Дәрес эшкәртмәсе Р.Хафизова"Песнәк"хикәясендә дуслык.
план-конспект урока по теме

Бу дәрес 3Б сыйныфы татар төркемнәре өчен. Дәрес ФГОС ка нигезләнеп төзелде.Бу дәрес укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү максатыннан төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok-_konspekt_po_teme.r.khafizova_pesnk.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Р.Хафизова”Песнәк” хикәясендә дуслык.

Дәрес тибы: Яңа белем бирү.

Төп максатлар: 

1) Әсәрнең эчтәлеген  мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм анализ ясау күнекмәләрен булдыру.                      

 2) Әсәрне үз сүзләре белән сюжетен сөйләү күнекмәсен камилләштерү,            яңа белем бирүдә иң мөһимен      аерып чыгару күнекмәләрен үстерү .

3)Төркемнәрдә эшләү, үз эшчәнлекләренә дөрес бәя бирү күнекмәләрен ныгыту, укучыларда иҗади биремнәр аша кешелеклелек  сыйфатларын    тәрбияләү.  

Дәрестә кулланылган материал    

1. Күрсәтү материалы: 1) белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр; 2)язучының портреты,  тормыш юлы һәм иҗаты буенча мәгълүмат; 3)уку эшчәнлеген оештыру буенча план;  4) белемнәрен тигезләү буенча рәсемнәр, схемалар, төрле кошлар тавышы; 5) эталон

2. Тарату материалы: 1) уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр; 2)укучыларның белемнәрен беренче тапкыр ныгыту өчен биремнәр(во внешней речи);3) белемнәрен тикшерү буенча карточкалар; 4) өй эшен бирү өчен таблица.

Дәрес барышы.

 1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

      Исәнмесез, саумысыз!

      Хәерле көн, дисәм мин.

      Хәерле көн диябез.

      Кәефләрегез ничек соң?

      Матур кышкы көн кебек,

      Тукай телен,анам телен

      Өйрәнергә дип килдек.

Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Бүген безнең яңа тема ,  сез, һәрвакыттагыча, үзегез теманы китереп чыгаракчаксыз.Тема бик кызыклы, матур күренешләргә бай һәм алдагы дәресләрдә дә алган белемнәрне куллана алачаксыз.

-Шулай итеп, сез бүген яңа белемне нәрсәгә нигезләнеп ачасыз?(Мин нәрсә беләм?, Мин нәрсәне белмим?, Мин нәрсә белергә телим?, Үзем чишү юлын табам, Үзем эшлим!)

-Булдырдыгыз! Сезгә уңышлар телим!

2.Белемнәрен актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыруда шәхси кыенлыкларны билгеләү.

- Укучылар, эшне нәрсәдән башлыйбыз?(Яңа белемне ачу өчен, үтелгән темаларны кабатлаудан.)

- Укучылар, бу нәрсә? Кар бөртекләрен күрсәтү.

 -Кар бөртекләре.   -Ул нинди? (Ак, йомшак, салкын, тиз эри)

-Әйе, бик дөрес.   -Ә җир нинди?(Салкын, ап-ак кар белән капланган, агачлар матур ак күлмәкләрен кигәннәр.) Бик дөрес фикерлисез.

    Сюжетлы рәсем кую.

-Бу рәсем буенча без нәрсә эшлибез?(Бу рәсемдә сурәтләнгән күренешләрне  табабыз.) Дөрес, ә тагын нәрсә эшләргә була? (Урамдагы күренешләр белән чагыштырып карарга була). Бик дөрес, ә нинди охшашлыклар күрәсез?

Урамда да, рәсемдә дә салкын кыш сурәтләнгән, агачлар ап- ак күлмәкләрен кигәннәр, җир ак келәм белән капланган, кошлар очып йөри.

- Укучылар, бик дөрес җавап бирдегез.Булдырдыгыз!

  Кар турында, кар бөртекләре турында шигырьләр беләсезме?

  2-3 укучы шигырьләр сөйли.

- Бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләдегез.

3.Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.

 Укучылар,  төп эшчәнлегебез нигезле булсын өчен эшне оештыра белергә кирәк.Уку эшчәнлеген оештыру өчен төркем җитәкчеләрен сайлап куябыз. Һәр төркем үзенә җитәкче сайлый.

Өй эше нәрсә биргән идем?

  1. шигырьне сәнгатьле укырга; 2)шигырь буенча кечкенә күләмле хикәя төзергә ; 3) рәсем ясарга.

Төркемнәрдән кем сөйли? Бик матур итеп хикәяләр төзеп килгәнсез. Шигырьне дә бик дөрес һәм матур итеп укыдыгыз.Булдырдыгыз!

Өй эше буенча үзегезгә нинди нәтиҗә чыгардыгыз?

Эш беткәч уйнарга ярый. Дус- тату уйнарга кирәк.Табигатькә карап сокланырга кирәк. Бик дөрес фикер йөртәсез.

-Укучылар, безгә шундый рәхәт,  күңелле, җылы.

Әнә, карагыз әле урамга. Көн шундый суык, кар күп. Ә кыш көне нәрсәләргә начар, авыр? Ни өчен?

-Презентация куярга.Аларга ярдәм кирәкме? Аеруча кечкенә песнәкләргә.

Димәк, без бүген дәрестә нинди тема турында сөйләшәчәкбез?

-Әйе, бик дөрес.Без кошлар , аларга ничек ярдәм итү турында сүз алып барачакбыз.Безнең алда авырлык килеп туды.Без әле бу авырлыктан чыгу юлын белмибез.

-Хәзер без нәрсә эшләячәкбеә?(Авырлыктан чыгу юлы өчен проект төзибез)

4. Проектны төзү һәм авырлыктан чыгу юллары.

-Сезнең эшчәнлекнең максаты нәрсәдә? (“Песнәк” хикәясен укып чыгу, төп геройлар белән танышу)

-Әйе, “Песнәк” хикәясен укыйбыз.

Кем язган? Язучы турында нәрсә беләбез? Бернәрсәдә белмибез.Каян белергә була? (интернеттан, китапханәдән, укытучыдан).

Экранда портреты куела. Сез,  язучының портреты буенча нәрсә әйтә аласыз?

Төркемнәрдә эшләү.Әйе, ул бик матур, акыллы,кызыклы хикәяләр язган, балаларны ярата.Сез , бик дөрес фикер йөртәсез.

Һәр укучыга тормыш юлы һәм иҗаты буенча язылган материал бирелә.Һәр укучы укып чыга һәм төркемнәрдән берәр укучы сөйли.

1 төркем биографиясен сөйли, 2 төркем иҗатына күзәтү ясый. 3 төркем бүләкләре турында сөйли.

Булдырдыгыз!

5.Проектны тормышка ашыру.

Сезнеңчә,без хәзер нәрсә эшлибез?

“Песнәк” хикәясен укыйбыз”.Сюжетын үз сүзләребез белән сөйлибез. Әсәрнең ни турында булуын ачыклыйбыз.Төп геройларны табабыз.Аларга характеристика бирәбез.

-Бик дөрес фикер йөртәсез.Булдырдыгыз!

Хикәяне укып чыгу.

Сүзлек өстендә эш. Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була?(аңлатмалы сүзлекләрдән, тәрҗемә сүзлекләреннән, укытучы аркылы, интернеттан)

Түш- грудь ,     яңак-щека   ,    сәрви агачы- акация

Төркемнәрдә эшләү. Һәр төркемнән бер укучы эчтәлеген үз сүзләре белән сөйли.

- Сезнеңчә, хикәянең төп геройлары кемнәр?

- Идрис белән песнәк. Бик дөрес.

-Сезнеңчә, Идрис белән песнәк нинди? Ә кыш турында нәрсә әйтә аласыз?

Идрис нинди малай?

Акыллы, ярдәмчел, тәрбияле, кошларны ярата.

Песнәк нинди?

Кечкенә, матур, сары түшле, чиста, түбәтәе бар, Идрисне ярата.

Кыш нинди?

Карлы, салкын, агачларны, җирне суыктан саклый.

Әйе, бик дөрес сөйләдегез.Сез, булдырдыгыз!

6.Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.

-Хәзер без нәрсә эшлибез?(Хикәянең төп темасын табабыз.)

Хикәянең төп темасы нинди ?  Дуслык турында. Кем һәм нәрсә

арасында дуслыкны күрәсез? Идрис белән песнәк арасында.

Аларның дуслыгын нәрсәдә күрергә була?

-Идрис көн саен песнәкне ашата. Ә песнәк Идрискә ягымлы күзләре аша рәхмәт әйтә.Идрискә дә песнәк белән бик күңелле.Чөнки, ул көн саен ялгыз кала.Ә песнәк аңа моңсуланырга ирек бирми. Алар- чын дуслар.

-Әйе, дөрес.Идрис белән песнәк бик дуслар.

-Әйе, сез бик дөрес фикер йөртәсез.Булдырдыгыз!

7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.

  • Укучылар, сез бу хикәяне өлешләргә бүлеп, һәр өлешкә исем куеп карый аласызмы? Төркемнәрдә эшлибез.Һәр төркем үзләренең биремнәрен укый.Биремнәр түбәндәгечә :
  • Идриснең песнәге бар.
  • Алар дуслар.
  • Песнәк сәрви агачына куна.
  • Песнәк Идрисне көтә.
  • Идрис песнәкне ипи валчыклары белән сыйлый.
  • Песнәк  Идрискә рәхмәт әйтә.

Биремнәр эталон буенча тикшерелә.Эталон буенча җаваплар экранга чыгарыла.

Хикәяне өлешләргә бүлеп , исемнәр куйганда авырлыклар тудымы?

-Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен сезнең алда кыенлыклар туды?

-Ә кемгә бирем буенча кыенлыклар тумады?

Булдырдыгыз, укучылар! Сез бирем буенча үзегезгә билге куя аласыз.Һәр укучы үзенә билге куя.

8.Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.

-Әйтегез әле, сез , дәрестә алган яңа белемне кайда куллана аласыз? Безгә бу тема бик кирәкме?(Табигатьне ярату , кошларны саклау өчен кирәк.)

- Укучылар, сез, бу хикәяне дәвам итә алыр идегезме?(Әйе, дәвам итә алыр идек.)

 - Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем хикәяне дәвам итеп карый һәм үзенең проектын яклаячак.

Беренче төркем үзенең проектын яклый. Әти- әни эштән кайткач, кошларга оя ясыйбыз.

Икенче төркем үзенең проектын яклый. Мәктәп бакчасына оялар ясап эләбез һәм кошларга җим салабыз.

Өченче төркем үз проектын яклый. Шәһәр урамнарында да кошларга ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә,  хезмәт дәресендә җимлекләр ясап, аларны агачларга элеп чыгачакбыз.

-Укучылар, сез,  һәрберегез үз проектыгызны бик матур итеп якладыгыз.

Хәзер безнең дәресебез ахырына якынлаша. Сез, һәрберегез теманы аңлап, дөрес һәм файдалы фикер йөрттегез. Булдырдыгыз!

9.Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.

Һәр төркемгә кечкенә генә бирем.Сүзләрне төшереп калдырабыз.

Кошлар ----------- дусларыбыз. Кошларга--------------итәргә кирәк. Кошларга----------- ясарга кирәк.(безнең, ярдәм, оялар)

Һәр төркем биремне дөрес эшләде.Булдырдыгыз!

- Дәресне бетерер алдыннан безгә нәрсә эшләргә кирәк?(Эшебезгә нәтиҗә ясарга кирәк)

- Без бүген дәрестә нинди яңа  белем үзләштердек?

(Роза Хафизова иҗаты турында өйрәндек, аның”Песнәк” хикәясе белән таныштык, кошлар - безнең дуслар икәнлеген , аларга ярдәм итәргә, кошларны сакларга кирәклеген белдек).

- Без дәрескә куйган максатыбызга ирештекме?(Әйе, без үзебез куйган максатларга ирештек)

- Безнең кыенлык нәрсәдә иде?(Язучы турында, аның “Песнәк” хикәясе  турында бернәрсәдә белми идек.)

-  Сез бу хикәя буенча үзегезгә берәр файдалы киңәш ала алдыгызмы?(Әйе, без бу хикәя аркылы кошларга ярдәм кирәклеген, чын дуслыкның кадерен белергә кирәклеген белдек)

Укучылар, сез,  барыгызда бик актив булдыгыз, дәрестә катнашып утырдыгыз.Сез, барыгызда булдырдыгыз!

Өй эше.

  • 1.Мәҗбүри.Тексны укырга.56 бит. Сорауларга җавап бирергә.
  • 2.Хикәя язарга”Кошлар- безнең дусларыбыз”
  • 3.Иң ошаган өлешенә рәсем ясарга.

Үзбәя. Билгеләр куйдыру. Һәр укучы үзенә билге куя.

-Дәрес бетте.Дәрес өчен бик зур рәхмәт. Саубулыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роза Хафизова "Күгәрчен һәм малай".

Рус мәктәбенең 4нче сыйныфлары өчен укдан дәрес эшкәртмәсе...

"Шәриф Камалның" Буранда хикәясендә мотивлар

Әлеге фәнни-тикшеренү эшендә Ш.Камалның "Буранда" хикәясеннән мотивлар аерып алныды һәм аларга анализ ясалды....

Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясендәге лексик- грамматик материал.

5 нче сыйныфның рус төркеме өчен  дәрес эшкәртәсе...

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

Э.Шәрифуллинаның “Дуслык,чын дуслык”шигыре

6 нчы рус сыйныфының татар телен  өйрәнүче укучылары өчен әдәбият дәресе...