Дәрес-план консректы "Фонетика.Графика.Орфоэпия"
план-конспект урока (6 класс) по теме

Гыймазова Зәлия Мөдәрис кызы

Бу дәрес-план конспекты үтелгән темаларны кабатлау өчен уңайлы дип саныйм 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fonetika._grafika.orfoepiya.docx17.16 КБ

Предварительный просмотр:

Фонетика. Графика. Орфоэпия.

(6сыйныф проек-дәрес)

Максат:белемнәрне системага салу, тест ярдәмендә тикшерү  укучыларның сыйләм телен, фикерләү һәм иҗади сәләтен үстерү; дөрес язу күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, техник чаралар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Дежур укучы белән әңгәмә.
  2. Дәреснең максатын билгеләү.

Укытучы. Укучылар, без бүген “Фонетика. Графика. Орфоэпия” бүлеген йомгаклыйбыз. Бу дәрес башкалырыннан бераз аерыла. Ул проект- дәрес дип атала. Әйдәгез, проект сүзенең нәрсә аңлатканын искә төшерик. Гади генә итеп әйткәндә, проект- нинди дә булса эш эшләр алдыннан, мәсәлән, яҗа әйбер ясар алдыннан аның планын, сызымын, схемасын әзерләү.

Дәреснең  һәр этабы сезнең иҗади проектыгызга нигезләнгән булыр. Алдыгызда- сигнал карточкалар. Эш барышында җавап бирергә әзер икәнлегегезне сигнал карточкасын күтәреп аҗлатырсыз, һәр дөрес җавап өчен бер очко алырсыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Сүзлек эше (яңа сүзләр белән танышу):

Презентация- представление-яклау.

Вернисаж- выставка картин-картиналар күргәзмәсе.

  1. Фонетика турындагы теоретик белемнәрне искә төшерү.
  • Нәрсә ул фонетика? (Телдәге авазларны өйрәнә торган фән.)
  • Татар алфавитында ничә хәреф бар? (38 хәреф.)
  • Авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерылалар? (Авазларны сөйләмдә кулланабыз, ишетәбез, ә хәрефләрне язуда күрсәтәбез, күреп, укып була.)
  • Әйтелеше буенча авазлар нинди ике төркемгә бүленә? (Сузык һәм тартык авазларга бүленәләр.)
  • Татар телендә ничә сузык аваз бар? (Тугыз сузык аваз бар: [а],[ә],[у],[ү],[о],[ө],[и],[ы],[э].)
  • Сузык авазлар нинди төркемнәргә бүленә? (Калын әйтелешле һәм нечкә әйтелешле сузыклар була.)
  • Татрык авазлар  ничә төркемгә бүленә? (яңгырау һәм саңгырау тартыкларга.)
  • Ике авазга ия хәрефләрне әйтегез.(я, е,ю.)
  1. Сималтиниус Раунд Тэйбл структурасы кулланыла.

Һәр укучыга аерым битләр таратыла. Уйлар өчен 10 секунд вакыт бирелә.  Укучылар “Фонетика. Графика. Орфоэпия”  темасына бәйле сүзләр яза. Укытучы туктата. Эшләр сәгать теле уңаена түгәрәк буенча бер-берсенә җибәрәләр. Үз эше килеп җиткәч, сүзләр язуны дәвам итәләр.

   Төркемдәге 2 нче укучы башкарылган эш белән таныштыра, калганнары билгеләп бара. Нәтиҗә ясала.

  1. “Мин хәрефләр ясыйм ” күргәзмәсе. (Берничә укучы үзләре ясаган рәсем буенча чыгыш әзерлиләр.)

1нче укучы.  Мин “Фонетика” бүлеген замок рәвешендә ясадым. Капкасында ъ (калынлык) һәм ь (нечкәлек) билгеләре  сакта тора. Алар чит кешене замокка кертмиләр. Аскы катта – тартыклар, өске катта- сузыклар яши.

2 нче укучы.  Мин сузык авазларның яшәү урынын географик карта рәвешендә күзалладым. Сузык авазлар утравын Фонетика океаны әйләндереп алган. Сузык авазларга кунакка тартык авазлар килә. Утрауда шәһәрләр: Иренләшкән сузык авазлар [у], [ү], [ө], [о], [о] шәһәре һәм Иренләшмәгән сузык авазлар [а], [ә],  [ы],  [и], [э], [е] шәһәре урнашкан.

  1. Ныгыту.
  1. Укытучы: Бик яхшы, ә хәзер темага кагылышлы уеннар уйныйбыз. (төркемнәргә бүленеп уйнау).

1нче төркем. “Артык” сүзне тап уены.

Нинди сүз артык? Ни өчен?

а ) ....

2 нче төркем. “Уйлап яз”уены.

Төшеп калган сүзләрне куярга.

а) Татар телендә барлыгы....сузык аваз бар. (9).

ә ) ... тартыклар ясалганда, тавыш ярылары катнашмый (саңгырау).

  1. Дәфтәрдә эшләү.

 Экранда бирелгән сүзләрне төркемнәргә (1 нче төркем- сузыклар гармониясе күзәтелгән сүзләрне, 2 нче төркем – ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне, 3 нче төркем снгармонизмга буйсынмаган сүзләрне) аерып  язарга: ашлама, шәһәр, болын, Илфар, очкын, китап, үлән, сиңа.

(Ахырдан тикшерелә).

  1. Карточкалар белән эшләү. Сүзләрдә төшеп калган хәрефләрне куярга кирәк: б...лын, к...ңгыр..у, ..лленче, д..рес, әр..мә, с..зл..к.(Дөрес җавап видеопроектор аша күрсәтелә. Укучылар, карточкаларны алышынып, бер-  берсенең эшләрен тикшерәләр.)
  2. “Иҗек калыплары” уены. (40 секунд вакыт бирелә. Бирелгән иҗек калыпларына туры килгән сүзләр уйларга.)

ТС-ТС(те-ге)

ТСТТ(сайт)

ТСТ-ТС(кит-те)

ТСТ –ТС-ТС(кип-те-рә).

  1. Йомгаклау.

Укытучы. Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты. Фонетика буенча дәрес-проектта белемнәрегезне күрсәттегез.  Актив укучыларга билге куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План План проведения педагогических измерений показателей здоровья школьников.

Цель: воспитания у школьников потребности заниматься физической культурой и спортом, вести здоровый образ жизни, а также повышение заинтересованности в сохранении и укреплении здоровья. Зад...

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План воспитательной работы в 9 классе на 2012-13г. (План мероприятий, Классные часы, Самоуправление в классе, План работы с родителями и др.)

Наш 9-й класс![[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"3420969","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","style":"width: 480px; height: 320px; border-width: 2px; border-st...

Бизнес-план. Основные разделы бизнес-плана.

Образовательная программа:  Программа среднего (полного) общего образования по технологии  (базовый уровень). Составлена на основе федерального  компонента государственного  станда...