"Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз!"- 10нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе.
план-конспект урока (10 класс) на тему

Шаехова Гульнара Маратовна

1.     Зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салулары, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, буш вакытларын файдалы үткәрү турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zararly_gadtlrdn_saklanygyz.doc59.5 КБ

Предварительный просмотр:

ГБОУ “Чистай кадет- интернат мәктәбе”нең 10 нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресе.

“Зарарлы гадәтләрдән

       сакланыгыз!”

                 

 

Максат:

  1. Сөйләмдә инфинитивны дөрес куллану өстендә эшләү; сәламәтлек, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнүнең әһәмиятен аңлату; укучыларның  монологик сөйләмнән диалогик сөйләмгә чыгу юлларын үстерү.
  2. Укучыларның сөйләм телен, логик фикерләү, чагыштыру, нәтиҗә ясый, үз фикерләрен әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.
  3. Зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салуларын төшендерү, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү,буш вакытларын файдалы үткәрергә өндәү.
  4. Сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү;сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәклеген инандыру; физминуткалар ярдәмендә укучыларның сәламәтлеген саклау күнекмәләре булдыру.

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреслекнең авторы: Р.З.Хәйдәрова.

Җиһазлау: мультимедиа аппаратурасы, слайдлар, биремнәр, тестлар, сүзләр белән карточкалар, видеофильм.

Дәреснең төзелеше:

  1. Оештыру өлеше.
  2. Фонетик күнегүләр.
  3. Белемнәрне актуалләштерү.
  4. Өй эшен тикшерү.
  5. Яңа материал:

А) Аудирование;

Б) текст белән таныштыру;

В) текст эчтәлегенә таянып, диалогик сөйләмгә чыгу.

6.  Нәтиҗә.

7. Йомгаклау.

                              Дәрес барышы:

СЛАЙД-1

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру. Бер- береңә карап елмаю.

-Исәнмесез, кадерле укучылар, кунаклар!Хәерле көн сезгә!

Утырыгыз.

А) Дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

СЛАЙД-2

А) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

Б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.

В) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

СЛАЙД-3

Дәреснең максаты:

  1. Сөйләмдә инфинитивны дөрес куллану өстендә эшләү; сәламәтлек, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнүнең әһәмиятен аңлату; укучыларның  монологик сөйләмнән диалогик сөйләмгә чыгу юлларын үстерү.

  1. Зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салуларын төшендерү, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү,буш вакытларын файдалы үткәрергә өндәү.

  1. Сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү;сәламәтлекне кайгыртып торырга кирәклеген инандыру; физминуткалар ярдәмендә укучыларның сәламәтлеген саклау күнекмәләре булдыру.

-Бүген без сезнең белән актуаль темага әңгәмә - дәрес үткәрәчәкбез.

Б) Фонетик зарядка

-Хәзер без сезнең белән телне язып алабыз, фонетик зарядка ясыйбыз! Нечкә әйтелешле сүзләрне аерып әйтү.

Сәламәт, намус, бозык, тәмәке, төтен, акыл, шәраб, гадәт, яхшы, зарарлы, саклан,ямьсез, байлык.

СЛАЙД-4 (Сәламәт, тәмәке, төтен, ямьсез, искл- шәраб, гадәт.)

II.Белемнәрне актуальләштерү.

А) СЛАЙД-5

-Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез тиз җавап бирергә тиеш буласыз, сез әзерме?

1. Бүген ничәнче число?

2. сыйныфта кем юк?

3.Хәзер нинди дәрес бара?

4. Сез нинди мәктәптә укыйсыз?

5.Син кем белән утырасың?

6. Сезнең мәктәп директорыгызның исеме ничек?

7. Татарстан президентының исеме ничек?

8. Татарстан башкаласы нинди шәһәр?

9 Сез нинди шәһәрдә яшисез?

10. Син спорт яратасыңмы?

11. Син нинди фәннәр яратасың?

12. Синең дусларың нинди?

13.Буш вакытвңны ничек үткәрәсең?

14. Сәламәтлек сүзе ничек тәрҗемә ителә?

15.  “СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ-СӘЛАМӘТ АКЫЛ” мәкаләсен ничек аңлыйсыз?

(Транскрипциясен тактада 1 укучы яза)

(СӘЛӘМӘТ)- СӘЛАМӘТ

  • Бу нинди сүз? Сингармонизм законына буйсынганмы? (Юк, бүтән гарәп теленнән алынган сүз).

Б) Өй эшен тикшерү.

- Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

(3 укучы презентацияләрен күрсәтеп, өй эшләрен укыйлар.)

Бәялим.

III Яңа темага кертү.

А)

  • Мин сезгә карточкалар бирәм, карточкаларда-сүзләр һәм сүзтезмәләр. Бу сүзләрне һәм сүзтезмәләрне мин укыйм, ә сез тыңлыйсыз. Шул сүзләрдән билгеле  бер темага кергән сүзләрне сайлап аласыз (тактада сүзләр чыга, тикшерәбез).

СЛАЙД-6.

Иртән йөгерә, китап укый, спорт түгәрәгенә йөри, сәламәтлек- зур байлык, мәктәп, дуслар, шөгыльләнә, фәннәр, файдалы ризыклар ашау, гаилә, җылы, зарарлы гадәтләр, укучылар, чанада шуу, кызлар, төрле авырулар, егетләр, начар гадәтләрдән саклан.

(-Укучылар, ни өчен бу сүзләрне бер төркемгә керттегез?)

( Әйе, бу сүзләр сәламәтлек темасына керә.)

  • Димәк, укучылар, без бүген нинди темага сөйләшербез? Кем аңлады?
  • -Әйе, бүгенге дәреснең темасы “зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз”

СЛАЙД-7

Б)

-Карточкаларда сүзтезмәләр бирелгән, аларның дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

 Сәламәтлек зур байлык- Здоровье- большое богатство

Спорт түгәрәкләре- Спортивные кружки

Зарарлы гадәтләр- Вредные привычки

Тәмәке тарту-Курение

Төрле авырулар- разные заболевания

Яшь организм- Молодой организм

Файдалы вакыт уздыру- Полезное времяпровоңдение

В)

(Шул сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү)

Г)  Физкультминут- Ял итү.

СЛАЙД-8-13

(Күзләр өчен күнегүләр эшләү)

  • Без сезнең белән бер разделны тәмамладык ул зарарлы гадәтләр турында һәм мин сезгә бер текст әзерләдем, хәзер сез текстны тыңлаячаксыз, һәм сезнең алдыгызга куелган бурыч шундый:

Д) текстның эчтәлеге нәрсә турында икәнен әйтергә.

(Аудиоязмада текст тыңлау, укучылар текст буенча карап баралар).

СЛАЙД-14

                        Без- киләчәк кешеләре.

“Дөньяда иң зур байлык-сәламәтлек”, ди халык. Әлбәттә, бу мәкаль бик дөрес. Һәр кеше үзенең сәламәтлеге өчен үзе җаваплы. Сәламәт кеше эшли дә, тормышын да яхшырта. Минемчә, сәламәт булу өчен,  безгә спорт  түгәрәкләренә йөрергә кирәк, дөрес тукланырга, иртән йөгерергә, көндәлек режимны сакларга кирәк.Үзебезне зарарлы гадәтләрдән  саклау да бик мөһим.

Кызганычка каршы, хәзерге вакытта бик күп яшьләр тәмәке тарталар, сыра эчәләр, наркотиклар кулланалар, ләкин аларның зааааарарлыгы турында белеп бетермиләр.Тәмәке төтенендә бик зарарлы синиль кислотасы,аммиак, формальдегид бар. Тәмәке тартучыларда төрле авырулар бик еш очрый.

Башка төп проблема- спиртлы эчемлекләр.Шәраб эчкән кеше тупаслана, усаллана бара.

Өченче иң куркыныч проблема- наркотиклар. Наркотик кулланучының йөзе, күзләре ямьсезләнә, ә үзе хәлсезләнә. Әгәр наркотик куллана башласаң, син югаласың, үсемлеккә әйләнәсең. Кеше гел белмәгән, күрмәгән нәрсәне татып карарга тели.Алар үзләренә магнит кебек тарта, шуңа күрә начар гадәтләрдән сакланырга кирәк. Дөньяда бик куп яхшы, файдалы нәрсәләр бар. Мәсәлән, спорт һәм бию, музыка һәм сәнгать. Һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый ала, шуңа күрә мин һәм минем сыйныфтаәларым тәмәке тартмыйбыз, эчемлекләр эчмибез һәм наркотиклар кулланмыйбыз. Чөнки без- киләчәк буын, һәм безнең киләчәк тормышыбыз безнең кулыбызда!

IV Теманы ныгыту.

А)  Текстны ныгыту.

  1. Кыскача текстны рус телендә сөйләү ;
  2. Текстның төп фикере нинди?
  3. “Дөньяда иң зур байлык- сәламәтлек” мәкален сез ничек аңлыйсыз?

Б)

  1. Хәзер укылган җөмләләрнең татарча тәрҗемәсен табыгыз.

    СЛАЙД-15

Каждый человек может позаботиться о своём здоровье, поэтому я и мои одноклассники не курим, не употребляем спиртные напитки и наркотики. Потому что мы-будущее поколение, и наша жизнь в наших руках!

В) Инфинитив ны да искә төшереп алыйк әле. Ул ничек ясала?

СЛАЙД-16.(Инфинитив)

Тексттан инфинитивны табып уку:

СЛАЙД-17

 Йөрергә -                 Ходить

 Тукланырга-           Питаться

 Йөгерергә-               Бежать

 Сакларга-                Беречь

 Татып карарга-     Пробовать

 Сакланырга-          Беречься

Текстның эчтәлегенә таянып, диалогик сөйләмгә чыгу.

- Укучылар, хәзер сез текст эчтәлеген кулланып, полилог төзергә тиеш буласыз(6-8 реплика)

(Укучыларның полилогларын тыңлау, бәяләү).

V Рефлексив кабатлау.

- Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән нинди темага сөйләштек?

- әйе, киләчәк тормышыгыз сезнең кулыгызда, шуңа күрә мин сезгә ПАМЯТКАЛАР әзерләдем.(Укучыларга ПАМЯТКАЛАР таратыла).

СЛАЙД-18.

                                     

                                       ПАМЯТКА.

ОЗАК ЯШӘР ӨЧЕН:

- авырмаска, үзеңне сакларга;

-  тәмәке, сыра кулланмаска;

- һәрвакыт саф һавада булырга, чиста су эчәргә, файдалы ризык ашарга, уңайлы киенергә;

-  актив тормыш алып барырга, ялыңны алдан уйларга;

-  авырлыкларга, стрессларга бирешмәскә;

-  шат күңелле кешеләр белән аралашырга кирәк.

СЛАЙД-19.

VI Өй эше.

  1. “Сәламәтлек- зур байлык” темасына караган текст язарга.
  2.  Шул ук темага диолог төзергә.
  3. Презентация ясап килергә.

Бәяләү.

Өстәмә материал.

- Ә хәзер наркотикларның зарары турында видеофильм карарбыз һәм һәркем үзенә нәтиҗә ясар дип уйлыйм.

-Безнең күпме яшәвебез үзебездән, яшәү рәвешебездән тора.Һәркемгә озын, бәхетле тормыш телим. Дәрес өчен рәхмәт саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе

Укучыларга  әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....

Р.Миңнуллин-күпкырлы талант иясе.Татар әдәбияты дәресе.Презентация.

Дәрестә язучының биографиясе һәм тормышы  турында укучыларга җиткерү , яңа мәгълүматлар бирү.Презентация карау  http://edu.tatar.ru/community/index/5554      ....

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” әсәренең 1нче бүлеген өйрәнү Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе...

рус төркемнәренең 5 нче сыйныфында татар әдәбияты дәресе

“Серле татар теле дөньясы ...” (5 сыйныфының рус төркемендә  Р.З.Хәйдарова  дәреслеге буенча үткәрелгән дәрес-викторина)...

Татар әдәбияты дәресе , 6сыйныф "Г.Тукайның "Туган авыл" шигыре.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп эшләнгән дәрес эшкәртмәсе....

5 сыйныфта татар әдәбияты дәресе (рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...