Cыйфат. 4 нче сыйныф.
план-конспект урока по теме

Габидуллина Гульназ Фаритовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syyfat_4syynyf.docx25.98 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сыйфат

Максат. 1. Сүз төркемнәрен искә төшерү; сыйфат турында тулы мәгълүмат бирү.

              2.Сыйфатның сөйләмдәге ролен ачыклау; җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен үстерү;

              3. Туган як табигатенә карата җылы хисләр тәрбияләү.

Материал: Ф.Ф.Харисов, Татар теле, 4 нче сыйныф.

Технология: Иҗади үсеш технологиясе.

Дәрес барышы.

1.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1.Оештыру.

Укытучы. Хәерле көн, исәнмесез! Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.

(Укучылар бер-берсенә карап елмаялар.)

Укытучы. Мин бүгенге дәрескә кунаклар чакырдым. Алар мәктәбебезнең директоры һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

2. Өй эшләрен тикшерү.

Укытучы. Узган дәрестә без нинди сүз төркеме белән таныштык?  Укучылар, мин сезгә өйгә эш итеп исем турында алган белемнәрне кабатлап килергә кушкан идем. Әйдәгез, хәзер белемнәрегезне тикшереп, тест эшләп алыйк (компьютер ярдәмендә тест эшләү: сораулар тактадагы экранга чыга, укучылар дәфтәрләргә җавапларын язалар).(1-2 нче слайд)

- Әйдәгез, хәзер җавапларын тикшерәбез (компьютер ярдәмендә тест җавапларын тикшерү):

        1) а);         2) б);         3) в);         4) б);         5) б);         6) а);         7) в);         8) а);         9) б);         10) б).

- Ә хәзер инде һәркем үзенә үзе билге куйсын:

                        9 – 10 дөрес җавапка – “5”ле;

                        7 – 8 дөрес җавапка – “4”ле;

                        5 – 6 дөрес җавапка – “3”ле;

                        4 һәм 4 тән ким дөрес җавапка – “2”ле куегыз.

 (Тикшереп, үзбәя куела)

2. Бүгенге дәресебездə сыйфат сүз тɵркемен ɵйрəнербез. Белемнәребезне тирәнәйтербез, сөйләмдә дөрес куллану күнекмəлəрен булдырырбыз (1-2 нче слайд)

- Укучылар,бу нәрсә?

- Алма.

- Аныӊ турында нәрсә әйтә аласыз?

- Ул кызыл,тәмле,сусыл,түгәрәк.

- Ә бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

- Чәчәк бәйләме.

- Рәсемгә карап нәрсә әйтә аласыз?

- Ак,кызыл,ал,матур һ.б.

- Ә өченче рәсемдә нәрсәләр бар?

- Кыяр һәм борыч

- Алар турында ни әйтеп була?

- Кыяр - яшел, төче, сусыл, озынча. Борыч - сары, кызыл, яшел, түгәрәк, ачы.

- 4 нче рәсемдә нәрсәне күрәсез?

- Куян. Аның турында ни әйтә алабыз?

- Куян - куркак, соры, йомшак, кечкенә.

- Бу сүзләр предметның нәрсәсен белдерәләр? (5 нче слайд)

- Предметның төрле билгесен белдерәләр.

- Ак, кызыл, яшел, зәңгәр, сары  предметның нәрсәсен белдерә?

- Төсен (тактага язып куела).

- Тәмле, төче, сусыл - төснеме? Тәмнеме? Әллә формасынмы? – тәмен (тактага языла)

- Түгәрәк, озынча - формасын (тактага языла)

- Шул сүзләргә сорау куеп карыйк әле?

- Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә. Шулай булгач бу нинди сүз төркеме?

- Сыйфат.(тактага языла)

 Укучылар, димəк, сыйфат сүз тɵркеме буларак нинди?, кайсы? сорауларына җавап бирə. Ə җөмләдə  җɵмлə кисәге ягыннан ул - аергыч булып килә һәм без аны дулкынлы сызык белән билгелибез.

                           Урсал тавында ап-ак кар ята.

2. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Ə хəзер укучылар, җɵмлəлəргə игътибар  итегез əле.Чагыштырыгыз һəм аларның аермасын табыгыз.  (6 нчы слайд)

Тышта кар ява. Агач ботакларына бәс куна.

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына йомшак бәс куна.

Əлеге җɵмлəлəрдəн сыйфатларны табып, бергəлəп  тактадагы таблицаны тулыландырыйк.

Сыйфат

соравы

билгесе

тɵзелеше

дәрәҗәсе

ап-ак

нинди?

төсне

парлы

йомшак

нинди?

тоюны

тамыр

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1.Дәреслек белән эш. 169 нчы күнегүне күчереп язарга. Сыйфатларны тамгаларга.

- Сыйфатларны ничек таптыгыз?

(Укучылар төркемнәрдә җавап эзлиләр. Көтелгән җавап: нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзне таптык; исемне ачыклавын белдек; предметның билгесен белдерүенә игътибар иттек. Үзбәя куялар. Күнегүдәге сыйфатларның барысында дөрес таптым,сыйфатны табу тәртибен аңлата алам-"5”ле; 1-2 сыйфатны тапмаганмын-"4”ле; мөстәкыйль эшли алмадым-"3”ле.)

2.170 нче күнегүдәге табышмак- сорауларга җавап бирергә (телдән).

3. 171 нче күнегү. Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп язарга.

4.Физкультминут

Исә җилләр,оча кошлар

Килә коштай очасы.

Күккә менеп,җиргә төшеп,

Шук җилләрне кочасы.

Очып,чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

Җиң сызганып, илкәемнең,

Чын хуҗасы буласы.

5.172 нче күнегү. Табышмакларны укырга, җавапларын табарга. Сыйфатларны аңлатырга (телдән).

6. “Иптәшеңне таны” уены.

Укытучы. Хәзер мин укучылар, иптәшегезне тасвирлап шигырьләр укыйм, сез аларны белегез.

1) Сылу гәүдәле, коңгырт күзле,                     6) Кечкенə генə буйлы,

Бөдрә чәчле, сөйкемле йөзле.                             Яшел күзле.

Я, әйтеп карагыз әле,                                        Шаян ,тиктормас үзе,                                                      

Кем була үзе? (Айдар)                                      Шулай булса да аны     

2) Исеме дә бик матур,                                    Яраталар бит үзен (Арслан)          

Чәчләре куе,көрән.                                         7) Сары чəчле,зəңгəр күзле,

Күзләре зәңгәр төстә                                      Бигрəктə яхшы кыз ул.

Сокланмый булмый һич тə.(Алсу)                   Əнилəренə акыллы        

3) Матур кыз, диләр аны,                                Иптəшлəренə чын дус ул. (Алина)

Озын чәч, коңгырт күз,                               8) Тɵз гəүдəле, коңгырт күзле,

Ә гәүдәсе бигрәк төз.                                      Уртача укучы бала.

Матур йөзе балкып тора,                               Бер елмаеп җибəрсə,

Коңгырт күзе янып тора.                              Бит очында чокыры кала. (Альберт)

Бәйрәм саен җырлар суза.(Әдилә)              9) Тəбəнəк кенə булсам да

4) Эштә тырыш,                                             Тɵптəн юан мин үзем.

Спортта җитез.                                             Абыйларны да егып салып      

Укуда зирәк,                                                    Кɵрəшлəрдə дан  алам, батыр калам.

Кем əйтеп бирер тизрəк? ? (Рамазан)                     (Разат)

5) Уртача буйлы,                                        10) Кыска коңгырт чəчле ул,

Яшькелт күзле,                                                Ə күзлəре диңгез тɵсле зəңгəр.

Коңгырт чəчле,                                               Шигырь укый башласа,

Ярдəмчел үзе.(Ислам)                                     Бар кешене карата. (Лəйсəн)      

Укытучы: Укучылар, сез иптәшләрегезне ничек таныдыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана)

7.Тактадан җөмләләрне күчереп язарга, сыйфатларны билгеләргә. (7 нче слайд)

8. Сүзлек ɵстендə эш. 

Бәс- иней, изморозь.

Куна -1. Доска для раскатывания теста; 2. прилепает, сесть (о птицах), оседать(о пыли)

Бɵртеклəр - крупинка, крупица; зерно, зёрнышко

Чук - кисть, бахрама, гроздь.

(Тикшерелә. Үзбәя куела. Барысы да дөрес булса-"5”ле; 1хата-"4”ле;2хата –"3”ле.)

9. Модельләштерү.

- Дәрестә алган белемнәрегезне модельләштереп куегыз. (8-9 нчы слайд)

                                                   Сыйфат

Предметның   Нинди?   Исемне  Җөмләне бизи,     билгесен белдерә.          Кайсы?    сорауларына    

      җавап бирә.      Тулыландыра, ачыклый.

III. Рефлексия, бәяләү этабы. Рефлексия.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә эшләдек? ( Без бүгенге дәрестә сыйфат сүз төркеме турындагы белемнәребезне ныгыттык , җөмләдә сыйфатларны таптык, аларның әһәмиятен ачыкладык.

- Без аларны ничек таптык? (Нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзне таптык, исемне ачыклавына, предметның билгесен белдерүенә игътибар иттек.)

- Нинди нәтиҗә чыгардык? ( Сыйфатлар предметның билгесен белдерәләр, нинди? кайсы? соравына җавап бирәләр, безнең сөйләмебезне матурлыйлар, бизиләр.)          

2.Үзбәя, укучылар эшчәнлеген бәяләү.

IV. Өйгә эш.

1.173 нче күнегү

2.174 нче күнегү.

3. Иҗади эш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.

Максат. Табигать  темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү;                белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе...

"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)

8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)

Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....

Cыйфат темасын кабатлау (дәрес планы)

Дәрес тибы: Сәяхәт – дәрес. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту...