“Сары түшле песнәгем”
план-конспект урока (6 класс) на тему

Бадыкшанова (Хабибуллина) Резеда Аликовна

Тема: Сары түшле песнәгем.

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар әдәбияты  дәресе

Максат:Укучыларның сөйләм телен үстерү.Кошларны сакларга,салкын көннәрдә җимлекләр ясап,җим салырга өйрәтү. Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khabibullina_r.a.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

    Дәреснең темасы: “Сары түшле песнәгем”

(6 нчы класс рус төркемнәре,”Татарча да яхшы бел” УМК буенча)

     

Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе -  2 нче лицееның  

I квалификацион категорияле  

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Резеда Алик кызы

Тема: Сары түшле песнәгем.

Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар әдәбияты  дәресе

Максат:Укучыларның сөйләм телен үстерү.Кошларны сакларга,салкын көннәрдә җимлекләр ясап,җим салырга өйрәтү. Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

Җиһазлау: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен татар теле дәреслеге  (рус балалары өчен) / Р.Р.Нигъмәтуллина.- Казан: Мәгариф, 2007. Эш дәфтәре,  такта,интерактив такта.

Кулланылган структуралар:

КОНЕРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП.

I. Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

 (Дәрес кошлар сайрау тавышыннан башлана).

-Хәерле иртә,укучылар!Утырыгыз!

-Кошлар матур сайрымы?(Әйе,матур)

-Ә ничек алар сайрый?(көйләп,....)

-Ә сез кайда кошларның сайравын ишеткәнегез бар?(урманда,...)

-Ә сез аларны яратасызмы?

-Сез аларны саклыйсызмы?

-Ә ничек саклыйсыз?(җимлекләр ясыйбыз,ашатабыз)

-Ә нәрсә ашатасыз?(ипи,бодай,..)

2.Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү. 

МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat) кулланып эшләү.

Кошлар турында сөйләгез.

(3 укучы яраткан кошлары турында презентация ясап,сөйләргә әзерләнеп килгән).

Күгәрчен,чыпчык турында.

3. Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

-Бик яхшы.

- Ә песнәкләр белән бүген дәрестә танышырбыз.

Игътибар укучылар,экранга карыйбыз(дәреслектән рәсем бирелгән)

Бу рәсемдә без кемне күрәбез?( кызны)

Тагын нәрсә күрәбез?(песнәк тәрәзә кырыенда утыра,...)

Ә нигә ул анда утыра?(ул өшегән,...тамагы ачкан)

Ә нигә өшегән?(урамда салкын,кыш)

Кыз нишләгән?Кыз нигә караватта ята?(чирләгән)

 Ни өчен шулай уйлыйсың?һ.б сорауларга укучылар җавап бирәләр.

  • Ә хәзер күзләрне йомдык,шигырьне  тыңлыйбыз.(Укытучы дискны кабызып, шигырьнең эчтэлеген тыңлаттыра,аннары дәреслектә бирелгән сорауны укый, укучылар җавап бирәләр). 
  • ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасы. (Вакыт башланды. Таймер куела. Вакыт бетте.) Молодцы, укучылар. Булдырдыгыз!

КОНЕРС (Corners) структурасы.

Сүзлек белән эш.Укытучы татарча укый, укучылар тәрҗемәсен укып әйтәләр.

Сүзләр белән җөмләләр төзиләр.

Дәфтәрдә эш.

(Кошлар турында табышмакларны укып,җавапларын язалар.Аннары экранга карап,җавапларның дөрес булуын тикшереп чыгалар)

МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group) структурасы

  • Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. 4. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

.Тесттан сон биремнәрне эшлиләр,төрле ситуатив күнегүләрне үтиләр.

4 нче бирем.Русча әйтегез.(112 нче биттә)

Җим салырга-  ......

5 нче бирем.Сорауларга җавап бирегез.

Песнәкнең тамагы тукмы?Ул Миләүшәдән нәрсә сорый?һ.б күнегүләрне 112 нче биттә үтиләр.

5. Рефлексия, бәяләү этабы.

Рефлексия(Укучылар бер – берсенә сораулар бирәләр,бер – берсен бәялиләр)

 Бүген нинди кошлар белән танышып киттек?(чыпчык,песнәк,..)

Кыш көне аларга ничек ярдәм итәргә кирәк?

Ничек дөрес ашатырга кирәк?Нинди ризыклар бирергә ярый?Ни өчен?

6.Өй эше:112 нче бит,7 нче бирем(Кызга сораулар бирегез).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сара апа - татар сандугачы

Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру....

Кластан тыш сара "Аҡйондоҙ менән Аҡйегет"

Общешкольное мероприятие по творчеству народного поэта Башкортостана Мустая Карима...

Кластан тыш сара "Дуҫлыҡ байрамы"

Общешкольное мероприятие по изучению родословной своей семьи,воспитание дружбы,толерантности среди обучающихся...

Путешествие в столицу Золотой Орды Сарай-Бату.,

Старый Сарай(Сарай - Бату,Старый,Сарай-аль-Махруса-Дворец Богохранимый")-средневековый город столица Золотой Орды.Распологается прмерно в 80 км. современного города Астрахани,в районе села Селитренное...

Сара Садыкова

Сценарий внеклассного мероприятия....

Кластан тыш сара "Тик тыныс булһын илдәр"

Әҙәби-музыкаль композиция "Тик тыныс булһын илдәр"...

Сары түшле песнәгем

Лексик материалны ныгыту дәресе....