Электив курс "Иҗат чишмәләре саекмый"
методическая разработка (10 класс) по теме

Шакирова Марьям Ваккасовна

         “Иҗат чишмәләре саекмый”

(10нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан электив курс программасы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл moy_elektiv_kurs.docx28.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

 Аксубай муниципаль районының мәгариф бүлеге

Аксбай муниципаль районының Аксубай 2 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбе 

         “Иҗат чишмәләре саекмый”

(10нчы сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан электив курс программасы)

 Шакирова Мәрьям

Вәккас кызы

беренче кв.категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Аңлатма язуы

                                     

      Электив курс программасы, төбәгебез язучыларының  һәм шагыйрьләренең иҗатлары әдәбият өйрәнү программасында аз кертелү сәбәпле, Аксубай районында яшәп иҗат иткән язучылар, шагыйрьләр һәм аларның иҗатларына гомуми күзәтү ясауны, кайбер язучыларның, шагыйрьләрнең иҗатларын анализлап өйрәнүне, укучыларның әдәбияттан белемнәрен арттыруны, китап укуга этәргеч бирү, кызыксындыру уятуны күздә тотып төзелде.  

      Электив курсның актуальлеге:

      Әдәбият дәресләре программасының әдәбият укыту бурычлары түбәндәгеләрдән  гыйбәрәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.    

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә  Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм,  гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү, хезмәт һәм эстетик тәрбия бирү.

      Бу бурычлар үзара тыгыз бәйләнгән, ләкин әдәбиятыбызда үз төбәгебез язучылары һәм иҗатлары турында бик аз язылган. Бу программа әдәбиятта балалар үзләштерергә тиешле бурычларга таянып, әдәби белемнәрен тирәнәйтү, үз төбәк язучыларының иҗатлары аша туган якка, аның табигатенә, кешеләренә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, әдәбиятының тарихы белән кызыксыну уяту, балаларда иҗади эзләнүләр булдыру, иҗади сәләтләрен үстерү, дәресләрдә үзләштергән теоретик белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтүне күздә тотып төзелде.

                          

      Электив курсның максаты.

      Төбәктәге рухи мирсыбызны барлап, милли әдәбиятыбызның гүзәллеген, тарихыбызның бөеклеген, анда яшәп иҗат итүчеләр безнең горурлыгыбыз булуын күрсәтү. Туган телебез, халык иҗаты – искиткеч бай, матур, тирән аһәңле. Аның байлыгын, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, иҗатында жанрлар, темалар төрлелеген ачу, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү, китап укуга тарту – бу курсның төп максаты.

      Программаның төп бурычлары:

  1. Аксубай районында яшәп иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр һәм аларның иҗатлары белән таныштыру.

2. Укучылар үз шигырьләрен, үз сочинениеләрен теоретик белемнәргә таянып тикшерү юллары аша укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, дөньяны күзаллавын киңәйтү, якташ язучыларга карата горурлык хисе, милли рух тәрбияләү.

3. Газета-журналлар, төрле китаплар кулланып, язучыларны, аларның иҗатларын барлау, материал туплау алымнары кулланып, эзләнергә, яңалыклар белергә өйрәтү, әсәрләрен укып әңгәмә үткәрү, бергәләп фикер алышу, үз фикереңне туплап әйтә белергә өйрәтү.

4. Язучы, шагыйрьләр һөнәре, китапка игътибарны арттыру, әдәбияттан белемнәрен тирәнәйтү, балаларның әдәбият белән кызыксынуын булдыру, аларны китапка якынайту юлларын эзләү.

      Укучылар белергә тиеш:

   - алган белешмәне истә калдырып сөйләү;

   - тупланган материалларны кулланып реферат, сочинение язу;

     - алган белемнәрне практикада куллана белеп әсәрләрне өлешчә яки тулысынча анализлый белү;

  - кагыйдәләргә (әдәбият теориясенә) таянып үз иҗатын тудыру -  сочинение, шигырь, хикәя,  әкиятләр язу.

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү методлары һәм формалары:

Методлар: 1. Аңлату-күрсәтү

                    2. Әңгәмә

                    3. Тикшеренү-эзләнү (өлешчә)

Формалар: 1. Индивидуаль- ориентлаштырылган

                     2. Төркем

                     3. Фронталь

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү юллары:

  • семинар-практикумнар
  • дебат-дискуссияләр
  • компьютер тестлары үткәрү
  • кызыклы шәхесләр белән очрашу (Татар китапханәсе белән берлектә)
  • китап укучылар конференцияләре 

Белемнәрне бәяләү тәртибе:

  1.      Сөйләмдә сүзләрне дөрес әйтү, җөмләрне дөрес төзү, җөмләләр арасында бәйләнеш булуы, материалны тулырак истә калдыруы исәпкә алына. Реферат, сочинение, шигырьләр, хикәя, әкиятләр язганда – бу эшләрне башкаруга куелган таләпләр, әдәбиятта үзләштергән теорияләрне (методиканы) дөрес файдалана белүләре истә  тотыла (эчтәлеге, бәйләнеше, тема ачылуы, бизәлеше, грамматик нормалары төгәл башкарылган эшләр югары бәяләнә), материал туплауда катнашу,өйгә бирелгән һәм класста башкарган эшләрне төгәл һәм дөрес башкару да исәпкә алына.. Сайланган хезмәтенең эчтәлеге һәм бизәлешенә тиешле стандарт таләпләрне үтәгән шартта, укучыга “Зачет” куела.
  2. Өстәмә баллар үзенең эшен мәктәптә һәм мәктәптән тыш чараларда тәкъдир итсә бирелә (фәнни-гамәли һәм китап укучылар конференцияләре, бәйгеләр).
  3. Интернет-технологияләр куллану.

                            Электив курсның эчтәлеге 

 Электив курс программасы урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 нчы сыйныфларның татар укучылары  өчен төзелде. Ул 12  сәгатькә исәпләнгән.

   1. Кереш. Аксубай районыннан чыккан язучы һәм шагыйрьләргә  гсмуми күзәтү ясау. Укытучы доклад укый, укучылар конспектлый. Сорау-җавап формасында белешмәне кабул итү дәрәҗәсен ачыклана. Алдагы дәрескә “Авыл таңнары” газетасыннан Аксубай районында яшәп иҗат итүче берәр язучы турында материал алып килергә кушыла.

  2. Влоков В.И. “Край родимый-Аксубай”, Рафик Мөдәррисов “Аксубай” китапларына күзәтү.

   3. Нәҗип Думавиның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу. Укытучы доклад ясый. шигырьләр уку. Шигырьгә анализ ясау тәртибен искә төшерәбез. Нәҗип Думавиның бер шигыренә анализ ясыйбыз: эчтәлек, тема, идеясын билгелибез, жанр төрен, язу стилен, сурәтләү чараларын ачыклыйбыз

 4. Хәсән Туфан иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу. Шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр уку. Аларның тематикасын ачыклау, кайсы чор турында язылуына таянып шушы чорның иҗтимагый-тарихи, мәдәни шартларын билгеләү. Шигырьдәге вакыйгаларга бәйле әңгәмә үткәрү. Лирик шигырьләргә анализ ясау темасын ныгыту

 5. Яңа Үзи авылында туып-үскән Газиз Кашаповның тормышы һәм иҗатына күзәтү ясау, әңгәмә үткәрү. “Киек каз юлы” китабы белән танышу.

 6.Яңа Дума авылында туып-үскән  Рушания Низамова белән очрашу үткәрү. “Мин әнине таптым” китабы. “Кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” темасына сочинение  язарга әзерләнү.

7. Карасу авылында туып-үскән язучы  Нәбирә Гыйматдинова иҗаты белән танышу.Укучыларның рефератларын тыңлау. “Су хикәяте”, “Бердәнберем””китаплары. Язучының яңа китапларына күзәтү ясау.

8.   Шагыйрә  Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина иҗатына күзәтүясау. “Кешеләргә әле мин кирәк”, “Күңел чишмәм”, “Яшен ташлы тарак” шигырьләр җыентыкларыннан шигырьләр уку, алардагы хис төрлелеген билгеләү..

9. Карасу авылында туып-үскән яшь драматург, артист Илгиз Зәйниев иҗаты белән танышу.”Курчак” пьесасын карау. (Интернет ресурс куллану).

10. Мәктәптә яшь талантларны барлау. Аларның әсәрләре белән танышу. Тыңланган иҗат эшләре турында укучыларның фикерләрен тыңлау.Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.

11. Курс дәвамында тупланган материалны системалаштыру, папкаларга туплау. Аксубай районында яшәп иҗат итүче язучыларга багышлап стенд чыгару. Йомгаклау дәресенә әзерләнү.

12. Йомгаклау  Укучылар иҗат эшләрен яклыйлар (реферат, сочинение, фәнни-тикшеренү эшләре). Аларны бәяләү. 

Укыту-тематик план

                   Тема

Сәгать      саны

Укыту процессын оештыру формалары

1

               2    

      3

                 4

1

Аксубай районынан чыккан язучылар,шагыйрьләр

      1

Доклад тыңлау. Әңгәмә.

2

Волков В.И., Рафик Мөдәррисов

1

Әдәби чыганаклар белән эш.

3

Нәҗип Думави иҗаты

      1

Реферат уку. Әңгәмә.Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш.

4

Якташыбыз Хәсән Туфан иҗаты.

      1

Лекция. Дискуссия. Компьтер-тест

5

Язучы Газиз Кашапов иҗаты.

      1

Әңгәмә. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш.

6

 Рушания Низамова белән очрашу

      1

Очрашу. Түгәрәк өстәл.

7

 Нәбирә Гыйматдинова иҗаты

      1

Әңгәмә. Публицистик һәм әдәби чыганаклар белән эш.

8

Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина иҗаты

1

Очрашу. Түгәрәк өстәл.

9

Илгиз Зәйниев иҗаты

1

Әңгәмә.

10

Практик дәрес. Җыелган материаллардан файдаланып стенд төзү, материалларны тәртипкә салып папкалар оештыру

      1

Практик дәрес. Иҗади эш. Китап укучылар конференциясе.

11

Мәтәптә яшь талантларны барлау. Аларның әсәрләре белән танышу. Шигырь язып карау.

      1

Практик дәрес. Түгәрәк өстәл.

12

Йомгаклау дәресе.

      1

Укучыларның зләнү характерындагы хезмәтләре белән чыгыш ясаулары.

                   Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Нәҗип Думави. Шигырьләр җыентыгы.
  2. Хәсән Туфан. Шигырьләр җыентыгы. “Гүзәл гамь”
  3. Д.Ф. Заһидуллина. “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.”
  4. Д.Ф. Заһидуллина. “Татар әдәбияты” (теория, тарих).

     6.    Рушания Низамова ”Мин әнине таптым”

7. М.Гайфуллина –Хәбибуллина “Кешеләргә әле мин кирәк”, “Күңел чишмәм”, “Яшен ташлы тарак” (2011 нче ел)

8 . “Авыл таңнары” газеталары:  №147, 2010 нчы ел, №142, 2011нчые ел,

9. “Мәгърифәт” газетасы 2012 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган төбәгем". Электив курс программасы

Туган як.Туган туфрак.Туган төбәк.Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел,һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар...

Электив курс для 9 класса

Мәкаль һәм әйтемнәргә нигезләнеп төзелгән әхлак тәрбиясе(9нчы сыйныфлар өчен электив курс)...

Электив курс для 9 класса. Разработки уроков

1 нче бүлек. Алма агачыннан ерак төшми.1 нче тема : Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч.Максат :1.Гаилә турында төшенчә бирү; гаиләнең ныклыгы, ата-анага, балаларга йөкләнгән бурычларны ба...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

Электив курс программасы

Балага киләчәктә күңеленә ошаган һөнәрне сайлау өчен төрле профиль юнәлешләре тәкъдим итү - мәктәпнең асыл максаты.Бүгенге    яшьләр арасында филология  фәннәре белән бәйле б...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

Электив курс; "Башҡорт телен өйрәнәм", региондарҙан килгән уҡыуысыларға өҫтәлмә белем биреү маҡсатында төҙөлгән курс программаһы.

Билдәле булыуынса, Рәми Ғарипов исемендәге гимназия - интернатта Башҡортостандан һәм күрше өлкәләрҙән килгән уҡыусылар уҡыйҙар.Әлбиттә, араларында башҡорт телен төрлө кимәлдә белгән уҡыусылар бар. Ула...