"Тәрбия көндәлеге" тапшыруы.
учебно-методический материал (9, 10, 11 класс) на тему

Абдуллина Рузиля Римовна

  Класстан тыш тәрбия чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon trbiya_kondlege_tapshyruy.doc290.5 КБ

Предварительный просмотр:

             Абдуллина Рүзилә Рим кызы, МБГБУ “Олыяз лицее”ның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                             “Тәрбия көндәлеге “ тапшыруы

Бәйрәм үткәреләчәк зал тәрбия темасына караган түбәндәге сүзләр язылган      плакатлар   белән бизәлә:

“Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...”

  “Тәрбиясе җитешмәгән җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек тиешле                             тәрбия бирелмәгәндә - гүзәл кеше дә җитешмәс”.

“ Тәрбияле бала, бетмәс вә төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булмакта  бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәмкөче җитәр. Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләретәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр”.

Ризаэддин Фәхреддин

   Сәхнәгә татарча бию көенә татар кызы биеп чыга , аның артыннан рус биюеннән өзек, мари, башкорт һ.б милләт бию костюмнары кигән кызлар, егетләр биеп узалар.

 “Әллүки”  көе яңгырый, бер укучы көй барышында Г.Тукайның “Милли моңнар” шигырен сөйли. Көй әкренәя төшә.

    1 А.Б.  Исәнмесез хөрмәтле тамашачыларыбыз ,кадерле укытучыларыбыз, ерак юлны якын итеп килгән кунаклар!  

   Без бүген сезнең игътибарыгызга “Тәрбия көндәлеге” дип исемләнгән  тапшыруның беренче чыгарылышын тәкъдим итәбез. Әле генә сез күргән чыгышлар безнең тапшыруыбызның алхәбәре иде.  Бу мизгелләр  тапшыруыбызның төп   эчтәлеген ачып торачак.

    2 А.Б. Безнең  тапшыруның төп максатын ахырда тамашачыларыбыз үзләре аңларлар

1 А.Б.   Мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр бала үз халкының  гореф-гадәтләре, үзенең җырлары, милли биюләре, атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенергә тиеш. Милли аңы үскән шәхес кенә башкаларны хөрмәт итә ала. Шуның өчен без тапшыруыбызны “Тәрбия көндәлеге” дип атадык. Ә бу көндәлекне өйрәнү белән безнең иҗат төркеме шөгыльләнә. Сүзне аларга бирәбез.

     Иҗат төркеменең 1нче алып баручысы.  Кеше дөньга килә, үсә, шәхес булып формалаша. Үз милләтенә, гореф-гадәтләренә хөрмәтен һәркемгә таныта.

2нче алып баручы

 Бар матурдан матуррак,

 Кыйммәтледән кыйммәтлерәк

 Үз җаныңнан газизрәк

 Бала тудырды Ана.

 Бүген таңда дөньяга

 Кеше тудырды Ана

   (Бала елаган тавыш ишетелә)

 А.Б.  Дөньяга  кеше туды. Ул үзенә бәхетле киләчәк даулап , тәүге авазын салды. Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды. “мул ризыгың, киң бәхетең, миһәрбаның, шәфкатең, иман-тәүфигың белән кил, балам!”- дип теләкләр теләде һәм өенең түренә бишек элде.

(Бишек җыры яңгырый)

А.Б. Бәби кайтты бүген өйгә.

Җыры туды яңа көйгә.

“Килер җире киң булсын!”-

дип теләде әбисе дә

дип теләде әнисе дә

Кардәшләре котлады,

Изрәп бала йоклады.

 1 укучы “Бишек җыры” башкара

А.Б. Бауларда-юган керләр

Балага исем кушарга

Җыелган картлар, ирләр.

Урамнан үтүчеләр дә

Тәрәзәгә карап уза.

Балага исем кушабыз,

Мулла догасын суза.

1 бала дога укый.

А.Б. Мондый чакта , ирексездән ,

Теләк теләп йөрисең:

Нәселгә кер кундырмасын

Балага биргән исем.

А.Б. Бала үсә,

Әти-әни, әби-бабай үрнәгендә

Олыларның изге теләгендә

Бала үсә

Әбием әкият сөйләгәндә...

“Кошка әйләнгән әби” башкорт халык әкиятен сәхнәләштерү

А.Б. Әйе,кызганычка каршы,  тормышта мондый хәлләрне дә еш очратырга мөмкин. Ә без мондый булмаска тиеш.

 Әле генә карап киткән һәм башка әкиятләр ярдәмендә без ана кадерен белергә, мондый ялгышларны кабатламаска ,тормышны яратырга,ярдәмгә мохтаҗларга булышырга, бер-беребезгә карата рәхим-шәфкатьле  булырга -гомумән алганда, үкенмәслек итеп яшәргә омтылырга тиешбез. Бу урында бөек мәгърифәтче, тарихчы, язучы, журналист Ризаэддин Фәхреддиннең түбәндәге юлларын китерү бик урынлы булыр иде:

“Тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала – дөнья байлыгына да бирелмәс...аны һәркем яратыр... Тәрбиясез баланы беркем дә яратмас...”

А.Б. Менә бала инде әби әкиятләре тыңлап  үсә, мәктәпкә дә китә. Анда ул яхшыны яманнан аерырга, дуслыкның кадерен белергә, вакытны бушка уздырмаска, ә иң әһәмиятлесе- белемле булсаң, тормыш итүе күпкә уңайлырак икәнлеген аңлый. Үз милләтен , аның гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәнә.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның, ничек итеп көн иткәнен

Нинди уйлар, нинди моңнар,

Безгә калдырып киткәнен

  Диктор:  Ә хәзер “Тәрбия көндәлеге”безнең 2 нче битен ачабыз . Ул “Әбиемнең серле сандыгы “дип атала. Рәхим итеп карагыз.

2 нче пәрдә

Әби янына оныклары җыелган . Алар дәү әниләреннән аның серле сандыгында ниләр саклавын сорыйлар.

1 кыз (онык)

Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

2 кыз: Әбиебез сандыгында,

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән

Ачып күрсәтсен безгә.

3 кыз: Дәү әни!

Әби: Нәрсә булды кызым? Ни өчен чакырдың? Иптәш кызларың да килгән икән. Исәнмесез балакайларым. Сандыкта ниләр барын беләсегез киләме балалар? Әйдәгез әле, бергәләп ачыйк сандыкны.(Сандыкны ачалар. Кызлар чигелгән сөлгеләрне алалар.)

Онык: Кызлар карагыз әле нинди матур сөлгеләр?

2 кыз: Бигрәк матур итеп чигелгән әйе бит, кызлар?

1 кыз: Әби бу сөлгеләрне син үзең чиктеңме?

Әби: Үзем балакайларым, үзем. Сөлге, кадерле сөлгем минем. Син минем яшьлегем, яшьлек матурлыгым һәм шатлыгым.

Онык: Бүген матур итеп чигелгән затлы сөлгеләр әбиләрнең сандыгында гына саклана. Әбиләр аларны кадерләп саклый. Яшь кызлар  үз куллары белән чигеп, сугып сөлгеләр әзерләгәннәр. Сөлгеләрнең матурлыгына карап яшь кызларның уңганлыгы, пөхтәлеге,

булдыклылыгы бәяләнгән.

Сөлге сугам, сөлге сугам,

Сөлге сугам аклыкка.

Кызыл башлы сөлгеләрем

Язсын бәхет-шатлыкка.

( талгын гына бию көе яңгырый 5 нче сыйныф укучылары “Сөлге” биюе башкаралар .Әби сәхнә алдынарак чыгып шигырь укый)

Әби:  

Чиккән сөлге-яшьлек истәлегем

Яз гөлләре, моңлы гөрләвек.

Чиккән сөлге минем гомер юлым,

Кышкы буран, җәйге күлләвек.

Чиккән сөлге-яшел урман юлы

Көзге сагыш, кышкы бозлавык,

Чиккән төсләремә карыймын да

Эндәшә алмый торам беравык.

Чиккән сөлге бүләк балаларга,-

Күзләремнән күчкән нурларым.

Ничәмә төс, ничәмә җыр анда-

Һәр төсендә минем кулларым.

Чиккән сөлге-әниләре төсе

Сагынганда искә алырлар.

Янып торган яз бүләге чиктем,

Гомер үтәр, гөлләр калырлар.

(көй кызулана, бию дәвам итә)

4нче кыз: Менә монысы-алъяпкыч.Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш .Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп тора.

(1кыз сандыктан түбәтәй ала). Кыз: Түбәтәйләр-кәләпүшләр төрки халыкларда ирләрдә төп баш киеме.Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымадан гына тегелгән ,чөнки йон,ефәк электрлаша.Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган.

Кәләпүш кигән ЕгетРезеда Вәлиеваның  “Кәләпүшем, кәләпүш” шигырен сөйли

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән,

Туган көнгә дәү әтием

Кәләпүш алып килгән.

 

Кәләпүшемне кидем мин,

Көзге каршына килдем.

— Менә шушындый була ул —

Татар малае!— дидем.

 

Кәләпүшем, кәләпүш,

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән .

Чиккә н кәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Инде җырлый да беләм мин,

Инде бии дә беләм.

Сәхнәләрнең түрендә мин

Кәләпүшкәем белән.

 

Әнием дә бик сөенде,

Кочаклап алып сөйде.

Котлы булсын кәләпүшең,

Бигрәк килешә, диде!

 

Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле

(Сандыктан яулык алалар).

1нче кыз: Яулык. Дүртпочмаклап бәйләнгән яулык арканы җәй көне-эсседән,кыш көне салкыннан саклый. Өчпочмаклап бәйләү-күбесенчә,мөселман хатын-кызларына хас күренеш.Чөнки ,ислам әхлагы буенча,хатын-кызның киеме тәненә сыланып тормый,бите һәм кул чуклары гына күренеп тора.Чалма кебек бәйләү-бик уңайлы,чәчне дә каплый,купшылап бизәргә дә мөмкин.Чөеп бәйләү-йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул,чөнки яулыкның очлары комачауламый.

(Сандыктан калфак алалар)

2 нче кыз:

Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгын ,күңел байлыгын тегү-чигү эшенә осталыгын,зәвыгын чагылдыручы төрки халыкларда киң таралган баш киеме.

Ай,ак калфагым! Көмеш,ай,ука-чук,

Чын осталар чиккән-беркайда юк!

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак – милли хәзинә лә…

(Сандыктан камзул алалар).

1нче егет:

 Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәнгә,гүя,сыйдырган ул

Бар тарихын илнең,бар моңын.

Буыннардан күчә-күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк нечкә итә билеңне.

3нче кыз:

Камзул- озын яки кыска,җиңсез яки җиңле,ябык яки озын изүле,өч,биш,җиде билле булырга мөмкин.Ә асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.Асылташларны ювелир төгәллек белән,һәрберсенең организмга тәэсирен тирән белеп урнаштырганнар.

4нче кыз:

Калфак,яулык,шәл һәм камзул-

Болары безгә таныш.

Сөйләгезче,кайчан туган

Татарда читек-кәвеш?

2нче егет:  985нче елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә.Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый.Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.Әмма сугышчыларының һәрберсендә яхшы күннән тегелгән итекләр күреп таң калалар.Ник дисәң русларның аякларында чабата була.Гаскәр башлыгы шунда сугышны туктатырга ,болгар әсирләрен иреккә җибәрергә әмер бирә. «Бөтен гаскаренә күн итекләр кидергән халыктан ясак түләтеп булмас,әйдәгез,үзебезгә тиң чабаталарны эзлик»,  - дигән ул.  Шулай итеп,читекләр болгарның һөнәрчелек данын тагын да арттырган.

(Читекләр биюе башкарыла)

Әби: Ярар, балакайларым, минем намаз вакытым җитте, сандыкны ябыйк.Бу сандыкның серләрен мин сезгә мирас итеп калдырам. Сез аны кадерләп саклагыз, буыннан – буынга тапшырыгыз.

Диктор : Хөрмәтле тамашачыларыбыз, тапшыруыбыз дәвам итә. Инде тәрбия көндәлегенең өченче битен ачарга да вакыт җитте. Анысы “Толерант шәхес- тәрбияле шәхес “дип атала.

3 нче пәрдә

Толерант шәхес- тәрбияле шәхес

(сәхнәгә  5 нче сыйныф укучылары керә)

1 нче укучы

-Исәнме, алтын кояшым!

2 нче укучы

-Исәнме, зәңгәр күгем!

3 нче укучы

-Исәнме , кечкенә агачым!

4нче укучы

-Исәнме, якын дустым!

( Бер- берсенә карап елмаялар һәм күтәренке кәеф телиләр).

Алып баручы :Хәерле көн, укучылар! Сез бүгенге сөйләшүне  бер- берегезгә елмаеп һәм күтәренке кәеф теләп башлап җибәрдегез .Нәрсә соң ул елмаю?

1нче  укучы җавап бирә:  Йөзләрдәге чагылыш, мимика.

Алып баручы: Ә кеше кайчан елмая?

2нче  укучы җавап бирә:  Кәефе күтәренке булганда, аңа күңелле булганда.

Алып баручы:  Әйе.Елмайган кеше һәрвакытта игътибарны үзенә җәлеп итә, аның белән аралашасы килеп тора, ул кешедә игелеклелек сыйфатлары да киң җәелгән була.Әгәр дә кеше шушындый сыфатларга ия була икән- андый кешене толерантлы кеше диләр.

Сезгә таныш булмаган сүз , әйеме?

Балалар барысы бергә:  (Әйе).

Алып баручы:  Толерант латин теленнән кергән. Ул түземлелек, сабырлык, кеше нинди генә милләттән булуына карамастан, аның фикеренә, гореф- гадәтенә уңай карау дигәнне аңлата.  Кешене  барлык физик һәм дини үзенчәлекләре белән хөрмәт итү, сүзенә колак салу, игътибарлы булу-менә нәрсә ул толерантлылык!                                                               

  Ни кызганыч, хәзерге вакытта күп кешеләр бик тәкәббер, калганнар белән исәпләшмиләр, ярдәм итәргә теләмиләр. Ә без үзебезнең көчебезне ярдәмгә мохтаҗлар өчен кызганмаска, булышып дус-тату яшәргә тиешбез.

Без –төрле кешеләр.

-Укучылар, әйтегез әле, без нинди планетада яшибез?

-  Балалар : Җирдә

С.Гүзәл. Безнең илебез ничек атала?

Балалар - Рәсәй

Рәсәйдә нинди халыклар яши ?

Балалар:  Руслар, татарлар, чувашлар, ,башкортлар, марилар  тагын бик күпләр

Алар бер-берсе белән охшашмы?

Балалар: Юк. Бар аларның яшьләре, картлары, бала-чагалары, тән тиресе төрле булган халыклар....

- Ләкин кеше нинди генә булмасын, без бер-беребезне хөрмәт итәргә, булышырга, бер-беребезгә игътибарлы булырга, игелекле гамәлләр эшләргә тиеш.Шул вакытта без толерант шәхес булырбыз.

 “Дуслык турында җыр” башкарыла

Диктор : Хөрмәтле тамашачылар !  Безнең тапшыру ахырына якынлашты.Сез аңлагансыздыр, безнең бу тапшыруның төп максаты- әхлакый саф, толерант шәхес тәрбияләү. Бу юнәлештәге эш төрләренең кайберләрен без сезгә аңлатып үтәргә тырыштык.

    Алдагы тапшыруда тагын да тирәнрәк сөйләшербез. Дөньяларыбыз имин, тормышыбыз матур булсын өчен игелекле эшләр кылыйк, мәрхәмәтле булыйк, бер беребезгә елмаеп яшик!

  Игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була.Моның өчен кешегә нәрсә кирәк икәнен Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән табарбыз.

                                           “Сорау һәм җавап”

Кабатлыйм бер сорауны
Өнемдә һәм тәшемдә:
“Кеше булып яшәргә
Нәрсә кирәк кешегә?”
Диңгез әйтә: Тирәнлек.
Урман әйтә: Бердәмлек.
Таулар әйтә: Горурлык.
Юллар әйтә: Турылык.
Җир эндәшә: Юмартлык.
Чык суы әйтә: Сафлык.
Яшен әйтә: Кыюлык.
Ипи әйтә: Олылык.
- Гүзәллек, - диләр гөлләр.
- Иркенлек, - диләр җилләр.
- Нык канат, - ди бөркетләр.
- Биеклек, - диләр күкләр,
Һәм шушының өстенә
Кирәк тагын иң элек
Кешене кеше иткән
Бер нәрсә – кешелеклелек

Диктор :Шуның белән тапшыруыбыз тәмам.Киләсе очрашуга кадәр, хушыгыз



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Әдәбият дәресләрендә белем һәм тәрбия берлеге

научная статья, опубликованная в сборнике Министерства Образования...

"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы

Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате

Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”

Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....