татар теле
материал (5 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

татар теле

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_klass_esh_program_tatar_tele.doc314 КБ

Предварительный просмотр:

         Килешенде                                                                                           Килешенде                                                             Килешенде

Методик берләшмә җитәкчесе                                                          Укыту эшләре буенча                                            Мәктәп директоры

______ Ә.Х.Насыйрова                                                                      директор урынбасары  

Протокол № 1                                                                                      ______  Г. С. Хафизова                                        _________ Р.С.Хафизов                      

 

“31” август   2010 г                                                                          “31” август 2010 г                                                   “31” август  2010г

Лаеш муниципаль районы

 Татар Янтыгы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Насыйрова Әлфия Хәмис кызы

 югары квалификацион категорияле укытучы

8 нче сыйныфта татар теленнән

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                        Педсовет утырышында каралды

                                                                                       Протокол №

                                                                                                                                                          “31” август 2010

2010-2011 нче уку елы

                                                             

8 нче сыйныфта эш программасы

(105 сәг)

        Эш программасы статусы.

        Эш программасы  татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына, “Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа”сына һәм И.Дәүләтовнанын “ Лаеш ягы-гүзәл як” авторлык программасына нигезләнеп төзелде.

 

        Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасының эчтәлеге.

        1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Югары Советы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул итте. Бу Закон нигезендә татар теле рус теле белән тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Татарстанның һәр кешесе ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш дип белдерде. Һәр кешенең үз ана телен белүе аның милли горурлыгы санала башлады.

        1994 нче елның 20 нче июлендә Югары Совет телләр турындагы Законны гамәлгә кую юлларын ачык билгеләгән махсус программа кабул итте. Ул “Татарстан Республикасы халыкларыныңтелләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы” дип атала. Бу программада татар теленең, татарлар һәм Татарстанда яшәүче башка халыклар арасында аралашу чарасы булуын тәэмин итү  максатында төрле чаралар билгеләнде.

         Әлеге чаралар тулысынча үтәүне тәэмин итү эшен башкару өчен, шул ук елның август башында Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру комитеты төзелде. Әйтергә кирәк, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кую ягыннан мондый Законның кабул ителүе, Дәүләт программасын һәм Дәүләт комитетын төзү Татарстанның бәйсез дәүләт буларак үсә бараын күрсәтүче бер иҗтимагый дәлил булды.

        Телләр турындагы Законны тормышка ашыру максатында, татар телен мәктәптә укыту бер – берсеннән нык аерылып торган ике юнәлеш алды: татар телен ана теле һәм чит тел буларак укыту. Бу ике юнәлешнең үзләренә генә хас максатлары һәм укыту алымнары бар.

        Татарча сөйләшә белә торган балаларга татар теле ана теле буларак укытыла. Бу  үзе өч баскычтан тора: башлангыч мәктәптә, 5 – 9 нчы, 10 – 11нче сыйныфларда укыту. 

        Ана теле укытуның икенче баскычы 5 – 9 нчы сыйныфларга туры килә. Моның төп максаты – беренчедән, беренче баскычта күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү, ягъни укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү; икенчедән, татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү. Болар барысы да укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләрлек итеп гамәлгә куелырга тиеш.

        10 - 11 нче сыйныфларда ана теле дәресләрендә белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану күнекмәләре дә белергә тиеш.

        Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында татар теле укытуның тагын бер әһәмиятле максаты балаларга татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү. Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф – гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора

        Уңышка ирешү өчен тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән тыгыз бәйләп бару сорала. Бары шунда гына укучылар сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлеген, “тәмен”дөрес тоя алачаклар.

        Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (М.З.Зәкиев.- Татар теле, 8 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа”га, “Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”на (Казан, 2005)  нигезләнеп төзелгән тематик план фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлелеккә ирешүне күздә тотып әзерләнде. 8 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. Шуны да истә тотарга кирәк: татар мәктәпләрендә үтелә торган һәр фәннең         һәр дәресе укучының бәйләнешле сөйләмен үстерүгә хезмәт итәргә тиеш.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 сәгать хисабыннан төзелде.

        

          Программаның төп эчтәлеге.

Төп темалар

Сәг.саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Үткәннәрне искә төшерү

3

2

Туры һәм кыек сөйләм

7

Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен һәр ике юл ( диалог һәм монолог) белән бирә алу. Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя , куелганнарына аңлатма бирә белү

3

Кушма җөмлә

1

Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалана, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү.

4

Тезмә кушма җөмлә

5

Текстны өлешчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә гармматик яктан тикшерү.

5

Иярченле кушма җөмлә

32

Кушма җөмлә өлешләре арасына тиешле тыныш билгеләрен кую һәм аларны дәлилләү

6

Катлаулы төзелмәләр

12

Төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен тиешле интонация белән уку( әйтү)

7

Пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау

12

Бер тема эчендә сөйли һәм яза белү, сыйфатлама элементларын кулланып, сочинение- хикәяләү һәм сочинение язу.Рецензия, беркетмә

Яза алу.

7

Үткәннәрне какбатлау

5

Мәктәп прграммасы күләмендә тулы грамматик анализ ясау. Ул сүз төзелеше һәм ясалышын тикшерүне, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик , пунктуацион һәм стилистик анализны күздә тота.

VIII класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  1. Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчэн леген планлаштыра алу.
  2. Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.
  3. Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.
  4. Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.

Китап, өстәмә  мәгълүмат белән эш итә белү

  1. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү
  2. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.
  3. Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү. Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.
  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:

  • уку елы башында — 80-125 сүз;
  • уку елы ахырында — 85-130 сүз.
  1. Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. Укылган китапларның каталогын төзи белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  1. Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.
  2. Танып белү активлыгын үстерү.
  3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
  4. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:
  • кушма җөмләләргә, катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау;
  • мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сузтөзелеше, ясалышы, ягыннан, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктацион һәм стилистик анализлар).
  1. Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Телдән сөйләм:

  • сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;
  • план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү.

2.        Язма сөйләм:

  • цитаталарны күчереп алу, тезис, конспект, бәяләмә, иптәшеңнең җавабына рецензия, язганда тиешле кыскартулардан тиешле файдалана белү;
  • сүзлек диктанты — 30-35 сүз;
  • контроль диктант — 130-140 сүз;
  • катлаулы план буенча изложение язу:

  • уку елы башында — 350-400 сүзле текст (язманың күләме — 180-200 сүз);
  • уку елы ахырында — 400-450 сүзле текст (язманың күләме — 200-220 сүз);

  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү;
  • эш кәгазьләре язу (беркетмә).

1 чирек-27 сәг.

                                                   Укыту – методик комплекты

          Программа. Казан, “Мәгариф”, 2010.  Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма

        Дәреслек. М.З. Зәкиев- Татар теле, 8 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.

          Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. -Казан. 2008

                          Өстәмәләр.

  1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
  2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005
  3. 4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин
  4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
  5. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  6. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
  7. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007        
  8. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007
  9. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008
  10. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004

ТЕМАТИК  ПЛАН

Татар теле

                Сыйныф:   8

                Укытучы:   Кәримуллина Илзирә Искак кызы

                Дәресләр саны:

                        барлыгы – 105 сәг, атнага    -  3 сәг

                Контроль дәресләр: диктант –      , изложение –     , сочинение –  

              Административ контроль дәресләр  - 5

Дәрес

саны

 Дата

        Дәрес  темасы

Дәрес тибы

      Белем һәм

    күнекмәләр

Укучылар эшчәнлеге

Контроль

        Өй эше

  1

    1

  Тел һәм тел гыйлеме.

Белемнәрне камилләш-терү

Тел һәм тел гыйлеме бүлекләрен искә төшерү

тел гыйлеме моделе буенча эшләү

Тел турында мәкальләр язарга

  2

   2

Тикшерү  диктанты

Белемнәрне камилләш-терү

Укучыларның 7 нче сыйныфта алган белемнәрен тикшерү

Җөмлә кисәге ягыннан тикшерү

Тикшерү  диктанты

Үткәннәрне кабатларга

  3

   3

Үткәннәрне  искә  төшерү

Белемнәрне камилләш-терү

Әйтү максаты  буенча җөмлә төрләре, сүз тркемнәре, җөмлә кисәк-ләрен искә төшерү.

Җөмлә кисәге ягыннан тикшерү, гади җөмлә принцибын искә төшерү

6 нчы күнегү

П.1.7 нче күнегү, җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә

 

 

    Туры  һәм  кыек  сөйләм

  4

  1

Туры  һәм  кыек  сөйләм  турында аңлатма  бирү

Яңа белем үзләштерү

Туры һәм кыек сөйләмнең төп үзенчәлекләре белән таныштыру

Туры  һәм  кыек  сөйләм  турында модель төзү

П.2.11 нче күнегү,

дәреслектәге сораул. җаваплар әзерләргә,14 бит

5/6

  2/3

Туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләре.  Алардагы  тыныш  билгеләренең  аермалы  яклары

Яңа белем үзләштерү

Туры  сөйләм янында тыныш билгесе кую очракларын дөрес кую

тыныш билгесе куюның схемаларын өйрәнү

П.3. 16 нчы кү-негү,19 нчы күнегү, тыныш билгесен куеп язарга

  7

   4

Аңлатмалы  диктант

Белемнәрне камилләш-терү

Укучыларның язу күнекмәләрен тикшерү

Диктантта тыныш билгеләрен аңлатырга

Аңлатмалы  диктант

кагыйдәне кабат.

  8

   5

Туры  сөйләмле  җөмләгә  синтаксик анализ  ясау  тәртибе

Яңа белем үзләштерү

Анализ  тәртибе  белән  таныштыру

Анализ ясау тәртибен өйрәнү

Әдәби әсәрләрдән туры  сөйләмле  җөмләләр язарга

  9

    6

 Диалог. Әңгәмәдә  катнаша  белү әдәбе.

Яңа белем үзләштерү

 Язылышын,  тыныш  билгеләрен  аңлату.

“Туган  як” темасына багышлап, диалог  тө-зергә

23нче күнегү, п.4

10

    7

 Монолог .  Кешенең  эчке  кичереш –хисләренә  нигезләнеп, бер  вакыйганы сөйләү  һәм  язу

Яңа белем үзләштерү

Туры  сөйләмне  үз  сөйләмеңдә  файдалана  белү  

Монолог төзү

Әдәби  әсәрләр-дән  монолог-өзекләр  язып алырга  

11

    8

Б /с .  “Җәлил  һәйкәле  янында” дигән  темага (укытучы  теманы  үзе  сайлый)  диалог һәм  монолог  төзеп  язарга

Сөйләм үстерү

Укучыларның  сөйләм эшчәнлеген үстерү

“Муса Җәлил” интерактив китабын карау, фикер алышу

Җәлил турында истәлекләр укырга

12

  9

Туры  сөйләмне  кыек  сөйләмгә  әйләндерү. Әдәби  әсәрләрдән алынган  өзекне  анализларга, туры  сөйләмнәрне  кыек  сөйләмгә  әйләндерергә.

Яңа белем үзләштерү

Туры  сөйләмне  кыек  сөйләмгә  әйләндерү очракларын өйрәнү

Туры  сөйләмне  кыек  сөйләмгә  әйләндерү очракларының моделен төзү

25 нче  күнегү, 30 нче  күнегү җөмләләр уйлап язарга

  13    

   10

Б /с .  Җыелыш  беркетмәсе  язарга  өйрәтү

Яңа белем үзләштерү

Җыелыш  яки  берәр  утырыш  беркетмәсе  яза белү

Беркетмә төзү моделен өйрәнү

Модельне ятларга

14/15

  11/12

Б /с .Изложение.(Текстта  туры  сөйләмне   күбрәк  файдаланырга)

Сөйләм үстерү

Бәйләнешле сөйләм күнекмә-ләрен үстерү

Текст буенча туры  сөйләмне   күбрәк  файдаланып изложение язу

Изложение

Үткәннәрне кабатларга п.2-5

                       Кушма  җөмлә

  16

     1

Кушма  җөмлә  турында  гомуми  төшенчә

Яңа белем үзләштерү

Тиңдәш  хәбәрле,  аерымланган  иярчен  кисәкле гади  җөмләләр  белән  кушма  җөмлә  арасындагы  аермалыкларны  билгеләргә

Кушма  җөмлә  турында модель төзү  

33 нче күнегү, кушма җөмләләрне язып алырга

  17

    2

 Искәртмәле  диктант.(Текстта  тиңдәш  хәбәрле  гади  җөмләләр,аерымланган  кисәкле  гади  җөмләләр,  кушма  җөмләләр  булырга  тиеш)

Белемнәрне камилләш-терү

Укучыларның кушма җөмләләрне аера белүләренә ирешү

тиңдәш  хәбәрле  гади  җөмләләр,аерымланган  кисәкле  гади  җөмләләрне тикшерү

Искәртмәле  диктант

31 бит сорауларга җавап бирергә

                  Тезмә  кушма  җөмлә

  18

    1

 Тезмә  кушма  җөмләләр  турында төшенчә

Яңа белем үзләштерү

 Тезмә кушма  җөмлә  төшенчәсен  аңлау;төрләргә  аеру; төрләр  арасындагы  аерманы  күрсәтү.

Тезмә  кушма  җөмләләр  турында модель төзү, җөмләләрне аерырга өйрәнү

35  нче  күнегү, җөмләләрнең схемасын төзергә 33нче  биттәге  сорауларга җавап

 19.

     2.

Теркәгечле  тезмә  кушма  җөмлә  төрләре

Яңа белем үзләштерү

 Җыючы,каршы  куючы,  бүлүче теркәгечләрнең   гади  җөмләләрне бәйләп  торучы  чара икәнен аңлату.

Теркәгечле  тезмә  кушма  җөмлә  төрләре модель төзү, җөмлә-ләрне аерырга өйрәнү

40 нчы күнегү, җөмләләр төзергә, 36  нчы  бит  сорау-җавап

20

    3

Теркәгечле  тезмә кушма  җөмләләрдә  тыныш  билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Кайсы  очракларда  тыныш  билгесе  куела,кайсы  очракта  куел-мавын аңлату

Схема буенча җөмләләр төзү

44  нче күне-гү, бирем буенча җөмләләр төзеп

21

    4

Контроль диктант

Контроль

Теркәгечле  тезмә кушма  җөмлә турында белемнәрне системалаштыру

Контроль диктант

Теркәгечле  тезмә кушма  җөмләләрне кабатларга

22

    5

 

Теркәгечсез  тезмә  кушма, аларда  җөмләләрдә тыныш  билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Санау  һәм  каршы  кую  интона-циясе  ярдәмендә  җөмләләрнең  теркәлүе, алар  арасында  ты-ныш  билгеләренең  куелышы .

Теркәгечсез  тезмә  кушма, аларда  җөмләләрдә тыныш  билгеләре турында модель төзү,

50 нче күнегү, җөм-ләләр  төзеп  яза-рга

41, 43 нче  биттә-ге  сорау.җавап бирергә

23-24

 6-7

Б/с  Картина буенча сочинение  язу “Урман – безнең  байлыгыбыз  

Сөйләм үстерү

Сочинение язарга өйрәтү

Безнең гөмбәле җиләкле урман-ның матурлыгы

сочинение

Тезмә кушма җөмләләрне кабатларга

25

    8

Контроль  эш (ижади  биремле эшләр, күнегүләр  үтәү).

Контроль

Укучыларның белемнәрен  тик-шерү .

ижади  биремле эшләр, күнегүләр  үтәү

Тест  

Зачетка әзерләнергә

  26

   9

Зачёт-дәрес.(Туры һәм кыек сөйләм. Тезмә  кушма җөмләләр).

Белемнәрне гомумиләштерү

Укучыларның белемнәрен  тик-шерү .

Тест  сорауларына  җавап  бирү

Тест  

Контроль эшкә хәзерлек.

  27

   10

Контроль диктант

Контроль

Белемнәрне гомуми-ләштерү,

Контроль диктант

Үткәннәрне  кабатларга

  28

    11

Хаталар өстендә  эш

Белемнәрне гомумиләштерү

Укучыларның белемнәренә анализ ясау

Контроль диктантка анализ ясау

Үткәннәрне  кабатларга

      Иярченле  кушма  җөмлә

  29

    1

Иярченле кушма  җөмлә  турында төшенчә.

Яңа белем үзләштерү

Иярчен  кушма  җөмлә  турында укучыларга  белешмә  бирү; мә-гънә төзелеше буенча төрләргә бүленеше

Иярченле кушма  җөмлә  турында модель төзү

56 нчы күнегү,48 нче биттәге сораул. җавап. бирергщ

  30

    2

Сайланма  диктант.  Иярченле кушма  җөмләләрнең  төзелеше. Синтетик иярчен җөмләләр.

Яңа белем үзләштерү

Синтетик ияр. җөмләне баш җөм-ләгә бәйләүче чаралар турында, җөмләдәге урыны, аерымланган  иярчен кисәктән нәрсә белән аерылуын аңлату .

Синтетик иярчен җөмләләр турында модель төзү, күнегүлә эшләү

Сайланма  диктант

58 нчекүнегү , 51  нче бит, сорау-ларга җавап.

  31

    3

Синтетик  иярчен  җөмләләр янында тыныш билгеләре

катнаш

Кайсы  очракта  өтер  белән ае-рыла, кайсында аерылмый, нинди  тыныш  билгесе  генә  куелуын  аңлату.  

модель төзү

64 нче күнегү, җөмләләрне үзгәртеп язарга

54 нче бит

  32

    4

Иҗади  биремле  эшләр, күнегүләр эшләү

Белемнәрне гомумиләштерү

Синтетик иярчен җөмләләр  язу, схемаларын  төзү, анализ  ясау.

күнегүләр эшләү,  модель букнча сөйләү

Тыныш билге-рен кабатларга, изл. яз. әзерләнергә.

33/34

   5/6

Б /с. Изложение.

Сөйләм үстерү

Язу күнекмәләрен формалаштыру

Изложение язу

Изложение

Үткәннәрне кабатларга

35

     7

Аналитик иярчен җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Аналитик  ияр. җөмлә турында гомуми төшенчә бирү,баш җөм-ләгә бәйл. чаралар, мөнәсәбәт белдерүче сүзләр

Аналитик иярчен җөмләләр турында модель төзү

67 нче күнегү, 58 нче бит, сораул-арга  җавап.

36/37

     8

Аналитик  иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

Яңа белем үзләштерү

Кайсы  очркта нинди тыныш билгесе куелуын аңлатырга.

Аналитик  иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре

72 нче күнегү, 62 нче бит . Әдәби әсәрдән аналитик ияр. җ -р язарга.

  38

     9

Искәртмәле  диктант.  Иярчен  кушма  җөмләләр синонимлыгы.

Белемнәрне системалаштыру

Иярчен  кушма  җөмләләр синонимлыгын аера белү

Искәртмәле  диктант

Искәртмәле  диктант

83 нчекүнегү ,68 нче бит

  39

    10

Б /с. Сочинение язарга  әзерләнү

Сөйләм үстерү

Материаллар  туплау, барлау

Сочинение язу өчен план төзү, фикер алышу

Инша язу эшенә әзерлекне  дәвам  итү

40/41

  11/12

Б/с.  Сочинение.”Казаным - башкалам”.

Сөйләм үстерү

Сыйфатлама  элементларын  кул-ланып, сочинение язу. Язганны  камилләштерү

Сочинение

 Язып бетерергә

42/43

   13/14

Иярчен  кушма  җөмләнең  мәгънә ягыннан төрләре

Яңа белем үзләштерү

Иярчен җөмләләрнең  мәгънә яг-ыннан  төрләргә бүленешен аң-лату, баш һәм  иярчен  җөмлә-ләрне аеру  

Схеманы өйрәнү, күнегүләр эшләү, нәтиҗә ясау

85 нче күнегү, әдәби  әсәрдән  иярчен  җөмлә  язарга,  70 биттә-ге сораулар җавап

  44

    15

Сочинениене  бергәләп  тикшерү, анализлау

Сөйләм үстерү

Укучыларның сөйләм эшчәнлегенүстерү өстендә эшләү

Анализ тәртибен искә төшерү

Үтел-не искә  төш

  45

    16

Аңлатмалы  диктант.

контроль

Язу күнекмәләрен формалаштыру

Аңлатмалы  диктант.

Үткәннәрне кабатларга

  46

    17

Әдәби  әсәргә  рецензия  язу  күнекмәләре  формалаштыру

Сөйләм үстерү

Әсәргә  яки  аның  бер  өлешенә рецензия яза  алу

Язып  төгәлләргә

  47

    18

Кабатлау. Контроль  диктантка  әзерләнү.

Белемнәрне системалаштыру

Белемнәрне системалаштыру

модель буенча эшләү

Үтелгән.  rабатла.

  48

    19

контроль    диктант

контроль

Белемнәрне гомумиләштерү

контроль    диктант

Модельләрне искә төшерергә

  49

    20

Диктантка  анализ ясау, хаталар  өстендә  эш

Белемнәрне системалаштыру

Диктантта җибәргән хаталарны клаccификацияләү

Җөмләләр язарга, тикшерергә

  50

    21

Иярчен  ия  һәм  иярчен  хәбәр  җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Иярчен ия һәм ияр.хәбәр җөмлә турында гомуми мәгълүмат, бер-берсеннән аерымлыклары,төзеле-ше  ягыннан  төрләре

Иярчен  ия  һәм  иярчен  хәбәр  җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

88 нче күнегү, тыныш билгелә-рен куеп язарга            73 нче  бит

  51

   22

Иярчен  ия  һәм  иярчен  хәбәр  җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

өстәмә материалдан иярчен ия һәм  иярчен хәбәр җөмләләрне табарга,бәйләүче чараларын билгели  белергә .

Схемалар буенча эшләү

тест

91 нче  күнегү,  җөмләләрне парлап язарга әзерләргә

  52

    23

  Практик  эш

Белемнәрне системалаштыру

Иҗади  биремле эшләр, күнегү-ләр  эшләү

Күнегүләр эшләү

Практик  эш

Үтелгәннәрне  кабатларга

  53

    24

 Иярчен  тәмамлык һәм  иярчен  аергыч җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Иярчен тәм.һәм ияр.аергы. җөмл. турында  гомуми мәгълүмат,бер-берсеннән аерымлыклары, төзе-леше  ягыннан  төрләре

Иярчен  тәмамлык һәм  иярчен  аергыч җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

97 нче күнегү,җөмләләрнең төрен үзгәртеп язарга   79 нчы бит

  54

    25

Иярчен  тәмамлык һәм  иярчен  аергыч  җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

Өстәмә  материаллардан иярчен  тәм. һәм иярчен аергыч җөмлә-ләрне табарга,бәйләүче чарала-рын билгели  белергә .

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

тест

104  нче  күнегү, тыныш билгеләрен куеп язарга 81  нче  бит

55/56

  26/27

Б /с  Сочинение  элементлары  белән  изложение  язу

Сөйләм үстерү

Язу күнекмәләрен формалаштыру

Сочинение  элементлары  белән  изложение  язу

изложение  язу

Язып  бетерергә

57

   28

Иярчен  вакыт  һәм  иярчен  урын  җөмләләр

         

Яңа белем үзләштерү

Иярчен  вакыт.  һәм  ияр. урын  җөмләләрне танып белергә өйрәтү

Иярчен  вакыт  һәм  иярчен  урын  җөмләләр

турында модель төзү, күнегүләр

110  нчы  күнегү, җөмләләрне үзгәртеп язарга  86  нчы бит

58

  29

Иярчен  вакыт  һәм  иярчен  урын  җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

Иярчен  вакыт.  һәм  ияр. урын  җөмләләр турында алган белемне системалаштыру

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

Практик дәрескә әзерләнергә

 59

  30

Практик дәрес

Белемнәрне системалаштыру

Дидактик  материалдан  иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләне табарга, бәйләүче чараларын бил-гели белергә .

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

тест

112 нче  күнегү, 87  нче  бит, сор-аул. җавап  би-рергә.

 60  

  31      

Б/с. Картина  буенча,  мәгънә  ягыннан  төрле  кушма  җөмләләр  кулланып, хикәя  төзү

Сөйләм үстерү

 Матурлыкны  күрә  белергә өй-рәтү,сыйфатлама  элементлары  кулланып,хикәя төзү

Туган як табига-те  турында  сөй-ләшү.Л.Фәттаховның”Игеннәр  өлгерде” картинасын кулланырга    

Үткәннәрне кабатларга

  61

  32

Иярчен  рәвеш  һәм  иярчен  күләм җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Иярчен  рәвеш. һәм  ияр. күләм җөмл. турында  гомуми  мәгълүмат бирү, бер-берсеннән  аерымлы-клары, төзелеше ягыннан  төрләрен аерырга өйрәтү

Иярчен  рәвеш  һәм  иярчен  күләм җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

120  нче күнегү, рәвеш җөмләләр төзеп язарга

92 нче  бит

  62

  33

Иярчен  рәвеш  һәм  иярчен  күләм җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

Өстәмә материалдан иярчен рәв-еш  һәм иярчен күләм җөмләләрне табарга,бәйләүче чараларын билгели  белергә .

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

тест

Сорауга  җавапл.  әзерләргә,иярчен  рәвеш, күләм җө-мл. уйлап  язарга.

 63    

  34

Искәртмәле  диктант  язу

Белемнәрне системалаштыру

Язу күнекмәләрен формалаштыру

Искәртмәле  диктант  язу

Тест биремнәрен үтәү

 64

  35

Иярчен  сәбәп  һәм  иярчен максат  җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Иярчен сәбәп  һәм  ияр.максат  җөмл. турында  гомуми  мәгъ-лумат бирү, бер-берсеннән  аерымлыклары, төзелеше  ягыннан  төрләрен ачыклау

Иярчен  сәбәп  һәм  иярчен максат  җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

126 нчы күнегү иярчен сәбәп җөмләләр төзеп язарга.97 нче  бит,  сорауларга  җавап  бирергә

 65

 36

Иярчен  сәбәп  һәм  иярчен  максат  җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

Бәйләүче  чараларын  билгеләү, схемаларын  төзү.

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

130  нчы күнегү, тыныш билгеләрен куеп язарга

66-67

  37-38

Б/с.  Сочинение.”Мин  кем  булырга  телим”.

Сөйләм үстерү

Сочинение язу күнекмәләрен үстерү

Сочинение язу

Сочинение

Язып  бетерергә

68

 39

Иярчен  шарт  һәм  иярчен кире җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Шарт  һәм  кире  җөмләләр  турында  мәгълүмат бирү, нинди  чаралар  ярдәмендә баш  җөмләгә  бәйләнүен ачыклау

Иярчен  шарт  һәм  иярчен кире җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

134  нче күнегү, җөмләләрнең төзелешен үзгәртеп язарга

69

40

Иярчен  шарт  һәм  иярчен  кире җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

шарт  һәм  иярчен  кире җөмләләр турында белемнәрне системалаштыру

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

тест

138 күнегү, сораулар ярдәмендә инша язарга

70

41

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә турында төшенчә бирү

Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә турында модель төзү, күнегүләр эшләү

4 аныклагыч җөмлә язарга

71

   42

Иярчен  кушма  җөмләләрне гомумиләштереп  кабатлау

Белемнәрне системалаштыру

Барлык  үтелгән  темаларны  камилләштерү

Күнегүләр эшләү, модель буенча фикер алышу

Тест  сорауларына   җаваплар

142  нче күнегү, җөмләләрнең төрен үзгәртеп язарга

 72

    43

Контроль     диктант

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль     диктант

Иярчен җөмләләрне кабатларга

 

   

                Катлаулы  төзелмәләр

 73

     1

Катлаулы  төзелмәләр  турында төшенчә

Яңа белем үзләштерү

Катлаулы төзелмәләр турындагы  төшенчә бирү

Модель төзү

Схеманы сөйләргә өйрәнергә

74

   2

Тиңдәш  иярүле күп  иярченле  катлаулы  кушма  җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Тиңдәш иярүле  күп  иярченле  кушма  җөмләләрне танып белергә өйрәтү

Модель төзү, күнегүләр эшләү

Әдәби  әсәрдән  тиңдәш  ияр. ку-шма   җөмлә. язарга

75

3

Тиңдәш  иярүле күп  иярченле  катлаулы  кушма  җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

Тиңдәш иярүле  күп  иярченле  кушма  җөмләләрне танып белергә өйрәнүне дәвам итү

Модель буенча сөйләү, күнегүләр эшләү

тест

Схема буенча җөмләләр төзергә

76

    4

Тиңдәш  түгел  иярүле  күп  иярченле  катлаулы  кушма  җөмлә

Яңа белем үзләштерү

Тиңдәш түгел  иярүле күп  ияр-ченле  кушма  җөмләләрне танып белергә өйрәтү

Тиңдәш  түгел  иярүле  күп  иярченле  катлаулы  кушма  җөмлә турында модель төзү, күнегүләр эшләү

152 нче күнегү, 113 бит.әдәби әсәр.3 мисал язарга

 77

   5

Тиңдәш  түгел  иярүле  күп  иярченле  катлаулы  кушма  җөмлә

Белемнәрне системалаштыру

Тиңдәш түгел  иярүле күп  ияр-ченле  кушма  җөмләләрне танып белергә өйрәнүне дәвам итү

Схемалар буенча җөмләләр тикшерү

Схема буенча җөмлә төзергә

78

    6

 Практик  эш

Белемнәрне системалаштыру

Күнегүләр  эшләү, иҗади  эшләр  башкару

Модель буенча сөйләү, күнегүләр эшләү

тест

Үтелгәннәрне  кабатлау

79/80

   7/8

Б/с  Контроль      изложение

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Контроль      изложение

Үткәннәрне кабатлау

81

     9

Б/с .  Изложениегә  анализ  ясау,  хаталар  өстендә  эш

Белемнәрне системалаштыру

Хаталарны классификацияләү

Үтелгәннәрне  кабатлау

82

  10

Бер-бер  артлы  иярүле  күп  иярченле  катлаулы кушма җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Бер-бер артлы  иярүле  күп  иярченле  кушма җөмләләрне танып белергә өйрәтү

Бер-бер  артлы  иярүле  күп  иярченле  катлаулы кушма җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

1)115 биттәге  со-рауга җаваплар 2)П.25каг.ятларга

83

  11

Бер-бер  артлы  иярүле  күп  иярченле  катлаулы кушма җөмләләр

Белемнәрне системалаштыру

Бер-бер артлы  иярүле  күп  иярченле  кушма җөмләләрне танып белергә өйрәнүне дәвам итү

Схемалар буенча эшләү

84

  12

 Контроль эш

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

тест

Өй эше юк

85

13

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр.

Яңа белем үзләштерү

 Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне танып белергә өйрәтү

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр. турында модель төзү, күнегүләр эшләү

1)154 нче күнегү, 2)әдәби әсәрдән җөмлә  язарга

86

  14

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр.

Белемнәрне системалаштыру

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне танып белергә өйрәнүне дәвам итү

Схемалар буенча эшләү

115 бит сорауларга җавап бирергә

87

  15

Практик эш

Белемнәрне системалаштыру

Күнегүләр үтәү, иҗади биремле эшләр  

Тест буенча эшләү

тест

Үтелгәннәрне кабатлау

88

  16

Искәртмәле диктант

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

Искәртмәле диктант

Үткәннәрне кабатлау

89/90

 17/18

 Катнаш кушма җөмләләр

Яңа белем үзләштерү

Катнаш кушма җөмләнең катлау-лы төзелмә буларак актуал. Тиң-дәш иярүле күп иярченле кушма җөмл. арасында охшашлык һәм аермалык

Катнаш кушма җөмләләр турында модель төзү, күнегүләр эшләү

1)157 нче күнегү, 120 нче бит сорау җаваплар

 91

  19

       Тезем

Яңа белем үзләштерү

Тезем турында төшенчә бирү

Күнегүләр эшләү

Өстәмә  әдәбият-тан тезем кергән шигъри юлларны  язарга

 92

  20

 Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрне гомумиләштерү

Укучыларның белемнәрен гомумиләштерү

Схемалар буенча эшләү

Зачётка әзерлә-нергә

 93

  21

Зачет-дәрес.

Контроль

Укучыларның белемнәрен тикшерү

тест соравы-на җавап би-рү

үтелгәннәрне кабатларга

94/95

  22/23

Б / с. Әдәби образга характеристика язу.

Сөйләм үстерү

Әдәбият,клас.тыш уку дәресләр-ендә өйрәнелгән берәр әдәби об-разга характеристика

Фикерләрен үстерү

Язып бетерергә

96

  24

Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше, интонация һәм тыныш билгеләре

катнаш

Пунктуация, интонация буенча белемнәрне. актуальләштерү.

тест

165 нче күнегү тыныш билгесен куеп язарга

128 нче бит

 97

  25

Нокта, сорау, өндәү билгеләре, күп нокталар һәм куштырнаклар куела торган очраклар

катнаш

Теманы актуальләштерү .

тест

168 нче күнегү,132 нче бит

  98

  26

Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар

катнаш

Теманы  актуальләштерү .

                                                                                                                                                                                                                   

тест

171 нче күнегү, 137 нче бит, сораул. җавап

  99

  27

Сызык һәм җәяләр куела торган торган очраклар

катнаш

Теманы актуальләштерү

тест

177 нче  күнегү 142 нче бит

100101

28/29

 Б/с Изложение язу.

Контроль

Изложение яза белүләрен тикшерү

План буенча эшләү

Изложение

Үтелгәннәрне кабатлау

102103

30/31

Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау

Белемнәрне гомумиләштерү

Кушма җөмлә синтаксисы турында алган белемнәрне гомумиләштерү

Модель, схемаларны искәтөшерү, алар буенча сөйләү

Тест сорауларына  җавап бирү

Контроль эшкә әзерлән

 104

  32

  Контроль диктант.

Контроль

Кушма җөмлә синтаксисы турында алган белемнәрен тикшерү

Контроль диктант

Өй эше бирелмәде

105

33

Ел буе үтелгәннәрне кабатлау.

Белемнәрне гомумиләштерү

Кушма җөмлә синтаксисы турында алган белемнәрне гомумиләштерү

                                                                                                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

9 нчысыйныфта татар теле дәресе "Татар теле диалектлары"

Безнең татар теле бай һәм нык үскән камил тел. Ул өч диалекттан тора. Диалекталь сүзләр - татар теленең байлыгы, бизәге. Шушы өч туркем төрле сөйләшләргә бүленә. Һәр сөйләш үзенчә матур. Безнең сөйләш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...