Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"
план-конспект урока (6 класс) по теме

Халиуллина Гульназ Гумеровна

Дуслык утравы.

  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең

                 телләре, бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре белән  таныш-

                 тыру, бу милләт кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

  Җиһазлау. Ноутбуклар, магнитофон, экран.

  Дәрес төре. Ныгыту.

  Дәрес формасы. Әңгәмә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2._ostrov_druzhby.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема.      Дуслык утравы.

  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең

                 телләре, бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре белән  таныш-

                 тыру, бу милләт кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

  Җиһазлау. Ноутбуклар, магнитофон, экран.

  Дәрес төре. Ныгыту.

  Дәрес формасы. Әңгәмә.

                                          Дәрес барышы.

1. Оештыру.

    Балаларга хәерле көн теләү.        

         Хәерле көн телик таңнар саен,

        Аяз күкләр телик җиребезгә.

        Кояшлы көн телик һәр кешегә,

        Һәм иминлек телик җиребезгә,

        Хәерле көн телик барчабызга,

        Хәерле көн телик үзебезгә.

2. Актуальләштерү.

 - Балалар, без бүген сезнең белән төрле милләт халыклары, аларның телләре, бәйрәмнәре, йолалары, традицияләре, милли ашлары турында сөйләшербез.

Без сезнең белән кайда яшибез?

- Татарстанда яшибез.

- Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

- Татарлар, руслар, чуашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар, казахлар, үзбәкләр, таджиклар, әзербайджаннар һәм башка халыклар яши.

3. Ныгыту.

- Сез татар халкына багышланган матур шигырьләр беләсез, әйдәгез, берничәсен сөйләп бирегез әле.

          Татар иле –Татарстан                                                                                        

          Син яңадан калыктың.

          Син – рухы, көче, намусы

          Татар дигән халыкның.        

          Татар теле- анам теле,

           Иң борынгы, бабам теле.

           Буыннардан буыннарга

           Күчеп килгән заман теле.  

            Анам теле – телләр теле,

            Милләтемнең бердәнбере.

            Син булганда без дә исән,

            Син булганда без дә тере.    

         Татар дисәм, мине дөнья белә,

         Ул исем бит ташка сырланган.

         Шушы исем белән гомер иткән,

         Шатланган да, янган, сызланган.

- Рәхмәт, балалар! Халкыбызның бәйрәмнәре, милли ашлары, йолалары турында безгә кем сөйләп китә?

-  Татар халкының милли, дини бәйрәмнәре бар.Милли бәйрәмнәре- Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Карга боткасы, Сөмбелә һәм башка, дини бәйрәмнәре – Корбан бәйрәме, Ураза, Гает бәйрәмнәре.

- Йолалар: бала тугач, балага исем кушу йоласы, сөннәткә утырту йоласы, никах, туй йолалары, күмү йолалары.

- Милли ашлардан гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, коймак, кыстыбый, токмачлы аш, төрле бәлешләрне безнең әниләребез бәйрәмнәрдә тәмле итеп пешерәләр.

- Рәхмәт, балалар. Балалар, хәзер ноутбукларда эшләп алабыз.”Халкым” дип аталган файлны ачабыз. Анда сез милли киемнәр кигән төрле милләт вәкилләрен күрерсез. Аларны нинди милләт вәкиленнән икәнен танып, аларның бәйрәмнәре, милли ашлары турында сөйләргә тиеш буласыз.

           1рәсемдә - рус халкының мәдәниятенә багышланган рәсемнәр.

- Монда рус халкы сурәтләнгән.

- Рус халкының нинди бәйрәмнәрен, йолаларын, милли ашларын беләсез?

- Раштуа бәйрәме. Икенче төрле аны Святки, ягъни Изге дини бәйрәм дип атыйлар, христианнарның изге дини бәйрәме. Бу бәйрәмнән соң көннәр озыная башлый.

- Масленица. Пасхага 50 көн кала бәйрәм ителә. Бик борынгы бәйрәм. Кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Коймаклар пешерәләр.

- Аннан соң бөек пост, ягъни итле, сөт ашларыннан тыелып тору. Ул 7 атна дәвам итә.

- Пасха. Күмәч, йомыркалар пешерәләр. Йомыркаларны төрле төсләргә буйыйлар. Үлгән туганнарын искә төшерәләр.

- Троица, Иван Купала бәйрәмнәре.Табигатьнең чәчәк ату вакыты белән бәйләнгән.

- Рус халкының милли ашлары – пилмән, борщ, щи, уха, коймак.

- Рәхмәт, балалар! Рус халкының бәйрәмнәрен дә, милли ашларын да яхшы беләсез икән.

2 рәсем – Мари халкы

-  Мари халкы сурәтләнгән.

- Алар турында нәрсәләр беләсез?

- Мариларның бик күп бәйрәмнәре игенчелек белән бәйләнгән. Аларның эчтәлеге дин белән белдерелгән.Иң зур бәйрәм – Агавайр дип атала, бу яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Бу бәйрәмдә марилар Алладан елның яхшы, уңышлы килүен сораганнар. Арышны җыйганнан соң үзенчәлекле бәйрәм – Угин- де пайрем – уңыш бәйрәме уздырганнар. Яңа ел – У Ий- Пайрем, Святки –марича Шорыкйол дип аталган. Шорыйкйол- “ сарык аягы”н аңлаткан.

  Милли ашлары: эремчек пилмәне, катлы коймак, эремчекле сырник һәм башкалар.

- Рәхмәт! Балалар, марилар, русларның бәйрәмнәре, милли ашлары белән таныштык. Тагын безнең белән нинди халыклар яши?

3 рәсем - удмуртлар

- Удмуртлар. Алар күрше республикада яшиләр. Иң зур бәйрәмнәре – Гербер халкыбызның Сабантуена охшаган. Удмуртларда киң таралган, гомуми бәйрәмгә әверелгән бәйрәм бу. Нәкъ  сабантуй кебек язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә. Аны удмуртлар икенче төрле Гужем юон, куарсур дип атаганнар.

Милли ашлары: мичтә пешерелгән әче ипи, коймак, төче ватрушка, пилмән, төрле боткалар һ.б.

4 рәсемдә - чуашлар

- Безнең күрше республикада чуашлар яши. Алар турында да без бик күп беләбез, чөнки алар белән аралашабыз, кунакларга йөрешәбез. Чуашларның бик күп бәйрәмнәре игенчелек, мәҗүсилек дине белән бәйләнгән. Кыш көне Сурхури ( Сарык рухы ) дигән бәйрәм үткәрелгән.Бу бәйрәмдә сарыкларның бик күп үрчүләрен теләгәннәр. Саварни – Масленица, Акатуй – Сабантуй, Акатуйдан соң Симёк – табигатьнең чәчәк ату бәйрәме. Корбан чалу – Чук, Вырма – уңыш җыю, Чуклеме- Яңа уңыш бәйрәме.

- Балалар, сез Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең бәйрәмнәрен, йолаларын, милли ашларын яхшы беләсез.Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз. Без алда сөйләп киткән халыкларның җырларын тыңлап китик.

3.Физкультминут.

              Чуаш, мари, үзбәк җырлары башкарыла.

- Балалар, безнең күпмилләтле Татарстаныбызда безгә канкардәш, тугандаш булган халыклар да яши. Аларны төрки халыклар дип атап йөртәләр. Кемнәр икән алар, сез беләсезме?

- Безгә тугандаш булган халыклар: башкортлар, үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, таджиклар, төрекмәннәр, әзербайджаннар һәм башка бик күп милләт вәкилләре яши.

       (Экранда төрки халыкларының төрле милләт вәкилләре сурәтләнгән рәсемнәр.)

- Төрки халыклар белән безнең телебез, динебез уртак. Алай гына да түгел, безне тагын гомер – гомердән килгән дуслык, ярдәмлек җепләре дә берләштерә. Танылган Тукаебызны әзербайджан врачы Нариман Нариманов дәвалаган.Беренче татар милли театры да Бакуда оешкан. Казанда яшәүче төрки халыклар белән берлектә милли, дини бәйрәмнәребезне бергәләп бәйрәм итә башладык.Башкорт халкының күп кенә талантлы шәхесләренең тормышы Казан, Татарстан белән бәйләнгән. Галим Т.А.Вәлиди, халык артисты Г.Әлмөхәммәт композитор С.Габәши белән Казанда “ Сания” операсын куялар.Россиянең, Татарстанның, Башкортсанның халык артисты Юлтыева Н.Д., Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты рәссам А.А.Абзгильдин.

- Казах теле татар теле белән иң якын тел дип тә әйтеп була. Чөнки алар белән без тәрҗемәчесез рәхәтләнеп аңлаша алабыз. Казанда 1991елда “ Казахстан” дип аталган оешма төзелә. Казахстан белән Татарстан арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнаша. Казахстанда татар халкының бөек шәхесләре Фуат Мансуров, Латиф Хәмиди, Г.Тукайның иҗатлары чәчәк аткан. Төрки тугандаш халыкларыбыз турында бик күп сөйләп булыр иде. Ләкин аны бер сәгатьтә генә сөйләп бетерә торган түгел. Шуңа күрә мин сезгә Бөек Казаныбызда Славян халыкларының, төрки халыкларының һәм башка дин вәкилләренең оешкан милли – мәдәни автономияләре турында әйтеп китим. Бу автономияләр Татарстанда яшәүче үз халыкларын берләштерә, бәйрәмнәрен, телләрен, традицияләрен, йолаларын саклап калуда зур роль  уйный.

“Огуз”- Әзербайджан                                “Луйс “- Әрмән

“Спадчына”- Белорус                                “Иверия” – Грузин

“Менора”- еврей һ.б.

- Балалар, ә хәзер әйдәгез, ноутбукларда “ Күп милләтле Татарстаным”, ягъни “ Дуслык утравы” дигән темага хикәя язабыз.

       ( Балалар ноутбукта хикәя язалар.)

- Хикәяләр укыла.

4.Йомгаклау.

Татарстанда яшәүче һәр халык бер-берсен хөрмәт итә, дус, аңлашып яши. Шуңа күрә безнең Татарстаныбыз бик күп илләргә үрнәк булып тора. Республикабызны дуслык утравы дип горурланып әйтә алабыз. Киләчәктә дә Татарстаныбызның сәясәт, икътисади яктан алга китүен, баюын, чәчәк атуын, дуслык мөнәсәбәтләре тагын да ныгуын телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка

Урок развития связной речи на татарском языке для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"

Тема.      Дуслык утравы.  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең...

Разработка урока татарского языка в 7 классе по теме "Повторение словосочетания"

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г....