Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел
план-конспект урока (6 класс) по теме

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел
Әдәби дәрес - кичә “ Шифалы шигырьләр остасы”

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shukt_galievnyn_tuuyna_85_el.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел
Әдәби дәрес - кичә “ Шифалы шигырьләр остасы”  

Максат: укучыларны Ш.Галиев иҗаты белән тулырак таныштыру, аның шигырьләрен укуга кызыксыну уяту; сәнгатьле  сөйләм, шигырь язу, шагыйрь иҗаты буенча проект эшләре үткәреп балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;әдәплелек сыйфатлары, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: шагыйрь иҗаты буенча презентация, шигырьләренә иллюстрацияләр, Ш.Галиев китаплары, шигъри биремнәр, “Бииләр итек, читекләр”, “Утыр әле яннарыма” җырларына музыка, Сингапур системасы үткәрү өчен материаллар (өстәл  номерлары, 3 карточка, фломастерлар, проект эше өчен кәгазь, “РАФТ” структурасы өчен музыка, Мик-фриз-груп структурасы өчен музыка)

Дәрес - кичәнең барышы.

Слайд №1.

Балалар музыка астында класска керәләр.(Музыка туктала)

Укытучы.Исәнмесез , кадерле кунаклар! Хәерле иртә, укучылар!

1 нче укучы. Исәнмесез , хөрмәтле укытучылар!

                                                      Слайд № 2  

Укытучы. Бүгенге әдәби кичәбезне балалар шагыйре Ш.Галиевның якты истәлегенә багышлыйбыз. Аңа быел 20 ноябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан республикабызда бик күп чаралар уздырыла. Без дә андый чараларда актив катнашабыз.Тәтеш шәһәреннән 2013 елның маенда 9 сыйныф укучысы Г.Эльвина  Актанышта  үткәрелгән “Туган телем-шагыйрьләр теле” дип аталган фәнни- эзләнү конференциясендә катнашты.Анда  ул Ш.Галиев  иҗаты буенча эзләнү эшен яклап җиңүче дипломына лаек булды. Бүгенге  кичәне без  сезнең сыйныфташыгыз Сөләйманова Рамилә  белән бергә алып барабыз.

Рамилә.

 Һәр баланы җайлый,

Һәркем аны таный.

Шигъри теле һаман

Былбыл булып сайрый.

Бу юллар  өлкәннәрнең һәм балаларның яраткан шагыйре  Шәүкәт абый Галиевка бик туры килеп тора. Ул безнең як кебек тау ягында, Апас районында  Бакырчы авылында туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1943 нче елда 7 еллык мәктәпне тәмамлый.Әтисе сугышта һәлак булгач , аның укырга мөмкинчелеге булмый.  Ул колхозда эшли башлый.

Слайд №3

(Кадрда язу) Ш.Галиев әнисе белән сөйләшә.

Ш.Г.Укучы Якатов Рәзил:  Әнкәй, төшемдә мин акбүз атка атландым!

Әни. Мәртәбәгә ирешерсең, улым!

Ш.Г. Кабарып пешкән ак күмәч иде кулымда, әнкәй!

Әни. Бөтен күмәчме?

Ш.Г. Әйе, түп- түгәрәк бөтен ак күмәч иде.

Әни . Гөмерең озын булыр, ашлы-сулы булырсың, улым!

 Дүлдеев Раил “Икмәк “ шигыре.

                                                          Слайд № 4.

Сөләйманова Рамилә.Шәүкәт абый беренче шигырьләрен 1945 елда яза башлый.Ул балачагында һәм үсмерчагында дөньяның барлык чынбарлыгын татып,ачлыгын,ятимлеген кичереп, киләчәккә булган өмет-хыяллары, ашкынулы уй-хисләре белән әдәбият мәйданына чыккан беренче буын татар шагыйре. Аның исеме матбугатта 1948 елда күренә башлый.Алар  “Чаян”, “Сабантуй” кебек газета-журналларда басылалар һәм аны “Чаян”га эшкә чакыралар. Менә шунда инде аның көлкеле шигырьләре туа.

Слайд № 5

Укытучы.Табышмак- шигырь, җавабын кем белә?

Шаян малай, ди үзе,

Әллә таныш та инде?

Вәли төслерәк, диләр,

Әмма тешлерәк, диләр,

Лаеклы иптәш дисәм,

Исемен әйтмәс микән?

Укытучы.Балалар табышмакны укып чыгыгыз һәм аның җавабын әйтегез. Җавап әзер булса, кул күтәрәбез. ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН структурасы белән тикшерү. (бәлки малайның исеме Шомбай, Камырша, Кирлемәндер, бер укучыдан сорау.Ул- “Шәвәли”, –ди.

Укытучы. Кемнең җавабы шундый ук басыгыз. Кемнең башкача?

Бабалар бергә: “Шәвәли”

Слайд № 6.

Табышмакның җавабы чыга.

Слайд №7

(Шәвәли керә, шигырь сөйли. )

Укытучы.Исәнме, Шәвәли кичәбезгә рәхим ит! Бик вакытлы килгәнсең,бүгенге кичәдә синең турында  да шигырьләр сөйләрбез.

Шәвәли(Якатов Рәзил ) Мин дә буш кул белән килмәдем, китап һәм табышмак алып килдем. Бу китапны сезгә бүләк итәм, бу китапны укыганыгыз бармы? ( Баларга китап бүләк итә)

Балалар.Бар.

Табышмак: 

Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән

Сакалын кистермәгән.(Кәҗә)

Укытучы.Балалар да Ш.Галиевның табышмак шигырьләрен беләләр.(Әүхәдиев Дәниф),

    “Ничә мәче?”(Әбиемнең мәчеләре тезелгәннәр карагыз...                                          ....белмәгәннәр юк та бугай, барысы була- ....

Балалар.Өчәү.  (балалар ясаган иллюстр . күрсәтү)

 Фәткуллина Д.-“Шәвәли хәйләсе”шигырен яттан сөйлә.

Укытучы: Шәвәли нинди малай? Каян килгән ул, ничә яшь аңа?(Кызыксынучан, эзләнүчән)

Слайд № 8

Сөләйманова Рамилә: Шәүкәт абыйның туган авылында чыннан да Шәвәли исемле дус малае булган. Ул бик мәзәкчән, үткен булган.Шул абыйны күздә тотып ул шук Шәвәлине иҗат иткән. Шәүкәт Галиев беренче чиратта балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән таныла. Менә ул мәктәп тормышының  кызыклы якларын табып, безнең белән бүлешә, безне көлдерә, яхшыны начардан аерырга өйрәтә. “Мәктәп”- 1 нче команда .

Балалар. Инсц-ка. «Онытылганчы» (Булат) «Кадак» (Ленара), «Иншаның файдасы»(Гүзәл), “Бала сөю”(Зилә), Рөстәм “Оеклар”

Укытучы. Йомгаклау:-сезнең арада Мәсгуть, …кебек балалар юкмы?Бу шигырьләре белән Ш.Г. безне нинди булырга өйрәтә? Ул балаларда гел яхшы сыйфатлар гына тәрбияләргә омтылган: тырышлык, сабырлык,пөхтәлек, гаделлек, өлкәннәргә хөрмәт...

                                                    Слайд №9

Җыр “Бииләр итек- читекләр.”И.Якупов муыкасы, Ш.Галиев сүзләре 

Слайд № 10

Укытучы. Бүгенге дәрескә Гүзәл “Татар теле- Тукай теле” дип исемләнгән шигырь язган.   Ул шигырьләр язарга ярата.  Хәзер ул шул  язган шигырен сезгә тәкъдим итә.

 “Татар теле- Тукай теле”.

 Ш.Галиев турында да 4 юллык шигырь.Шигырь ике командага сүзләренең урыннары алыштырылып бирелә. Балалар рифмага салырга тиеш булалар.

 Ш.Гали- бөек шагыйрь

Аны белә бөтен ил.

Анардан үрнәк алыйк

Матур шигырьләр языйк.

“Рифма тап” уены. Сималтиниус Раунд Тейбл структурасы.

Укытучы балаларга шигъри биремнәр тарата.

 Бу вакытта ТАЙМЕР 1 мин.

Укытучы.Вакыт башлангач, башта уйлыйсыз.Вакыт башланды.(Таймер 1 мин.)

Укытучы.1мин вакыт бетте.

Укытучы. Хәзер  вакыт башлангач шигырьдәге төшеп калган сүзләрне язып куясыз. Вакыт башланды. (Таймер 1 мин.вкл.)

Укытучы.Вакыт бетте.

Укытучы. Хәзер инде язган биремнәрегезне бер-берегезгә бирәсез 1 нче номер- 2 номерга, 2 нче номер- 3 нче номерга, 3 номер -4 нче номерга, 4 нче номер- 1 нче номерга. Иптәшегенең эшен укып чыгасыз, хаталар булса төзәтәсез. Вакыт-ярты минут.Таймер 30 сек.

Укытучы. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

Укытучы. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

Укытучы. Вакыт бетте, биремнәр белән тагын алышабыз.Таймер 30 сек.

Укытучы. Командадан бер укучы шигырен кычкырып сәнгатьле итеп укый.

Слайд № 11

Ял итү минутлары

Микс- фриз –груп структурасы.

Укытучы. Укучылар басыгыз, урындыкларны рәтләп куегыз һәм ял итеп алабыз. Музыка.( татарча бию көе яңгырый) Музыка туктый.

Укытучы.1 нче сорау- “Ничә мәче?”шигырендә ничә мәче турында сүз бара?(3)

Музыка. Музыка туктый.

Укытучы.2 нче сорау-“Онытылган” шигырендә ничә укучы катнашты?(1)

 Музыка уйный. Музыка туктый.

Укытучы.3 нче сорау- “Курыкма,тимим” ШИГЫРЕНДӘ БАЛА УРМАНДА НИЧӘ җәнлек белән очрашкан?(3)

Слайд №12

Сөләйманова Рамилә: Ш.Г балалар өчен язылган 45 ләп китап авторы. Аның иҗатында көлкеле шигырьләр зур урын алып тора. Мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйтькә кем генә эләкми? Әйдәгез шул шигырьләрнең берничәсен тыңлап үтик.  2 нче команда . 

Слайд №13 

 “Фән кушканча”(Дәниф)

“Ай, тешем сызлавы”(Зилә)

“Тавыклар көлә”(Гүзәл)

”Кычыткан”(Ленара.)

Слайд  № 14

 “Түбәтәйле кыярлар”(Рөстәм) + Булат ”Көлегез”,

Йомгак ясау: Аның шигырьләре юморга бай.Аларда Ш.Галиев  җитешсезлекләрдән, кимчелекләрдән җиңелчә көлеп, дусларча тәнкыйтьләп яза.Аның кыярлары түбәтәй киеп куйган, тавыклары көлә белә, малайлары автобусны узып китә ә куяны физзарядка ясый. Бер-беребезне аңлап, кәефебезне күтәреп дус-тату яшик дуслар!

Слайд № 15

Сөләйманова Рамилә: Үтеп баручы 2 013 ел- Россия Федерациясендә, Татарстан .Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы ,ә  Тәтеш муниципаль районында физкультура һәм спорт елы буларак билгеләп үтелде. Ш.Галиевның безгә калдырган бай әдәби мирасында бу темаларга караган әсәрләр дә бик күп.Берничәсен 3нче  команда  укучылары сезнең игътибарыгызга тәкъдим итә.

Слайд №16

1 Физзарядка ясый куян. (Нәсимә)

2. Җылы тигән. (Рамилә)

3. Курыкма, тимим!(Адилә)

4. Авылча, бабайча ял. (Якатов Р.)

5. Узып киттем автобусларны. (Настя)

Слайд №17

6. Камырша.( Руслан.)

7.Кеше урман кисә. (Василиса)

Йомгак ясау. Сораулар бирү: Кәккүк нигә моңаеп кычкыра? Кеше аңардан нәрсә дип сорый? Кәккүк ничек җавап бирә? Кеше ни өчен тирән уйга чума?

Бу шигырьләрендә ул безне нинди булырга өнди?(Шәфкатьле, миһербанлы...)

                                                        Слайд № 18( Михалков диплом бирә)

Укытучы:  Күргәнегезчә Шәүкәт Галиев  олы мактауга, хөрмәткә лаеклы балалар шагыйре. Ул үзенең шифалы шигырьләре белән безне бары тик яхшылыкка өйрәтә. Ш.Галиевның нинди генә китаплары юк! Аларның күбесе Мәскәү китап нәшриятында рус телендә басылган.

Слайд № 19 (Шәймиев белән)

Аның тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да уңай бәяләнде. 1972 елда- татар балалар язучыларыннан беренче буларак Тат.ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Слайд №20 (Шәүкәт Галиев.- күренкле шагыйрь)

1982 нче елда Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек булды. 1995 елда- Татар халык шагыйре исеме бирелде. 1996 елда А.Алиш исемендәге бүләккә лаек булды.

Күргәнебезчә, кичәбезнең башында нәни Шәүкәтнең  әнисе әйткән сүзләре хак булып чыкты.  

“Җирдә миңа ни кирәк? шигыре.(Чумарина Адилә)

Слайд № 21

Укытучы.Хәзер без сезнең белән Ш.Галив иҗаты буенча проект эше эшләрбез. Сез аны яисә китапчык, стенгазета, буклет формасында ясый аласыз.Эшләп бетергәч бер укучы команданың эше турында сөйли.

Киләчәктә дә аның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам. Әдәби кичә-дәресебезне  Ш.Галиев сүзләренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз. “Утыр әле яннарыма”җыры. (Маштыева Гүзәл башкара)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 126 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә

              1.Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп             ...

ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТИҢДӘШ КИСӘКЛӘР (Г.Тукайның тууына 125 ел ) Дәрес-презентация милли-региональ компонентларга нигезләнеп үткәрелә.

Тукай иҗатына нигезләнеп,тиңдәш кисәкләрне гомумиләштереп   кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу,   практикада куллану...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ...

Беренче космонавт Юрий Гагаринның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә

 Галәмгә  очкан  беренче  очучы-космонавт Юрий  Гагаринның  хезмәт  батырлыгы  белән  танышу , аның  тормышы  һәм  илебезгә  гал...

Х. Туфанның тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем”.

     Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп...

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 125 ел....