7нче рус сыйныфында татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе ."Табигать һәм без"
план-конспект урока (7 класс) по теме

Васильева Раушания Аглулловна

Укучыларда  туган як табигатен ярату хисе, аны сакларга омтылыш ,экологик культура тәрбияләү  максатыннан һәм  эзләнү ярдәмендә  мөстәкыйль  фикер йөртү сәләтен үстерү ,урман турында матур итеп татарча сөйләргә өйрәтүне күздә тотып үткәрелгән уен-дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_hm_bez.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Кызыл Тау урта гомуми белем мәктәбе

Табигать һәм без

     

7НЧЕ РУС СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС ЭШКӘРМӘСЕ

I категорияле

 татар  теле һәм

 әдәбияты укытучысы

Васильева Раушания Әһлулла кызы

                                               

                                              2014 ел

  Тема: "Табигать һәм без" (Уен –сәяхәт)

Максат: укучыларда  туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш,экологик культура тәрбияләү ;                                            

   эзләнү ярдәмендә  мөстәкыйль  фикер йөртү сәләтен үстерү ,урман турында матур итеп татарча сөйләргә өйрәтү;

Дидактик уеннар ярдәмендә теманы ныгыту.

Җиһаз:презентация,җәнлекләр,кошлар,чәчәк,гөмбә рәсемнәре,укучыларның иҗади эшләре.

                 Дәрес барышы:  

  -Исәнмесез,балалар?

  -Исәнмесез.

  -Хәлләрегез ничек?

  -Бик яхшы.

  -Сез татар теле дәресенә әзерме?

  -Әйе,без әзер.

  -Бик әйбәт.Утырыгыз.Дәресне башлыйк.Кем дежур?...

Ә хәзер дәреснең максаты турында җыр җырлап алыйк әле.  

Өйрәтәләр безне монда

Туган илне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Саф татарча сөйләргә,нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Бергәләшеп уйнарбыз

Матур итеп җырларбыз

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Тәртипле тырыш булырга

Олыларны тыңларга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

  -Балалар,бүген мин сезне урманга кунакка чакырам.Бу гади генә урман түгел.Чөнки аның сукмакларында сезне табышмаклар,биремнәр көтә.Ягез,балалар,сез урманга керергә әзерме?

  -Әйе,әзер.

  -Ә хәзер,барыбыз да күзләрне йомдык һәм саныйбыз 1,2,3....3,2,1-без урман кырыенда.Уенны башлыйбыз,табышмакны тыңлыйбыз.

Кат-кат үсемлекле,

Аллы-гөлле чәчәкле,

Эре кызыл җиләкле,

Баллы,майлы гөмбәле,

Чут-чут сайраучы кошлы,

Төрле –төрле җәнлекле,

Кешегә файда бирүче,

Һаваны чистартучы-

Ул нәрсә?

-Урман.

1нче тур-Әйе,балалар .Әйтегез әле, урманда ни эшләргә ярамый?

1)чүп калдырырга ярамый.

2)ут,учак яндырырга һәм аны сүндермичә калдырырга ярамый.

3)кошлар оясын туздырырга ярамый.

4)ботаклар сындырырга ярамый.

5)кырмыска оясын туздырырга.

6)кечкенә җәнлекләрне куркытырга.

  -Бик дөрес,уенчылар.Укучылар,урманны нишләтергә кирәк.Кем белә?

  -Урманны сакларга кирәк.

  -Дөрес.Ә ни өчен урманны сакларга кирәк?

  -Чөнки урманның файдасы күп.

  -Урманның нинди файдасы бар?

1)Урманда тузан юк,урманда саф һава;

2)Урман безгә ягулык,төзү материалы,кәгазь бирә;

3)Урманда гөмбә,чикләвек,җиләк җыябыз.

4)Урманда кыргый кошлар,җәнлекләр яши.

5)Урман агачлары һаваны сафландырга.

2 нче тур.Ярар,балалар,сез миңа өй эшен-көзге,кышкы,җәйге урман турында иншаларыгызны укып күрсәтегез әле.Мәсәлән.

1.Бөтен җир ап-ак. Көн  аралаш  йомшак кар ява.Туган ягым кышы бигрәк матур инде! .Чаңгы белән әллә кайларга барабыз!Таулардан,урманнардан кайтып кермибез.Урман аеруча ямьләнеп киткән .Агач ботакларына  мамыктай йомшак бәс кунган.

2.Көз җиткәч урманның матурлыгына сокланып туя алмассың ! Урман төрле төсләргә бизәлә.Табигать буяуларны кызганмаган.Агачлардан җиргә яфрак яңгыры ява.Әкияттә кебек агачлардан сап-сары,кып-кызыл ,яшькелт яфраклар төшә.

3.Язның бер матур көнендә,карлар эреп,бозлар агып киткәч,без гаиләбез белән урманга экскурциягә бардык.Агач һәм куаклар яфракка бөреләнгән.Язның беренче чәчәкләре җир өстен каплаган.Андагы саф һава!

4.Беркөнне дәү әтием мине нарат урманына алып барды.Ни генә күрмәдек без анда!Кошлар сайравын тыңладык.Бурсык оясын күрдек.Эзләре дә бар иде.Аннары дәү әти нарат җиләге урынын тапты.Җиләге бик тәмле,әмма быел вак икән.Яңгыр азрак булгандыр.Урманда күргәннәремне мәктәптә малайларга да сөйләдем әле.

3 нче тур.Ә хәзер,балалар,мин сезгә табышмаклар укыйм.Сез дәфтәрләрегезгә аларның җавапларын язарсыз,ләкин коры җавап кына түгел,нинди дә булса бер характерлы сыйфаты белән языгыз.

Табышмаклар укыла,җавапларга характерлы сыйфат өстәргә

1.Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли.   (Бүре.)

2.Җәен- соры,кышын –ак,

Аңа шулай яхшырак.  (Куян.)

3.Үзе бүрек кебек кенә,

Кигән туны энәле.

Бу кем була ,кайда яши-

Берәрегез беләме?  (Керпе.)

4.Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп мин

Тавык чебеш аламын.  (Төлке.)

5.Асрамый да умарта,

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята.   (Аю.)

Ерткыч,усал бүре

Куркак,соры,ак куян.

Энәле         керпе

Хәйкәләр       төлке.

Соры,көчле     аю.

4 нче тур.Диалог төзергә.Составить диалог с репликой поправкой.

"Тукран-урман докторы"

"Бүре-урман санитары”

Физкультминутка(слайд күрсәтелә.)

Әкияти урманга килдек,

Матур урыннар күрдек,

Зифа каеннар-уңда,

Ямь –яшел чыршы сулда.

Күбәләкләр очалар,

Әйләнеп җирне кочалар.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә.

Без дә аннан качабыз,

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай бал ашый,

Кызылтүшләр очалар.

Урманда рәхәт булса да

Класска кайтыйк, балалар.

5 нче тур.Җөмләләрне дәвам итегез.

Урманда һава чиста,шуңа күрә...

Урман матур,шуңа күрә...

Урманда кислород күп,чөнки...

Урманны саклыйк,чөнки...

6 нчы тур.2нче күнегү,115 нче бит.Какие слова нужно перевести,запишите в словарь.

А)Дым-влага.

сумала-смола

гаять-очень

тузан-пыль

сокланган –восхищался

дәва-лечение

Б)Тексттан түбәндәге өлешләрне табып укыгыз.

Урман сәламәтлек өчен файдалы.

Урманның тормыш өчен файдасы.

Урманда кошлар,җәнлекләр яши.

Урманның кырлар,басулар өчен файдасы.

7 нче тур.Дәрескә йомгак ясап шуны әйтәсем килә,без ,булдыра алганча,урманны сакларга,аңа ярдәм итәргә тиешбез. Дөньяда матур җирләр күп, әмма туган яктан да кадерлерәге юктыр. Табигатьне саклау- Ватанны саклау дигән сүз ул. Урманнарны саклауда барыбызга бердәм эш итәргә кирәк. “Чүлгә кое казыган- бер саваплы, сазга күпер салган- ике саваплы, юлга агач утырткан- өч саваплы”, дип юкка гына әйтми халкыбыз.  

8 нче тур.Өй эше. 1.Әйтик, тиздән экологик кичә булачак. Сезгә урман турында сөйләргә кушсалар, сез нәрсәләр сөйләрсез?

2.Урман турында бер шигырь тап, ятла.

3.Урман турында текстны сәнгатьле укырга, сорауларга җавап бирергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

11 нче А сыйныфында татар теленнән эш программасы.

Аңлатма язуы.    11 нче А  сыйныфында татар теленнән эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Р...

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

рус төркемнәренең 5 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

“Серле татар теле дөньясы ...” (5 сыйныфының рус төркемендә  Р.З.Хәйдарова  дәреслеге буенча үткәрелгән дәрес-викторина)...

"Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!"- 10нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе.

1.     Зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салулары, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, буш вакытларын файдалы үткәрү турында....

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

6 сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

6 Г  сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы...