Дәрес. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы
план-конспект урока (6 класс) по теме

Агмалетдинова Роза Николаевна

"Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_syyfatlarnyn_zhomld_kullanylyshy.docx24.09 КБ

Предварительный просмотр:

РУС МӘКТӘБЕНДӘ ТАТАР БАЛАЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕ

 

СЫЙФАТЛАРНЫҢ ҖӨМЛӘДӘ КУЛЛАНЫЛЫШЫ

(VI сыйныфта компьютер дәресе)

Роза АГМАЛЕТДИНОВА,

Казандагы 146 нчы урта мәктәп укытучысы

Максат: Сыйфатларның җөмләдәге функциясен аңлату, нәтиҗә ясау; дәрестә компьютер технологиясе, интерактив такта куллану аша татар телен өйрәнүгә мотивация, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен үстерү; табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

 Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, электрон китап (сыйфатларны өйрәнү өчен таблицалар һәм күнегүләр).

Кулланылган әдәбият:

1. Агмалетдинова Р.Н. Сыйфатларны өйрәнәбез. Компьютер программасы һәм тест. – Казан: Мәктәп, 2009. – 48 б.

2. Агмалетдинова Р.Н. Сыйфатларны өйрәнәбез. Интерактив такта өчен таблицалар һәм күнегүләр. – Казан: Мәктәп, 2009. – 52 б.

3. Коджаспирова Г.М., Петров В.К. Технические средства обучения и методика их использования. М.: Академия, 2008, 352 с.

4. Селевко Г.К. Энциклопедия образовательных технологий. В 2 т. Т. 2. М.: НИИ школьных технологий, 2006, – 816 с.

5. Харисова Ч.М. Татар теле: Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б.

6. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. – Казан: Мәгариф, 2006. –335 б.

7. Хуҗиәхмәтов А.Н. Педагогик технологияләр: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. 2 китапта. 2 нче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 351 б. 

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

  1. Актуальләштерү.
  1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

Укучылар, бүгенге дәреснең темасы: “Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”.

Дәреснең максаты: сыйфатларның җөмләдәге функциясен ачыклау, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. Бүгенге дәрестә без интерактив тактада күнегүләр эшләячәкбез.

  1. Өй эшен тикшерү.
  1. Сезгә нинди өй эше бирелгән иде?
  2. Сыйфатлар кергән 5 мәкаль ятларга һәм аергыч, хәбәр, хәл төшенчәләрен искә төшерергә.

Мәкальләрне сөйләгәннән соң, укучылардан аергыч, хәбәр, хәл төшенчәләре әйттерелә.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
  1. Интерактив тактадагы таблица өстендә эш.

Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч hәм хәбәр булып килә:

Көзнең салкын hәм ачы җилләре сары яфракларны әйләндерә-әйләндерә йөртәләр дә, ниhаять, киң инеш өстенә илтеп салалар. (Г. Гобәй)

 Күк йөзе саф, нурлы, зәңгәр,

Чиксез матур, ягымлы,

 Карап туялмыйсың аңар,

Ала ул күз явыңны. (Ш. Маннур)

Татар телендә күп кенә сыйфатлар, фигыльне ачыклап, җөмләдә хәл булып килә:

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел. (Ш. Маннур)

  1. Нәтиҗә ясау. Сыйфатлар җөмләдә аергыч, хәбәр, хәл булып килә.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Интерактив такта өчен күнегүләр җыентыгыннан түбәндәге күнегүләр эшләтелә:

№19. Укыгыз. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

Менә ул һич онытылмас яшел урман эчендәге җиләкле алан! Кемнәр генә белмидер сине? Исәпсез-хисапсыз чәчәкләрең күңелләрне хозурлый. Алар һәр тарафка хуш ис бөркиләр. Өсләрендә куанышып, талпына-талпына күбәләкләр оча. Миңа да бик рәхәт синдә, сихри урман! Тикмәгә генә әбием: “Урман һавасы сихәтле, җанга тыныч”, - димәс иде. Барысыннан үзенә шифа тапкан шул ул. Сабыр, тын моңсулык та аңа синнән күчкәндер, урман! Әнә күке дә моңая. Тавышы сак, санаулы. Дөньяда күп гыйбрәтләр алган, хәвефләр кичергән сыман. Кирәген генә әйтеп куйган әбием кебек син аваз бирсәң дә, ул инде дәшми, күкем!.. (Н. Хисамовтан)

№20. Укыгыз. Авыр һәм туры сүзләре нинди җөмлә кисәкләре булып килгәннәр?

Гыйнвар. Урман эче бөтенләй тынып калган чак. Агач ботакларындагы кар мендәрләре авыр булып асылынып тора. Ләкин ялгыш кына кагылып кара үзләренә, шунда ук кар тузанына чумарсың. Урман бөтенләй тынып калган кебек күренсә дә, иң каты суыкларда да монда тормыш туктап тормый. Кар астыннан нарат һәм мүк җиләге яфраклары күренә. Кояш туры караган көннәрдә яшеренеп яткан җирләреннән канатсыз чебеннәр, озынборын, кар борчалары килеп чыга. (Г. Хәсәновтан)

№24. Күп нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп укыгыз. Эчтәләген сөйләгез. Сыйфатларның җөмләдә кайсы кисәкләр булып килүләрен асларына сызып билгеләгез.

Ул көнне иртәдән үк дөньяның яме   булмады.      ...     торса    да, көн   ничектер   караңгы,   ямьсез,    ...       иде. Һәм бу шом юкка булмаган икән. Бригада әле трассага чыгып өлгермәгән иде, кинәт    кенә    вагон-шәһәрчеккә     ...     җил килеп бәрелде, каядыр чылтырап пыяла төште. Җил    ...      йортларны каерды, йолыкты, чайкап-чайкап алды. Бер минут эчендә чүлдә генә түгел, шәһәрчек ишегалдында да берни күренми иде инде.                        (Җәмит Рәхимов)

Сайлап алу өчен сүзләр: дуамал, шомлы, күчмә, чалт аяз.

Укучылар, сайлап алу өчен бирелгән сыйфатларны интерактив тактада тиешле урынга күчергәннән соң, өзекне сәнгатьле итеп укыйлар, сыйфатларның җөмләдә кайсы кисәкләр булып килүләрен асларына сызып билгелиләр, эчтәлеген сөйлиләр.

V. Дәрескә йомгак ясау.

Билгеләр кую.

Өй эше: компьютерда 14 нче күнегүне эшләргә (“Сыйфатларны өйрәнәбез” компьютер программасы), текстны дәфтәргә күчереп язарга, сыйфатларны табып, нинди җөмлә кисәкләре булып килүләрен асларына сызып билгеләргә. (Өйләрендә компьютерлары булмаган укучылар текстны кулланмадан күчереп язалар.)  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Аннотация. Татар теле дәресе эшкәртмәсе.Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен төзелде.Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.Максатлар:1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыл...

Сыйфатларны кабатлау

Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; таби...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.

            1.Укучыларны тынычландыру. ХАЙ ФАЙВ сигналы буенча.              2. МЭНЭДЖ  МЭТ...