"Рәссам Харис Якупов"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Шайдуллина Ландыш Камиловна

7 нче сыйныфның рус төркемнәрендә әдәбият дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kh.yakupov_izhaty_buencha_achyk_dres.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САРМАН МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИКЕНЧЕ НОМЕРЛЫ ҖӘЛИЛ УРТА ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

                     "Күренекле рәссам Харис Якупов"

                   (7нче сыйныфның рус төркемендә татар әдәбияты дәресе)

                                                                 Үткәрде:

                                                                                           укытучы Шәйдуллина

                                                                                         Ландыш Камил кызы

 

Максат. Рәссам Харис Якупов тормышы   белән таныштыру, иҗат ителгән картиналарына күзәтү ясау; уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, тема буенча лексиканы активлаштыру; Татарстанның данлыклы уллары, кызлары белән таныштыруны дәвам итү аша милли горурлык тәрбияләү.

Тибы: лексик күнекмәләр формалаштыру.

Методы: эзләнү эшчәнлеге, сүзлек белән эш, үзара сөйләм, текст күнегүләре.

Материал: Р.З.Хәйдарова. Татар теле.Татарский язык. 7 нче сыйныф өчен дәреслек.

Җиһазлау: Х.Якупов портреты, М. Җәлил батырлыгы турында сөйләүче китаплар күргәзмәсе, компьютер   программасы, методик кулланма, "Хөкем алдыннан" картинасы күчерелмәләре, картина турында белешмә.

                                                            Дәрес барышы

 

I.  Оештыру өлеше.

 

 1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

 2. Уңай психологик халәт тудыру.

      " Ә син?" уен-энергизаторы.

3. Дежур укучы рапорты.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Ишетеп аңлау күнегүләре.

а)  Прослушайте и укажите  слово, лишнее в логическом ряду.

                      Музыка, җыр, артист, концертлар, дәрес, сәхнә.

б)  Прослушайте и укажите  количество слогов в словах.

Дөнья, тәүлек, сәхнә, ышаныч, театр, бию, рәсем, рәссам, сәнгать.

в)  Назовите числительные.

                     3, 58, 10, 50, 80, 800, 500,  1358, 10358.

г)  Прослушайте и скажите на русском языке.

                     Татарстанның халык артисты-

                     Татарстанның һәм Россиянең халык артисты-

                     Танылган биюче-

Акыл штурмы-"Кем тизрәк?" уены.

Кагыйдәләрне искә төшерик: сорауларга тиз, төгәл һәм кыска җаваплар бирергә кирәк.

1. Сара Садыйкова ничәнче елда,  кайда туа?

2. Сара Садыйкованың музыкага сәләте кемнән килә?

3. Сара Садыйкова эшләгән труппаның исеме  ничек?

4. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган җыры ничек атала?

5. Сара Садыйкованың тормыш иптәше кем?

6. Сара Садыйкова композитор гына түгел, ә ........

7.Илһам Шакиров кайда туган?

8.Ул гаиләдә ничәнче бала була?

9. Халык   Илһам Шакировны ни өчен ярата?

10.Ирек Мөхәммәдев кайда, кайчан туа?

11. Ирек Мөхәммәдев ничә яшьтә бии башлый?

12. Ирек Мөхәммәдев кайсы театрда 9 ел эшли?

 

III. Темага килү.

        -Укучылар, без сезнең белән соңгы арада дәресләребездә сәнгать диңгезендә йөздек. Сәнгать төрләре турында сөйләштек. Санап чыгыйк әле. (Җыр сәнгате, бию сәнгате).  

Тактага карап бүгенге дәреснең темасын әйтеп карыйк әле. (Рәсем сәнгате).

Дөрес укучылар, без сынлы сәнгать күгендә  якты йолдыз булып янучы  СССРның халык рәссамы, Дәүләт һәм Тукай, Репин  премияләре  лауреаты Харис Габдулла улы Якупов иҗаты белән танышырбыз (рәсеме эленә). Сезнең алда татар халкының тагын бер асыл улы, укучылар. Аның мактаулы исемнәре шул хакта сөйли. Дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны, теманы язып куйык. (Дәфтәрләрдә эш)

IV.Уку мәсьәләсен кую.

   а) 1. - Укучылар хәзер дәреслекләрнең 148нче битен ачыгыз һәм 1 нче күнегүне табыгыз.  Күнегүнең  биреме нинди?   

     Сынлы сәнгать, табигатьне күзәтү, беренче әсәрләре, тормыш мәктәбе, сугыш вакытында, атаклы картинасы   сүзтезмәләрен транскрипция тамгалары белән язу (бирем тактада һәм урыннарда язмача үтәлә).

      2. Бирем үтәлешен тикшерү, сүзләрне берничә кат уку.

б) Сүзлекләрдә эш.

     1. Текстны аңлар өчен  безгә  тагын берничә сүзтезмәгә игътибар итәргә кирәк. Аларны мин тактага язып куйдым. (Дәреслекләрдә 149 нчы бит, 2нче күнегү). Сез аларны сүзлек дәфтәрләрегезгә язып куегыз. Тәрҗемә итәргә кирәкми.

                                                  Сүзлекләрдә эш.

                            Сынлы сәнгать   студиясе-          

                            Казан сәнгать  училищесы-

                            Бөек  Ватан сугышы-

                            Авыр тормыш мәктәбе-

                            Графика өлкәсе-

                            Китап графикасы-

                            Татар халык иҗаты әсәрләре-

                            Портрет остасы-  

                            Пейзаж остасы-

   V. Өй эшен тикшерү.Төркемнәрдә эшләү.

 1.Өй эшен тикшерү мондый тәртиптә булачак. Соңгы дәрестә һәр төркем интернет материаллары буенча презентация ясарга алынган иде.  Хәзер шушы сүзтезмәләргә аңлатма биреләчәк.. Әгәр сез сүзтезмәнең тәрҗемәсен белеп алсагыз, карандаш белән  дәфтәрләрегезгә язып барыгыз.  Соңыннан тикшерерсез, дөрес булмаса, төзәтерсез.

  2. Төркемнәрнең   чыгышлары (компьютер экраннарында слайдлар рәвешендә язулар һәм рәсемнәр белән күрсәтелеп бара. Тикшерү өчен шул ук материал соңгы бер слайдта рус телендә дә бирелә).

                          1. Сынлы  сәнгать   студиясе, Казан сәнгать  училищесы, Осокин йорты;

                          2. Бөек Ватан сугышы, авыр тормыш мәктәбе.

                          3. Портретист, пейзажист.

                          4. Графика өлкәсе, китап графикасы.

                          5. Татар халык авыз иҗаты әсәрләре.

                          6. Дәүләт премиясе, Тукай  премиясе, Репин премиясе.

       3.  Эшне тикшерү. Нәтиҗәләр ясау.

       4. Дөрес укуга хәзерлек күнегүләр.

 

     

 

VI. Текст өстендә эш.

        Текстны уку: эчтән.

        Бирем буенча: тексттан соң бирелгән сүзләрне текстта табу һәм билгеләп кую.

        Текстны кычкырып  уку.

        Бирем үтәлешен тикшерү: сүзлек сүзләре кергән җөмләләрне уку.

        Тәрҗемә эше: шул җөмләләрне тәрҗемә итү.

        7 нче күнегү биреме буенча түбәндәге җөмләләрне табып уку:

               1) Харис Якуповның мәктәп еллары турында.

               2) Харис Якуповның Бөек Ватан сугышында булуы турында.

               3) Харис Якуповның иҗаты турында.

               4) Харис Якуповның бүләкләре турында.

VII.   Ял  моменты.

VIII.    Белемнәрне ныгыту.

       1.  Харис Якуповның картиналарына репродукцияләр белән танышу һәм исемнәрен дәфтәрләргә язу.  (Слайдлардагы картиналар белән танышу).

"Иделдә яз"

"Таң"

"Чаллы чибәрләре"

"Сирин  чәчәкләре белән натюрморт"

"Хөкем алдыннан"

      2.Үзара сөйләшү.

  -Укучылар, күргәнегезчә, Харис Якуповның иҗаты күпкырлы, язган картиналары да күп. Әйдәгез, шулар хакында диалоглар төзеп карыйк. Диалогның схемасы 10 нчы күнегүдә бирелгән.  

- сорау

- җавап

-гаҗәпләнү

-сорау

-җавап

    3. (Рәсемнәр таратыла). Укучылар, сезнең алда  Харис Якуповның "Хөкем алдыннан" картинасы. Картина турындагы җөмләне тексттан табып укыгыз әле.

  Картина буенча сорауларга җавап бирү.

   - Картинада кемнәр тасвирланган?

   - Уртада басып торучы горур(гордый) көрәшче сезгә таныш түгелме?

   - Әйе, укучылар, бу герой шагыйрь Муса Җәлил. Без аның исемен йөрткән бистәдә яшибез.  Геройлар җырларда, поэмаларда, картиналарда яшиләр. Димәк, шулай итеп яшәргә омтылырга кирәк, укучылар.

  X.  Дәрескә йомгак.

          Без бүген нинди сәнгать төре турында сөйләштек. Кем иҗаты белән якыннан таныштык? Сез дәрестә ничек эшләдегез?(Билгеләр кую).

     - Бу рәсемнәр сезгә бүгенге  дәрес истәлеге булсын. Бу картина турындагы  мәгълүмат белән дә танышыгыз.

XI. Өй эше бирү.

Өй эше мондый:  1 нче вариантка: икенче дәрескә картина турында әңгәмәгә әзерләнергә;

                              2 нче вариантка:  дәреслектәге материалны сәнгатьле укырга.

  .

            

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәссам Фәридә Хәсьянова иҗаты. Әкият – милләтнең рухи дөньясына капка

Разработка урока по татарской литературе для татарских групп русских школ. После изучения татарских народных сказок из цикла устного народного творчества эта разработка урока поможет закрепить пройден...

Тема: Рәссам «Әхмәт Лотфуллиндың тормош юлы һәм ижады (1928-2007)

1) Уҡыусыларҙы рәссам «Ә.Лотфуллиндың тормош юлы һәм ижады менән таныштырыу, художество белемен яҡшыртыу; 2)Сәнғәт әҫәрҙәрен аңлай һәм баһалай белеүҙе формалаштырыу; 3)Телмәрҙе һәм ижади фекерләүҙе үҫ...

Ренат Харис иҗаты буенча фәнни- эзләнү эше

Р.Харис иҗаты буенча фәнни-эзләнү эше...

Ренат Харис "Серле алан" Презентация

6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресенә презентация....

Харис Якупов

Презентация по родному языку по теме "Харис  Якупов" ( 9 сыйныф)...