Дәрес эшкәртмәсе. Бәхетле балачак.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Абдуллина Файруза Миннулловна

"Праздник поэзии". Можно использовать как мероприятие, посвященное дню рождения великого поэта Г. Тукая. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyr_byrme.docx18.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Шигырь бәйрәме. ( Г.Тукайның тормышы, иҗаты буенча йомгаклау   дәресе)

Максат: укучыларда диалогик сөйләмне үстерү;

                Г.Тукай турындагы белемнәрен искә төшерү, камилләштерү;

               укучыларны Г.Тукайның  шигырьләрен сәнгатьле итеп  укуга,                   әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтүгә  ирешү;

               Г. Тукайның иҗатына, туган телгә, татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Г. Тукай портреты, әсәрләренә иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе, телевизор, магнитофон, компьютер, проектор, курчаклар.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Дежур укучы белән әңгәмә.

  • Бүген ничәсе?
  • Атнаның нинди көне?
  • Сыйныфта кем юк?

II. Үткәннәрне актульләштерү.

  • Балалар, тыңлагыз әле, нинди җыр җырлана? Кем сүзләренә язылган бу җыр?
  • ... .
  • Әйе, бу – “Туган тел” җыры. Аны Г.Тукай язган.

1 нче слайд

  • Ул кайсы халыкның шагыйре?
  • ... .
  • Г.Тукай кайсы авылда туа?

2 нче слайд

  • Ул ничәнче елда туган?
  • ... .

3 нче слайд

  • Г.Тукай дөньяда ничә ел яшәгән?

  4 нче слайд

  • Г.Тукай кем өчен язган?
  • ... .
  • Балалар, сез Г.Тукайның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
  • ... .
  •  Әйе, балалар, сез Г.Тукайның әсәрләрен елдан- ел күбрәк укырсыз, ныграк аңларсыз һәм яратырсыз. Аларны укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, туган телгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияли.

III. 5 нче слайд

     Балалар, бүгенге дәреснең темасы: Шигырь бәйрәме. Без бүген Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләрбез, аның сүзләренә язылган җырлар җырларбыз, әкиятләрен сәхнәләштерербез.

      6 нчы слайд.

Балалар, әйдәгез әле, бу шигырьне укып китик.

Чал Иделдә бозлар ташкан чакта,

Килгән чакта җиргә җылы май.

Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез.

Яшәтәбез сине, яшь Тукай.

    7 нче слайд. Телевизордан (видеомагнитофоннан) быелгы “Шигырь бәйрәме” күренешен карау.

    Әйе, балалар, һәр ел саен мәктәпләрдә 26 нчы апрельдә Г.Тукайның  иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм – Казанда була. Ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры каршында узды. Ул бәйрәм- шигырь  бәйрәме дип атала. Бу бәйрәмдә шагыйрьләр үзләре язган шигырьләрен укыйлар. Әлеге шигырьләрдә дә бөек шагыйрьне сагыну, аның иҗатына хөрмәт хисләре чагыла.

    Бу бәйрәмдә әдәбият, музыка, сынлы сәнгать  өлкәсендә эшләүчеләргә Татарстанның Дәүләт премиясе бирелә. Ул беренче тапкыр 1958 елда композитор Фәрит Яруллинга “Шүрәле” балеты өчен бирелә.

     201... елда бу премиягә лаек булган кешеләр белән таныштыру.

      Лауреатларның фамилияләре, исемнәре, нинди казанышлары өчен.

   Без дә, балалар, бүген шундый бәйрәм үткәрәбез. Хәзер сезне тыңлыйк. Тукай абыебызның шигырьләрен матур итеп сөйли беләсез микән?

IV.Шигырь бәйрәмен башлаганчы, әзрәк хәрәкәтләнеп алыйк.

Ф/м. 1,2,3 – бездә дуслык, бездә көч.

V.Шигырь бәйрәме.

 8 нче слайд.

 Авыл күренеше. Г.Тукайның авылга багышланган нинди шигырен беләсез? Кем сөйли безгә?

 Бездә бүген 2 нче сыйныф укучылары да катнаша, алар да сезнең кебек Г.Тукай турында күбрәк беләселәре килә.

 (Салават “Туган авыл” шигырен сөйли)

  • Балалар, бу шигырьдә Г.Тукай балаларны нәрсәгә өйрәтә?
  • Туган авылны яратырга, чишмәләрне, табигатьне сакларга өйрәтә.
  • Әйе, балалар, без дә сезнең белән үзебезнең туган җирне, авылыбызны яратырга тиешбез.

9 нчы слайд. (“Эш беткәч, уйнарга ярый”)

  • Г.Тукай бу шигырендә балаларга нәрсә аңлата?
  • Балаларны иң элек кирәкле эшне эшләргә, аннан соң гына уйнарга яравын аңлата.

10,11 нче слайдлар.(“Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт”)

  • Г.Тукай бу шигырләрендә балаларны нишләргә чакыра?
  • Эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра.

12 нче слайд. (“Бала белән күбәләк”)

Ике кыз “Бала белән күбәләк” җырын башкара.

  • Бу шигыре белән шагыйрь ни әйтергә теләгән?
  • Кешелекле, шәфкатьле булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә чакыра.

13 нче слайд. (“Бәхетле бала”)

  • Г.Тукай нинди баланы бәхетле дип саный?
  • Дәрескә күңел биргән, укытучыны хөрмәт иткән, кешеләргә шәфкатьле булган бала бәхетле була.

14 нче слайд. (“Сабыйга”)

  • Г.Тукай бу шигырендә балаларны нинди булырга өнди?
  • Акыллы, белемле булырга.

15 нче слайд. (“Ата илә бала”)

16 нчы слайд. (“Шүрәле”)

Курчак театрына йөрүче егетләребез сезгә “Шүрәле”  әкиятеннән өзек сәхнәләштереп күрсәтәләр.

  • Балалар, “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп, композитор Фәрит Яруллин “Шүрәле” балетын язган. Әйдәгез без сезнең белән шул балеттан өзек карап алыйк.

17,18,19 нче слайдлар. (“Гали белән кәҗә”, “Бишек җыры”, “Бабай”, “Иртә”, “Күңелле сәхифәләр”)

20 нче слайд. (“Туган тел”)

Шушының белән “Шигырь бәйрәмебез” тәмам. Хәзер  барыбыз бергә “Туган тел”  җырын җырлыйбыз.

VI.Йомгаклау, билгеләр кую.

Бүген барыгыз да бик матур,сәнгатле итеп Г.Тукайның шигырләрен сөйләдегез. Бик актив булдыгыз, “5” ле билгесен көндәлекләрегезгә куегыз.

  • Бүген без сезнең белән кемнең шигырләрен искә төшердек?
  • ... .
  • Без Г. Тукай әсәрләрен өлкән сыйныфларда да өйрәнербез.

Дәрес бетте, сау булыгыз.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

Роберт Миннуллин. Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...                  Дәрес-лекция          ...

Балачак үзе яз ул

5 нче сыйныфта татар теле дәресе...

Балачак илендә

Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, дуслык сыйфатлары тәрбияләү...

Бәхетле балачак

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән Хәйрия концерты сценариясе....

Сценарий эшкәртмәсе “Балачак – бәхетле чак” (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )

Сценарий эшкәртмәсе  “Балачак – бәхетле чак”  (3-4нче сыйныф татар укучылары өчен  Р.Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә )...