Сары түшле песнәгем
методическая разработка (7 класс) на тему

Гатауллина Резеда Гайсовна

Лексик материалны ныгыту дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sary_tushle_pesngem.docx18.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сары түшле песнәгем…(7 нче сыйныф, рус төркеме)

Максат.    1.Лексик темага бәйле сүзләр белән таныштыру, аларны гамәли

                   үзләштерү

                  2. Укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

                  3.  Укучыларда кошларга карата мәрхәмәтлелек хисләре  тәрбияләү.

                  4.Телдән аралашу күнекмәләрен үстерү

                  5. Татарча аралашуга омтылыш тудыру

Җиһазлау. Компьютер, дәреслек, карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше (психологик халәт тудыру)

      Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, укытучы апа!
  • Хәлләрегез ничек?
  • Рәхмәт,яхшы.
  • Бүген атнаныӊ нинди көне?
  • Бүген атнаныӊ чәршәмбе көне?
  • Һава торышы нинди?

      Аудирование.

Спроси: сейчас какое время года

               любит ли он зиму                                                      

                каких зимующих птиц знает  

                легко ли птицам зимой

                дает ли птицам корм                              

Русча әйт: кошларның тамагы тук            

               кошларның тамагы ач                                  

               кошларга кышын авыр                            

              кошларга җим бирәләр                              

              кемнең тамагы тук?                                        

              кемнең тамагы ач?                              

              бер-берсенә аңлаталар

Татарча әйт: птицы сытые

               птицы голодные

               птицам зимой тяжело

               птицам дают корм

              кто сыт?

              кто голодный?

                               

 

  1. Яңа материал буенча эш. Слайд 1.

 Ук. -Балалар, рәсемгә карагыз әле. Кыз нишләгән? Ни өчен шулай уйлыйсыӊ?

Синеӊчә, песнәк Миләүшәгә нинди сүзләр әйтә?

(укучыларның фикерләре тыңлана)

Яӊа сүзләр белән танышу.

Слайд 2.

Башта яңа сүзләр белән танышыйк әле.

Түш - грудка

Лимон күк - как лимон

Юри - нарочно

Җим - корм для птиц

У.- Ә хәзер игътибар белән тыңлагыз әле. Фикерләрегез дөресме?  (аудиотасмада текстны тыңлыйлар)

У.- Димәк, песнәк Миләүшәгә нинди сүзләр әйтә?

Ук. - Нигә бүген җим юк?

Ук. - Терел тизрәк Миләүшә!

Дәреслек буенча эш. 112 нче бит, 3 нче күнегү

           (укучылар шигырьне укыйлар)

У.- Песнәкнеӊ тамагы тукмы?

Ук.( Песнәкнеӊ тамагы ач)

У.-Ул Миләүшәдән нәрсә сорый?

У.( Җим сорый)

У- Миләүшә ни өчен җимлеккә җим салмаган?Юриме?

Ук. – (Миләүшә авырган)

У. – Синеӊчә, кем дә булса песнәккә җим салырмы?

Ук. – (Миләүшәнеӊ әнисе песнәккә җим салыр.)

             

3.Белемнәрне ныгыту.

1) (112 нче бит, 4 нче күнегү)

У. -  Ә хәзер 4 нче күнегүне табыгыз һәм андагы җөмләләрне русча әйтегез.    

                               (укучыларның сөйләмен тыңлау)

Җим салырга.(насыпать корм)

Җимне чукый. (клюет корм)

Җимлек ясарга.(сделать кормушку)

Җимлеккә җим салырга.(насыпать корм в кормушку)

Җимлектә җим юк.(к кормушке нет корма)

Җимлек буш. (кормушка пустая)

                         (Парлап эшләү)

2) Дәфтәрдә эш.

83 нче бит, 1,2 күнегүләр

               

3) Дәреслек буенча эш. 112 нче бит, 6,7 нче күнегүләр

У. Миләүшә ни өчен авырган?

(3-4 җавап тыңлана)                                               

Ук.- Бәлки Миләүшә җиңел киенгәндер.

Ук. -  Бәлки Миләүшә салкында озак йөргәндер.

Ук. -  Бәлки Миләүшә кар ашагандыр.

Ук. - Бәлки Миләүшә боз ялагандыр.

4)Уен. 1)“Кем тизрәк ?” 

У. - Ә хәзер, балалар, без сезнең белән парлы эшкә күчәбез. Сезнең

парталарыгызда конвертлар ята. Конвертлар эчендә сүзләр язылган

карточкалар. Сез бергәләп шул сүзләрдән җөмлә төзеп куярга тиеш. Кем

беренче төзи, кул күтәрә. Башладык!

1. (Миләүшә, авырган,шуңа күрә, песнәккә, ашарга, бирмәгән)

 2. (Песнәк, Миләүшәнең, тизрәк, терелүен, тели)

 3. (Кара бүрекле,сары түшле, песнәк, тәрәзәдән, Миләүшәне эзли)

4. (Әгәр, кыз,авырса,урыныннан, тормас, песнәкне, ашатмас)

5. (Әгәр кыз, авырмаса, урыныннан, торыр, җимлеккә, җим, салыр)

5.  Табышмакларныӊ җавабын тап.

А)   Колга башында йорты,

       Эчендә тора җырчы. (сыерчык)

Б)    Гөлдер-гөлдер сөйли бу,

        Кызыл тәпи – кемдер бу?(күгәрчен)

В)    Җәй шакылдый бу чүкеч,

         Кыш шакылдый бу чүкеч,

         Ничек түзә бу чүкеч? (тукран)

Г)     Башы - тарак, койрыгы – урак,

         Кычкыртып быргысын,

         Уята барысын. (әтәч)

Д)    Йомры йомшак сары йомгак

        Йөгереп йөри чирәмдә. (чеби)

Өй эше. 1.Миләүшә  терелгәч, аның песнәк белән сөйләшүен язып килергә

               2. Дәфтәрдә. 84 бит, 3,4 күнегүләр.

Йомгаклау.

У.  - Балалар, бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

Ук. – Песнәк белән Миләүшә турында сөйләштек.

Ук. – Песнәкнең тамагы ач, ул Миләүшәдән ашарга сорый.

Ук. Миләүшә җимлеккә җим салмаган, чөнки ул авырый.         

Ук. Песнәк Миләүшәгә тизрәк терелергә әйтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сара апа - татар сандугачы

Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру....

Кластан тыш сара "Аҡйондоҙ менән Аҡйегет"

Общешкольное мероприятие по творчеству народного поэта Башкортостана Мустая Карима...

Кластан тыш сара "Дуҫлыҡ байрамы"

Общешкольное мероприятие по изучению родословной своей семьи,воспитание дружбы,толерантности среди обучающихся...

Путешествие в столицу Золотой Орды Сарай-Бату.,

Старый Сарай(Сарай - Бату,Старый,Сарай-аль-Махруса-Дворец Богохранимый")-средневековый город столица Золотой Орды.Распологается прмерно в 80 км. современного города Астрахани,в районе села Селитренное...

Сара Садыкова

Сценарий внеклассного мероприятия....

Кластан тыш сара "Тик тыныс булһын илдәр"

Әҙәби-музыкаль композиция "Тик тыныс булһын илдәр"...

“Сары түшле песнәгем”

Тема: Сары түшле песнәгем.Сингапур методикасы белән үткәрелә торган татар әдәбияты  дәресеМаксат:Укучыларның сөйләм телен үстерү.Кошларны сакларга,салкын көннәрдә җимлекләр ясап,җим салырга өйрәт...