Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...
план-конспект урока на тему

Зиннатуллина Флера Авхадиевна

 

Роберт Миннуллин. Балачак истәлекләре. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...                  Дәрес-лекция

                                                        

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r_minnullin_.achyk_dres.6_kl.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:                                             Роберт Миннуллин.                     Дәрес-лекция

                                                        Балачак истәлекләре.

                                           Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...

 Максат:        укучыларны  якташыбыз Роберт Миннуллин ижаты  белән якыннын      

                        таныштыру;

                        шагыйрь иҗатында балачак хәтирәләренең чагылышын  

                        күзәтү,әнисенә булган  хөрмәтенең зурлыгын балалар күңеленә

                        җиткерү; әниләргә  хөрмәт,шагыйрь иҗаты  белән   кызыксынуларын

                        үстерү;мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек

                        сыйфатлары  тәрбияләү.

Кулланма:      Р.Миннуллин портреты; күргәзмә материал; китаплары;

                        презентация,и\т,слайдлар,магнитофон,аудиокассета,ноутбук.

                                           Барышы.

I.  Оештыру.

II. Белемнәрен актуальләштерү.

1. “Әсәрне таны” уены.Балалар укылган әсәрләрдән өзекләр укыйлар.Өзекне танып әсәрнең исемен   һәм авторын әйтергә.

     Актив укучыларны билгеләү ,нәтиҗә ясау.

III. Яңа тема.

Презентация

Слайд 1.Р.М. портреты.

  Р.Миннуллин 1948 елның 7 августында Башкортстандагы Илеш районы Нәҗәде авылында туа.Бер елдан сон аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә.Әтисе Мөгалим абый бу авылда бераз эшләгәнннән соң туган авылы Шаммәткә кайтып төпләнә.Булачак шагыйрьнең балачагы гүзәл табигатьле шушы авылда үтә.Башлангыч мәктәптән соң ,бишенче сыйныфка Аккүз авылына  сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый.Мәктәпне тәмамлагач .Уфага сәүдә -кулинария училищесына укырга керә, берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә,аннары колхозда эшли.

Слайд 2.Туган авылы.

  Аннан соң “Маяк” исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.Иҗат  белән ныклап шөгыльләнә башлавы шушы елларга туры килә.Әле мәктәптә укыган да ук “Башкортстан пионеры”,”Маяк” газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый,әдәбиятка булган мәхәббәәте аны Казанга алып килә.

   Казан Дәүләт Университытының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Р.М.талантлы яшь шагыйрь булып таныла.”Беренче карлыгачлар”(1970) исемле шигырьләр җыентыгындагы шигырьләрен җәмәгатьчелек тә ,тәнкыйть тэ яратып кабул итә.1972 елда ул яшь шагыйрьләрнен     5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша.Михаил Львов,Валентин Сорокин кебек танылган язучылар аның иҗатын уңай яктан бәялиләр.

   1973 нче елда Илдар Юзеев “Татарстан яшьләре” газетасында яшь шагыйрь ижатына багышланган мәкаләсен бастыра,үзенең фатихасын бирә.

   Университетны тәмамлаганнан соң ,Р.М. “Яшь  ленинчы” газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша,лирик шигырьләр белән беррәттән,балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый.Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галив игътибар итә.Х.Туфан,С.Хәким,Ф.Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалар.

    Яшь шагыйрь туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты,өр-яңа образлар,шигъри табышлар,өр яңа шигъри алымнар алып килде.Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасында катлаулы мөнәсәбәтләрне ,сабыйлар дөньясындагы четрекле проблемаларны калку  итеп чагылдыра.

   Р.Миннуллин Үзенең иҗатында безнең барыбыз өчендә газиз,кадерле булган Әнкәйләрне – ин изге җан ияләрен илаһи бөеклеккә күтәрде.

    Әнкәй! Дөньяда бердәнбер иң кадерле,иң матур,иң татлы сүз ул.”Әнкәйләр турында сүз чыкканда мин иң элек үземнең әнкәемне –Сөн буендагы Шаммәт авылында яшәүче ,гади бер татар хатынын искә төшерәм”- ди ул.

   Шагыйрьнең әнисе Гөлҗәүһәр апа – бухгалтер,әтисе Мөгаллим абый да бухгалтер булып тырышып хезмәт итәләр .Мөгаллим абый җыр-моң ярата,гармунда, курайда уйный.Матур гына яшәгәндә 1959 елның бер көнендә йортка кайгы килә.Гөлҗәүһәр апага  иң зурысы 11 яшь, иң кечесе 11 айлык булган биш бала  калдырып әтисеь вафат була.Әтисенең моңы Робертка күчә:гармунда ,курайда уйнарга өйрәнә.Бик күп еллар үткәч ,шагыйр улының әтисе сәламе булып “Аның моңы” җыры туган якларга әйләнеп кайта.

  2.  Җыр тыңлау. ”Аның моңы”А.Имаева башкаруында аудиоязма тыңлау.

       Әтисенен моны жырда нинди чагылыш тапкан?

Үзенең пар канатсыз ,ана назын татымый, үксез ятим былып үткән балачагын хәтерләгән Гөлҗәүһәр апаның балаларына җил-яңгыр тидерми ,оясын туздырмый үстерүче ана улы Робертның иҗатында тулы чагылыш таба.

Презентация.

Слайд 1.

Уло тол кала алма кебек чакта

Япа-ялгыз .

Итәк тулы бала.

Кемгә таянырга?

Көчсезлектән күңелләре тулып тулып ала.

Тик сыгылмый,сынмый.

Ул сүз бирә:

Авырлыклар белән килешмәскә!

Бүгенге көндә Гөлҗәүһәр апаның балалры әниләренең горурлыгы,

мактанычы ,таянычы булып,тормышына бәхетле картлыгына илһам биреп яшиләр.Гөлҗәүһәр апаның биш баласыда тормышта үз урынын тапканнар.

 Слайд 2.

3.  Роберт-күренекле шагыйрь,Фән,Рим,Люция-укытучылар, Ким- Татарстанның Фәннәр Академиясендә фәнни хезмәткәр.

  Әйе,балаларына дөрес тәрбия биреп,аларга яшәү сулышы өргән аналар турында шигырьләр, җырлар иҗат итми мөмкин түгел.

 4.  “Һаман чибәр минем Әнкәй “шигырен укып ишеттерербез.

-Шигырьдә кем турында сүз бара?

-“Көзләрнең дә үз яме” дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

-Ни өчен шагыйрь әнисен картайтасы килми?

Укучыларның фикерләрен тыңлау.

Слайд 3,4,5,6.

5.  Әнием!

Күзләре-гел җәүһәр!

Йөзләре-гел җәүһәр!

Һәр сүзе-мең гәүһәр!

Ә үзе-Гөлҗәүһәр!

Җәүһәр –ул асылташ. Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән?

 Слайд 7.

6.  Балачак истәлекләреннән өзек  укып, без моның шулай икәненә тагын да ныграк ышанырбыз.

  Өзек “Балачак истәлекләре”

-Роберт Миннуллин балачагын ничек искә ала?

-Әнисенең уңганлыгын ,түземлелеген тасвирлаган урыннарны табып укыгыз.

-Туган йортның җылысын ничек искә ала?

IV.  Ныгыту. Дәреслек буенча эш.

“Әни мин көчек күрдем” шигырен сәнгатьле уку.

-Көчекнең хәлен тасвирлаган сүзләргә игътибар итегез,бер үк мәгънәне төрле сүзләр белән кабатлау нигә кирәк булганын аңлатыгыз.

-Әнисе балага нинди җавап бирер икән?Әйдәгез әле уйланыйк.

Кайгының зурысы-кечкенәсе юк.Кемнәрдер ,бәлки әле олы кешеләрдер,алдаштырып,адаштырып кечкенә көчекне ташлап киткәннәр.Күрәсен, шул кечкенә жан иясенә дә хәйлә -мәкер корганнар.Үзеңә ышанга җан иясенә хыянәт инде бу.Никадәр кешеләр арасында көчек ялгыз калган.Салкында –яңгырда туңып,ул бәләкәй көчекнең тәне калтырый,аны кызганудан сабый баланың җаны тетрәнгән.

   Тормышның рәхимсезлеге белән очрашкан бу  бала күңеле нинди кызгану-

чан ,керсез әле.Дөньяның бу гаделсезлеген төзәтергә,ярдәм итәргә  ашкынып торган бала – матур образ. Әлегә ул үзе генә бу хәлне төзәтә алмый,әнисенең дә көчекне кызгануы,өйгә алып кайтырга рөхсәт бирүе кирәк.Әмма бала кулыннан килгәнне эшли, әнисенә ничек тә ялына,аны да ышандырырга тырыша,көчекнең кызганыч хәлен бик ачык күз алдына китерерлек сүзләр  таба.

Укучыларның дәрестә катнашуларын билгеләү,бәяләр кую.

 V.  Йомгаклау.

Бүген без сезнең белән нинди язучы  иҗаты белән якыннан таныштык?

Язучы иҗаты сездә нинди хисләр уятты?

Өй эше бирү.1.Р.Миннулинның тәрҗемәи хәле,иҗаты турында сөйләргә әзеләнергә.

                       2.”Әни.мин көчек күрдем!” шигырен сәнгатле укырга  әзерләнергә.

                       3. Көчекнең рәсемен төшерергә

Әйе,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек,изгелеклелек -кешегә кирәкле сыйфатлар.

Балачак хисләрен югалтмавы,аны акыл һәм тормыш тәҗрибәсе,әнисенә,гаиләсенә,туган җиренә ,барлык балаларга булган мәхәббәте белән баетуы Робертның үзен дә,ШИГЪРИЯТЕБЕЗНЕ ДӘ УКУЧЫГА ЯКЫНАЙТТЫ.

Тиздән көтеп алган бәйрәм -әниләр көне,гомумән хатын-кызлар бәйрәме.

Барлык  гүзәл затларга бәйрәм күчтәнәче -Р.Миннуллин шигыренә иҗат ителгән “Әнием килсә “җырын А.Имаева башкаруында тыңлап үтәрбез.Җәүһәр апа улының- көтеп алынган кунагы булган кебек ,сез дә  үсеп җиткәч әниләрегезне еш кунакка чакырырсыз,аларны хормэтлэрсез  дип ышанасы килә.

Җыр тыңлау.

Дәресне тәмамлау.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес эшкәртмәсе. Бәхетле балачак.

"Праздник поэзии". Можно использовать как мероприятие, посвященное дню рождения великого поэта Г. Тукая....

Биктимернең балачак истәлеге. (5нче сыйныфта Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрен өйрәнү)

Татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яңа теманы өйрәнү дәресләрен эчтәлеге һәм формасы ягыннан заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырырга тырышам. Еш кына эзләнү-тикшеренү алымын, компьютер прогр...

Балачак үзе яз ул

5 нче сыйныфта татар теле дәресе...

Белем стандартларын тормышка ашыру шартларында, милли төбәк компоненты үзенчəлеклəрен исəпкə алып, уку-укыту үсеш мохитен оештыру

Методик кулланма татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли төбәк компоненты (МТК) куллану материалларын үз эченә ала. Бу хезмәт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен тәкъдим ителә....

«Яудан кайткан батырларыбыз»

Яудан кайткан батырларыбыз......