Фигыль
план-конспект урока (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: “Фигыль” темасын гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1. Фигыль турында белемнәрне ныгыту, тикшерү, системага
салу.
2. Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү.
3. Укучыларны тышкы матурлык белән рухи матурлыкны аера
белергә өйрәтү.
Дәрес барышы.
- Оештыру.
Матур итеп бастык. Игътибар иттегезме, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кышкы кояш булса да, ул ничек ягымлы итеп елмая. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә хәерле көн теләп, елмаешып алыйк. Утырыгыз.
- Актуальләштерү.
- Укучылар, хәзер бер җыр тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз һәм әйтегез: җырда нинди сүз еш кабатлана?
(С.Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры тыңлана.)
- Бу җырда “яратам” дигән сүз кабатлана.
- Балалар, әйдәгез әле “ярату” темасына сөйләшеп алыйк һәм сораулар ярдәмендә бусүзнең мәгънәсен ачыклыйк.
Уен “Спроси у друга:”
- Что такое любовь? (Нәрсә соң ул ярату?)
( Якын итү, хөрмәт итү).
- А кого можно любить? (Ә кемне яратып була?)
(Әнине, әтине, туган илне, хайваннарны).
- А любовь можно увидеть или услышать? (Яратуны күреп, ишетеп буламы?)
(Яратуны күңел белән тоеп, сизеп була).
- Балалар, димәк ярату ул нәрсә?
(Ярату ул – хис).
- Дөрес, укучылар. Ярату хисе кемнәргә хас дип уйлыйсыз?
(Кешеләргә).
(Продолжаем игру).
-Альбина, спроси у соседа могут ли животные любить.
(Ә хайваннар ярата беләме?)
(Минемчә, хайваннар да ярата белә).
- Айдан, спроси, а почему она так думает.
(Ә син ниөчен алай уйлыйсың?
- Чөнки этләр, песиләр безнең аякларыбызга сырпалааналар. Безнең янда йөриләр.
- Лиза, спроси соседа откуда мы можем знать, что люди любят.
(Ә кешеләрнең яратканын каян беләбез?)
- Яраткан кеше синең өчен борчыла, синең турында кайгырта, сиңа яхшылык тели, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
- Бик яхшы, укучылар. Фикерләрегез белән килешәм. Ярату – кешеләргә һәм хайваннарга хас бик күркәм сыйфат. Ярата белгән кеше үзе дә матур була. Без бүген кешеләргә хас матурлык турында сөйләшәчәкбез. Матурлыкны без күрә алабызмы?
- Без матурлыкны күрә алабыз.
- Матурлык дигәндә, сез нәрсәне күз алдына китерәсез?
(бите матур, буй-сыны, матур итеп киенү )
- Балалар, без сезнең белән бу сыйфатларны күрәбез. Ә күзгә күренми торган матурлык буламы?
- Була.
- Нинди матурлык соң ул?
- Ул – күңел матурлыгы.
- Нәрсә соң ул күңел матурлыгы?
- Башкаларны хөрмәт итү, аларга ярдәм итәргә әзер тору, туганнарны, дусларны ярату, ярата белү.
- Бик яхшы, укучылар. Ә ярату сүзе нинди сүз төркеменә керә?
- Ул - фигыль.
- Дөрес, укучылар. Бүген без “Фигыль” темасын кабатлыйбыз. Дәресебезнең максаты: фигыль темасы буенча үткән материалларны гомумиләштереп ныгыту һәм аларны сөйләмдә дөрес куллану.
- Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Хәзер барыгызны да “Фигыль” иленә сәяхәткә чакырам.
- Хөрмәтле пассажирлар,ерак юлга чыгабыз, яхшылап, җайлап урыннарыгызга утырыгыз поезд кузгала.
- Алдыбызда “Фигыль модуле” станциясе.
Укучылар, һәр станциядә сезнең белемнәрегез тикшерелә. Биремнәрне үтәгәндә сездзән игътибарлылык, тапкырлык, җитезлек таләп ителә.
- “Фигыль модуле”станциясе.
- “Фигыль төркемчәләре” станциясе.
- Укучылар , схемадагы буш шакмакларны тутырырга кирәк. Бу схема буенча нәрсә әйтә аласыз? (Фигыль төркемчәләре әйтелә).
- “Юнәлеш” станциясе.
Безнең алда “Юнәлеш”станциясе. 1 нче бирем.Фигыль юнәлешәре
буенча схеманың буш шахмакларын тутырырга, мәгънәләрен аңлатырга.
2 нче бирем.Слайдтагы фигыльләрнең юнәлешен перфокартада күрсәтегез.
Ф.И.О. | Алякина Ангелина Сергеевна | |||||||
Төп | ||||||||
Кайтым | ||||||||
Төшем | ||||||||
Уртаклык | ||||||||
Йөкләтү |
Фигыльләр:уйланды, юылды, торгыза, эзләшкән, ташлатмаган, эшләнде, буяшты, укыды. ( дөрес җаваплары слайдта күрсәтелә).
- “Затланышлылар” һәм “Затланышсызлар”станциясе.
( Төркемнәрдә эш).
-Хөрмәтле, пассажирлар, “Затланышлылар” һәм “Затланышсызлар”станциясенә килеп җиттек. Монда без сезнең белән ике төркемгә бүленәбез. (һәр командага схемалар бирелә).
- Бирелгән схеманың буш шакмакларын тутырасыз, һәм аерым берфигыль турында командылардан берәр укычы чыгып сөйли
Затланышлы фигыльләр
Затланышлы фигыльләр
Хикәя фигыль Боерык фигыль Шарт фигыль
Затланышсыз фигыльләр.
Затланышсыз фигыльләр
Исем фигыл Инфинитив
Сыйфат фигыль Хәл фигыль
- Яхшы ,укучылар. Әйдәгез, хәзер бер бирем ясыйбыз. Өстәлдә кәгазь битләренә фигыльләр язылган, шуларны тиз генә ике төркемгә бүлик. (затлашышлы һәм затланышсыз). Аннары шушы фигыльләрнең төркемчәләрен табып күрсәтергә кирәк. (Фигыльләр янына аларның төркемчәләре беркетелә.)
Затланышлы фигыльләр Затлашышсыз фигыльләр
Килде, килгән, килә, килер, Килүче, килгән, киләчәк (кеше)-
киләчәк –хикәя фигыльләр сыйфат фигыльләр
Барса, бармаса – шарт фигыль- Кую, язу, белү – исем фигыльләр
ләр
Укысын, укы, укыйк - боерык Язып, сөйли-сөйли, язгач,
фигыльләр язганчы – хәл фигыльләр
- Укучылар, бу станциябез соңгысы булды. Сезнең белән сәяхәт кылу бик күңелле булды. Барыгызга да рәхмәт. Ләкин безнең эшебез әле
- Укучылар, белемнәрне искә төшердек, ә хәзер фигыльләрне искә куллана белүегезне тикшереп карыйк. Ике төркемгә ике төрле эш бирелә. Беренче төркемгә текст тәкъдим ителә. Сез бу текстка тиешле фигыльләрне куеп укырга һәм текст безне нәрсәгә өйрәтә, шуны ачыкларга тиешле буласыз.
- Буш урынга тиешле фигыльләрне куеп, психолог киңәшләрен укыгыз.Психолог киңәшләре.
Кешеләр арасында җылы мөнәсәбәт, игътибар ... , уртак тел ... ... күп кенә авырлык, кыенлык, күңелсезлекләр ... ... . Әгәр син ялгыз ... ... , яхшы дусларың ... ... , тәртибең, үз-үзеңне тотышың турында ... .
Куллану өчен сүзләр: уйлан, таба алмау, калырга теләмәсәң, җитмәү, китереп чыгара, булсын дисәң.
- Дусларың булсын өчен, нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
( Башкалар белән уртак тел таба белергә, башкаларны хөрмәт итәргә, үзеңне башкалардан өстен куймаска һ.б)
- Мәгънә ягыннан туры килгән фигыльләр куеп, авторга киңәш бирегез.
Без дискотега ... . Минем янга Гүзәл ... дә: “Син берүзеңме? Әйдә дискотега бергә ... ”, - диде. “ Менә ничек яхшы, миңа иптәш
... ”, - дип ... мин.
Бәйрәмгә ... . Ләкин бәйрәмдә Гүзәл Алсуны ... һәм аның янына ... , минем яныма ... дә. Миңа бик кыен ... . Хәзер миңа ... , Гүзәлгә нәрсә ... ? Киңәш ... , зинһар.
Куллану өчен сүзләр: барыйк, нишләргә, җыендык, бирегез, килде, киттек, булды, уйладым, әйтергә, булды, китте, күрде, килмәде.
- Хәзер икенче төркемнең Алсуга киңәшләрегезне тыңлап карыйк.
- Без Алсуга Гүзәл белән сөйләшергә, аңлашырга киңәш итәбез. Гүзәл үзенең дөрес эшләмәвен, алай эшләргә ярамаганын аңларга тиеш. Кызлар дус булып калырга тиеш, дип уйлыйбыз.
- Балалар, текстлар нәрсә турында иде? (Әдәплелек, дуслык, яхшы күңелле булу, әйткән сүзеңдә тора белү).
- Әлеге сыйфатлар без дәрес башында сөйләшкән темага туры киләме?
- Әйе. Чөнки бу – тәрбияле кешегә хас сыйфатлар.
- Бер сүз белән әлеге сыйфатларны нинди темага берләштереп була?
- Күңел матурлыгы дигән төшенчәгә кертеп була.(Душевная красота).
- Укучылар, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Тышкы матурлык белән эчке матурлык аерым-аерым була аламы? (Кеше һәряклап матур булырга тиеш.)
- Укучылар, дәресебезне Ренат Харисның “Кеше кайчан матур? Дигән шигыре белән төгәлләргә телим. (Шигырь укыла).
- Укучылар, мин сезнең саф рухлы һәм ачык йөзле, ягъни тышкы һәм эчке гүзәллеккә ия булуыгызны телим.
IV. Йомгаклау. Ә хәзер белемн
V. Өй эше.Төрле фигыль төркемчәләре кергән 10 мәкаль язарга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.
Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....
Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль
морфология буенча дщрескщ материал...
Боерык фигыль
дәрестә эшләр өчен материал...

Исем фигыль
6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.
Фигыль төркемчәләрен кабатлау; исем фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"
7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

