Экологик брейн-ринг "Минем туган җирем"
методическая разработка (9 класс) по теме

Салимова Минзиля Шамсрахмановна

Внеклассное мероприятие для 8-9 классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Внеклассное мероприятие24.39 КБ

Предварительный просмотр:

Зәй муниципаль районы «5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Экологик брейн-ринг

“Минем туган җирем”

                                                           I нче категорияле татар теле

                                                       Һәм әдәбияты укытучысы

                                           Сәлимова Минзиля

                                          Шамсрахман кызы

2013 ел

             

             

      Шәһәрдә мәктәбебез экологик юнәлештә эшләүче мәктәпләрдән санала. Үзенең ачылу вакытыннан, 1966 елдан алып, 5 нче номерлы мәктәп Зәй урман хуҗалыгы белән тыгыз элемтәдә яши. 1999 нчы елда укучылар үзидарәсе һәм укытучылар коллективы белән “Табигать – туган йортыбыз!” дигән оешма төзелде һәм аның Уставы кабул ителде.

       Ел саен иртә яздан көзгә кадәр укучылар урман хуҗалыгы питомнигында (30 гектар җир) эшлиләр.

      Мәктәбебездә Татарстан Республикасы экологик фонды ярдәме белән “Чыршыкай” дип исемләнгән мәктәп яны ял һәм хезмәт лагере оештырыла. Анда 60 тан 80 гә кадәр бала ял итә һәм эшли. Мәктәбебез укучылары урманнарны корыган сабаклардан арындыралар, кырмыска ояларын саклау буенча эш алып баралар, чишмәләрне чистарталар, дару үләннәре җыеп киптерәләр. Зәй урман хуҗалыгына агачлар утыртуда, аларны карап үстерүдә булышалар. Авылны яшелләндерүдә күп эшләр башкарыла. Сабантуе үткәрелә торган мәйданны, юл буйларын, бистә урамнарын, ярдәмгә мохтаҗ әби – бабайларның ихатасын җыештыру эшләрен башкаралар.

      Җәй буе мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә ел буена җитәрлек яшелчәләр – кишер, суган, чөгендер үстерелә. Мондый эшләр җәй буе дәвам итә.

      Кыш көне балалар кошларга җимлекләр, яз көне сыерчык оялары ясап эләләр.

      Шулай итеп, бала кечкенәдән үк туган – үскән җирен, аның челтерәп акккан чишмәләрен, шау чәчәкле болын, урман буйларын, бертуктаусыз черелдәүче чикерткәләрен, чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыючы умарта кортларын, иген кыры өстендә сайраучы сабан тургайларын, барлык тереклек ияләрен күреп, ишетеп, алар белән аралашып үсә, ә үскән саен табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын танырга, аңардан ләззәт табарга һәм шул ук вакытта аны саклый, кадерен белергә өйрәнә. Укучыларда шушындый матур сыйфатларны тәрбияләүдә, билгеле, мәктәбебез зур әһәмияткә ия.

      Туган як, аның табигате турында ачык чаралар, кичәләр, дәресләр үткәрелә. Тәгъдим ителгән “Минем туган җирем!” дип аталган экологик брейн-ринг шундый чараларның берсе.

Минем туган җирем

(экологик брейн-ринг)

        Ярыш VIII-IX сыйныф укучыларыннан төзелгән командалар арасында оештырыла. Җавапларның әзерлеген белү өчен флагчыклар кулланыла.

      Бәйгеләр арасында “Туган як” турында, кошлар тавышы язылган музыка уйный

     Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән. Тактага плакат язып эленгән: “Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү – үзе бер бәхет”. Л. Толстой

    “Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул”. Залда табигатькә багышланган китап күргәзмәсе, рәсемнәр эленгән.

   Өстәл янында ике алып баручы. Өстәллләр түгәрәкләнеп тезелгән, түгәрәк өстәл артында ике команда утыра.

Уен биш бүлектән тора.

1 нче бәйге. “Татарстан, аның табигатенә багышланган шигырь бәйгесе.”

2 нче бәйге. “Туган җирем – Татарстан.”

3 нче бәйге. “Агачлар – безнең яшел дуслар”.

4 нче бәйге. “Табышмаклар” бәйгесе.

5 нче бәйге. “Болынга сәяхәт”. Дару үләннәре.

I нче бәйге. Татарстан, аның табигатенә багышланган шигырь бәйгесе.

1 нче ком. “Синнән башка миңа, туган ягым,

                       Бу дөньяда тормыш юк сыман...”

                      “Җирем, суым – Ватаным.

                       Минем Татарстаным!”

2 нче ком. Матур синең җәйге таңнарың,

                     Рәхәт синең язгы җилләрең,

                     Шундый ямьле синең урманнарың

                     Шундый иркен синең җирләрең.

1 нче ком. Иген дулкынлана киң кырларда

                     Күкрәп иген үскән чакларда.

                     Хезмәтләре белән дан казанган

                    Кешеләр күп безнең якларда.

2 нче ком. Шаулап тора яшел урманнар.

                     Җәелгәннәр тезмә, тын таулар.

                     Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә,

                     Тирбәләләр гөлләр җилләрдә.

1 нче ком. Илебез зур, җиребез киң

                      Хисапсыз байлык бездә.

                       Җир өстендә, җир астында

                       Тауларда һәм диңгездә.

2 нче ком. Нурлы җирем минем, моңлы җирем,

                      Яшә мәңге тыныч балкышларда.

                      Чәчәк исе килсен җирләреңнән,

                       Аклык кына булсын ак кырларда.

1 нче ком. Без һәммәбез табигатьнең

                      Бер бөртеге, бер гөле.

                      Туып гомер итәбез дә

                      Җиргә китәбез кире.

2 нче ком. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

                     Китә калсак үзгә бер якка,

                      Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

                       Өянкеләр елап озата.

1 нче ком. Читтә йөргән чакта сагындырып

                      Карер өчен төнлә төшенә,

                       Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле,

                       Туган җире кирәк кешегә.

2 нче ком. Зур уңышлар яулап заманалар

                      Матур бәя бирсә эшенә,

                       Шатлыкларын ишеттерер өчен

                       Туган ягы кирәк кешегә.

II нче бәйге. “Туган җирем Татарстан.”

  1. Татарстанны 4 елга иле дип атыйлар.

Ниндиләр? (Җавап: Идел, Кама, Вятка, Агыйдел)

  1. Кама елгасының төп кушылдыкларын атагыз. (Җавап: Ык, Зәй, Иж, Шушма, Туйма).
  1. Кама елгасының төрки исеме? ( Җавап: Чулман)
  2. Кама елгасына капма – каршы яктан кушылучы ике елга. Исемнәрен атарга.(Җавап: Ык һәм Иж)
  1. Ул Татарстанда иң көчле агач, биеклеккә берничә дистә метр үсә, берничә йөз ел яши, шуңа күрә күп халыкларда көчлелек һәм озын гомер символы булып тора. Ул җилдә сыгылмый, аның яфрагы усак яфрагы шикелле калтырамый, ботаклары наратныкы шикелле ыңгырашмый. Бу нинди агач? (Җавап: имән).
  2. Елга буйларында иң киң таралган агач. Ул елга ярларын ныгыта, җилле вакытларда нык бөгелсә дә сынмый. Аның нечкә ботакларыннан кәрзин үрәләр, җиһазлар ясыйлар, агачыннан кәгазь ясыйлар. Бу агач ничек атала? (Җавап: Тал).
  1. Татарстан далаларындагы нинди үләнне “ефәк үлән” дип атыйлар? (Җавап: Кылган).
  2. Безнең яклардагы кайсы яшелчәне бер үк вакытта алма дип тә, җиләк дип тә атыйлар? (Җавап: Помидор. Ике нәтиҗә: Испанлылар аны “поми де перу”- перуан алмасы дип атыйлар. Италянлылар “поми д оре”- алтын алма дип атыйлар, ә ацтеклар “томатль” – эре җиләк дип атаганнар.
  1. Бөркетне кошлар патшасы, арысланны хайваннар патшасы дип атаган шикелле бөек рус туфрак белгече  В. В. Дакучаев аны, “Туфрак патшасы” дип атаган. Бу нинди туфрак? (Җавап: Кара туфрак. Татарстанда иң күп таралган туфрак.)
  2. Безнең якларда яшәүче кайсы кош иң зур гомерле? (Җавап: Карга. Карга 100 ел яши, күгәрчен 50 ел, йорт казы 80ел.)

III нче бәйге. “Агачлар – безнең яшел дуслар” (Агачлар турында мәкаль, әйтемнәр әйтәләр)

  1. Урман үстер, ачлык күрмәссең.
  2. Урманга шырпы белән бармыйлар.
  3. Агач үлеме балтадан.
  4. Яшь агачны сындырма, яшь гомерең өзелер.
  5. Җимешен аша, ботагын сындырма.
  6. Җимешен ашыйсың килсә, чәчәген сындырма.
  7. Агачның ботагына, тамырына чабып, киләчәгеңне караңгылама.

IV нче бәйге. “Табышмаклар” бәйгесе. (Командалар бер-берсенә табигать күренешләре, ел фасыллары турында табышмаклар әйтәләр.)

  1. Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (Болыт, җир, үлән).
  2. Үзе шушында, үзе беленми;

Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава)

  1. Башы тауда, аягы диңгездә.(Елга)
  2. Язын яшь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә. (Урман)

  1. Төбе бер, башы мең. (Агач)
  2. Җаны булмаса да гомер итә. (Үсемлек)
  3. Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (Яфрак)
  4. Кыйнамый, сукмый, үзе елата. (Кычыткан)
  5. Мең шырпыга бер лампа. (Ай)
  6. Өй башына утырган, җир йөзен нуры белән тутырган. (Кояш)

11.Ташламасаң- ташламый

Һәм бушка да ашамый,

Бар нәрсәне үстерә,

Ашатмасаң искерә. (Җир)

V бәйге. Болынга сәяхәт. Дару үләннәре.

Алып баручы командаларга үсемлекләр сурәте ясалган карточкалар тарата. Бәйгедә катнашучылар шул үсемлекнең исемен атарга һәм аңа тасвирлама бирергә тиеш.

Үсемлекләрнең төрләре: Сары мәтрүшкә, үги ана яфрагы, хуш исле миләүшә; карга күзе, кура җиләге, әрекмән, бөтнек, балан, кузгалак, әрем, тузганак, күкчәчәк, кычыткан, гөлҗимеш, ромашка.

Уен ахырында кайсы команданың күпме очко җыйганлыгы ачыклана, җиңүче билгеләнә. Иң актив катнашкан укучыларга бүләкләр бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

"Васильево-туган җирем"

Проектная работа учащихся 4 класса (русскоязычная группа) о поселке, где они родились и живут. Материал собирался ребятами в виде фотографий, которые показаны презентацией. Васильево расположено в оче...

Туган җирем Татарстан.

Туган җирем Татарстан. Казан шәһәре....

Васильево-туган җирем

Проектная работа учащихся 4 класса "Васильево-туган җирем", где ребята собрали материал о родном посёлке Васильево. Васильево расположено в очень красивом месте,  на берегу реки Волги. Очень разн...

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

  Мин, Тинбакова Римма Варис кызы, Азнакай шәһәре 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам....

“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

Татарстан Республикасы  Азнакай  муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәби...