Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен таблицалар.
презентация урока для интерактивной доски (6 класс) по теме

Агмалетдинова Роза Николаевна

Сыйфат сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен, таблицалар тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tablica_syyfat.docx31.11 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап булып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.

Сыйфат исемне ачыклап килә.

Ул ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә.

Төссез hәм соры көннәр үтеп киттеләр. (Г. Хәсәнов)

Бу мисалдагы төссез hәм соры сүзләре – сыйфат; көннәр сүзе – сыйфатланмыш.

Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр:

  1. төсен: яшел алма, ак чәчәк;
  2. тәмен: тәмле аш, ачы суган;
  3. формасын: түгәрәк өстәл, яссы таулар;
  4. күләмен: биек агач, киң елга;
  5. физик сыйфатларын: салкын су, куе чәй;
  6. эчке яки тышкы характерлы билгеләрен: шаян кыз, ягымлы кеше;
  7. урынга мөнәсәбәтеннән килеп чыккан билгесен: күктәге йолдызлар, өстәлдәге ризык;
  8. вакытка мөнәсәбәтеннән килеп чыккан билгесен: кышкы кич, көзге җил;
  9. предметның булуын яки булмавын билге итеп белдерә: кояшлы көн, тозсыз аш.

Сыйфат төркемчәләре

Сыйфатлар ике төркемчәгә – асыл һәм нисби сыйфатларга бүленә.

Асыл сыйфат предметның  саф, үз билгесен белдерә: матур, кызыл, юаш, тыйнак, түгәрәк.

Нисби сыйфатлар предметның башка предметка яки күренеш һәм төшенчәгә мөнәсәбәтеннән (нисбәтеннән) килеп чыккан билгене белдерәләр: төшке аш, иртәнге кояш, көзге яңгыр. 

Асыл  сыйфатлар

Нисби сыйфатлар

дәрәҗәгә куела:

 сап-салкын

дәрәҗәгә куелмый: җәйге

исемләшә:

Юмартның күләгәсе киң.

исемләшү сирәгрәк очрый:  Алмаларның

җирдәгеләрен а́лма.

абстракт исемнәр ясала:тырышлык

абстракт исемнәр ясалмый

күпчелеге тамыр, ясалмалары да бар: ямьле

купчелеге ясалма: язгы, урмандагы

төрле җөмлә кисәкләре (аергыч, хәбәр, хәл) була:Матур күлмәк кигән.

Күлмәге матур.

Ул матур тегә.  

гадәттә аергыч,

сирәк кенә хәбәр була: Ишеге йозаклы.

Сыйфат дәрәҗәләре

Асыл сыйфат белән белдерелгән билге төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин.

Сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе бар:

гади

чагыштыру

артыклык

кимлек

Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә:

матур

бәхетле

әдәпле

салкын

эшчән

зәңгәр

якты

биек

киң

     Татлы булса һавалары,

      Ләззәтле булса җиле,

     Шифалы булса сулары,

      Ул – минем туган илем.

                 (Р. Вәлиева)

Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең башка предметтагы шундый ук билгедән артыграк булуын белдерә һәм  -рак –рәк кушымчалары ярдәмендә ясала:

эрерәк

олырак

сарырак

эссерәк

җылырак

күңеллерәк

Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул. 

                                       (Г. Кутуй)

Тартыкка беткән сыйфатларга чагыштыру дәрәҗәсе кушымчасы ялганганда, кушымча алдыннан [ы] яки [э] авазы ишетелсә дә, язуда бу авазлар күрсәтелми

зуррак           [зурыракъ]                                                                                    

матуррак      [матурыракъ]                                                                                        

таррак           [тарыракъ]                                                                                          

зәңгәррәк     [зәңгәрэрәк]                                                                                          

-рак –рәк кушымчасы алдындагы саңгырау [к],[ къ] тартыклары яңгырау [г],[ гъ] тартыклары белән чиратлаша.

   [к] [г]                   [къ] [гъ]                      

биек- биегрәк         ак- аграк                                               

нәзек- нәзегрәк     суык- суыграк                    

Артыклык дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең барлык башка предметтагы шундый ук билгедән күпкә артык икәнлеген белдерә һәм берничә төрле юл белән ясала:

Сыйфатның беренче иҗегенә [п] яисә [м] авазы өстәлеп ясалган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә

  ап- ак                              

кап- кара 

нәп- нәзек                          

зәп-зәңгәр         

  сап- салкын                    

туп- туры                    

чуп- чуар

куп- куе

зуп- зур

буп- буш

кып- кызыл                      

җып-җылы

сып- сыек

коп- коры                        

соп- соры

оп – озын

ямь-яшел                        

күм- күк                                  

яп- яңа       өр- яңа

кап-кара    чем- кара

Кар шикәрдәй ап-ак, чип-чиста. 

                                     (Ә. Еники)

Иң, җете, үтә, дөм, шыр, чалт кисәкчәләре ярдәмендә. Бу кисәкчәләр аерым языла!

иң

җете

үтә

дөм

шыр

чалт           

иң көчле

җете сары

үтә ачык

дөм сукыр, дөм караңгы

шыр надан

чалт аяз

Бер ук сыйфатны кабатлау юлы белән

Парлы

Тезмә

зур-зур

озын- озын 

яхшының яхшысы

матурның матуры

Димәк, төнге суыклар бетте, елның иң күңелле, иң ямьле вакытлары җитте!     (Г.Хәсәнов)

Актан-ак нәни энҗеләрен балкытып, ландыш чибәрләр сибелде. (Г.Хәсәнов)  

Кимлек дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең икенче бер предметтагы гадәти билгедән кимрәк икәнлеген белдерә:

Алсу яз чәчкәсе, зәңгәрсу яз нуры, саргылт яз йолдызы – яшь үлән арасында нинди генә тәүге чәчәк күренми! (Г. Хәсәнов)

Кимлек дәрәҗәсе төсне һәм тәмне белдерә торган кайбер сыйфатлардан –гылт/-гелт,

-кылт/-келт;-кылтым/-келтем, -ылҗым/-елҗем,-сыл/-сел, -ча, -су кушымчалары ярдәмендә ясала:

саргылт                       аксыл

  яшькелт                      күксел

әчкелтем                     карасу

күгелҗем                    алсу

  салкынча                    җиләс

Кайбер сыйфатларга кимлек дәрәҗәсе кушымчалары ялганганда, сыйфатның соңгы авазлары кыскара:

яшел – яшькелт

сары – саргылт

     кызыл – кызгылт

     әче – әчкелтем

 соры – соргылт

Тирәкләр соргылт мамык очырды.     (Г. Хәсәнов)

Ак яллы яшькелт дулкыннар корабны рәхимсез кыйный. 

                                    (М. Юныс)

Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре

тамыр: юмарт, зирәк, матур

ясалма: кояшлы, тозсыз, уйчан, язгы, көләч, эшчән, ертык, урмандагы, басынкы

кушма: үзсүзле, күпмилләтле

парлы: очсыз-кырыйсыз, аклы-кызыллы

тезмә: аз сүзле, биш катлы, зәңгәр күзле, киң җилкәле

  Кирәген алды үзсүзле бала!

                                      (З. Мансур)

 Алпан-тилпән йөри бәбкә сусыл-яшел үзәндә. (М. Галиев)

Кыска буйлы, киң җилкәле Гата үз киңәшен әйтте. (К. Нәҗми)

   

Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч hәм хәбәр булып килә:

Көзнең салкын hәм ачы җилләре сары яфракларны әйләндерә-әйләндерә йөртәләр дә, ниhаять, киң инеш өстенә илтеп салалар.

                                     (Г. Гобәй)

 Күк йөзе саф, нурлы, зәңгәр,   Чиксез матур, ягымлы,

 Карап туялмыйсың аңар,

Ала ул күз явыңны. (Ш. Маннур)

Татар телендә күп кенә сыйфатлар, фигыльне ачыклап, җөмләдә хәл булып килә:

 

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. (Ш. Маннур)  

Сыйфатларның исемләшүе

Сыйфат, сыйфатланмышы төшеп калганда, җөмләдә исемләшә.

Иселәшкән сыйфат сан (матурлар, кечкенәләр), тартым (матурым, кечкенәсе), килеш (матурларын, кечкенәсенә) белән төрләнә; җөмләдә ия яки тәмамлык булып килә:

Эшчән эштән туймас, ялкау ялга туймас. (Мәкаль)

Парлылар йөри көймәдә

Аккошлар йөзгән сыман.

                                  (Х. Туфан)

Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми. (Мәкаль)

Акыллыга баш кыйбат, Акылсызга мал кыйбат. (Мәкаль)

 

СЫЙФАТЛАРГА МОРФОЛОГИК АНАЛИЗ ЯСАУ

Сыйфатларга морфологик анализ ясаганда, башта төркемчәсе, әгәр асыл булса, дәрәҗәсе әйтелә, аннары нинди җөмлә кисәге булуы һәм ясалышы ягыннан төре билгеләнә.

Исемләшкән сыйфатны тикшергәндә, башта сыйфат билгеләре әйтелә, аннары исемләшүе искәртелә, саны, тартымы, килеше әйтелә, ахырда җөмләдәге вазифасы һәм ясалышы ягыннан төре билгеләнә:

Яхшы сүзне ишетәсең килсә, яманны сөйләмә. (Мәкаль)

Яхшы – сыйфат, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, сүзне  сүзен ачыклап килә, җөмләдә аергыч, тамыр сүз.

Яманны – сыйфат, асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшкән сыйфат, берлек санда, тартымсыз, төшем килешендә, җөмләдә тәмамлык, тамыр сүз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен күнегүләр.

Сыйфат сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен күнегүләр тәкъдим ителә...

Татар теле буенча таблицалар

Татар теле укытучыларына ярдәмлек - таблицалар...

Тирэх таблицалар. Морфология.

тирэх таблицалар. морфология...

Исем сүз төркемен өйрәнү өчен таблицалар

Исем сүз төркемен интерактив такта кулланып укыту өчен таблицалар 4-7 кл....

Иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү өчен таблицалар

Интерактив такта кулланып, иярченле кушма җөмләләрне өйрәнү өчен таблицалар...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

МАтериал на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану.

Презентация на тему использование интерактивной доски на уроках татарского языка и литературы...