Картина өстендә эш
методическая разработка по теме

Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы

Биредә картина өстендә эш төрләре, аның тәртипләре турында аңлатыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Картина өстендә эш43 КБ

Предварительный просмотр:

КАРТИНА ӨСТЕНДӘ ЭШ

Тәҗрибәдә күренгәнчә, мәктәпләрдә картина өстендә эшләү-. нең төрле алымнары бар. Берәүләр билгеле бер картинаны элеп куялар да, беркадәр әңгәмә үткәргәч, картина буенча сочинение язарга кушалар, икенчеләр теге яисә бу картинаны сөйләм үстерү өчен файдаланалар. Кыскасы, картина өстендә эшләү, ягъни тел-әдәбият дәресләрендә сәнгатьнең башка төрләреннән файдалану яңалык түгел. Дәреслек-хрестоматиядә И. И. Шишкин, X. Якупов, Л. Фәттахов кебек күренекле художниклар турында кыскача белешмә һәм төрле жанрдагы әсәрләрдән мисаллар, .аларның эчтәлеген аңлауга юнәлеш бирелде.

Бу художниклар турында сөйләгәндә һәм аларның дәреслектә урнаштырылган репродукцияләре белән эш иткәндә укытучының иҗади мөмкинлекләре чиксез. Укытучы, үзенең җирле шартларыннан, мөмкинлекләреннән чыгып, теге яисә бу художник турында киңрәк сөйли ала. Шулай ук, дәреслектә бирелгән әсәрләр белән чикләнмичә, шул ук художникның башка картиналарыннан репродукцияләрне күрсәтү мөмкинлеге бар. Дәрестә башланган әңгәмә сәнгать музеена экскурсиягә баргач үзенең дәвамын таба. Яисә бөтен класс белән художникларның әсәрләрен җыйнау, алардан альбом төзү, шул җирлектә сәнгать әсәрләре буенча тирәнрәк белем запасы булдыру чарасы күрелә. Бу эшнең тора-бара мәктәп күләмендәге зур бер мероприятиегә әйләнеп китү ихтималы бар. һәм әдәбият укытучысының инициативасы белән мәктәптә «Кечкенә Третьяков музее» яисә «Сәнгать сөючеләр почмагы» һ. б. ш. характердагы файдалы чаралар оештырырга була.

Картиналарны танып белү, аларның эчтәлеген аңлату әдәбият дәресендә теге яисә бу әсәргә бәйле рәвештә алып барылса, укучыларга гомумән сәнгать турында фикер тупларга булыша. «Яз башы» (Г. Ибраһимов) хикәясендә язгы табигать күренеше, күл буендагы зифа камышлар, табигатьнең гүзәл - бизәкләрен үзләрендә туплаган бормалан-ып-бормаланып ага -торган елга, көзгедәй ялтырап ятучы күл — гомумән яз башында, ягъни табигатьнең саф чагында, яшь чагында була торган •сихри матурлык сүз художнигы тарафыннан җанлы сурәтләнә. Текст өстендә эшләү дәвамында, дәрестә, сурәтләү чаралары өйрәнелә, моның өчен әдипнең нинди сүзләрдән, сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләреннән, чагыштыру, халык авыз иҗаты әсәрләрендәге поэтик бизәкләрдән файдалануына игътибар ителә. Бу төр эшләрне ачыклау, үтелгән материалны ныгыту максаты белән, төрле типтагы биремнәр, күнегүләр үткәрелә. И. И. Шишкин иҗаты белән таныштыру,    аның нинди жанрда иҗат итүче художник икәнен төшендерү «Яз башы» хикәясеннән соң тәкъдим ителә. Бу очраклы түгел. «Яз башы» хикәясен уку процессында укытучы табигать күренешләрен сурәтләгән эпизодларны җентекләп аңлата. Дәреслектә бирелгән сораулар, биремнәр өстендә эшләгәндә дә бу мәсьәлә калку сизелә. Шуның өстенә, укучыларның үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, өстәмә рәвештә «Табигать кочагында минем бер көнем» дигән миниатюр сочинение язганда табигатькә карата мәхәббәт хисләре яңарган була. Әнә шундый мәгълүматлар туплаган укучыга, аның яшенә туры килердәй, аны кызыксындырырдай сәнгатьле сөйләм ярдәмендә И. И. Шишкин турында аңлатыла.

Биредә укытучыдан җитди хезмәт таләп итә торган зур максат күздә  тотыла.    IV класста ук   укучы   безнең   якташыбыз И. И. Шишкин табигатьнең нечкә серләрен нык тоеп, туган ягыбызның гүзәллеген бөтси дөньяга таныткан атаклы художник икәнен үзләштереп калсын. Художник иҗаты белән мавыктыргыч итеп таныштырган очракта бу максатка ирешергә мөмкин. «Арыш басуы» буенча иҗади характердагы эшне бик яхшы башкарсалар да, моның белән чикләнергә, канәгатьләнергә ярамый,, билгеле. Бу төр эшне класстан тыш вакытта художникның башка картиналарыннан репродукцияләре белән таныштыруны дәвам итәргә, ягъни сәнгать әсәрләрен танып белү эшен билгеле бер системага салырга кирок: укучы мәктәпне тәмамлап   чыкканчы шундый төр эшләр башкарса, киләчәктә үзен кайсы гына өлкәдәге хезмәткә багышласа да, ул зәвыклы, рухи хисләргә бай, культуралы кеше булыр.

«Арыш басуы»н укучылар яраталар, аны үзләре күргән кырлар, үзләре белгән әдәби әсәрләрдәге сурәтләү чаралары белән чагыштырып сөйлиләр. Дөрес юнәлеш бирелгән очракта укучыларның эмоциональ хисләре эшчәнлек күрсәтә башлый.

И. И. Шишкинның «Арыш басуы» исемле картинасы буенча иҗади эш.

Дәреслектәге биремдә кушылганча укучы сораулар төзеп яза:

  1. Сез бу картинада ниләр күрәсез?
  2. Горизонт, зәңгәр күк ничек сурәтләнә?
  3. Каерылып   үскән арышлар    кояш нуры   белән кушылып нинди матурлык хасил итә?
  4. Арыш басуын ярып килгән юлның озынлыгын ничек билгеләп була?
  5. Бу картинада кеше хезмәте тудырган нинди байлык бар?
  6. Икмәк турында нинди мәкальләр, җырлар, шигырьләр беләсез?
  7. Картина сезне кайсы ягы белән сокландыра? Нинди хисләр уята?
  8. Бу картинада горизонтка кадәр сузылган арыш кыры күренә.
  9. Арышлар мул булып үскән. Шуларга карап, иркенәеп, рәхәтләнеп сулыйсың шикелле.        

Горизонтта, зәңгәр күктә кабарып торган ак болытлар йөзә. Кояш алтын нурларын сибә. Каерылып үскән арышлар кояш нурында алтын сыман булып ялтырый. Шактый көчле искән җил шул арышларны дулкынландыра.

Әллә кайдан ук килгән соры юл, арышларны ике якка аерып, бик еракка китә. Юлның озынлыгын тезелеп утырган биек бөдрә наратларга да карап белеп була.

Картинага карагач, туган ягыбызның бай табигате белән танышабыз. Кеше хезмәте тырышып тудырган матурлык бар монда.

Хезмәт нәтиҗәсендә каерылып үскән арыш кыры иксез-чиксез матурлык тәшкил итә. Шуның өстенә ул кеше тормышында хәлиткеч көч чыганагы булган икмәк кыры. Ә икмәк һәрвакыт иң зур байлык. Аны кадерләргә, олыларга һәм сакларга кирәк.

Бу картина минем туган ягымның иркен кырларын, басуларын, юлларын хәтерләтә, чынбарлыктагыча күз алдыма китереп бастыра. Аңа карагач, күңелдә матур хис туа һәм җырлыйсы килә:

Җәйге ямьле басуларда
Бик күңелле кичләрен,
        Яратам мин җәйге кичтә

Кырда арыш исләрен.        

Дәрестә алынган белемнәр укучының дөньяга карашы формалашуына зур өлеш кертә. Шул җирлектә аның мөстәкыйль фикере үсә. Билгеле, моның- өчен дәреснең хәзерлекле, эчтәлекле, үтемле булуы шарт. Шулай булгач, әдәбият дәресе югары дәрәҗәдә сәнгатьлелек үрнәге (уку, сөйләү) булып, укучыларның эмоцияләренә тәэсир итәрдәй итеп үткәрелсен, ягъни укучыларның хисен тәрбияләсен. Харис Якуповның «Хөкем алдыннан» дип исемләнгән портрет жанрындагы әсәре Муса Җәлил иҗатын өйрәнгәннән соң тәкъдим ителә.

Картина өстендә эшләгәнче инде укучыларның М. Җәлил турында мәгълүматлары тупланган була. Укучыларга картинаның эчтәлеген аңлатып, иҗади эшләр биргәнчегә кадәр сорау куела.

  1. Бу кем портреты?
  2. Кем тарафыннан иҗат ителгән картина бу?
  3. Җәлилнең   торышыннан,   күз   карашыннан сез   нәрсәләр аңлыйсыз?

4.        «Хөкем алдыннан» исемле картинага карагач, сез Җәлилнең кайсы чор тормышын исегезгә төшерәсез?

5.        Җәлилнең портреты    аның кайсы шигырен    ишеткәндәге тәэсирне яңарта?

6.        Художник X. Якупов иҗат иткән бу картинаның эчтәлеге
белән Җәлил шигырьләренең эчтәлеген чагыштырып карагыз.

Шул рәвешчә картина өстендә җанлы әңгәмә һәм мөстәкыйль эш үткәрелә. Билгеле, бу сораулар һәммәсе якынча тәкъдим ителә, укытучы аны үзенең эш стиленә, эш шартларына карап үзгәртә, арттыра, киметә ала. Ләкин бер нәрсә шарт: бу картина өстендә дәрестә эшләгәннән соң, укучыларның Харис Якупов иҗаты турында да, Муса Җәлилнең сәнгать әсәрләрендәге образы турында да мөстәкыйль рәвештә фикер йөртеп, шул хакта сәнгатьле итеп сөйләп бирерлек төшенчәләре булсын.

Лотфулла Фәттахов иҗатыннан дәреслектә «Сабантуй» әсәре тәкъдим ителә. Бу картина өстендә эшләгәнче инде укучыларның сабантуй турындагы тәэсирләре шактый тупланган була.

Беренчедән, барлык укучылар да сабантуйны үзләре күреп беләләр.

Икенчедән, Г. Тукайның «Исемдә калганнар» исемле автобиографик хикәясеннән кечкенә Апушның сабантуй хакында сөйләгән эпизоды, һичшиксез,  балалар хәтерендә сакланадыр.

Өченчедән, Г. Ибраһпмовның «Алмачуар» хикәясендәге сабантуй күренешләре белән дә укучылар танышалар.

Төрле чыганаклардан килгән мәгълүматларга нигезләнеп, художник тарафыннан иҗат ителгән «Сабантуй» картинасы өстендә иҗади эш үткәрелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок развития речи "Картина рассказывает" (работа с тектами о картине А.К. Саврасова "Грачи прилетели"

Данный урок  преследует цель- учить неслышащих обучабщихся  ориентироваться в окружающем мире через умение высказывать свои мысли и задаватьвопросы. Ведь тот, кто умеет задавать вопрос...

УРОК ПО ТЕМЕ : «РАБОТА ПО КАРТИНЕ А.А.Пластова «ПЕРВЫЙ СНЕГ». (Сочинение по картине А.А.Пластова «Первый снег» в 5 классе)

Урок развития речи по картине А.А.Пласотва "Первый снег" в 5 классе, где ребята знакомятся с художником и его картиной, отвечают на вопросы, составляют план сочинения и пишут сочинение по картине....

Картины художников. Описание картин

Картины художников. Описание картин И.Репин  «Бурлаки»,  «Иван Грозный и его сын Иван»В.Серов.  «Дети»И.И.Шишкин.В.Г.Перов «Тройка», «Птицелов»В.М.ВаснецовИ.Левитан...

Рассказывание по картине и серии сюжетных картин.

Для успешного освоения программы обучения в школе у выпускника детского сада должны быть сформированы умения связно высказывать свои мысли, строить диалог и составлять небольшой рассказ на определенну...

«Подготовка к сочинению «Гимн русской зиме» (по картинам И.И. Шишкина «Зима» и картины К.Ф. Юона «Русская зима. Лигачёво»)

Урок русского языка в 7 классе (урок развивающего обучения)Сопоставление картин русских художников-пейзажистов И.И. Шишкина «Зима» и картины К.Ф. Юона «Русская зима. Лигачёво». Подготовка ма...

Работа с репродукциями картин на уроках ОРКСЭ (на примере картины Лосева Н. "Блудный сын")

Работа с репродукциями картин на уроках ОРКСЭ (на примере картины Лосева Н. "Блудный сын")...