И.Туктар "Авыраяк" тексты. 3 сыйныф.
план-конспект урока на тему

Хуснутдинова Лейсан Шафкатовна

 3 сыйныф өчен И.Туктарның "Авыраяк" текстына дәрес - конспект. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_uroka.docx26.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Идрис Туктарның «Авыраяк» тексты.

Дәрес тибы: ЛКФ

                       ГКК

                       ЛГКК

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

1) “Авыраяк”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; исемнәрнең күплек саны,тартым белән төрләнешен кабатлау;

2) чагыштырып нәтиҗә ясау күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) укучыда кием-салымнарны үз урынына куярга өйрәтү.

Укучы өчен:

1)   “Авыраяк” текстында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

2) Тартым кушымчаларын дөрес әйтә белү, предметның үзеңнеке икәнен әйтә белү; предметның бармы, юкмы икәнен сорый белү; предметның кайда икәнен сорый белү;    

          3) “Авыраяк”текстын сәнгатьле укырга өйрәнү.                                                                                              

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (64-65 нче битләр); методик ярдәмлек,  Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

II. Өй эше тикшерү.

1. Беренче уку бурычын хәл итү. 64 нче биттәге 5 нче күнегүне тикшерү. Бер укучы укый, берсе тактада яза, ә калганнары урыннарда тикшерәләр. Кая?  Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау.

     1.  -   Коля, скажи, что ты вышел на улицу.

          -   Мин урамга чыктым.

     2. Шул ук тәртиптә Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирүләре тикшерелә.

  • Саша, скажи, что мама пришла с работы.
  • Әни эштән кайтты.
  • Саша, скажи,  что  Оля играет на улице.
  • Оля урамда уйный.

     3. Бу күнекмәләрне ныгыту өчен укучылар бер –берләренә җөмләләр төзеп әйтәләр.

Актив катнашкан укучыларның җаваплары бәяләнә.

 III. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада язылган яңа сүзләр:

             

          тимераяк

әнкәй

эрегән

бүрегем

авыраяк

астында

1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү: авыраяк ялкау, минем бүрегем һ.б.;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү:

1) Кар эрегән. 2) Тимераяк алдык. 3) Әнкәй алды. 4) Авыраяк укучы  малай.

3.Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү: (тартым кушымчаларын кабатлау).

 Скажите что:

- у вас есть коньки;

- у вас есть пальто;

- у вас есть шапка;

- у вас есть варежки;

- на столе лежат мои варежки.

4. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

- хәтер диктантын язу.

5. Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу;  метапредмет нәтиҗәләрен үстерү йөзеннән, берничә сүзне татарча-русча сүзлектән карау.

IV. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1. “Тәрҗемәче” уены. Балалар парларда бер-берсеннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорыйлар.

2. Сүзләрнең антоним парларын табу.

авыр - ...                                ялкау - ...

озак - ...                                җылы - ...

чыкты - ...                                  астында - ...

3. Дөрес тәрҗемәне табыгыз(слайдтан карап дөрес тәрҗемәне табыгыз).

Авыраяк                                 лёд растаял

өстендә                                где

уянды                                лёд замерз

боз каткан                                проснулся

бәйлә әле                                тяжелая нога

боз эрегән                                завяжи

кайда                                         на

                        

4. Ишетеп аңлау күнегүләре белән эш.

1. Прослушайте и укажите слова со звуком [к] : көн, урамга, тимераякларым, бүрегем, әнкәй, каткан, эрегән .

2. Прослушайте и скажите что добавлено ко второму предложению каждой пары:

1)  Авыраяк йоклады. – Авыраяк озак йоклады.

2) Боз каткан иде. – Урамда боз каткан иде.

3) Авыраяк чыкты. – Авыраяк урамга чыкты

4) Боз эрегән.- Урамда боз эрегән.

5. Чагыштырма грамматик таблица аша исемнәрнең күплек сан, тартым белән төрләнүен кабатлау. Р.З. Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

6. Дәреслектәге 64 биттәге, 4 нче күнегүдән тартым һәм күплек сан кушымчаларын билгеләү.

7. “Иң матур сөйләүче” конкурсы. Тактада язылган текстны укучылар          укыйлар, парларда бер-берсенә сөйлиләр.

Аннан соң такта алдына чыгып сөйләү оештырыла.

Текст.

Авыраяк озак йоклады. Ул уянды. Урамга карады. Урамда боз каткан иде. Авыраяк озак киенде. Ул урамга чыкты. Боз эрегән иде.

8. Ситуатив күнегүләр белән эшләү өчен,  тартым, күплек сан кушымчаларын искә төшерү.

9. Ситуатив күнегүләр белән эш.

    Спроси у друга:

   - Оля, где твои коньки;

   - Оля где твои варежки;

   - Оля где твое пальто;

   - Оля где твоя шапка;

   - Оля сколько стоят твои коньки;

               

               

   

10.  Репликаларны дөрес урнаштырып, диалог төзү.

   1. -.......

      - Әйе, минем тимераягым бар.

      - Син шуа беләсеңме?

      -.....

   2. - Син кая барасың?

       -.......

       - Әни, минем тимераякларым кайда?

       -......

              11.  Диалогларны парларда сөйләшү

         12.  Диалогны дәфтәргә язу.

         13.  Иң яхшы диалог сөйләүче парга конкурс.

V. Өй эше.

а) Дәреслек, 1 нче күнегүне язмача эшләү. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү, дәфтәрләргә язу .Уртача һәм авыр үзләштерүче балалар өчен).

б)  Дәфтәрдәге диалог үрнәгендә яңа диалог төзү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)

Презентация  8 нче  сыйныфта сыйныф сәгатен  үткәрү  өчен  кулланылды. Сыйныф  сәгатендә  наркотик  матдәләр, аларның  зыяны  турында белешмә  би...

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)

Сыйныф җитәкчесенең тәрбия планы (9А сыйныфы)...