"Нәрсә ул бәхет?"дигән темага мастер класс
план-конспект по теме

Мавлиханова Гульназ Азатовна учитель татарского языка и литературы

Мастер класс конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon master.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

          Тема: Нәрсә ул бәхет?

          Максат. Бәхет төшенчәсенең мәгънәсен ачыклау;

                             һәр кешене үз фикерен әйтергә өйрәтү;

           Җиһазлау: карточкалар,агач, яфраклар,сәгать.

                             

                                  Мастер – классның барышы

                             

  Бәхет!

Яңгыр түгел килеп тамарга

Ак кар түгел килеп яварга.

- Без бүген сезнең белән “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга үз фикерләребезне әйтербез.          

 Миңа 8 кеше кирәк була.Хәзер мин сезгә ак кәгазъләр эләшәм.

Һәр кеше бу биткә сәгать ясар.(Һәр катнашучы сәгать ясый)

Сез үз командагыздагы кешеләргә очрашу билгелисез. Бер кешегә генә һәм бер сәгатьтә  генә. Вакытлар кабатланмаса, әйбәтрәк булыр иде.Вакытлар билгеләнде.

- Хәзер инде дусларның очрашу вакытларын мин әйтәм, ә алар шул вакытта очрашырга тиешләр.Алар бер – берсенә: “Тормышта иң бәхетле көнең?” һәм “Син бәхетлеме?”- дигән сораулар бирергә тиеш булалар.

- Сәгать көндезге 12(1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10,11)

( Катнашучылар очрашалар һәм бер – берсенә сораулар бирәләр)

- Хәзер мин сезгә әсәрдәге образларның исемнәрен атыйм, ә сез миңа аларның бәхетлеме , яисә бәхетсезме икәнлекләрен ачыклап бирергә ярдәм итәрсез.Әле бит безнең “Һәркем үзенчә бәхетле” дигән сүзләр дә бар.Бу образлар бәхетне нәрсәдә күрәләр икән.

1. “Намус” романындагы Нәфисә образы

 2“Нәҗип” хикәясендәге Нәҗип

 3.“Ак чәчәкләр” романындагы Гөлшаһидә

 4.“Язгы кәрваннар” әсәрендә Әдилә

  5. “Көз” әсәрендәге Нәфисә

     6.“Әтәч менгән читәнгә”әсәрендә Фәйрүзә

     7.”Бәхетле кияү” дәге Нури

     8.“Идел кызы”ндагы Нурия

Һәр бирелгән җавапка яфраклар бирү. Ә хәзер инде яфракларга үзегез өчен бәхетнең нәрсә икәнлеген языгыз. Без аларны хәзер агачка эләрбез. Менә безнең бәхет агачыбыз нинди матур яшел яфракларга төренде.(яфракта язылганнарны уку)

Бәхет өчен күп кирәкми,

Әзләмик аны читтән.

Авызын ачып кала, ди,

Һавадан бәхет көткән.

Бәхет өчен күп кирәкми,

Әти - әни булсын янда.

Тормыш күге аяз булып,

Сөю кайнасын җанда.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? – дисәләр.

Бәхет шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

                           

                   

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

Мастер - класс "Рыбки", Мастер-класс"Лесовичок из сосновых шишек"

quot;Рыбки"-Техника выполнения - срезы из веток березы.Проводился мастер - класс для педагогов технологии и дополнительного образования."Лесовичок"- работа с природным материалм....

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR» Тема: «Проведение Мастер-класса по выполнению вечерней прически » .

Разработка Мастер-класса объединения детского театра мод – «GLAMOUR»Тема:  «Проведение Мастер-класса по выполнению  вечерней прически »Цель:     Дать учащимся возможность...

Авторская дополнительная программа мастер-класса «Педагог-мастер» для учителей технологии – слушателей курсов повышения квалификации. Тема мастер-класса: «Социальная направленность практической деятельности учащихся»

 Изучение данного курса предусматривает ролевую игру с использованием современных технологий креативного решения проблем, изготовление изделий, предложенных учителем на мастер-классе, ...

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе .

Презентация "Линогравюра"Мастер- класс. Мастер- класс подготовлен и  и проведен для детей с ОВЗ в Ларьякской коррекционной школе ....