәк- һәркөнең мәгънәле булсын.

II Операциональ- башкару этабы.

1. Уку мәсьәләсен чишү

Бирем: “Ялкау ялы”шигырен эчтән укырга, мәгънәле кисәкләргә бүлеп җавап эзләргә.  1-2 укучы кычкырып чылбырлап укый. Җавапны модельләрдә күрсәтергә (төркемнәрдә эш)

  1. Әсәр  жанры буенча нәрсә? (тезмә әсәр)
  2. Әсәрдә катнашучылар кемнәр? Шигырь кем исеменнән сөйләнә ?(малай һәм әтисе) Дәфтәрләрне ачып, языйк әле укучылар, катнашучыларның берсен бер баганага, икенчесен икенче баганага. Аларга нинди сыйфатлар хас, шуларны язып куябыз

             Малай                                               Әти

Ялкау, көне буе ятып кына тора         Тырыш, улын тәртипкә өйрәтмәк-

өйдә булышмый, физкультура                     че була һ.б.

ясамый, ял да итә белми.

  1. Әсәр нәрсә турында?
  2. Әтисе сүзләреннән сез малайның нинди икәнен беләсез? (Берни дә эшләми)
  3. Бу бала ничек ял итә? Ә сез ничек ял итәсез?
  4. Сезнеңчә нәрсә соң ул ял? (слайд)

Ял итү

Кинога, театрга бару        Табигатькә чыгу     уеннар уйнау     физик культура белән                  

                                                                                                   шөгыльләнү

-Малай арып бетәм ди, ару ничек була? Ару ничә төрле була?

                                   Ару

        Эшләп        эшләмичә

-Аның кайсысы файдалы? (Эшләп ару, чөнки ашау һәм йокы тәмле була)

Бирем. 1. строфа ни өчен әтисе улына ял итә белмисең ди? ( чөнки гел ятып кына тора)

- Ятып тору ул ял итү булмыймы? (һәрвакыт ятып торып кеше авырарга мөмкин)

Бирем.II строфа.  

  1. Улы өчен ял итү –ул нәрсә? ( диванда ятып , телевизор карау)

Физминутка. Ш.Галиев “Куян зарядка ясый” шигыренә

Бирем.III строфа.  

  1. Малай үзенең ятып торуы белән исәнлекне саклыйм ди. Бу чынлап та шулаймы? ( юк, киресенчә ул хәлсезләнә генә бара)
  2. Нинди синонимнар куллана? (йөгермимен, чапмыймын)

Бирем.IV строфа.

  1. Малай нилектән арый (гел ятып торганга)
  2. Ул режимны үтиме? (юк)
  3. Димәк, ул сәламәт яшәү рәвеше алып бармый.
  4. Укучылар , ә нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше?
  5. (укучылар фикере тыңлана)

Укытучы: (тактага язылган плактны уку)

Сәламәт яшәү рәвеше- сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше.

2009- нчы ел Татарстанда “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” дип игълан ителде. Һәрбер кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Ял итү белән бергә кеше хезмәт белән дә шөгыльләнергә тиеш. Бөек шагыйребез Г. Тукай да:

“Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә. –дигән. Г.Тукайның ташка баскан хакыйкать кебек матур да, мәгънәле дә бу сүзләрен өлкәннәр безгә гел әйтеп торалар.

  1. Сез өйдә нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?
  2. -Вакытыгызны алдан планлаштырып, бүлеп куясызмы? Югалган вакытның кадерен беләсезме? ( көндәлек режим слайд)

III. Рефлексив бәяләү этабы.

-Нәрсә белдек?

- Нинди нәтиҗәләр ясадык?

-Гомуми билге куегыз

Укытучы: Укучылар, инде дәресебез ахырына якынлашты,бүгенге дәресебезнең истәлеге итеп сезгә буклетлар бүләк итәм һәм   Ф.Яруллиның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәреннән бер өзек сезгә минем теләгем булып яңгырасын “Язмыш синең тез астына китереп сукса- егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең.Суларга ташласа- күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса- кояшка карап юл сайла.Ташлар белән бастырса- чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса- йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә. Түземлеләр генә бәхеткә лаек........һ.б.

VI Өй эше: 1) “Безнең гаиләнең ялы” кечкенә хикәя язарга. (мәҗбүри)

                     2) Шигырьне рәсем итеп ясарга (ихтыярый)

        3) Гыйльманова, Сәлахова, Сабитов һәм Әхмәтовага буклеттагы тестны ‘эшләү, ә калганнар “Мәкальләр” китабыннан эш, хезмәт турында мәкальләр язып килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

Патриотик темага дәрес эшкәртмәләре.

Тема: «Бер адым да артка чигенмәм»Максаты: Ф.Кәрим иҗатын өйрәнгәндә патриотик тәрбия бирү.   7 класста Фатих Кэрим ижатын өйрәнугә һәм анализлауга 2 сәгать, «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы...

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....

“Ике аңлатма суммасы һәм аермасының квадраты “ дигән темага үткәрелгән дәрес конспекты

Галлямова Наиля Газимовна, учитель математикиМБОУ «Кулле Киминская  СОШ им.Сибгата Хакима»Атнинского муниципального района Республики Татарстан Аннотация к уроку математики в 7 классе по тем...