Лейна Ильясова-туган ягым шагыйрәсе.
статья (9 класс) по теме

Лейна Ильясова-талантлы шагыйрә. Нурлат ягы талантларга бай як. Шулар арасында үзенен дәрәҗәле урынын Лейна апа  Ильясова да  алып тора

Гомере буе нефть сәнәгате өлкәсендә  эшләсә дә мату-матур шигырьләр язарга да вакыт тапкан ул..Без аның шигырьләрен әдәбият дәресләрендә укыйбыз, өйрәнәбез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

      Татарстан Республикасы  Фән һәм мәгариф министрлыгы

    ТР Нурлат шәһәре “1 нче урта гомуми белем мәктәбе” ГБАМУ

        Туган ягым шагыйрәсе-

         Лейна Ильясова.

                                                         

                                                                1 квалификацион категорияле татар

                                                                теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                 Нәбиуллина Фәридә Минәхмәт кызы  

                                                        2014ел

                                 

                       

                                           Кереш

    Мин Нурлат шәһәрендә яшим.Үземнең туган ягымны, туган шәһәремне яратам .Мине туган якка кагылышлы барлык нәрсәләр дә  кызыксындыра.  Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Нурлат районыннан чыккан атаклы, танылган кешеләр  турында сөйләшәбез. Аларның тормыш юлларын , иҗатларын өйрәнәбез, рефератлар язабыз, дәресләрдә докладлар белән чыгышлар ясыйбыз.Бу бик зур кызыксыну уята торган дәресләр. Без татар теле һәм әдәбиятын тагын да яратыбрак өйрәнәбез.                                                                

    Һәр халыкның тарихында игътибарны гел үзенә тартып торучы исемнәр була. Тарихның бер чорында алар белән кызыксыну аеруча үсеп китә. Моның сәбәбен андый шәхеснең теге яки бу халыкның мәдәниятенә керткән өлешенең зурлыгына бәйле. Танылган шагыйрә, җырлар авторы Лейна Исхаковна да нәкъ  менә шундый затларга керә.Үземнең алдыма түбәндәге максатларны куйдым:

1. Л.Ильясованын  биографиясе белән таныштыру.

2. Л.Ильясованың  татар поэзиясен үстерүгә керткән өлеше турында белешмә бирү.

3 Л.Ильясова турында төрле чыганаклардан  күбрәк материаллар җыю.

Бурычлар:

Л.Ильясова турында түбәндәге юнәлешләрдә мәгълүмат бирергә:

1. Л.Ильясова - мәхәббәт җырчысы.

2. Талантлы шагыйрә һәм җыр , хикәяләр авторы.

3. Л.Ильясова -бәхетле ана.

4. Л.Ильясова турында материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш юлын киң яктырту.

  Мин сайлаган темам бик актуаль дип саныйм.Чөнки үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк диләр бит.Минем бу сүзләрне болай дип үзгәртәсем килә:  үзенең үткәне,тарихы белән кызыксынмаган милләтнең киләчәге юк.Туган телебезне саклау, бездән соңгы килгән буынга исән-имин тапшыру, атаклы шәхесләребезнең иҗат эшчәнлеген өйрәнү-бик актуаль мәсьәлә, минемчә.

                           

                                 Төп өлеш

          Л.Ильясова   -районыбыз горурлыгы.

          Л.Ильясованын  кыскача биографиясе.

   Туган як тарихы, районыбызның үткәне турында сөйләгәндә, без шул якта туып-үскән, шушы районның тарихын “ясауда” тирән эз калдырган кешеләрне искә алмыйча булдыра алмыйбыз.Ул кешеләр арасында төрле һөнәр ияләре очрый: археолог та ,табиб та,  җырчы да, биюче дә, әдәбият белгече дә. Нурлат районы талантлы шагыйрәне - Л.Ильясованы  да биргән.

   Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел, ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән матур.Ул талант ияләре –туган якның горурлыгы.Чөнки туган як, туган авыл, туып-үскән йорт, туган як табигате- һәркемне шәхес итеп формалаштыруда бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия.  Туган як ул гүзәл табигате белән генә түгел,  ә якты күңелле кешеләре, кабатланмас талантлары белән дә матур. Ул талант ияләре җырчымы ул, шагыйрәме ул, язучымы, галимме,  кем генә булса да, туган якның горурлыгы. Чөнки туган як, туган авыл, туып-үскән йорт, туган як табигате һәркемне шәхес итеп формалаштыруда бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия.

  Безнең туган ягыбыз - Нурлат яклары да татар дөньясына бик күп талантлар биргән як .Г. Сәгыйрев,  А. Сафин,  Т. Галиуллин иҗатлары белән горурланабыз. Районыбызның танылган шагыйрәсе-Лейна Ильясова.                Шагыйрә 1939 нче елның  январендә , элеккеге Шөгер , хәзерге  Лениногорск районы Чияле Тау авылында туа. Әнисе- Кәримә, авылда фельдшер булып эшли, әтисе- Исхак, авылда бер дигән уңган кеше.Кемгә йорт салышырга, кемгә ватылган эш коралларын ремонтларга-барысы да аның янына килә Шуның өстенә Исхак абый шәп гармунчы һәм шаян күңелле кеше, балалар ярата. Гаиләдә иң хөрмәтле, абруйлы кеше-әти . Аның сүзеннән генә түгел, күз карашыннан да куркып тора идек , ди Лейна апа. Лейна апа янына килгән кызларны Исхак абый гармунда уйнап, биетмичә, җырлатмыйча, шигырь сөйләмичә җибәрми. Менә шулай яшь кыз күңелендә шигырьгә, җырга мәхәббәт уяна. Әти кеше гел эштә . Балаларны тәрбияләү күбрәк әни кеше җилкәсенә төшә. Беренче сыйныфтан ук укырга күрше Үтәмеш авылына йөриләр. Авылда клуб та юк. Яшьләр кичләрен клубка да Үтәмешкә баралар.Менә шулай шау-гөр килеп яшьлек еллары үтеп китә. Үтәмеш мәктәбен бетергәч, Лейнаны абыйсы –Радмил Карабашка укырга алып китә. Кыз шунда кичке мәктәпне бетерә, кичке мәктәптә аларны Сугышлыдан Тәнзилә Гарипова дигән укытучы укыта, ул балаларны, балалар аны тиз арада яратып өлгерә.Лейна уку белән бер рәттән эшкә дә урнаша.Эш авыр, сменалы. Нинди генә авыр булса да Лейна укуын ташламый. Нефть сәнәгатенең әле күтәрелеп кенә килгән , ифрат кызыксындыргыч еллары булгангадыр, унберенче сыйныфтан соң, Лениногорскидагы нефтьчеләр институтына укырга керә.Үзенең гомерлек профессиясе итеп нефтьче һөнәрен сайлый Ләкин бик каты авырып китә, институтны ташларга туры килә. Берникадәр вакыттан соң укуын Леноногорскидагы нефтьчеләр техникумында дәвам итә. Шул өлкәдә гомере буе хезмәт куя, нефть һәм газ чыганакларын эксплуатацияләү белгече булып китә , лаеклы ялга киткәнче оператор - лаборант булып эшли.Ире-Тавис та-нефтьче, 2 бала-кыз һәм малай үстерәләр. Балалар әти-әни юлыннан китәләр –икесе дә тау инженеры белгечлеге алалар, Нурлатта яшиләр. Ильясовларның 7 оныклары бар. 1982 нче елда Лениногорск нефть берләшмәсеннән яңа нефть чыганакларына эшкә җибәреләләр.Нурлатка килеп урнашалар. Яңа урында , яңа тормыш башлана.

 Лейна Ильясова исемен, беренче нәүбәттә, киң катлам тамашачылар һәм радиотыңлаучыларга аның “Чияле тау” исемле җыры алап чыкты.Кеше язмышына туган авылының да исеме тәэсир итә сыман.Чияле Тау дигән авылда туып-үсеп, шигырь язмый мөмкин дә түгелдер.”Шигырьләр язу белән кечкенәдән мавыга идем , - ди Лейна Исхаковна . - Тик моны башкаларга сиздерүдән котым чыгып курка идем. Шигырьне бит аны шагыйрьләр генә яза , алай-болай ишетсәләр , бөтен авыл алдында көлкегә калырмын сыман иде . Шуңа да , үзем дә сизмәстән , кайберләрен кәгазьгә төшерсәм , аларны шунда ук ертып ташлый идем. Бәлаләреннән баш-аяк , янәсе..” Лейна Ильясованың шигырьләрендә дә туган якның чишмә таллары толымнарын суда чайкый, Чияле Тауның чиясе бал булып тама.Ул балачак эзләреннән үзен эзли-балаларча самими шигырьләр туа, үсмерчак сукмакларына килеп чыга-шигьри сүзе мәхәббәт хисләреннән тулышып дөньяга саркыла башлый

 .Лейна Ильясова иҗатында урын алган темалар  күп төрле.Мин шуларның кайберләрен  аерып алырга тырыштым. Олыгаеп утырган акылдан кәгазь битләренә моңсулык, дөнья гаме, тормыш фәлсәфәсе сирпелә.Фәлсәфи темаларга шагыйрә еш кагыла, тормыш турында, гомер агышы турында уйлана.

Ник бу кадәр бәрәкәтсез гомер,

Шау-гөр ага дәрьясы.

Борылыплар карыйм әле дисәң,-

Сусыз калган гомер даласы.

Бер ярында гөлләр гөрләпүсә,

Икенчесе-җимеш бакчасы.

Артка карарга да вакыт җитми,

Бик якын шул ярлар арасы.

Гомерләрне очар кошлар диләр,

Сәйяр кошлар кире  кайталар.

Ә бит безнең гомер дәрьялары

Кайтмаска дип шулай агалар

Вакытны шул һич тышаулап булмый,

Улбит яши галәм иркендә.

Гомер ага, ага алга таба,

Уйлап тормый хәтта ике дә. (“Гомер”шигыре.)

Кешелек дөньясы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга тырышу, җирдәге иң кыйммәтле байлыкның гаилә икәнлеген шагыйрә укучыларына тагын бер кат искә төшерә.

Кешегә кирәкми күп-

Ата-ана, туган йорт,

Кара икмәк, якты күк-

Болар бар да байлык бит.

Күп кирәми кешегә-

Бай булсын дус-ишенә.

Ләззәт бирсен хезмәте-

Бу безгә иң кыйммәте.

Гаилә булсын түгәрәк,

Кояш чыксын иртәләп.

Озын юллар үтәсе бар

Дуслар белән бергәләп. (“Кешегә күп кирәкми” шигыре.)

Кеше күңеле-төпсез дәрья.Шул ук вакыттаиксез-чиксез галәм дә ул кеше күңеле. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап кына , гамьсездер бу, бер генә уе да юктыр моның дияргә ярамый. Күңелендә нинди гарасатлар актарылуын , нинди хисләр дәрьясы кайнавын кеше үзе генә белә дә , Алла гына беләдер. Хезмәте белән җир куенына  яшеренгән байлыкларга бәйле булса, күңеле белән ул балачактан ук әдәбиятка, шигърияткә тартылып үсә.Лейна Исхаковна балалар өчен  аеруча яратып яза. Аның нәни геройлары шаяннар, тапкырлар, җор теллеләр. Уенны да ярата алар, эшне дә. Иң мөһиме, алар игелекле,  өлкәннәргә итагатьле,  яшьтәшләренә  миһербанлы.

Әтиләре  печән сала,

Әниләре сөт сава.

Бала-чага уйнап йөри,

Бигрәкләрдә саф һава.

Түземсезлек белән бар да

Эш беткәнен көтәләр.

Ап-ак куе тәмле сөтне

Бик яратып эчәләр.

Кече бала сорау бирә,

Җавап кына уйлап тап.

Сыер зәңгәр чәчәк ашый,

Нигә аның сөте ак?

Өстәлгә сөт куя-куя,

Әниләре әйтеп куя:

Соравыгыз бик урынлы

Тик җавап тапмыйм, бала.

Бу кадәрле  зур серләрне

 Кояштан сорап кара.

Ул һичшиксез беләдер,

Шуңа серле  көләдер... (“Чәчәкле сөт”шигыре”.)

Авторның шигырьләре үткен каләм, җиңел тел белән язылган. Юмор икән инде, ул балаларча чын юмор, ул сине ирексездән елмаерга мәҗбүр итә, якты бер хәтирә булып , күңелгә  уелып кала.

-Бакчадагы алмагач ник

Ак ефәк күлмәк кигән?

-Салкыннар тимәсен диеп,

Аңа Кыш бабай биргән.

-Бу кадәр зур кар тауларын

Безнең турга кем өйгән?

-Безгә кызык ясар өчен,

Төне буе җил өргән.

-Кайсыгыгыз беләсез икән,

Айны күккә кем элгән?

-Айны беркем дә элмәгән,

Үзе сикереп менгән.

Бер сорауга җавап тапсам,

Мең сорау туа тагын.

Көлемсерәп әнкәй тора,

Сагынган балачагын.(“Балалар сөйләшә”шигыре.)

Балалар өчен язылган шигырьләре һәм хикәяләре өчен Лейна Исхак кызы Ильясованы танылган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова белән дә чагыштыралар. Әдибәнең теле йөгерек, фикерләре ачык һәм җыйнак, образлары җанлы, үзенчәлекле һәм балалар дөньясына гаять тә муафыйк. Юмористик шигырьләре ирексездән елмаерга мәҗбүр итә , күңелдә уелып кала, хикәяләре якты хисләр уята.

Бөркет кошлар гына очып

Менеп җитәрлек таудан

Курыкмый чана шуарга

Безгә көч килә кайдан?!

Төялеп кызу төшкәндә,

Руль югалттык бер мәлгә.

Буш чана китте шуып,

Без калдык колак уып.

Җил дә шаян, тик тормый

Битне чеметеп уйный. (“Җитез җил”шигыре.)

Шагыйрә иҗатында табигать , туган як темасы киң урын алып тора. Лейна Исхаковнаның истәлекләре белән танышып китү бик урынлы булыр дип уйлыйм. ”Табигать минем өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы. Чәчәчккә килеп кунган күбәләкме ул, әле генә керфекләрен ачкан гөлме , аларның берсе яныннан да мин , бала чактагы кебек,  хәзер дә тыныч  кына үтеп китә алмыйм”.

Сандугачлы алмагач!

Яшә, дустым, күңел ач.

Баш имәдең ачы җилгә,

Җаның тулы наз булгач.(“Алмагачлы сандугач”шигыреннән.)

Кайтып киләм авылыма

Иген кырларыбуйлап.

Үткән гомерләрне  урап,

Яшьлек дустымны уйлап.

Кайтып киләм авылыма

Су буеннан сукмактан.

Бар да йөгереп каршы килә

Үткәннәр бала чактан.

Кайтырга дип чыктымәле

Туган авылым юлына.

Әнкәй чыгып торыр сыман

Әпәпи тау буена.(“Кайтам  әле  авылыма” шигыре.)

Туган ягым-җиләкле як.

Кызыл-кызыл җиләкләрдән,

Нечкә-нечкә иләкләрдән

Киленнәр коялар как.

Якты  минем  туган ягым,

Елгаларда тыныч агым.

Мондый юмарт табигатьне

Кайда күрерсең тагын?(“Туган ягым” шигыреннән.)

Бөтен дөнья матурлыгы

Башланадыр шушыннан.

Урдалы тау итәгеннән,

Урдалы тау башыннан.

Урманнары абагалы,

Мәче башлы ябалагы

Җиләк тулы аланнары,

Моң уллары-былбыллары.

Халкымның курай  моңнары,

Арышларның дулкыннары,

Күңелнең нечкә  кыллары,

Теләкләрнең иң зурлары.(”Авылым Урдалы” шигыреннән.)

Нихәтле ярату, сагыну, туган якка табыну, сагыну хисләре сыйган бу шигырь  юлларына.

Безгә озын юллар салдың,

Алдан гел үзең бардың.

Адашмаслар инде диеп,

Кулыңны болгап калдың.

Син күрсәткән якты юлдан

Безгә озак барасы.

Безнең бурыч-яшь буынга

Яңа юллар саласы.

Авыр юллар үткән чакта

Арыдың син, арыдың.

Без биек үрләргә  менгәч,

Мәңгегә туктап калдың.(“Ана” шигыре.)

Лейна Исхаковна иҗатындагы тагын бер төп темаларның берсе-әниләр темасы.Дөньядагы иң газиз , иң кадерле кешеләргә багышланган шигырьләре бик мәгънәле. Әйе , әниләр безгә авырлык килгәндә дә, шатлык булса да беренче киңәшчеләребез. Кеше нинди генә зур уңышларга ирешсә дә, монда газиз әнисенең роле зур. Шагыйрә әйткәнчә ” Син күрсәткән якты юлдан, безгә озак барасы...””Без үрләргә менгәч ,мәңгегә туктап калдың..” автор беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән, исән чакларында әти-әниләребезнең кадерен белик , кадерлик без аларны , ди.

Мәхәббәт темасы-мәңгелек тема.Шагыйрә Лейна Ильясова да бу темага шигырьләрен багышлый. Билгеле, дөньяны мәхәббәт тотып тора. Булган мәхәббәтне сакларга, пычратмаскка  чакыра.

Күпме еллар үтте тар басмада

Саубуллашып киткән кичләргә.

Инде сине оныттым да сыман,

Ник керәсең һаман төшләргә?

Очрашулар язмас дигән идем

Очраштык без алтын көзләрдә.

Бүләк итеп биргән кулъяулыгым

Чалынып китте күкрәк кесәңдә..(исемсез шигырьдән өзек)

Лейна Исхаковнаның танылган шагыйрь - Габдулла Тукайга атап  язган шигыре әле яңа гына “табадан төште”. Ул бу шигырьне безнең күз алдында язып бетерде.Шигырь “Төш”дип атала.

Чал Казанга , имеш, барганбыз,

“Барабыз”га утырып барабыз.

Уңга-сулга карап алабыз,

Бигрәк  матур безнең  калабыз.

Кучер әйтә:-Артка карагыз,

И,бик күп еллар икән арабыз.

Әнә,төркем яшьләр киләләр

Ак күлмәктән,чиккән түбәтәйдән.

Берсе бигрәк таныш үземә,

Әллә Тукай күренә күземә.

“Барабыз”дан төшеп калыйммы?

Йөгереп барып кочып алыйммы?

Ачы язмыш аны тиңдәш иткән,

Үзе кебек моңлы сазына.

Бишек җыры көйләп, әкиятләр сөйләп,

Төрмәгән шул ана назына.

Тукай,сине һәрчак халкың назлар,

Булсын гына илдә тыныч язлар.

                         

                                          Йомгаклау

    Мин бәхетле, чөнки мин үземнең туган җиремдә яшим, укыйм, туган телемдә сөйләшәм, рус телендә аралашам, инглиз телен өйрәнәм. Үземнең шәһәремне  яратам, үз Ватанымнан башка җирдә яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм. “Ватаннан башка бәхет юк”, - дигән Иван Тургенев. Ватан язмышы-безнең язмыш.Үз язмышына битараф кеше бәхетле була алмый. Шулай булгач “туган җир”, “туган туфрак”, “туган йорт” төшенчәләренең мәгьнәсен ачуда туган як тарихын, матди, рухи байлыкларны, шул исәптән ил, милләт тарихында эз калдырган күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат сәхифәләрен өйрәнү нәтиҗәле эш булып тора. Нурлат районы-бөек Ватаныбызның аерылмас бер өлеше. Илебез тарихында, татар милләте тарихында онытылмас эз салган мәшһүр кеше – Лейна Исхак кызы Ильясова, аның күпкырлы эшчәнлеге, татар поэзиясенә керткән зур өлеше турында файдалы һәм кирәкле белешмәләр җиткердем дип уйлыйм. Безнең Нурлат ягында Лейна апа иҗатына гашыйк булмаган,   аны белмәгән кеше бармы икән. Аның исеме нурлы Нурлат якларына тагын бер ямь өсти. Аның шигырьләре олы тәрбия мәктәбе булып тора.Лейна Ильясова туган ягында , яраткан халкы арасында тыйнак кына гомер кичерә.Лейна апа-бәхетле иҗатчы.Аның шигырьләрен, хикәяләрен без яраттык. Лейна апаның үз сүзләре белән язмамны төгәллисе  килә:

Кешегә кирәкми күп-

Ата-ана, туган йорт,

Кара икмәк, якты күк-

Болар бар да байлык бит.

 Л.Ильясова-районыбыз  горурлыгы!

                       Файдаланган әдәбият исемлеге.

1. .”Дуслык” район газетасыннан мәкаләләр.

2.Лейна Ильясова”Чәчәкле сөт”.

Балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр

”Ихлас”нәшрият-полиграфия үзәге. Түбән Кама-2006 ел.

 3. Лейна Ильясова”Чияле тау”.

”Матбугат йорты”нәшрияты. Казан-2005.

4.”Салават күпере” журналыннан материаллар.

5.”Ялкын “ журналыннан материаллар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

Бала күңелле шагыйрь

Ш.Галиевның тормышы, иҗаты буенча дәрес эшкәрмәсе....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

аналитический отчет по дополнительной общеобразовательной программе "Лейне"

К началу 2018-2019 года целью работы кружка «Лейне» ставилось: активизировать познавательный интерес детей младшего дошкольного возраста к мордовскому (эрзя) языку, стремление к общен...