Кеше кайчан матур була?
план-конспект урока (11 класс) на тему

Открытый урок в 11 классе по стихотворению Р. Хариса "Кеше кайчан матур?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_maturlyk.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кеше кайчан матур була?

(11 класс)

Тема: Кеше кайчан матур була?

Максат:

1. Төп матурлык- кеше күңеленең матурлыгы.

    Чын кеше- үзе булып кала белгән, эчке

    матурлыгын саклаган шәхес ул.

2. Укучыларда матурлыкка омтылу, гаделлек,

    тыйнаклылык, мәрхәмәтлелек, эчкерсезлек

    кебек югары сыйфатлар тәрбияләү.

3. Татар әдәбиятының тәрбияви эчтәлегенең

    тирән булуын чагылдыру, әдәбиятка

    мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация  “Нәрсә ул матурлык?”, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, фотолар, слайдлар, китаплар.

Метод: фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Эпиграф: Матурлыкка бай ул безнең заман,

                  Адым саен бездә матурлык.

                 Барлык батырлыкның,

                 Матурлыкның

                 Иҗат итүчесе халык бит!

                                                Һади Такташ.

                                               

Дәрес барышы

           

  1. Оештыру

Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар! Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, бүгенге әдәби уку дәресен башлыйбыз.

2 слайд.      Матурлыкка бай ул безнең заман,

                     Адым саен бездә матурлык.

                    Барлык батырлыкның,

                    Матурлыкның

                    Иҗат итүчесе бит халык!

                                                Һади Такташ

  1. Актуальләштерү

Укытучының кереш сүзе. Әдәбиятта сихри матурлыкны күрми калган, урман-кырлар, елга-күлләр, гомүмән, пейзаж турында үрнәк образлар тудырмаган язучылар юк. Шуңа да әдәбият – үзе матурлык ул. Ләкин hәр язучы матурлыкка үзенчә якын килә, аның hәр бизәккә үз карашы, үз фикере, үз тасвирламасы була. Әдәбиятта матурлыкка зур урын бирелә, чөнки ул әсәрнең нигезе.

  1. Төп өлеш.

Дәрес  темасы аша укучылар алдына “Ничек итеп матурлыкны танырга?” (3 нче слайд) дигән проблемалы сорау куела.

Нәрсә ул матурлык? (4 нче слайд)

Укучылар җавабы: табигать, кеше күңеле, тыныч тормыш, илнең иминлеге, үз туган җиреңдә яшәү, матур йөз, буй-сын. Уңган-булган кешеләрне дэ матурлык төшенчәсе үз эченә ала. Матурлыкка болар гына чик була алмый, әлбәттә.

Фикерләрнең  дөреслегенә ышану, үз-үзеңне тикшереп карау өчен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” нә күз салыйк. (5 нче слайд)

1.Матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек бирә торган – күренеш, тормыш, сәнгать әсәрләре.

2.Матур, сокланырлык урыннар – табигатьтә, матур әдәбият әсәрләрендә.

3.Ягымлы, сөйкемле, үзенә җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, кеше характерындагы, эшчәнлегендәге хуплана торган сыйфатлар

       (дәфтәрләргә языла)

Матурлыкны без ничек тоябыз?

Матурлык ул соклану хисе тудыра. Кеше җаны hәрвакыт матурлыкка тартылып яши.

Тормышта без нәрсәләргә сокланабыз?

  • Күренешкә
  • Тышкы кыяфәткә
  • Табигатькә
  • Яхшы холыкка, кешедәге күркәм сыйфатларга

Ә хәзер әдәби әсәрләрдә матурлык төшенчәсенең чагылышына тукталыйк.

Ренат Харисның “Кеше кайчан матур була” шигыре өстендә эш.

  1. Сәнгәтьле уку.
  2. Сүзлек өстендә эш

ятлар – чит кешеләр
шул мәлдә – шул вакытта, очракта
мизгел – кыска вакыт
гашыйк булырга – ярату, сөю
гыйшык тотучы – яратучы, сөюче

  1. Шигырьне тыңлаганда нинди хисләр кичердегез?
  2. Шигырь нинди теманы яктырта?
  3. Матурлык, кешедәге булган күркәм сыйфатларны нинди сүрәтләү чаралары белән тасвирлый? (эпитетлар, метафоралар, кабатланган сүзләр hәм җөмләләр)
  4. Шагыйрь бу шигырендә кеше матурлыгының төрле мизгелләрен сурәтләгән. Сезгә аларның кайсысы иң якын?
  5. Төркемнәрдә эш.

1 нче төркемгә сорау.

 Шигырьнең дүртенче строфасы буенча эш. Шул юлларга бәйләп тормыштан мисаллар китерергә.

2 нче төркемгә сорау.

 Шигырьнең бишечне строфасы буенча эш. Шул юлларга бәйләп тормыштан мисаллар китерергә. (7-19 слайд)

3 нче төркемгә сорау.

Кайсы әдәби әсәрләрдә матурлык чагылыш таба?

  1. Физминут.
  2. 1. Кешенең матурлык сыйфатларына багышланган мәкальләр.

Мәкальләр ( 20 нче слайд):
Киемеңне – яңа чагында, намусыңны – яшьтән сакла.
Яхшылык итсәң, үзеңә кайтыр.
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Үзенә игелек күрсәтмәгән кешедән игелек көтмә.
Намус җаннан кадерле.
Үз кадерен белмәгән, кеше кадерен белмәс.
Матурлыкның күзгә бәреп торганы түгел, күзеңне ачканы кадерле.

Мәкальләрне дәвам итәргә. ( 21-27 нче слайд)

Агач –җимеше белән, .....

Кешегә яхшылык итсәң, .....

Изгелек .....

Миhербанлык – йөрәктән, .....

Әдәпле бул, .....

Үз намусың .....

Батырлык .....

2. Матурлык турында бөек шәхесләр фикере:                                                Р. Батулла - күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе:“Әгәр дә матурлык бөтен кешедә дә булса, ул матурлык булудан туктар иде.”

Драматург Хәй Вәхит матурлык турында менә нинди сүзләр язып калдырган: “Сәнгать өчен матурлык урманда түгел, кеше күңелендә. Кешедәге матурлыктан көчлерәк матурлык юк дөньяда.”

Бөек рус язучысы А. П. Чехов: “Кешедә барысы да күркәм булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да.”

Бөек инглиз галиме Бернард Шоу мондый фикер язган:               “Матурлык – ул сәламәтлек.”

  1. Билгеләр кую.

  1. Рефлексия (Үзбәя)
  1. Иҗади эш (синквейн төзү).
  2. Дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?
  3. Кешедәге иң гүзәл сыйфатлар итеп нинди сыйфатларны билгеләр идегез?
  4. Кеше кайчан матур?

Нәтиҗә: Чын матурлыкны күңелгә рәхәтлек бирә торган күренешләрдән, эш-гамәлләрдән, тормыштан, кеше характерындагы хуплана торган матур сыйфатлардан, эчке дөньябызның сафлыгыннан, чисталыгыннан эзләргә кирәк. Матурлыкны күрү өчен күңел күзенә таяныйк. Чын матурлык тышкы hәм эчке хәләтнең берлегендә.

  1. Өйгә эш:
    “Кеше hәрьяктан гүзәл булырга тиеш” дигән темага инша язып килергә. (28 нче слайд)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...

Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше

Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...

Классный час "Кеше һәрьяклап матур булырга тиеш"

Этот материал можно использовать при проведении классного часа....

Проект дәрес "Кеше кайчан матур була?"

   Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән  аларны ничек саклап к...

“Нәрсә,кайда, кайчан?”

Иҗади эзләнүчеләр ярышы.Бирелгән приборлар ярдәмендә табарга.Җисемнең күләмен табарга. (мензурка, сулы стакан, җепле шар)Җисемнең массасын билгеләргә. (динамометр, 3 цилиндр)...

Хәбәр һөйкәлешенең хәҙерге заман юҡлыҡ формаһы. Кеше матур эше менән. 6 класс, башҡорт теле

Тема: Хәбәр һөйкәлешенең хәҙерге заман юҡлыҡ формаһы. Кеше матур эше  менән.Маҡсат:1.     Ҡылымдарҙың юҡлыҡ формаһы тураһында мәғлүмәт биреү, тема буйынса белемдәрен системала...