Урок: "Склонение имен существительных"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Латыпова Гелфария Миннегалиевна

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату, сөйләмне яңа

              сүзләр белән баету, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне

              үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sklonenie_imyon_sushchestvitelnykh.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Склонение имён существительных

(Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше)

Максат: Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату, сөйләмне яңа

              сүзләр белән баету, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне

              үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица, кроссворд, журнал “Мәгариф”, дәфтәрләр,

                  ручка, карандаш.

Дәрес барышы:

  1. Әкрен генә ишетелерлек итеп татар көе яңгырый. Шул көй уйнаганда балалар басып сәлам бирәләр.
  • Исәнмесез укучылар.
  • Исәнмесез, саумысез.
  • Хәерле иртә балалар!
  • Имин үтсен көнегез.
  • Кәефләрегез ничек соң?
  • Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен,

Өйрәнергә дип килдек.

  • Балалар, сез нинди көй ишеттегез? (балаларның җавабы)

Арткы рәткә утырган кунаклар белән танышу

  • Әйтегез әле балалар, сезгә кунак килгәндә әниләрегез нәрсә ди?
  • “Кунак барда, тыйнак бул”, - ди.
  • Дөрес балалар. Сез дәрескә нинди кәеф белән килдегез? (карточкалар күрсәтелә). Мин дә сезгә бик теләп килдем.
  1. Алган белемнәрне актуальләштерү:

         а) кроссвордлар чишелә (әйтелгән җаваплар күрсәтелеп,  

             сөйләп,җавап  ныгытып барыла). Калфак, күлмәк сүзләре ачыла.

  • Болар нинди киемнәр? (балаларның җаваплары)
  • Әйе, татар халкының милли киемнәре (милли киемнәр турында мәгълүмәт бирелә, киемнәр күрсәтелә).

б)- Укучылар, калфак, күлмәк сүзләрендәге сузык авазларны атагыз әле. Алар нинди сузыклар?

- а – калын сузык, ә, ү – нечкә сузыклар.

- Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

- Алар исемнәр.

- Нинди сүз төркеме исем дип атала?

- Кем? Нәрсә? Соравына җавап биреп,предметны, затны белдергән сүзләр исем дип атала.

- Исемнәр нинди саннарда килә ала?

- Берлек һәм күплек саннарда.

Дәреслектәге  108нче күнегүне эшләү.

Предметларны күрсәтеп яза баралар, 109нчы күнегү.

  • Исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?
  • Килешләр белән.

(Таблица эленә).

  1. Яңа белем күнекмәләр формалаштыру.

          Таблица буенча исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату.

     Ике укучы тактада калфак һәм күлмәк сүзләрен килешләр белән төрләндерә (башкалар дәфтәрләрендә эшлиләр)

 - ның              - нең

 - ка                  - кә

 - ны                 - не

 - тан                - тән

 - та                  - тә

Сорау: төрләнелештә нинди аерма күрдегез?

Нәтиҗә: калын әйтелешле исемнәргә калын, нечкә әйтелешле исемнәргә нечкә кушымчалар ялгана. (Дәреслектәге (43бит) кагыйдә укыла).

  1. Ныгыту.

а) дәреслектәге 112нче күнегү телдән эшләнә.

Ф И З К У Л Ь Т М И Н У Т .

Әйдәгез әле балалар, бераз ял итеп алыйк:

                                    Җил исә, исә, исә,

                                    Агачларны селкетә.

                                     Җил тына, тына, тына,

                                     Агачлар үсә, үсә, үсә.

б) карточкалар белән эш.

     5. Нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

     6. Өйгә эш бирелә - 43нче бит 113нче күнегү.

   Дәрес тәмам.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок: "Склонение имен существительных"

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен аңлату, сөйләмне яңа              сүзләр белән баету, танып белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне...

Открытый урок «Склонение имѐн существительных» 5 класс

Открытый урок «Склонение имѐн существительных»   5 класс (личностно-ориентированные и технологии дифференцированного обучения на уроке) 23 декабря 2014...

разработка урока по письму и развитию речи в 5 классе на тему "Повторение знаний об имени существительном.Склонение имени существительного в единственном числе"

В содержание урока введены рвзличные виды работы по развитию речи учащихся, т.к. эта проблема является актуальнейшей из-за низкой работоспособности,снижения познавательной активности в силу разных обс...

Правописание сложных существительных. Морфологический разбор имени существительного. Употребление форм имен существительных в речи.

Правописание сложных существительных. Морфологический разбор имени существительного. Употребление форм имен существительных в речи....