Ачык дәрес."Радикның бабасы" тексты
план-конспект урока (6 класс) на тему

Миннулина Алсу Басыровна

Бу дәрес сәламәтлек турында. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.Бу дәрес 5 слайдтан тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx20.25 КБ

Предварительный просмотр:

                                               Рус  телле укучыларга.                      6 класс

Тема: “Радикның бабасы” тексты.

Максат: 1. Сөйләм телен үстерү.

                 2. Сүз лексикасын арттыру, кулланышка кертү.

                 3. Спортка  кызыксыну, сәламәтлеккә сак караш тәрбияләү.

                                                   Дәрес барышы

  1. Оештыру  өлеше. Дежур укучы җавап бирә.
  2. Өй эшен тикшерү.

( 2-3 укучы “Рәхмәт безнең Акбайга” шигырен яттан сөйли)

  1. Дәреснең темасына  күчү

                                                                   1 слайд

                 Спорт турында рәсемнәр

А)   әңгәмә

 -  Ничек уйлыйсыз ,бүген безнең нинди тема?

-   Спорт темасы.

 

                                                     2 слайд

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

  1. Ничек тәрҗемә  ителә?

   

                                                 3 слайд

В здоровом теле –здоровый дух

 -Сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк?

-Сәламәт булу өчен (балаларның җаваплары) иртә торырга кирәк

                                                                             - иртән зарядка ясарга кирәк

                                                                       -спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

-Дөрес ,балалар.

-Сәламәт булу өчен, тагын нишләргә кирәк икәнен”Радикның бабасы” хикәясен укып беләчәкбез .

4. Хикәя өстендә эш.

  А) сүзлек эше

                                                         3 слайд

Сәламәт хис  итә – чувтсвует здоровым

Еш –часто

Чыныгырга – закаляться

Зарарлы гадәтләр – вредные привычки

Яланаяк – босиком

Чирәм – трава

Тәмәке тартмаска – не курить    (сүзлекләренә язалар)

           Б) шушы сүзләр белән җөмләләр төзү

           В) мөстәкыйль уку

           Г) кычкырып уку абзацлап һәм тәрҗемә итү

5. Эчтәлеге буенча әңгәмә.

-Радикның  бабасы, сәламәт булу өчен, нинди киңәшләр бирә?

(укучыларның җаваплары)

  1. Ә хәзер үзегез эчтәлеге буенча бер – берегезгә сораулар бирегез.

( укучылар бер –берсенә сораулар бирәләр һәм җавап кайтаралар)

6. Ял   итү. Физминутка.

7.  Сәхнәләштерү

  Радик:  Бабай, син грипп белән дә авырмыйсың, салкын да  тими, әйт әле, ни өчен?

Бабай: Улым, яшьтән үк чыныгырга кирәк.

           Иртән  озак йоклау зарарлы. Чирәмдә яланаяк йөрү бик файдалы.

 Радик: Бабай, ә син тәмәке тарттыңмы?

Бабай: Юк, улым.Син дә беркайчан  тартма.

Радик: Бабай, ә мин нигә еш авырыйм икән?

Бабай: Спорт белән шөгыльләнергә кирәк,улым.

Радик: Ярый, бабай, бүгеннән спорт белән шөгыльләнә башлыйм.

8. Ныгыту.

А)- Димәк, балалар сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

- Тәмәке тартмаска кирәк.

- Спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

- Иртә торырга кирәк.

- Иртән зарядка ясарга кирәк.

Б) 174бит 8 күнегү.

- Кайсы җөмлә белән килешәсез, сайлап алып әйтегез.

  -Балалар сәламәтлек турында бик күп мәкальләр бар. Менә берничәсен карагыз:

                                                         4 слайд

Сәламәтлек – зур байлык.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Матурлык – сәламәтлек билгесе.

Сәламәтлекне сатып алып булмый. ( һәр мәкальне тәрҗемә итәләр һәм рус телендә

мәгънәләрен аңлаталар)

9.Йомгаклау.Билгеләр кую.

10. Өй эше. Эчтәлеген сөйләргә:

   1 төркем – 3 абзац

   2 төркем -2абзац

    3 төркем – 1абзац

                                             

  Радик:  Бабай, син грипп белән дә авырмыйсың, салкын да  тими, әйт әле, ни өчен?

Бабай: Улым, яшьтән үк чыныгырга кирәк.

           Иртән  озак йоклау зарарлы. Чирәмдә яланаяк йөрү бик файдалы.

 Радик: Бабай, ә син тәмәке тарттыңмы?

Бабай: Юк, улым.Син дә беркайчан  тартма.

Радик: Бабай, ә мин нигә еш авырыйм икән?

Бабай: Спорт белән шөгыльләнергә кирәк,улым.

Радик: Ярый, бабай, бүгеннән спорт белән шөгыльләнә башлыйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Динамометрны градуирлау. 7 класста физикадан ачык дәрес

Динамометрны градуирлау темасына ачык дәрес эшкәртмәсе...

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

Ачык дәрес "Планеталар буйлап сәяхәт"

Бу дәрес 5 класста "Галәм" темасын үтеп бетергәч, гомумиләштерүче дәрес буларак үткәрелде. Дәреснең максаты укучыларның "Галәм" темасы буенча белемнәрен барлау, тикшерү, бәяләү, табигать фәннәренә кыз...

Ачык дәрес."Радикның бабасы" тексты

Бу дәрес сәламәтлек турында. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл. 5 слайдтан тора...

Ачык дәрес."Радикның бабасы" тексты

Бу дәрес эшкәртмәсе сәламәтлек турында. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл....