Патриотик темага дәрес эшкәртмәләре.
методическая разработка (7 класс) по теме

Тема: «Бер адым да артка чигенмәм»

Максаты: Ф.Кәрим иҗатын өйрәнгәндә патриотик тәрбия бирү.   7 класста Фатих Кэрим ижатын өйрәнугә һәм анализлауга 2 сәгать, «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын укып фикер алышуга 1 сәгать  вакыт бирелә. Ул дәресләрдә аның «Ант», «Ватаным өчен», «Сөйләр сүзләр»дигән шигырьләр өйрәнелергә тиеш.

Тема: Жәлил- каһарман шагыйрь.

 11 нче сыйныфта программа буенча ике монографик теманың (М.Жәлил, Ф.Кәрим) берсен яки икесен дә өйрәнүгә 5 сәгать вакыт бирелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon patriotik_temaga_dres_eshkrtm.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Разработки уроков на патриотические темы учительницы татарского языка и литературы Субашской основной общеобразовательной школы

 Балтасинского района РТ

Габитовой С.И

Тема: «Бер адым да артка чигенмәм»

(Не отступать ни шагу назад)

Тема: «Бер адым да артка чигенмәм»

Максаты: Ф.Кәрим иҗатын ойрәнгәндә патриотик тәрбия бирү.

       7 класста Фатих Кэрим ижатын ойрәнугә һәм анализлауга 2 сәгать, «Кынгыраулы яшел гармун» поэмасын укып фикер алышуга 1 сәгать  вакыт бирелә. Ул дәресләрдә анын «Ант», «Ватаным очен», «Сойләр сузләр»дигән шигырьләр ойрәнелергә тиеш. Бу шигырьләр белән генә чикләнү- шагыйрьне үз Ватанына бирелгән чын патриот, ялкынлы гражданин икәнлеген тулысынча ачарга ммкинлек бирми. Шунын очен мин Ф.Кәрим иҗатына багышланган һәр дәресне стәмә материаллар белән баетам.

          Дәрес алдыннан үткәрелә торган орфографик бишминутлыкларда укучыларнын сүзлек дәфтәренә 5-6 сүз(шрифт белән) яздырам һәм шунда ук тикшерәм. Ф.Кәрим иҗатына багышланган дәресләрдә: патриот, окоп, Ватан, немец, вҗдан, рядовой, гомер һ.б сүзләрне язабыз. Аларнын лексик мәгънәләрен анлатам, шулар аша укучыларда патриотизм турында дрес фикер формалаштырырга омтылам. Укучылар бу дәресләрдә 30-35 сүз язарга ойрәнәләр.

         Ф.Кәрим иҗатын ойрәнүгә керешү алдыннан, һәр укучыга дифференциаль эш бирәм. Менә аларнын кайберләре:

  1. Фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнен тормыш юлы-чын солдат юлы.
  2. «Разведчик язмалары» әсәренен эчтэлеге.
  3. «Язгы тондә» әсәренен топ геройларына характеристика.
  4. Аалексей Чхеидзенын «Записки Дунайского разведчика» әсәре буенча яшь эзтабарлар эшчэнлеге.

5.  «Кынгыраулы яшел гармун» әсәрендә солдатнын кешелек сыйфатлары, ватанпәрвәрлек билгеләре.

           Бу темалар буенча әдәбият күрсәтелә, укучыларнын әзерлеге тикшерелә. Чыгышлары тынлана, әзерлекләренә анализ ясала, кирәк булса, башка укучылар тулыландыра.

         Ф.Кәрим шигырьләрен ойрәнгәндә, укытучынын һәрбер шигырьне сәнгатьле итеп укуы, балаларнын эмоциясенә тәэсир итә алуы аеруча әһәмияткә ия.

      Юлбасарлар таптый жиребезне,

       Ватан сугышына мин китәм.

       Менә-балам. Син әнкәсе анын,

       Балабызны тотып ант итәм:

Синен очен, шушы балам очен,

Нәселем очен, туган ил очен,

Мылтык тотып баскан жиремнән.

Бер адым да артка чигенмәм…

         Ф.Кәримнен «Ант» шигыре- патриотик рухта язылган әсәр. Ул күтәренке, горур тавыш белән яттан укыла, пафослы интонация саклана.(Шигырьне укып күрсәтәм) Укучыларда фашизмнын ерткычлыгына тирән нәфрәт һәм туган илгә бирелгәнлек хисләрен тагын да кочлерәк уятырга ярдяэм итә.

         Ф.Кәримнен кызы Ада Кәримовага язган хаты:

«Кызчыгым Ада, кадерлем!

Этиеннән кайнар фронт сәламе сина.

Кадерле әниенә һәм сенлен Ләйләгә сәлам әйт.

Кызчыгым, мин хәзергә исән-сау әле…

Син, Адочка, бар коченне җыеп яхшы укырга тырыш, чонки барлык фронтофикларнын- Туган илебезне саклаучыларнын балалары «отличнога» һәм «яхшы» билгесенә укырга тиешләр. Укуга бик игътибарлы бул! Укытучыларнын кинәшләрен һәм күрсәтмәләрен тогәл һәм похтә итеп үтә.

 Хәрвакыт әниеннен сүзен тынла, ой эшләрендә булыш.

Бик каты кочып үбеп калам.

                 Этиен Фатих.

       Очпочмаклы итеп язылган бу хатны укып чыккач, «Яраннар чәчәк аткан»(Ф.Эхмәтов кое, С.Шакир сүзләре) җырын бергәләп башкарабыз. Болай эшләү укучыларнын хисен баета һәм Ватанны яклап башларын салган совет сугышчыларына карата соклану, алар белән горурлану, әгәр туган илгә куркыныч янаса, аны якларга әзер тору хисе уята.

                 Дәресләрдә торле картиналардан файдалану укучыларнын күзаллавын кчәйтә һәм тирән белем алуга ярдәм итә. Ф.Кәрим әсәрләренә карата дәреслектә бирелгән рәсемнән тыш, мин «Родина-Мать зовет», «Совет солдаты», «Фронттан хат», «Партизан анасы»һәм башка картиналарны файдаланам. Аларны укучылар үзләре ясыйлар, андый картиналар буенча үткәрелгән торле формадагы иҗади эшләр укучыларда фикерләү сәләтен үстерә, дәресне тагын да җанландыра. «Партизан анасы» дигән картинасында С.Герасимов совет кешесенен героик характерын тасвирлый.

       Аны караганнан сон Ф.Кәримнен «Разведчик язмалары» әсәреннән китерелгән озек укыла.

      Ф.Кәримнен «Разведчик язмалары» әсәре буенча үткәрелгән конференция аеруча тәэсирле узды. Укучыларга бу әсәргә аваздаш булган Алексей Чхеидзенын «Записки Дунайского разведчика» дигән елъязмасы да зур йогынты ясады.

  Бер укучы, бу фикерне йомгаклап, «Егерме миллион» дигән шигырь (авторы Разил Вәлиев) сойләде.

        Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мәктәптә үткәрелгән «Алар һәрвакыт сафта» дигән кичә программасына кертелгән кайбер чаралар турында әйтмичә кала алмыйм. Ин элек бу кичә буласы ял бүлмәсен фронтовик шагыйрь Ф.Кәримнен портреты, анын әсәрләренә карата иллюстрацияләр, китаплары, альбомнар белән җиһазладык. Укучылар шагыйрьнен шигырьләрен яттан сойләделәр. «Партизан хатыны» әсәрен сәхнәләштереп күрсәтү исә фашистларга карата нәфрәт, җирәнү, алардан уч алу тойгысы уятты.

        Экранда Ф.Кәрим портреты күренә, ә магнитофон язмасында анын шигырьләре янгырый. Менә шулай эшләгәндә, укучыларга кочләп шигырь ятлатунын, ятламаган очен «2» ле куюнын кирәге юк. Алар үзләре үк теге яки бу шигырьне ятлыйлар, аны сәнгатьле итеп сойлиләр һәм киә очен иллюстрацияләрне дә теләп ясыйлар.

       Без кичәгә 1941-1945 нче елларда Кенигсберг фронтында булган сугыш ветеранын чакырган идек. Максатыбыз фронтовик шагыйрь Ф.Кәрим сугышып йоргән урыннар турында күбрәк мәгълумат алу иде. Анын чыгышын укучылар зур кызыксыну белән тынлады, сораулар яудырдылар.

     Нәрсә ул батырлык? Анын топ билгеләре нинди?

Укучылар бу сорауга торле фикерләр әйттеләр.

      Бүгенге кондә патриот булу- ин элек фәннәрнен нигезләрен тирән үзләштерү ул. Укучылар рус телен, математиканы, физиканы, химияне бик яхшы белергә тиеш. Чонки хәзерге заман техникасы, анын ракеталары белән эш итә белү очен тирән белемле, электрон-хисаплау машиналары серләрен, анлый торган кешеләр кирәк. Ана теленен лексикасын, сойләү нормаларын, анын орфографиясен, пунктуациясен белү кешеләр белән аралашу, әнгәмәмә алып бару һәм торле эшлекле сойләшүләр вакытында шактый зур унышка ирешүгә нигез булып тора. Урынсыз әйтелгән бер сүз яки дорес куелмаган бер тыныш билгесе ил тормышында якиаерым шәхес очен хәлиткеч роль уйнарга момкин.

       Коткарырга, ярамый атарга!

       Коткарырга ярамый, атарга!-тәгъбирен һич тә онытырга ярамый.

        Уз республикан, районын, авылын, мәктәбен ирешкән унышлар, белән горурлана белү,аны тагын да алга җибәрү очен үз тырышлыгынны кую синен югары әхлаклы, үз иленнен патриоты икәненне билгели.

        Бүгенге кон патриоты ул җитештерүчән хезмәттә актив катнаша, үз тамагын үзе туйдыра ала, кемнәндер бәхет котеп ятмый.

        Безгә ата-аналар җилкәсен кимереп ятучы, тоннәр буе музыка акыртып, эчеп-исереп кешеләрнен тынычлыгын бозучы, кемнендер зур коч куеп җыйган мал-молкәтләрен урлаучы караклар, ялкаулар , җилкуарлар кирәкми. Андый кешеләр ил алдында торган катлаулы бурычларны хәл итә алмыйлар.

        Патриот булу- ин элек үз халкын, үз илен очен коченне кызганмыйча, армый-талмый ботен энергиянне эшкә җигү, анын иминлеге турында һәрвакыт кайгыртып тору ул. Бүген Ватан бездән шуны таләп итә.

Тема: Жәлил- каһарман шагыйрь.

       

                  11 нче сыйныфта программа буенча ике монографик теманың (М.Жәлил, Ф.Кәрим) берсен яки икесен дә ойрәнүгә 5 сәгать вакыт бирелгән. Мин үзем икесен дә сайладым. Дәрестә укучыларның уку эшчәнлеге академик Э.Рәхимовнын иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештырыла. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү, ягьни дидактик максатка ирешү барышы прфессор А.Яхинның татар әдәбиятын укыту концепциясенә нигезләнә.

 

 Дидактик максат: М.Жәлилнен туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренен тарихи әһэмиятен ачыклау.

Устерелешле максат: Вакыйгалар бәйләнеше аша хакыйкатьне эзли белү күнекмәсе формалаштыру.

Тәрбияви максат: М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә  карата ихтирам хисе һәм патриотик тәрбия бирү.

                                                  Дәрес барышы:

Укытучы тәкъдим иткән сорау һәм биремнәр

Алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләргә нигезләнеп, укучылардан котелгән җаваплар

Актуальләштерү

М. Җәлилнең тормышы турында искә тошерик

Өйрәнелгән әсәрләрен искә төшерик.

(Төркемнәрдә киңәшеп, дәфтәрләрендәге модельдән, дәреслектән файдаланып җавап эзлиләр)

М. Җәлил – шагыйрь; 1906 елда туган; сугышка кадәр гомерен комсомолга, журналистикага багышлаган; әдәбият сәнгать өлкәсендә эш алып барган.

1941 ел. Ватан сугышының 1 көннәреннән үк сугышка киткән, политрук – комиссар булып хезмәт иткән, бик актив хәрби хәбәрче булган.

1942 елның июле. Әсирлеккә төшкән.

1942-1944 еллар. Әсирлектә иҗат итә, легион төзи.

1944 елның 25 августы. Җәзалап үтерелә.

«Тик булса иде ирек»

«Соңгы җыр»

«Соңгы йомгак»

(Укучылар биргән мәгълүмат, гомүмиләштерелеп, класс тактасына схема рәвешендә языла)

Тактадагы язма.

Муса Җәлил

Тормышы: 1906 елның 15 февралендә туган; Шагыйрь, журналист,

    1941 ел. Сугышта политрук, хәбәрче

    1942 ел июль. Әсирлек – иҗат – көрәш.

    1944 ел 25 августы. Җәзалап үтерелә.

Иҗаты: «Тик булса иде ирек» 1942 ел.

«Соңгы җыр» 1943 ел.

«Соңгы йомгак» 1943 ел.

Бу шигырьләрнең уратк эчтәлеген искә төшерик.

Әсирлек тудырган ачы чынбарлык – үлемнең котылгысызлыгы. Әсирлекнең теләп алынмаган булуы. Илне сагыну хисе тирәнлеге. Шигырьләрнең илгә кайтасына өмет, ышаныч.

Үзбәя.

  • Тактадагы схема-терәк конспекттан файдаланып сөйли алучыга – «3» ле;
  • - файдаланмыйча сөйли алучыга – «4» ле;
  • Файдаланмыйча, сүзсез күңелдән сөйләп чыга алучыга «5» ле билгесе куела.

Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Ни өчен М.Җәлил –герой шагыйрь, дибез?

-Ул әсирлектә легион оештырган, советсолдатларын батыр, тугрылыклы итеп дөньяга таныткан;

- шигырьләре белән совет солдатларына - әсирләргә рухи терәк булган.

  (Тактадагы язманы дәвам итеп куям: М.Җәлил-герой шагыйрь. Бу- дәреснең темасы. Укучылар дәрес темасының «Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? – дигән сорауга җавап, ягъни уку мәсьәләсе икәнен инде беләләр»

 

Әйдәгез, «Кичер, илем» шигырен šйрәнеп, бу сорауга ќавап эзләп карыйк.

Әсәрне укып, сюжетын сšйләргә әзерләнегез.

Тšркемнәрдә сюжетны текстка якын итеп һәм бик кыскартып сšйләргә әзерләнәләр.

Сюжет башта-киң итеп, аннан кыскача сšйләнелә, укытучы-тактага, укучылар эш дәфтәренә яза баралар.

«Илем, сšйгәнем šчен сугыш кырында ирләрчә њләрмен, кол булмам, дип ант иткән идем. Кол булдым, әмма сатлыкќан булмадым. Хәзер дошманга булган њчем шигырь булып кына туа ала…»

(10, 13 нче строфаларны кат-кат укыйбыз)

Ни сәбәпле шагыйрьне шундый уйлар борчый?

Үзен хыянәтче дип уйлауларыннан курка. Әсирлекнең чынбарлык, әмма хыянәт булмавын исбатларга омтыла.

Укучыларның фикере тыңланыла, šстәмә мәгълумат бирелә:

Сугышның башында совет гаскәрләре, чолганышта калып, әсирлеккә тšшә башлагач, «Сталинның « Ни шагу назад…» дигән әмере чыга. Совет солдаты әсирлеккә исән килеш тšшмәскә тиеш, дигән әмер була бу. Илдә: «Әсир кеше- сатлыкќан», дигән фикер яши. М.Җәлил моны яхшы белә, чšнки ул әсирлеккә кадәр политрук, ягъни кабул ителгән әмерләрне солдатларга ќиткерњче кеше иде.

Нәтиќә ясыйк: «Кичер , илем»шигыренең эчтәлеге нидән гыйбәрәт?

Без šйрәнгән әсәрләреннән чыгып, нинди нәтиќә ясарбыз?

Өмете акланамы? Ничек?

Нәтиќә ясыйк.

Ни šчен М.Җәлил –герой?

Ни šчен М.Җәлил-герой шагыйрь?

*Үзенең сатлыкќан булмавын исбатларга тели- ил алдында аклана.

*»Шигырьләрем белән кšрәшәм»,- ди (соңгы 4 строфа).

*Өметем-њлгәннән соң сезнең сафта булу, ягъни сез минем әсир, әмма сатлык булмавыма ышанырсыз, ди.

1956 ел, 2 нче февраль. СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, чšнки илгә «Моабит дәфтәре» ќыентыгы кайта.

Бу эш књмәк башкарыла. Тšп фикер тактада (укытучы) һәм дәфтәрләрдә модельләштерелә:

Муса Җәлил-

герой:

Дошман тšрмәсендә легион оештыра һәм татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дšньяга таныта.

герой шагыйрь:

Шигырьләре батырлык эшли- Мусаны гына тњгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый- әсирләрнең хыянәтче булмавын исбатлый. (Шигырьләренең тарихи әһәмияте шунда)

Менә ни šчен Казанда, Кремль янында милләтебезнең горурлыгы М.Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул баһадир гәњдәле, куллары тимерчыбык белән кысып бәйләнгән, ә њзе горур: зур књзләре кыю рәвештә еракка тšбәлгән.

*Рефлекция

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиќә ясадык?

Тšркемнәрдә киңәшеп , терәк конспекттан- модельләрдән файдаланып эшлиләр.

Берничә укучы тыңланыла.

*Үзбәя.

М.Җәлилнең ни šчен герой шагыйрь дип йšртелњен аңлавыгызны бәяләгез.

Терәк конспекттан файдаланып аңлатып бирә алучы-«3» ле; файдаланмыйча аңлатып бирә алучы- «4» ле; Файдаланмыйча сњзсез сšйли алучы њзенә «5» ле билгесе куя.

(Үзбәя аша дәрестәге эшчәнлекнең нәтиќәлелеге ачыклана. Әгәр терәк конспекттан файдаланып та сšйли алмаучылар, ягъни «2» лекуючылар булса, эш кабат башкарыла)

*Өйгә эш.

  1. М.Җәлилнең тормышы, иќатының њзенчәлеге турында кабатларга, башкаларга дәлилле аңлатырга әзерләнергә (бу šй эше мәќбњри, ягъни һәркем башкарырга тиеш- репродуктив эшчәнлекне автоматлаштыруны максат итә.)
  2. М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре» ќыентыгының 220-235 нче битләрен конспектлаштырырга(бу бирем ихтыяри, конструктив эшчәнлеккә юнәлтелә).
  3. М.Җәлилнең 1944 елның май-август айларында иќат иткән шигырьләрен эзләп табарга ( бу бирем ихтыяри, әмма бик мšһим). Әгәр 1 укучы гына булса да бу биремне башкарырга алынса һәм алдагы дәрестә «ЭзләдемЭ тапмадым» дигән фикер әйтелсә, «бњгенге дәреснең њстерелешле һәм тәрбияви максатына ирешелгән», дип нәтиќә ясарга була.Алай гына да тњгел, укучыларны мәгълумат эзләњнең яңа сукмагына «кертеп җибәрү» мөмкинлеге туа: китапханәгә хат әзерләнә- аннан да «юк» дигән җавап килсә, Р.Мостафинга матбугат аша мөрәҗәгать әзерләргә була. Һәм , ниһаять, бњгенге укучыларның күңеленә «Үлем алдыннан М.Җәлил шигырь язмый булдыра алмагандыр, димәк алар  әле илгә кайтып ќитмәгән, ә аларны кайтару- сезнең бурыч», дип йөкләмә бирү, хыял объекты күрсәтү урынлы һәм зарур булып чыга.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

“Тезмә саннар”дигән темага язылган дәрес эшкәтмәсе. 3 нче сыйныф.

Укучыларны татар телендә кулланыла торган тезмә саннарны дөрес әйтергә һәм аларны сөйләмдә автоматик рәвештә дөрес кулланырга өйрәтү; укучыларда татар теленә карата мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәр...

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Ф.Яруллинның "Ялкау ялы" шигыренә нигезләнеп "Яшәү яме" дигән темага үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.гән

6 нчы сыйныфта Фәнис Яруллин иҗатын өйрәнү һәм анаың шигырьләрен укып анализлау. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....