Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.
методическая разработка (6 класс) на тему

              1.Укучыларны тынычландыру. ХАЙ ФАЙВ сигналы буенча.

              2. МЭНЭДЖ  МЭТ  - һәр өстәлнең уртасына таблицалар  куела, төркемдәге укучыларның урыннары билгеләнә.

              3. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

         - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, сыйфатарның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләре, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүләре белән танышырбыз. Сыйфатларның  җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен  дөрес итеп билгеләргә  һәм аларны  сөйләмдә урынлы файдаланырга өйрәнербез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_singapur_2.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

   6 нчы сыйныф                                                                

   Татар  теле                                                                    

              Тема.  Сыйфатларның  җөмләдә кулланылышы.

              Максат. 1) Сыйфатарның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүен төшендерү.

              2)Сыйфатларның  җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен  дөрес итеп билгеләү һәм аларны  сөйләмдә урынлы файдалану күнекмәләрен үстерү.

              3)Укучыларның аралашу культурасын үстерү. Бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

              Җиһазлау.

              Техник чаралар.  Ноутбук, проектор

              Таратма материаллар. МЭНЭДЖ  МЭТ (һәр өстәлгә таблицалар), битләр, маркерлар, карточкалар

               Кулланылган структуралар:

               МЭНЭДЖ  МЭТ

               МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

               ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН

               ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ

             

             Дәрес барышы.

             I.Оештыру өлеше.

              1.Укучыларны тынычландыру. ХАЙ ФАЙВ сигналы буенча.

              2. МЭНЭДЖ  МЭТ  - һәр өстәлнең уртасына таблицалар  куела, төркемдәге укучыларның урыннары билгеләнә.

              3. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

         - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып, сыйфатарның җөмләдә кулланылыш үзенчәлекләре, аларның җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге булып килүләре белән танышырбыз. Сыйфатларның  җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүен  дөрес итеп билгеләргә  һәм аларны  сөйләмдә урынлы файдаланырга өйрәнербез.

               II.Актуальләштерү.

              1.Сыйфат сүз төркеме турында алдагы дәресләрдә үткәннәр  МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР структурасы  буенча  искә төшерелә.

                Һәр укучы бер битне  башта икегә, аннан дүрткә бүлә, почмаклап уртасын бөкли һәм бөкләнгән урыннарны маркер белән сыза, уртага сыйфат дип яза.

               1 нче якка сыйфатка  хас булган лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик билгеләрне яза.

               2 нче як каршысына сыйфатка хас булмаган  билгеләрне яза.

               3 нче аскы якка сыйфатка хас булган үзенчәлекләргә туры килгән  мисаллар яза.

               4 нче аскы  якка капма-каршы мисаллар яза.

              (4 минут вакыт бирелә)

                Һәр төркемнең җавабы тикшерелә.

               III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

          1  - Экранда күрсәтелгән түбәндәге  җөмләләрне укыгыз һәм калын хәрефләр  белән бирелгән сыйфатларның нинди җөмлә кисәкләре булуын билгеләгез.   (ия,хәбәр, аергыч,тәмамлык,хәл) Дәфтәргә эшләү

            Бакчада нәфис гөлләр үсә. Бу бакча зуррак. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Белемледән үрнәк ал, белемсездән гыйбрәт ал.Тауның иң биегенә мендем.

         Сыйфатлар җөмләдә кайсы очракта аергыч,

                                              кайсы очракта хәбәр,

                                              кайсы очракларда ия, тәмамлык,хәл булалар?

            ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы буенча укучыларга  уйларга вакыт бирелә. (10 cекунд) Һәр укучы җавабын үзенең аерым битенә яза (1,30 минут вакыт бирелә)  һәм  төркемдә чиратлашып җаваплар укыла. (1,30  минут бирелә)

           Һәр төркемнән бер укучының җавабы тыңлана. Нәтиҗә ясала.

          -Димәк,  1) сыйфатланмыш белән килгәндә аергыч;

                          2 ) ия турында ни дә булса хәбәр итсә, хәбәр ;

                          3)сыйфатланмышы төшеп калса, ия дә, тәмамлык та, хәл дә булып килә.

                       

          IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

          1.Алдагы эш  ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ структурасы буенча алып барыла.

        “Б” номерындагы укучылар түгәрәкнең тышкы ягына, ә”А”номерлы укучылар түгәрәкнең эчке ягына басалар. Сорау әйтелә, уйларга вакыт бирелә.(3-5 сек.)

       - Нәрсә ул сыйфатланмыш?

         Башта тышкы яктагы укучы, аннары эчке яктагы укучы җавап бирә. Берничә укучының җавабы тыңлана. (30 -40 сек.)

        Укучылар түгәрәк буенча хәрәкәт итәләр, яңа пар табалар.

       -Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (шул сан буенча яңа пар табалар)

        -Сыйфат җөмләдә кайчан аергыч булып килә?

         Башта эчке яктагы укучы, аннары  тышкы яктагы укучы җавап бирә. (30 сек.) Берничә укучының җавабы тыңлана.

         -Сыйфат ничә төргә бүленә?( шул сан буенча яңа пар табалар)

         - Сыйфат кайчан исемләшә?    

         Башта тышкы яктагы укучы, аннары эчке яктагы укучы җавап бирә. (30 сек.)Берничә укучының җавабы тыңлана    

        2.Дәфтәрләрдә эш.

          Экранда бирелгән сыйфатларны төрле җөмлә кисәкләре булырлык итеп,  җөмләләр төзеп язарга.

         Ак, салкын, җылы, карт, яшь,матур, зур, кечкенә, биек, тәбәнәк.кышкы,карлы, күңелле, искиткеч,күтәренке

         Берничә укучыдан  җөмләләрне  укыту,сыйфатларның нинди җөмлә кисәкләре булып килүен билгеләү

 

              V.Йомгаклау.

         1.Укучыларның белемнәрен бәяләү, билгеләр кую.

         2. Өй эше бирү.

            Бирелгән сыйфатларны  төрле җөмлә кисәкләре булырлык итеп кулланып, кышкы табигать турында хикәя язарга.

         

.

               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Фразеологик әйтелмәләрнең Ш.Камал иҗатында кулланылышы

Ш.Камал иҗатына күзәтү.Аның иҗатында фразеологик әйтелмәләрнең төрләре....

Антонимнар. Аларның тормышта һәм әдәбиятта кулланылышы.

Укучыларның антонимнар турында белемнәрен тирәнәйтү....

Дәрес эшкәртмәсе "Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан сүзлек составы. Искергән сүзләр."

Аннотация. Татар теле дәресе эшкәртмәсе.Әлеге дәрес эшкәртмәсе татар мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен төзелде.Яңа белемнәр формалаштыру дәресе.Максатлар:1. Компьютер технологияләрен кулланып, укучыл...

Сыйфатларны кабатлау

Максат:укучыларны сыйфат белән кабатлауны дәвам итү; фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшне дәвам итү; укучыларның үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү; таби...

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау".

Открытый урок по татарскому языку "Сыйфатларны кабатлау" для 4 класса русскоязычных учащихся + призентация....

Дәрес. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

"Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" темасына дәрес эшкәртмәсе...