С.Сәйдәшев дәрес тапшыруы
план-конспект урока (8 класс) на тему

С.Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат юлын Өбрә авылы һәм Казан шәһәрендәге музейлар тарихы аша өйрәнү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл s.sydshev_drese_2.docx22.92 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы:

Сәйдәш-могҗиза ул!

Җиһазлау: С.Сәйдәшев портреты, музей материаллары,”Казань”журналы 2007,

компьютерда слайдлар, дисклар

Дәреснең формасы: дәрес-телевизион-тапшыру.

Дәреснең максаты:

-композитор Салих Сәйдәшев турында булган кызыклы истәлек-хатирәләр белән таныштыру;

-композитор турында тирәнтен белүләренә ирешү,аның турында мәгълүмат тупларга күнектерү;

- укучыларны музыка сәнгатенә тарту, аны тыңларга, өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Дәреснең эпиграфы:

Сәйдәш!

Киләчәккә барган юлыбызда

Яңгырый синең якты тавышлар.

Адымнарын илнең җиңеләйтәләр

Синең җырлар,синең маршлар!

Дәрес барышы

Укытучы-тапшыруны алып баручы. Хөрмәтле, телевизор караучылар,тамашачылар! Хәерле көн! Бүген сезгә “Сәйдәш –могҗиза ул!” исемендәге “Кара-каршы “тапшыруын  тәкъдим итәбез.

Зәңгә күзле, якты йөзле Сәйдәш,

Әверелеп халык моңына,

Күңелләрдән күңелләргә үрли,

Уйчан гына үрли, тын гына,-

дип башлап җибәрәсе килә бу дәрес-тапшыруны.

Әйе, Салих Сәйдәшев- татар халкының иң сөекле композиторы, турылыклы улы. Профессиональ татар музыка сәнгатенә нигез салучы буларак, ул –безнең горурлыгыбыз. Аның иҗат мирасы милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә.

Бүгенге “Сәйдәш-могҗиза ул!” дигән дәрес- тапшыруга күп кенә кунаклар килде. Менә алар: Өбрә  авылы музее җитәкчесе Гөлназ ханым, артистка Галия Кайбицкая, композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин, театр белгече, әдәбият белгече. Алар безне С.Сәйдәшевнең тормышында булган кайбер истәлекләр белән таныштырып китәрләр, аның турында кызыклы мәгълүматлар җиткерерләр, хатирәләрне яңартырлар. Бу дәрес-тапшыруда сез, укучылар, үзегез кунаклар булып, яки югарыда санап кителгән хезмәткәрләр булып чыгыш ясарсыз.

Әйдәгез,тапшыруны башлыйбыз.

Укучы. Казандагы Салих Сәйдәшев музеенда булмаган кеше юктыр инде. Менә бит әле  аның әтисенең туган авылы Биектау районы Өбрә авылында  бабасы Бикчәнтәй нигезендәге музейны күпләрнең күргәне юктыр. Хәзер, әйдәгез, Өбрә авылының тарихчысы һәм музей җитәкчесенә сүзне бирик.

Слайд№1.(Өбрә авылы күренеше).

Авыл тарихчысы.  Өбрә авылына 16 гасырда ук нигез салынган. Бу аылга беренчеләрдән булып, Сәфәр исемле кеше килеп урнашкан икән. Бу музей нигезендә Салихның бабасы Бикчәнтәй яшәгән. Ул урта хәлле крестьян булган. Сыеры, тарантаслы аты булган. Бикчәнтәйнең кая җирләнгәнлеге элек билгеле түгел иде. Инде менә зиратта аның каберлеге табылды. Кызганычка каршы, әтисенең кабере әле дә билгеле түгел.

Слайд№2.(Бабасы Бикчәнтәй каберлеге).

Слайд№3. (Өбрәдәге С.Сәйдәшев музее). 

Музей җитәкчесе. Бикчәнтәй бабай нигезенә 1990 нчы елда музей салынды. Бу-композитор Әнвәр Бакиров идеясе булган. Менә шушы нигезгә кайтып , Салих Сәйдәшев балачагын үткәргән. Көннәр буе елга буенда балык тота торган булган.Табигатьтә хозурланган: чишмә һәм җил тавышларын тыңларга яраткан. Аның иң яраткан шөгыле гармунда уйнау булган. Аны яшьләр өчен дә, Сабантуйда да уйнаган. Гомумән, җаны һәм тәне белән ял иткән, үзенең әсәрләре, иҗаты өчен сюжет һәм тәэсирләр алган.

Укучы. Галия ханым, Салих Сәйдәшев турында Сезнең нинди фикерләрегез бар? Әйдәгез, Сезгә дә сүзне бирик әле.Музыка өлкәсендәге эшчәнлегегез бергә булмадымы Сезнең?

Галия Кайбицкая. Әйе, Салих Сәйдәшев белән бергә татар драматургиясендә 30 елдан артык эшләү- безнең иң якты чордыр ул.Мин аның уңышларын гына түгел, шәхси тормышындагы һәм иҗатындагы авыр драмасын да күрдем.

Әлбәттә, аның музыкаль сәләте миңа ул уйнаган пианинотөймәләре аша да сеңгәндер. Аның бармаклары йөгергән бу пианинога мин дә моңңнарымны салдым. Күргәнегезчә, бу пианино хәзерге вакытта Өбрә музеенда саклана.

Слайд№4.(пианино) .

Укучы. Шушы пианино турында язучы Нәби Дәүли” Салих Сәйдәшев пианиносы” дигән шигырь дә язган. Мөмкин булса, шуны укып китим әле.

Бу бер гади пианино,

Бик борынгы заман коралы.

Ялгыз тора музей почмагында,

Тынып калган инде кыллары.

Кем кулының эзе төшкән аңа,

Буяулары шиңеп тырналган.

Күрәсеңдер, ярлы бүлмәсендә

Тик матурлык булып тормаган.

Кешеләр килеп аңа карап тора.

Хуҗасыннан инде юк хәбәр.

Тузып беткән кара пианино

Кызыктыра нигә бу кадәр?

...Әйе, гади иске пианино,

Яңаларын торсын бер якта.

Онытылмас дусның истәлеге-

Сагыну хисен кабат уята.

Укучы. Салих Сәйдәшев көй язган әсәрләрнең сәхнәгә кире кайтуы –бик гүзәл күренеш, әлбәттә. Белүегезчә, Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик” әсәрен халык бик хуплап  каршы алды. Шуның тарихы турында искә төшереп үтик әле.

Театр белгече. 1930 нчы еллардан соң “Наемщик» спектакле озак елларга репертуардан төшеп торды. Әмма андагы Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре халык күңелендә озак сакланды.

(Музыка тыңлау.  Батырҗан һәм Гөлйөзем арияләре)

Ниһать, тагын  “Наемщик” спектаклен күрү, андагы сихри музыканы тыңлау бәхетенә ирештек.

Композиторлар берлеге рәисе. С.Сәйдәшев музыка язган “Наемщик”ның сәхнәдән төшеп торуы-“Наемщик”ның партитурасы югалган булуында. Аннан соң композиторлар берлеге китпханәсендә бу бәһасез  партитура табылган. Бу-С.Сәйдәшевның дусты, танылган скрипкачы Мөхәммәт Яушев тарафыннан партитураның күчереп  язылган дүрт нөсхәсе булган. Ә соңрак аның өч нөсхәсе дә табылып, хәзерге вакытта композиторлар берлеге китпханәсендә, Г.Камал, М.Җәлил опера һәм балет театрларында саклана.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: М.Яушев С.Сәйдәшевнең скрипкасын Казандагы  музеена тапшыра.

(Бу турыда С. Сәйдәшев музее директорыннан ?укучылар алган интервьюны тыңлау)

Укучы. Тагын шуны әйтеп кирәк:хәзерге көндә исән булган Асия  ханым үзенең әтисе белән С.Сәйдәшевнең дус булганлыгын сөйли.С.Сәйдәшевнең үз куллары белән язылган ноталарның өендә булуын һәм дә аны бик кадерләп саклавын әйтә.

Алып баручы. Әйтергә кирәк: хәзерге болгавыр заманда яшьләр әдәбияттан ,сәнгатьтән, музей, театрдан ераклаштылар. Компьютер белән артык мавыгып, аларның күңелләре саекты, алар хис һәм тойгыларны оныттылар, әдәбияттагы әйтеп бетерергә мөмкин булмаган , бәяләп бетергесез кыйммәтле фикерләрнең асылына, серләренә төшенми, татар музыка сәнгатенең аһәңнәрен ишетми башладылар . Сәнгатьне аңлаган кешенең күңеле дә матур, бай була. Шунлыктан хәзерге заман укучыларын музыкага  якынайту, күңелләрен нечкәртү кирәк.

 Хәзерге  яшь буынның Салих Сәйдәшевләр рухында тәрбияләнеп, аларның аһәңнәрен-моңнарын ишетеп, көйләрен күңелләренә салып үсүенә мөмкинчелекләр бик күп. Яшьләрне тәрбияләүдә бу мөмкинчелекләрне музей, матбугат хезмәткәрләре ничек файдалана икән?Аларда Салих Сәйдәшев турында нинди эшләр башкарыла? Тагын нинди планнар белән яшиләр икән?

Әйдәгез, хәзер укучыларның “Сабантуй” газетасы журналисты Йолдыз  Шәрәпова һәм “Ялкын” журналы журналисты Раилә Сабировалардан  алган интервьюларын  тыңлап китик.

(интервью тыңлау)

Алып баручы. Тапшыруыбыз ахырыына якынлашып килә. Бүгенге тапшыру-дәрестә без С.Сәйдәшев турында башкаларга әле ишетелеп бетмәгән кайбер истәлек-хатирәләрне яңарттык.Чыннан да, Салих Сәйдәшевнең якты моңы халкыбыз күңелендә мәңге сакланыр. Сәйдәш –могҗиза ул! Бу могҗизаны өйрәнмәү, аңа сокланмау мөмкин түгел!

Кунакка килүчеләргә рәхмәтләребезне әйтеп, дәрес-тапшыруыбызны тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кайнар сәлам" тапшыруы

Кәшифә Тумашевага багышланган кичәгә әзерләнгән тапшыру....

"Тәрбия көндәлеге" тапшыруы.

Класстан тыш тәрбия чарасы...

Кара-каршы тапшыруы сценарие "Сакчыл хуҗа – тормыш терәге"

Урок-передача, обществознание в 5 классе по теме "Семейное хозяйство". На урок были приглашены гости, среди них родители 15-и детей. Во время урока ученики, задавая вопросы гостям, понимают как надо п...