Нәселне белү - бабаларыңа, телеңә хөрмәт ул.
проект

Шафигуллина Гузель Фаритовна

Ата - бабаларның нәсел тарихларын белү һәм саклауның әһәмиятен аңлату. Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булып торуларын төшендерү.

Укучыларны фәнни - тикшеренүләр белән шөгыльләнергә өйрәтү, танып -белү сәләтләрен, активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү. Укучыларга милли патриотик тәрбия бирү. Үз нәселеңне, туганнарыңны ихтирам итү, алар белән урынлы горурлану хисләре тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shazhara_konspekt.doc184.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Нәселне белү - бабаларыңа, телеңә хөрмәт ул.

Максат : 1.Ата - бабаларның нәсел тарихларын белү һәм саклауның әһәмиятен аңлату. Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булып торуларын төшендерү.

  1. Укучыларны фәнни - тикшеренүләр белән шөгыльләнергә өйрәтү, танып -белү сәләтләрен, активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү.
  2. Укучыларга милли патриотик тәрбия бирү. Үз нәселеңне, туганнарыңны ихтирам итү, алар белән урынлы горурлану хисләре тәрбияләү.

1этап

Мәктәптә укыту процессында укучы һәм укытучының үзара эшлекле әңгәмәсе. Укучының кызыксынучанлыгына, фантазиясенә, үзэшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә ирешү.

2 этап Үз нәселеңнең шәҗәрәсен җыю, туплау, эзләнү. Тупланган мәгълүматларны эшкәртү, өйрәнү, нәсел шәҗәрәсен төзү.

Зэтап Нәсел шәҗәрәләрен яклау, үз буын тамырлары турында тулы мәгълүмат бирү.

Слайд № 1

Җиде буын бабаңны да

Белү бик кирәк диләр.

Аларның яшәү дәверен

 Истә тотарга кирәк.

Әби - бабай исән чакта

 Белеп калырга тырыш.

Бездән соңгы буынга да

 Тапшыру - олы бурыч.

Санап - санап утырдым да,

 Алты буынны таптым.

Бабайларның шөгыльләрен,

Кәсепләрен барладым.

Кереш. Кеше җирдә ни өчен яши? Үзенең кыска гына вакыты эчендә ул барысына да өлгерергә: барын да танырга, белергә, үзе эшләп карарга, сөенергә, шатланырга, кайгы - хәсрәтне җиңеп чыгарга һәм иң мөһиме - үзе турында киләчәк буынга якты истәлек калдырырга тырыша."Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр" - дигән борынгы акыл ияләре.

" Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз, нәселен белмәгән - нәсәпсез", -дип халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласы үзенең 7 буьшын бабасын белергә тиеш, дигән борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә.

I. "Шәҗәрәләр - халкыбыз тарихының бер сәхифәсе" Генеалогик чыганак - туган - тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул. Генеалогик чыганаклар 3 төркемгә бүленә:

1.   Сөйләм телендәге чыганаклар (риваятьләр, легендалар);

2.    Матди, материаль чыганаклар ( медальләр, акчалар, тәңкәләр, каберташлар, дини әйберләр, герблар);

3. Язма чыганаклар ( рәсми чыганакларжануни актлар, туу, үлү, өйләнү хакындагы таныклыклар, хезмәт кенәгәсе); тарихи чыганаклар: - елъязмалар, разряд кенәгәләре, шәҗәрәләр, язма кенәгәләр; гаилә чыганаклары - истәлекләр, төрле язмалар, шәхси хатлар, васыятьнамәләр.

Шәҗәрә төшенчәсен ачыклау. Слайд № 2

Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен белү дигән сүз. Татар телендә шәҗәрә сүзенең күп төрле синонимнары сакланган: шәҗәрә - тарих, нәсел шәҗәрәсе, нәсел җәдвәле, саҗәрә, шәҗәрә китабы, цәцрә, нәсел агачы, тарих, оруглык, тайрә һәм башкалар.

Нәсел тамырларын буыннан - буынга биреп, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган.Шәҗәрә аркылы халык ата - бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Шәҗәрәңне, нәсел агачыңны белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы.

Татар шәҗәрәләре, нәсел тарихы булу белән бергә, милләтебезнең юридик документлары булып та саналган. Аларга карап заманында Россия хөкүмәте дә татар биләре, тарханнары һәм морзаларының милеккә хокукларын таныган. Соңрак шәҗәрәләр фән кешеләрен - тарихчыларны кызыксындыра башлаган. И.Хәлфин, Ш.Мәрҗани, К. Насыйри, Р.Фәхреддин һәм башка галимнәр аларны махсус өйрәнгәннәр. Ә. М. Әхмәтҗанов шәҗәрәләрне фәнни юнәлешкә, тарих фәне тармагына әйләндерүче.

II. Шәҗәрә төзү төрләре.

Шәҗәрә төрләре
Сдайд № 3        Слайд № 4

Слайд № 5        Слайд № 6

III.     Күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләре.  Слайд № 7

Г.Тукай шәҗәрәсе        Рәмиевләр шәҗәрәсе        Р.Фәхреддин шәҗәрәсе

—    Р.Фәхреддиннец "Туганннар" турындагы үгет - нәсыйхәтен уку.

Слайд № 8

*Туганнарыгыз ата-аналарыгыздан соң иң якыннарыгыздыр. Шуның өчен
алар белән һәрвакыт әдәпле һәм мәрхәмәтле булыгыз. Олы яшьтәге
туганнарыгызга итагатьле булыгыз, сүзләрен тыңлагыз. Кечкенәләренә карата
рәхим-шәфкатьле булыгыз.

*Туганнарыгызда ярамаган берәр эш күрсәгез, яхшы сүз белән: «Болай
эшләргә ярамый», — дип, ул эшнең ярамаганлыгын әйтегез.

*Туганнарыгыз өстеннән ата-аналарыгыз-га әләкләмәгез. Чөнки мондый
балалар зур үскәннән соң да сүз йөртүче булалар. Яхшы эшләре хакында
сөйләргә ярый.

*Үзләре әйткәнне көтмичә, туганнарыгызның һәр изге эшләрендә
ярдәмче булыгыз, кулыгыздан килгән игелекләрне кылуда үзегезне
кызганмагыз.

* Туганнарыгызның серләрен саклагыз, аларга гел шатлыклы хәбәрләр китерүче булыгыз, бик мөһим булмаса яманнарын сөйләмәгез. Сүзегез һәм эшегез белән аларга ихласлы булыгыз. Башкаларга ал арны яманлап йөрмәгез. Аларга карата һәрвакыт ачык йөзле һәм киң күңелле булыгыз.

IV.     Якташыбыз А. Алишның нәсел шәҗәрәсе. Слайд № 9

Алиш - нәсел шәҗәрәсендәге
иң ерак бабалары. Алиш бабай
Тау        ягының        Шонгаты

авылыннан булган.

V.    Минем шәҗәрәм.

-   Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы шәҗәрәсе. ( Укытучы үз гаиләсе шәҗәрәсе белән

таныштыра) Мин әтиемнең әнисе ягыннан шәҗәрә төзедем. Эзләнүләр барышында, Чури - Бураш төп мәктәбендә укучы кайбер балаларның миңа кардәш булуын ачыкладым. Безнең нәселебез Әдһәм бабайдан башлана. ( бабайларны исәпләү. ) Авылда " чыбык очы" туганнарыбыз күп . Шунысы сөендерә: алар барысы да игелекле, хезмәт яратучы кешеләр. Ике яктан да әби - бабаларым динебезне, телебезне, гореф - гадәтләрне хөрмәт иткәннәр. Корбан чалу, Коръән уку мәҗлесләрен без бәләкәй чактан тәм - том ашарга дип сагынып көтсәк, хәзер олылар хакын хаклап, ризыкны олылап, туганнар белән очрашырга дип көтәбез.

-Укучылар үзләренең гаилә шәҗәрәләре белән таныштыралар.
(һәр укучы үзенең шәҗәрәсе белән таныштыра. Чыгыш ясый.)

4. Гомуми нәтиҗә.

- Шәҗәрәне белү - һәр кешенең бурычы. Ул борынгы заманнардан килә. Нәселне белү ул - тарихны белү дигән сүз. Үзеңнең бабаларыңа, телеңә хөрмәт, аны саклауның бер үрнәге, тәрбия чарасы.

- 7 бабайны эзләп табу игелекле эш. Игелекле кешеләр кемнәр? ( ата - аналарын, милләтен, борынгыларның изге гамәлләрен кадерләп яшәгән кешеләр )

- Буыннарны, туган җиребезне, илебезне, авылыбызны онытмыйк. Кулланылган әдәбият.

1. М.Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1995.

2. М.Әхмәтҗанов. Нәселне белү - бабаларыңа, телеңә хөрмәт. Мәгърифәт, 28 июль, 2007 ел.

3. Язучы да Алиш, батыр да. Казан, Мәгариф нәшрияты, 2001.

4. Ялкын журналы, гыйнвар, февраль, март,апрель, май .2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Татар теле - дуслык теле

,,Туган тел көне " уңаеннан  әзерләнгән дәрес үрнәге....

Нәселне белү - бабаларыңа, телеңә хөрмәт ул.Презентация

Ата - бабаларның нәсел тарихларын белү һәм саклауның әһәмиятен аңлату. Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булып торуларын төшендерү.Укучыларны фәнни - тикшеренүләр белән шө...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Интеграциялы дәрес "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" ( рус теле, башҡорт теле, инглиз теле).

Республика кимәлендә уҙғарылған фәнни-практик конференцияла рус теле, инглиз теле уҡытыусылары менән берлектә "Үҙләштерелгән һүҙҙәр" тигән темаға асыҡ дәрес күрһәттек. Был дәрестә уҡыусылар ...