Фигыль
презентация к уроку (5 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Контроль эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Татар теле буенча контроль эш18.73 КБ

Предварительный просмотр:

                      Фигыль темасы буенча контроль эш I вариант

А1.Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

 а) эшнең үтәүчегә мөнәсәбәтен

 ә) эш-хәрәкәтнең шартын

 б) эш кушуны ,боеруны

А2.Кайсы рәттә билгеле үткән заман хикәя  фигыльләр бирелгән?

 а) кайта,барган,килгән

 ә)барды,очты,карады

 б) көлсә,уйлар,эшли

А3.Кайсы кушымчалар хәзерге заман хикәя фигыльнеке?

 а) –ган –гән,-кан\-кән

 ә) –ар\-әр,-р

 б) –а\-ә,-ый\-и

А4. Фигыльнең барлык-юклык формасы нәрсәне белдерә?

 а) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлүен

 ә) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлмәвен

 б) ) эш-хәлнең һәрвакыт үтәлү-үтәлмәвен

А5. Килүче,кайтучы,китүче сүзләре нинди сүз төркеменә карый

 а) хәзерге заман сыйфат фигыль

 ә) исем  б)сыйфат

А6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

 а) биш  ә) дүрт  б) өч

А7. Кайсы кушымчалар исем фигыльнеке?

 а) –у\-ү    ә) –а\-ә        б) –ый\-и

А8.Кайсы рәттә инфинитивлар бирелгән?

а) чаба,үсте,сибәр

ә) алып,караучы,калса

б) ашарга,төзергә,әйтергә

А9. Хәзерге заман сыйфат фигыль ничә төрле була?

 а) ике  ә) өч  б) дүрт

А10. Сизәм,сизәсе,сизәләр сүзләре нәрсә белән төрләнгән?

а) сан белән    ә)тартым белән     б)зат-сан белән

А11. Хикәя фигыльнең заманнары ничә?

а) өч ә) дүрт   б) биш

А12. Исем фигыль нинди җөмлә кисәкләре була?

а) һәрвакыт  тәмамлык     ә)һәрвакыт ия     б)төрле җөмлә кисәкләре

А13. Ничә затланышсыз фигыль төре бар?

а) биш     ә) дүрт      б) өч

А14.Сөйләшегез сүзе нинди юнәлештә килгән?

а) уртаклык       ә) төп     б)кайтым

В1. Яп сүзен биш төрле юнәлешкә куеп языгыз.

В2. Кагыйдәне дәвам итегез.

 Сөйләм моментыннан соң булачак яки булмаячак эш-хәлне белдерә торган фигыль ...

С1. Алдыбызда ята кара икмәк,

     Телем-телем итеп киселгән,

     Өй эчләре шундый аңкып тора

     Яңа пешкән икмәк исеннән! (Р.Гәрәй)

Шигырьдәге төп фикерне үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез.

                      Фигыль темасы буенча контроль эш II вариант

А1.Шарт фигыль нәрсәне белдерә?

 а) эшне кайсы зат үтәвен

 ә) эш-хәрәкәтне үтәүнең шартын

 б) эшнең үтәлү-үтәлмәвен

А2.Кайсы рәттә билгесез үткән заман хикәя  фигыльләр бирелгән?

 а) барса,килсен,саный

 ә)акты,сузачак,уйлар

 б)  ауган,озаткан,элгән

А3. Фигыльнең юклык формасы ничек белдерелә?

 а) кушымчалар белән

 ә)кушымчаларсыз

 б) кайвакыт кушымчалар белән

А4.Кайсы рәттә билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләр бирелгән?

 а)сизгер,үткер,тапкыр

 ә)камыр,сыер,сикер

 б) килер,барыр,санар

А5. Кайсы кушымчалар хәл фигыльнең беренче төренеке?

а) –ып \–еп,-п  ә) –ды\-де,-ты\-те    б) –гач\-гәч,-кач\-кәч

А6. Үткән заман хикәя фигыльнең нинди төрләре бар?

 а) һәрвакыт билгеле

  ә) билгеле һәм билгесез  б) һәрвакыт билгесез

А7. Ничә затланышлы фигыль төре бар?

а) өч  ә) дүрт  б) биш

А8.Затланышсыз фигыльләрнең ничәсендә икешәр сүз төркеме билгеләре бар?

а) икесендә  ә)өчесендә  б) дүртесендә

А9. Исем фигыль килеш,тартым,сан белән төрләнәме?

 а) төрләнми  ә) төрләнә  б) кайберләре төрләнә

А10 Инфинитив нинди җөмлә кисәкләре була?

а) һәрвакыт  хәбәр  ә)һәрвакыт хәл  б)төрле җөмлә кисәкләре

А11. Юган күлмәк сүзтезмәсендәге билгеләнгән сүз нинди сүз төркеменә карый?

а)үткән заман хикәя фигыль ә) сыйфат   б) үткән заман сыйфат фигыль

А12. Кайсы рәттә шарт  фигыльләр бирелгән?

 а) сатса,уйласа,китмәсә   б)алыр,кага,укыды

 в)  белеп,кигәч,күрәчәк

А13. Нинди фигыльләр заман белән төрләнә ?

а) биш  ә) дүрт  б) ике

А14. Ничә фигыль төркемчәсе бар?

а) хәл фигыль,сыйфат фигыль  ә) инфинитив,исем фигыль б) хикәя фигыль,сыйфат фигыль

В1. Кара сүзен биш төрле юнәлешкә куеп языгыз.

В2. Кагыйдәне дәвам итегез.

 Үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән затланышсыз фигыль төркемчәсе ...

С1. Сандугачлар кунып сайрый

     Талларның иңнәренә.

     Дөнья ямьле,сулар тәмле

  Тик туган җирдә генә. (Х.Халиков)

Шигырьдәге төп фикерне үз сүзләрегез белән аңлат


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Фигыль

Фигыль турында төшенчә...

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Боерык фигыль

дәрестә эшләр өчен материал...

Исем фигыль

6 нчы сыйныфның татар балалары өчен татар теле дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Фигыль төркемчәләре: Исем фигыль.

Фигыль төркемчәләрен  кабатлау; исем   фигыльне искә төшерү; килеш һәм тартым белән төрләнешен истә калдыру...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...