"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.
методическая разработка (7 класс) на тему

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_plany._beznen_yashel_duslarybyz..doc837 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: «Безнең яшел дусларыбыз».

Дәреснең максаты:
     1)
коммуникатив максат: алдагы дәресләрдә алган лексик-грамматик материалны кулланып, «Дару үләннәре»  дигән диалогик сөйләм оештыру;


2)
фәнни максаты: дару үләннәре турында  мәгълүмат бирү;

      3) тәрбияви максат: тере табигатькә, тирә-юньгә сак караш тәрбияләүне дәвам иттерү.

Җиһазлау һәм материал. Р.Р. Нигматуллинаның 7 кл. өчен “Татарча да яхшы бел”  дәреслеге, эш дәфтәрләре, мультимедиа презентация, интерактив тест, такта, компьютер.

Дәрес тибы. Катнаш дәрес.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.  Исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы. Үткән әдәбият дәресендә без сезнең белән “Син табигать  белән дусмы?” тексты буенча эшләдек. Әйдәгез хәзер сезнең белән кайбер сүзләрне искә төшереп китик.

  1. Фонетик күнегү (дәреслекнең 145 нче биттәге 1нче күнегү сүзләре).
  2. Шул сүзләрне күплек санда әйтү.
  3. Берәр җөмлә төзү.

4.

Укытучы.  

“Дөресме, юкмы?” уенын уйнап карыйк. Мин сезгә җөмлә укыйм. Дөрес булса, сез:”Әйе ,дөрес”,- дип җавап бирәсез. Дөрес булмаса, төзәтеп әйтәсез. Җавапларыгызны тулы итеп әйтегез.

  1. Табигать безнең дустыбыз.

- Табигать безнең тормышыбызны бизи.

  1. Табигатьне саклау – безнең бурыч.
  2. Урман безгә агач, тиреләр, җиләкләр, гөмбәләр бирә.
  3. Урман безгә дарулар бирә. ( Табигать безгә дару үләннәре бирә, а ул дару үләннәреннән  кеше дару ясый).

5. Дәреснең темасын табу һәм максаты белән таныштыру.

Укытучы.

Сезнең  дару  үләннәре  турында  ишеткәнегез  бардыр. Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыру өчен кулланыла. Шуның өчен кеше дару үләннәрен безнең яшел дусларыбыз дип атый.  

Димәк, безнең бүгенге дәресебезенең темасы да дару үләннәре турында.

Дару юләннәре файдалы булса да, аларны  дөрес җыярга, дөрес киптерергә һәм табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.

Әйдәгез,бүгенге дәресебезгә бергәләп максатлар куйыйк.

   

Дәресебезнең максаты:

- тема буенча булган лексик-грамматик материалны кабатлау;

- дару үләннәренең исемнәрен өйрәнү, аларның файдасы турында мәгълүмат алу;

- аларны җыю, куллану кагыйдәләрен искә төшерү.

III. Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.         

1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы:

Өй эшенә ике төрле бирем бирелгән иде:

- 1 төркем укучылары, бирелгән дару үләне турында материал туплап, аның файдасы турында сөйләргә тиеш (ак чәчәк, үги-ана яфрагы, кычыткан,сары мәтрүшкә,гади мәтрүшкә, бака яфрагы).

 Өстәмә бирем: шул дару үләненең рәсемен ясау, яки 1-2 презентация слайды  әзерләү.

  1. 2 нче төркем укучылары бирелгән сорауларга җавап әзерләргә тиеш.

(укучылар  чыгышы, параллель сүзлек эше дә алып барыла)

(5-15нче слайдлар)

2.

Укытучы:

Үләннәр бигрәк тә яшь килеш агулы була. Шуңа күрә табигатькә экскурсиягә чыкканда һәр кеше үләннәрне таный, агулы яки агулы түгеллеген аера белергә тиеш. Табигатькә зыян китермичә җыйганда, тиешенчә киптергәндә һәм саклаганда, шулай ук куллану кагыйдәләрен истә тотканда, алар  кешеләргә бик күп авырулардан дәваланырга, сихәтләнергә ярдәм итә.

   

       Хәзер сүзебезне  Баева Иннага бирәбез. Ул дару үләннәрен җыю кагыйдәләре турында сөйләр.

IV. Материалны ныгыту.

1. Дәреслек белән эшләү.

Укытучы.

Ә хәзер алган белемнәрегезне күнегүләр белән ныгытыйк.

  1. дәфтәрләрдә эш ( эш дәфтәрендә 113 биттәге  1-3 нче күнегүләр)

2. (паралель) 2-3 бала компьютерда тест  эшли.

(Эшләребезне бергә тикшерәбез.)

3. Күзләр өчен физкультминут.  

Укытучы.  Кеше авырмас өчен нишләргә тиеш?

(Күп эшләргә... хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә, төрле күнегүләр ясарга, чыныгырга)

Укытучы.

       Дөрес ,балалар. Авырмас өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә  кирәк. Спорт белән шөгыльләнү буй-сынны төз, матур итә. Ләкин күнегүләр буй-сынга гына түгел, күзләр өчен дә бик кирәк. Хәзер шундый күнегүләр эшләп алабыз.

4.  Диалог төзү. 

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, парлап сөйләшеп алыйк.

Бирем. (Ситуатив күнегү)   Кура җиләге белән кычыткан җанлансалар, нәрсә турында сөйләшерләр иде икән?

5.Өстәмә бирем .  “Фантастик үсемлек” уены. Укучылар игътибарына “Фантастик үсемлек» тәкъдим ителә. Балалар бу үсемлекнең нинди үсемлекләрнең өлешләреннән торуын ачыкларга тиеш.

V. Йомгаклау, дәрескә нәтиҗә ясау.

- Без бүген нәрсә турында сөйләштек?

- Дәрескә нинди максатлар куйдык?

- Максатларга ирешү өчен нәрсә эшләдек?

- Ашказаның нинди үлән дәвалый?

- Нинди үлән салкын тигәннән файдалы?

- Җир җиләге нәрсәдән файдалы?

- Дару үләннәрен җыйганда нәрсә истә тотарга кирәк?

VI. Өй эше: Дәреслекнең 149 биттәге 5нче күнегү. Сорауларга җавап әзерләү.

VII. Укучыларга билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка

Урок развития связной речи на татарском языке для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"

Тема.      Дуслык утравы.  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең...

Проект урока татарского языка в 5 классе (русскоязычная группа русских школ)

Современный урок...Каким он должен быть? В работе очень часто приходится искать ответ на данный вопрос.Конечно, он должен быть актуален для сегоднешнего дня. Урок должен отвечать условиям и требования...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для русскоязычных учащихся 8 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для русскоязычных учащихся 8 класса составлена по работе с учебниками Р.З.Хайдаровой...