Кара-каршы тапшыруы сценарие "Сакчыл хуҗа – тормыш терәге"
план-конспект урока по обществознанию (5 класс) по теме

Каримова Разиля Агалямзяновна

Урок-передача, обществознание в 5 классе по теме "Семейное хозяйство". На урок были приглашены гости, среди них родители 15-и детей. Во время урока ученики, задавая вопросы гостям, понимают как надо правильно вести семейное хозяйство.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres-tapshyru.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МБОУ “ПЫЖМАРА ТӨП БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”

Сакчыл

хуҗа – тормыш терәге

“КАРА-КАРШЫ” тапшыруы сценарие

Тема: «Сакчыл хуҗа – тормыш терәге”

Максатлар:

  • Укучыларны хуҗалык алып бару серләренә төшендерү;
  • Сакчыл хуҗага хас сыйфатларны ачыклау;
  • Балаларда үрнәк хуҗа булуга омтылыш тудыру;
  • Сакчыл хуҗалар, үрнәк гаилә – Мөхәрләмов Хәбир һәм Алсу белән якыннан танышу.

Дәрес формасы: дәрес-тапшыру

Җиһазлау: мультимедиа презентация

Дәрес барышы

Укытучы-тапшыруны алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Бүген без сезнең белән “Кара-каршы” тапшыруына җыелдык. Бүгенге тапшырубызның темасы «Сакчыл хуҗа – тормыш терәге”.

Гаилә хуҗалыгын алып бару кагыйдәләре була, балалар алар нинди икән, ничек уйлыйсыз?

1Динә: уңышлы хуҗа булу күп очракта өйдәгеләрнең сакчыллыгыннан, исәпле, төптән уйлап эш итүенә бәйле була. Йорт хуҗасы әнә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш. Хуҗа кеше хуҗалык эшләрен алып бара, вазифаларны бүлә, хуҗалыкны оештыруга караган төрле мәсьәләләрне хәл итә.

Алып баручы: Ә нинди хуҗаны сакчыл диләр соң?

2Камилә Ю.:  Эшен ахырына җиткерүче, тырыш, исәпле кешене. Сакчыл хуҗа үз йортында, хуҗалык алып бару өчен, нәрсәләр һәм никадәр кирәк булуын билгели, өйдәге тәртип турында кайгырта, катлаулы булмаган исәп-хисап эшләрен алып бара, ашау-эчүгә күпме акча тотылачагын, гаиләнең башка хаҗәтләренә күпме күпме кирәк булачагын, көндәлек кирәк-яракларга чыгымнарны билгели, йорттагы эшләрне планлаштыра, гаилә ресурсларын исраф итүдән саклый һ.б

Алып баручы: Шулай. Ләкин тагы да аңлаешлырак булсын өчен монда 15 балалы үстерүче, балаларына үрнәк әти-әни булучы Мөхәрләмов Хәбир һәм Алсу апаны чакырабыз. Рәхим итегез! Алкышлар

 Исәнмесез, Хәбир абый, Алсу апа!

Хәбир абый, Алсу апа: Исәнмесез.

Алып баручы: Без бүген балалар белән сакчыл хуҗа нинди булырга тиеш турында сөйләшәбез. Сез гаиләдә ничә кеше?

Алсу апа:

3Айзилә: Мондый зур гаиләне ничек тәэмин итеп алып барасыз?

Хәбир абый.: Әлбәттә бу җиңел эш түгел, киресенчә, бик зур тырышлык, үҗәтлек, сакчыл караш таләп итә. Үзең кебек әйбәт хуҗа тәрбияләргә теләгән кеше, балаларына үрнәк булырга тиеш. Өлкән малайлар үзем кебек кечкенәдән йон оекбашка кадәр бәйли белделәр.

4Рамил: Хәбир абый, безгә бу һөнәрегезне күрсәтә алмассызмы икән?

Бәйли башлаган носкины бәйләп күрсәтә.

Алып баручы: Рәхмәт! Хәбир абый, балалар хуҗалык эшләрендә катнашып үсәләрме?

Хәбир абый: Әлбәттә, эштән балаларны читтә калдырмыйбыз: абзар тулы хайванны карашалар, кышка печән, салам әзерлиләр, өй һәм каралты-кураны төзеклектә тотарга булышалар.

Алып баручы: Алсу апа, кызлар сезнең яныгыздадыр инде?

Алсу апа: Шулай, кызлар кечкенәдән ашарга пешерергә өйрәнә, өй җыештырырга булыша, кечкенә балаларны караша.

5Камилә З: Олы балаларыгыз тормышта үз урыннарын таптылармы?

М.Х.: Улларыбыз Хәлил, Шамил, Рамил, Альберт өйләнделәр, кызыбыз Айсылу кияүдә, үз тормышлары белән яшиләр, балалар үстерәләр.

Алып баручы: Хәбир абый, туйларына акчаны каян алып бетердегез?

М.Х.: Без инде алай зурлап ярдәм итә алмыйбыз, малайлар үз туйларына үзләре эшләп акча җыйдылар.

Алып баручы: Эш дигәннән,  мәктәптән соң балаларыгыз укыймы?

М.Х.: күбесе училищелар, колледжлар бетерә. Улыбыз Асаф югары белем алды – Ветеренария институтын бетерде. Хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә.

6Илсинә: Хәбир абый, хәзерге вакытта әти-әни балаларына фатирга кадәр сатып алалар. Сез моңа ничек карыйсыз?

М.Х.: Балалар үзләре тырыша, шулай булганда гына кадере була. Хәлил һәм Шамил үз өйләрен салып чыктылар. Әлбәттә барып булыштык  кулдан килгәнчә, энекәшләре дә ярдәм итте.

Алып баручы: Сокланып туя алмаслык! Калган балаларгыгыз белән дә таныштырып китсәгез иде.

Алсу апа: Инсаф белән Гөлүсә хәзерге вакытта укыйлар. Ранил, Гөлинә, Данил, Гөлчәчәк, Алия, Илүс мәктәптә укыйлар, кечкенә кызыбыз Зөһрә балалар бакчасына йөри.

Алып баручы: Сөбханалла!

7Гөлнур: Исемнәрен бутамыйсызмы?

Алып баручы: Бутамыйлардыр, алар бит әти-әни. Ләкин икеләнмәс өчен әйдәгез әле, Хәбир абый, Алсу апаны култыклап алыгыз да, сез балагызның исемен әйтеп, Алсу апа туган көнен әйтеп, әйләнеп килегез.

Хәбир абый Алсу апа белән балаларының исемнәрен әйтеп чыгалар.

Алып баручы: Рәхмәт Сезгә! Инде хәзер балаларга әйбәт хуҗа булсыннар өчен нинди теләкләр теләр идегез?

Алсу апа, Хәбир абый: Иң элек, балалар һәрвакыт тырыш булыгыз, кеше алып килеп биргәнне көтмәгез. Үзең тапкан мал кадерле була. Бүгенге көн белән генә яшәп булмый, киләчәкне истән чыгарырга ярамый.

Алып баручы: Тапшыруыбызга килгәнегез өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде миңа шуны гына әйтәсе кала:  үрнәк булган хуҗаның гына балалары тырыш, үз юлларын үзләре табучы, киләчәкне уйлап яшәүче була. Без сезнең белән бүген сакчыл, тырыш хуҗа, тату гаилә белән таныштык. Балалар – бәхет диләр. Чын бәхет шушы балаларыңның үсеп, тырышып эшләп, өйләр салып, гөрләтеп яшәведер.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты.

Роберт Миңнуллинның  төрле темага шигырьләре белән танышу....

Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)

Урок  по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....

"Кайнар сәлам" тапшыруы

Кәшифә Тумашевага багышланган кичәгә әзерләнгән тапшыру....

С.Сәйдәшев дәрес тапшыруы

С.Сәйдәшевнең тормыш һәм иҗат юлын Өбрә авылы һәм Казан шәһәрендәге музейлар тарихы аша өйрәнү....

"Тәрбия көндәлеге" тапшыруы.

Класстан тыш тәрбия чарасы...