Разработка урока татарского языка в 10 кл
план-конспект урока (10 класс) по теме

Кудряшова Гузалия Мансуровна

Урок татарского языка в русскоязычной группе по теме "Дус була белү серләре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.docx27.26 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ Русско- Шуганская СОШ имени П.А.Днепрова Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Дус була белү серләре

                       

        Составитель – Кудряшова Гузалия Мансуровна,

       учитель татарского языка и литературы

                                         Русский Шуган-2014 год

Разработка урока татарского языка в 10 классе (русскоязычная группа).

Тема:  Дус була белү серләре.

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.

Максатлар:

  1. Белем бирү максаты:

     Укучы өчен:

а) үзеңнең дустың турында сөйли белергә,  аның  тискәре, уңай сыйфатларын  күрсәтә белергә өйрәнү.

б) дус була белү серләре (кагыйдәләре)  турында белемнәрне формалаштыру.

Укытучы өчен:

  1. Үстерү максаты: укучыларның фикер сәләтләрен үстерү, гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.
  2. Тәрбия максаты:  дус була белү сыйфатларын үстерү.

Җиһазлау:

Дәреслек: татар теле. 10 нчы сыйныф. Авторлар: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.  – Казан:“Мәгариф” нәшрияты,  2009 нчы ел;  компьютер; проектор; карточкаларда иҗади бирем, дәрескә әзерләнгән слайдлар.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру. Укучыларның хәлләрен сорашу.

Дежур укучы белән әңгәмә.

Без бүген дуслык темасына аралашырбыз. Бу дәрестә безнең ике бурычыбыз бар:

  1. Дуслар турында сөйли белү күнекмәләрен үстерү.
  2. Дус була белү серләре (кагыйдәләре) турында белемнәрне формалаштыру.

СЛАЙД  1.

Дәреснең темасы: “Дус була белү серләре”. Русча вариантын ничек әйтер идегез?

  • “Тайны дружбы”, “Тайны умения дружить”, “Секреты умения дружить” ...

II. Өй эшен тикшерү

1.Укытучы. Сез өйдә яңа сүзләрне кабатладыгыз, бирелгән сыйфатларны  2 төркемгә бүлеп яздыгыз.

 - 6 нчы күнегүне тикшерү-таблица СЛАЙД  2.

- Кешенең тышкы кыяфәте турында сөйләр өчен, безгә тагын сыйфатлар кирәк. 7 нче күнегүне тикшерү.

LearningApps  сервисы ярдәмендә өй эшенең дөреслеге тикшерелә.

Бер-берегезнең дәфтәрләрен  тикшерәсез, билге куясыз.

III. Терәк белемнәрне актуальләштерү.

1.Укытучы.  Бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес әйтелешен искә төшереп алыйк, чөнки алар дусларыгыз турында сөйләгәндә кирәк булачак.  (Экранда кабатланасы сүзләрнең татарчасы гына бирелә.  Укучылар тәрҗемә итәләр, җөмләләр төзиләр)-СЛАЙД 3

Битараф – равнодушный        көчле - сильный

Ялагай  - подхалим        үзсүзле - упрямый

Тыйнак – скромный        гадел - справедливый

Җитди – серьёзный        ярдәмчел - отзывчивый

Кешелекле -  человечный        тырыш - старательный

Игътибарлы – внимательный        ялкау - ленивый

Горур – гордый

  1. Балалар! Алдыгызда лексик-грамматик таблицалар бар. Шул таблицага таянып дслык турында сөйләргә өйрәнегез!

Дуслык турында сөйләргә өйрән

Чын дус

Минем өчен ул

Иң батыр

Намуслы

Юмарт

Тыйнак

Акыллы

Игьтибарлы

Ярдәмчел

Шәфкатьле

Ышанычлы

Гадел

Күңелле кеше

Ихласлы-искренний

Без аның белән таныштык

Ишегалдында

Мәктәптә

Сыйныфта

Спорт секциясендә

Кинода

Пляжда

Дискотекада

Авылда

Ялда

Ул тиеш

Хәлне аңларга

Авыр вакытта ярдәм итәргә

Дуслыкны сакларга

Дуска ышанырга

Без аның белән

Футбол(шахмат) уйныйбыз

Хыялланабыз-мечтаем

Түгәрәккә йөрибез

Дәрес әзерлибез

Китаплар, фильмнар турында фикер алышабыз-обсуждаем

Кибеткә барабыз

Мәктәпкә йөрибез

Балык тотабыз

Ял итәбез

Тиеш түгел

Алдамаска

Рәнҗетмәскә

Борчымаска

Көнләшмәскә

Миннән көлмәскә

Дусның миңа карашы (отношение)

Миңа яхшылык эшли

Мине авыр хәлдә калдырмый

Миңа булыша, ярдәм итә

Кызыксына-интересуется

Дуслык белән горурлана

3 .Ситуатив күнегүләр    белән эш.  СЛАЙД 4.

1) Укытучы. Ситуатив күнегүләрне укыйсыз, сөйләм үрнәген уйлыйсыз. Җавап биргәндә бер-берегезне тыңлыйсыз, төзәтәсез.

1.Как скажете о том, что ваш друг человечный, поэтому вы его уважаете.

2. Как скажете о том, что ваш друг может хорошо учиться, но он лентяй.

3. Как скажете о том, что ваш друг упрямый и поэтому вы часто спорите.

4. Как скажете о том, что Катя старательная ученица, поэтому хорошо учится.

2)  Билгеләр кую.

Укытучы. Укучылар, үзара билгеләр куегыз. Билгеләрне  дәрес азагына  кадәр онытмас өчен язып куегыз.

  1. Укытучы. Сораулар бирү: СЛАЙД 5

Сезнең дусларыгыз бармы? 

Алар нинди дус?

Алар нинди милләттән?

 Дусларыгыз арасында татарлар бармы?

Ә тагын нинди милләтле дусларыгыз бар?

Барлык  халыкларда, төрле милләтләрдә бар ул дуслык сүзе. Без сезнең белән 3 тел беләбез - татарча, русча һәм тагын инглиз телен өйрәнәбез. Каршыгызда төрле телләрдә язылган ДУСЛЫК сүзе . Уйлап карагыз әле,  тагын кайсы телдә язылган икән бу сүз?

Дуслык   -        татарча

Дружба  -            русча

Amitie -       французча

Freundschaft -  немецча

Friendship -    инглизча

Amante    -    итальянча

Келшемаш  -     марича

Дуслык, дус булу –  безнең тормышыбызда бик зур роль уйный. Һәр халыкның да дуслык турында бик күп мәкальләре бар. Әйдәгез берничә татар  мәкален искә төшерик.

  1. Дуслык турында мәкальләр белән танышу. СЛАЙД 6.

Сез нинди мәкальләр беләсез?

  1. Укытучы . Хәзер  үзегезнең дустыгыз турында  бирелгән сорауларга җавап биреп карагыз. СЛАЙД 7

Сезнең картада сораулар бирелгән. Бер- берегезгә сорауларны бирәсез, информацияне безгә сөйләрсез.

 Укучылар белән киңәшләшеп билгеләр куела.

  1. Ял минуты: Альбина Апанаеваның “Чын дустым” дигән җырын тыңларбыз һәм презентация  белән танышырбыз.

Бу презентациянең авторы кем? Беләсезме?

Ул хәзер кайда яши? кайда укый? Ә аның дусты кайда? Алар хәзер дә дусмы? Димәк алар чын дуслармы? СЛАЙД 8-17

IV. Төп өлеш.  Дус була белү серләрен сөйли белергә өйрәтү.

  1. Укытучы. Без сезнең белән беренче этапны тәмамладык .

Икенче этапта “Сез дус була белү серләрен беләсезме?” соравына җавап эзлибез.СЛАЙД 18

  1. Укытучы. Нинди була икән дус була белү серләре? Сорауга җавапны дәреслектән эзләрбез.
  2. Дәреслек., 59 нчы бит, 3 нче күнегү.
  1. Текстны уку “Дус була белү серләре”.
  2. Аңлашылган җөмләләрне укып тәрҗемә итү
  3. Аңлашылмаган сүзләрне сүзлектән карау
  4. Найдите предложение с  глаголами в отрицатель ной форме.
  5. Найдите предложения, которые начинают переводится со слова если...
  6. Найдите предложения, объясняющие название текста.
  7. Найдите предложения о поступках

V. НЫГЫТУ

1     Дәреслек белән эш. 59нчы бит. 4нче күнегү. (1-2нче бирем)- язмача.

VI. ӨЙ   ЭШЕН   АҢЛАТУ.

Дустың турында презентация өчен материал җыярга:

  1. Представьте классу своего друга, чтобы с ним захотели подружиться другие.
  2. Если вашим родителям не нравиться ваш друг, то как бы вы их убедили, что он настоящий.
  3. Какого бы друга вы не хотели иметь.

VI I.  Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясыйк.

Бүгенге дәрес темасына нинди мәкаль  сайларга мөмкин?

  1. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка

Урок развития связной речи на татарском языке для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"

Тема.      Дуслык утравы.  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең...

Разработка урока татарского языка в 7 классе по теме "Повторение словосочетания"

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г....