Урок татарского языка по теме "Вакыт рәвешләрен ныгыту".
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ситдикова Гулия Нургаязовна

Конспект урока татарского языка по теме "Вакыт рәвешләрен ныгыту".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vakyt_rveshlre.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Вакыт рәвешләрен ныгыту

Дәреснең девизы: Буш вакыт- алтын вакыт.

Дәреснең тибы:Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе.

Дәреснең төре: диспут дәрес

 Максатлар:

Укытучы өчен:  Укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен ныгыту.“Буш вакыт” темасы буенча сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

Укучы өчен:

Белем бирү максаты:

     а)үзеңнең буш вакытыңны үткәрү турында сөйли белүне       камилләштерү;  

б) буш вакытны файдалы үткәрү, файдасыз үткәрүне  күрсәтә белү.

Укытучы өчен:

   2. Үстерү максаты: гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү күнекмәләренә өйрәтү.

3.Тәрбия максаты:  буш вакытны файдалы үткәрү кирәклегенә инандыру , буш вакытны файдалы үткәрү күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

   Дәреслек: Татарча да яхшы бел. 5 нче сыйныф. Автор: Р.Р. Нигматуллина  – Казан:. Татарстан китап нәшрияты ,  2011 нче ел,  92 – 94 битләр, компьютер, карточкаларда иҗади биремнәр, дәреслек, сүзлек.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

 Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Кояшлы иртә кебек

 Әйдәгез, бер- беребезгә хәерле көн телик. (Укучылар парларда бер-беренә , укытучыга хәерле көн телиләр)

Дәреснең темасын билгелибез. Узган дәресләрдә без нинди тема буенча сөйләшә башладык?

-Вакыт темасы буенча .

 Бу дәрестә безнең ике бурычыбыз бар:

  а) үзеңнең буш вакытыңны үткәрү турында сөйли белү;

 б)  буш вакытны файдалы үткәрү, файдасыз үткәрүне  аера белү.

II. Өй эшен тикшерү. (диалог формасында)

Укытучы: Син буш вакытта нишлисең?

Укучы: Мин буш вакытта ......

III. Актуальләштерү. 

1. Презентация буенча эш:

I рәт- Маратның әнисе нишли?

II рәт- Маратның әтисе нишли? (гөмбә җыя, өчпочмак пешерә, көймәдә йөзә, машинада йөри)   (1 слайд)

2. Дәреслек буенча эш (103 бит):

Бирем:Нинди фигыльләр кулланырга кирәк булачак?(инфинитив)

Укытучы: Инфинитивның нинди  формаларын беләбез?

Укучы: -рга/-ргә, -арга/-әргә, -ырга/-ергә.

3.Рәсем буенча сөйләшү үткәрү.

Укытучы: Буш вакытта кем нишләргә ярата?

Укучы:Алсу газета укырга ярата.Марат компьтерда уйнарга ярата. Роза йокларга ярата.

IV. Төп өлеш. 

1. Укытучы:  Без беренче максатны үтәдек. Икенче максатыбыз буш вакытны файдалы үткәрү турында сөйли белү.

Проблема кую: -Укучылар, буш вакытны ничек үткәрергә була? Файдалы, файдасыз.   

2. Сүзлек эше : Үткәр! Проводи! Җөмләләр уйлау.

3. Төркемнәрдә эшләү.

Укытучы:  Буш вакытны үткәрү турында сөйләү өчен сез 2 төркемгә бүленәсез. Беренче төркем буш вакытны файдалы үткәрү, икенче төркем буш вакытны файдасыз үткәрү турында фикерләр җыя. Аннан соң бер – берегезне тикшерәсез, өстәмәләр кертәсез (дополняете друг - друга).

4. Таблицада тутыру.

I рәт                             Марат   файдалы үткәрә.                                                                   II рәт                           Алмаз    файдасыз үткәрә.                                                                  

Буш вакытны файдалы үткәрү

Буш вакытны файдасыз үткәрү

Көне буе компьютерда уйный. Иртән, кичен телевизор карый.

Озак йоклый. Сыйныфны җыештыра. Спорт белән шөгыльләнә.

Әнигә булыша. Чәчәкләргә су сибә. Кәрәзле телефоннан сөйләшә.

5. Физминутка

6. Парларда эшләү, бер-береңә файдалы киңәшләр бирү.

V. Ныгыту. Ситуатив күнегүләр белән эш.

Как скажете о том, что ваш друг проводит свободное время с пользой.

Как скажете о том, что ваш друг проводит свободное время бесполезно.

Как скажете о том, что ты   свободное время проводишь с друзьями

Как скажете о том, что ты   свободное время проводишь дома с мамой и папой.

Как скажете о том, что ты   свободное время проводишь на свежем воздухе.

Как скажете о том, что ты   свободное время проводишь около компьютера.

Как скажете о том, что ты   свободное время проводишь около телевизора.

2.Кирлемәннән хат уку.

Мин ял коне сәгать 11дә торам. Ашыйм да телевизор карарга утырам. Аннан соң компьютерда уйныйм. Тагын ашыйм.  Тагын телеизор карыйм. Ә сез нишлисез?

Укытучы:  Ул буш вакытын файдалы үткәрәме?

Укучылар: Юк.

VI.  Йомгаклау,  бәяләү

Без бүген дәрестә нәрсә турында белдек?

Буш вакытны файдалы һәм файдасыз үткәрү турында белдек

 Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Буш вакытны файдалы үткәрү кагыйдәләрен өйрәндек

Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Барыгызга да бишле билгесе куям.

VII.  . Өй эше. Кирлемәнгә хат языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка

Обобщающий урок татарского языка для русскоязычной группы по теме "Татарстан"...

Применение инновационных технологий для развития коммуникативных способностей у русскоязычных учащихся на уроках татарского языка и литературы

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не  только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения...

«Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык)

Интегрированный урок (татарский, английский язык) для русскоязычных учащихся "Употребление модальных глаголов в речи с использованием в лексики по теме "Одежда", 7 класс.Цели урока:- обобщить все ранн...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...