6 нчы сыйныф татар теленнән "Киләчәк заман хикәя фигыль" темасына дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (6 класс) по теме

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль

Максат: белем бирү: хикәя фигыльнең заман формаларын искә төшерү;

                                   киләчәк заман хикәя фигыль формалары ясалышын аңлату,

                                   мәгънәләренә  аңлатма бирү;

Үстерү:   Сөйләмдә хикәя фигыль формаларын танып –белү                күнекмәләрен ныгыту;

                                 бәйләнешле сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү;

             Тәрбияви:  туган авылга һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,”Хикәя фигыльнең заман формалары” таблицасы,

                  шигырьләр язылган   плакат,карточкалар .

 

 Дәрес тибы:яңа материалны өйрәнү

Дәрес төре: катнаш

Метод,алымнар:әңгәмә, дәреслек һәм таблица белән эш ,иҗади эш,  “Тапкыр укучы” уены

Яңа педагогик технология: төркемнәрдә эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_6klass.docx21.56 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы,Әлки районы , Иске Салман гомуми төп  белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызы

Татар теле ,6 нчы сыйныф

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль

Максат: белем бирү: хикәя фигыльнең заман формаларын искә төшерү;

                                   киләчәк заман хикәя фигыль формалары ясалышын аңлату,

                                   мәгънәләренә  аңлатма бирү;

Үстерү:   Сөйләмдә хикәя фигыль формаларын танып –белү                күнекмәләрен ныгыту;

                                 бәйләнешле сөйләм телен,фикерләү сәләтен үстерү;

             Тәрбияви:  туган авылга һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек,”Хикәя фигыльнең заман формалары” таблицасы,

                  шигырьләр язылган   плакат,карточкалар .

 Дәрес тибы:яңа материалны өйрәнү

Дәрес төре: катнаш

Метод,алымнар:әңгәмә, дәреслек һәм таблица белән эш ,иҗади эш,  “Тапкыр укучы” уены

Яңа педагогик технология: төркемнәрдә эш

                                     Дәрес барышы  

1.Оештыру өлеше.Уңай психологик халәт тудыру.

-Менә тагын яңа көн туды.Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты.Яңа көн тууга үзебезнең,әти-әниләребезнең,якыннарыбызның,туганнарыбызның исән-сау булуларына,туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

                               Хәерле көн телик таңнар  саен.

                               Аяз күкләр телик җиребезгә.

                               Кояшлы көн телик һәр кешегә,

                               Һәм иминлек телик җиребезгә.

                               Хәерле көн телик барчабызга,

                               Хәерле көн телик үзебезгә.

Барчабызга да хәерле көннәр теләп,дәресебезне башлыйбыз.    

       Иң элек бөек мәгърифәтче галимебез Риза Фәхретдиннең дәрестә дөрес утыру турында “Нәсыйхәт” китабыннан алынган кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

Кагыйдәләрне укыту.

-Менә шушы кагыйдәләрне истә тотып,бүген без дәрестә үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез,яңа мәгълуматлар тупларбыз.Ә дәреснең эпиграфы итеп,түбәндәге юлларны алырбыз:

“Бәхетне читтән эзләмә,белемнән эзлә”

Димәк, без дәрестә нәрсә ул бәхет,нинди кеше бәхетле була дигән сорауга җавап эзләрбез.

 Без  үткән дәресләрдә хикәя фигыльнең заман формалары турында сөйләшә башлаган идек.Бүген дә сөйләшүебезне дәвам итәрбез.Шулай ук  “Авылым- минем язмышым” дигән

темага да сөйләшеп алырбыз.

      Берәүләр шәһәрдә яши, ә без исә гаҗәеп гүзәл һәм сихри табигатьле авылда туып- үскәнбез.Без-табигать,җир балалары.Авыл җире ,бер яктан, сокландыргыч гүзәл табигате белән аерылып торса,  икенче яктан, тырыш,эшсөючән, батыр, чибәр кызлары һәм уллары белән данлыклы. Безнең авылда нинди һөнәр ияләре яши икән? Моның өчен тактада язылган табышмак- шигырьләрнең җавапларын табарга кирәк.

“Иң тапкыр укучы”ны билгеләү.

1.Иген игә,кара җирләр сөрә,

Авыл кырларында бу батыр.

Кем икәнен барыбыз да белә,

Ул бит уңган ...(механизатор)

2.Тир түгеп,зур эшләр башкара,

Сыерлардан мул сөт савып ала.

Ак халаттан үзе,кулда чиләк.

Исеме аның  ...(сыер  савучы).

3.Изә,баса,туглый ул,

Йом-йомшак камырны

Кайнар мичкә юллый ул.(икмәк пешерүче).

4.Гомер буе шул эшендә эшли,

Түгел һич тә ул бер көнлекче.

Маллар карый,зур тырышлык куя,

Һәм атыйлар аны ...(терлекче)

5.Көздән язга чаклы белем бирә,

Эше аның-мәктәп ,укучы.

Ә җәйләрен ул уракта кайный,

Бик тырыша безнең...(укытучы)

Авылыбызның хезмәт алдынгылары турында сөйләшү.Җиңүче билгеләнә.

Белемнәрне тикшерү өчен сораулар.

-Хикәя фигыльнең нинди заманнары бар?

-Үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?Аның нинди төрләре бар?

-билгеле үткән заман хикәя фигыль ничек ясала?

-Билгесез үткән заман хикәя фигыль ничек ясала?

-Хәзерге заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

Хәзер менә шул шигырьләрдән  хикәя фигыльне табыгыз.Хикәя фигыль нинди заманда бирелгән? (хәзерге заман хикәя фигыль)

Төркемнәрдә эшләү

Карточка белән эш.

1 төркем-хәзерге заман хикәя фигыльләрне билгеле үткән заман хикәя фигыль ясарга

2 төркем-хәзерге заман хикәя фигыльдән билгесез үткән заман хикәя фигыль ясарга.

Менә без авылыбыздагы һөнәр ияләрен искә төшереп үттек. Ә сез ,укучылар,үскәч кем булырга уйлыйсыз,нинди һйнәр сайлаячаксыз?

Укучылар сөйләве.

Менә сез киләчәктә кем булырга теләвегез турында әйтеп үттегез.Сез нинди замандагы хикәя фигыльне кулландыгыз?

Бүгенге дәреснең темасы да Киләчәк заман хикәя фигыль дип атала.Ул нәрсәне белдерер?(сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлне белдерә)

Таблица буенча яңа теманы аңлату.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең 2 төрле формасы була.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль сөйләү моментыннан соң булачак эшнең һичшиксез эшләнәчәген белдерә,нишләячәк? соравына җавап бирә,-ачак,әчәк,-ячак,-ячәк кушымчалары ярдәмендә ясала.Юклык төрен ясау өчен –ма,-мә кушымчалары өстәлә.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль  киләчәктә булачак эш-хәлнең үтәлүенә ихтималлык төсмере өсти,нишләр ? соравына җавап бирә,-р,-ар,-әр,-ыр,-ер кушымчалары ярдәмендә ясала.Юклык формасын ясау өчен –мас,мәс кушымчалары өстәлә.

Дәреслек белән эшләү.

Дәреслектәге 115 нче күнегүне эшләү.Нәтиҗә ясау.Дәреслектәге кагыйдәне укыту.

Укытучы сүзе

Туган җир,туган авыл һәр кеше өчен дә кадерле сүзләр.Кеше кайда гына булмасын, нинди генә матур җирләр күрмәсен,туган авылы,беренче тапкыр тәпи йөреп киткән капка төбе  беркайчан да аның күз алдыннан китми.Һәр кеше өчен туган авылыннан да якын,туган җиреннән дә матур җир юк.Шуңа күрә туган җир,туган авыл турында матур шигырьләр,җырлар ,әсәрләр иҗат итәләр.Сез нинди әсәрләр беләсез?  Менә хәзер үзебезнең авылдашыбыз Разак абый Галиевнең  “Туган авылым-Салманым” дигән шигыре белән танышып үтик әле.

Шигырьне сәнгатьле итеп уку һәм әлеге шигырьдән хикәя фигыльләрне табып, киләчәк заман хикәя фигыль формалары ясау.  

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Туган авыл турында укучылар  сөйләве.

Өй эше. “10 елдан соң минем туган авылым нинди булыр?” дигән темага хикәя төзергә яки шигырь  язып карарга.

Нәтиҗә ясау.

-Укучылар,нинди кеше бәхетле була,сез ничек уйлыйсыз?Укучыларның җавапларын тыңлау.

-Тормышта үз урынын табып,үзе яраткан һөнәре буенча эшләүче кешене бәхетле кеше дип әйтә алабызмы?Ә нинди дә булса һөнәр буенча эшләү өчен белем кирәкме соң?Укучылар, йомгаклап шуны әйтәсе килә: тырышып укыгыз,эшләгез,  киләчәктә тормышта үз урыныгызны табыгыз.Ләкин кем генә булсагыз да, әти-әниегез йөзенә,укыган мәктәбегезгә,туган авылыгызга тап төшермәгез.

Дәрескә йомгак ясау.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...