"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе
план-конспект урока (6 класс) на тему

Вагыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_kursy_vagizova.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Алабуга муниципаль районы

“1 нче гимназия”

 гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес конспекты

Сыйфат сүз төркеме

Төзеде: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы    Вгыйзова Ләюзә Гыйлембаян кызы  

 

                      Уку материалының темасы  : Сыйфат сүз төркеме

                       (татар мәктәбенең 5 сыйныфында татар теле дәресе) 

Укыту – методик комплект:

 1.Программа.  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән   министрлыгы Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа, Казан «Мәгариф» нәшрияты, 2010 ел.

2. Дәреслек.  Ч.М.Харисова, Н.В.Максимов, Р.Р.Сәйфетдинов - Татар теле, татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең   5нче сыйныфы өчен дәреслек.- Казан: Татарстан китап шәшрияты, 2012 ел.

 3.Татар мәктәпләрендә татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - Казан. 2008

1. Белем бирү максаты : Укучыларга сыйфат сүз төркеме турында мәгълумат алырга шартлар тудыру.

2. Үстерү максаты: Сыйфатның сүз төркеме буларак  әһәмиятен һәм кулланылышын ассызыклау, сыйфатланмыш турында мәгълүмат алу.

3.Тәрбия бирү максаты: Туган ягыбыз табигатенә карата соклану һәм аның белән горурлану хисләре уяту.

Дәрес тибы:  Яңа белемнәрне өйрәнү һәм беренчел ныгыту

Дәресенең структурасы:

I.    Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.Оештыру һәм уңай халәт тудыру.

II.  Белемнәрне актуальләштерү.

III.   Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

IV.  Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

 

Дәрес барышы :

I.   Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Оештыру этабы.

( Электрон тактада елмаеп торучы кояш рәсеме)

- Исәнмесез укучылар , хәерле көн барыгызга да . Табигатьтә алтын көз хөкем сөрә. Һәр көн безне көз үзенең сары  яфраклары, салкын җилләре, яңгырлы иртәләре белән сәламли, мәктәпкә озата. Ләкин ул безне мәктәптән , дәресләрдән соң  якты кояшы, аяз көннәре, бай табигате белән каршы ала.  Бер-беребезгә көзге имин көннәр, дәресебезнең уңышлы үтүен теләп кояш кебек бер елмаеп алыйк әле. (Бер-береңә карап елмаю. Сәламләү. Һава торышы турында сөйләшеп алу.)

  II. Белемнәрне актуальләштерү.

-Укучылар без узган дәрестә нинди сүз төркемен өйрәнеп туктадык?  Без бүген төркемнәрдә эшләрбез, шуңа күрә сез инде үзегез өчен генә эшләмисез, ә коллектив данын яклыйсыз, шулай бит?  Шуның өчен җавапларны бары тик кул күтәреп кенә әйтәбез.

-Нинди сүз төркеме сан дип атала ?

- Ә саналмыш нәрсә ул?

 Узган дәрестә өйрәнгән буенча санның моделен тактада сызу. 

Мин сезгә бер шигырь бирәм, сез аннан  саннарны  табарга һәм саналмышы белән бергә әйтергә кирәк булачак.

1 төркем

Безнең йортта бер сыер бар,

Ике бәрән , өч сарык.

Дүрт эскерт күрдек без кырда,

Бергәләп биш кыз барып.

2 төркем

Алты көпчәкле машина

Җиде кеше утырткан,

Ул кызу эшкә ашыга,

Ерак юлга ул чыккан.

3 төркем

Безнең чуар тавык бары

Ун күкәй генә салды...

Саный алмыйм шуннан ары,

Чөнки минем башым арды.  

                                 ( З. Нури)  

III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

- Тактада бирелгән текстны укыгыз. Сез бу текстны тагын да тулыландырып яза алыр  идегезме ?

Күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер урман бар. Ул урманда агачлар гөрләп үсәләр, җиләкләр кызарып пешәләр. Анда бүреләр, төлкеләр , куянар, еланнар яшиләр.

-Нинди сүзләр өстәргә мөмкин. ? ( төркемнәрдә эш, җаваплар тыңлана)

  1. Зәп-зәңгәр күк итәгенә барып тоташкан, очы -кырые күренмәгән бер кара урман бар.
  2. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр,  тәмле җиләкләр кызарып пешәләр.
  3. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр , куркак куянар,  агулы еланнар яшиләр.

 

-Ике текстны чагыштырыгыз . Кайсы матуррак ? Ни өчен? Өстәп язган сүзләргә   нинди сораулар куярсыз ?

-Ул сүз төркеме турында ишеткәнегез юкмы ?  Нәрсәне белдерәләр ?

-Предметның нинди билгеләрен белдерә?

Көтелгән җавап : Сыйфат сүз төркеме . Нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә . ( бер фикергә килгән төркем җавабы)

-Димәк , бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез , нинди уку мәсьәләсе куярбыз?

- Әйдәгез карап китик әле предметның нинди билгеләрен ачыклый икән ул?

Алда укыган текстка кире әйләнеп кайтыйк. Һәр төркем үз җөмләсе өчен генә җавап бирә.

IV. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

       1. Тактага алдан язылган җөмләләрне уку, күчереп язу. Җөмләдән сыйфатларны  

       табу, асларына сызу. Сыйфат сүз төркеме төшенчәсенең эчке структурасын ачу,  

        аңа хас билгеләрне табу.

Җир ана аңа тәмле тамырлар, яшел яфраклар, агачның әчкелтем кайрыларын үстергән, кояш нурлары салкын чык нурлары әзерләп куйган. Хуш исле үләннәр  йомшак мендәр, ямь- яшел чыршылар калын юрган булган аңа.

Төркемнәрдә эш . Үрнәк буенча сыйфатларны табарга :

а) сорау куярга

ә) мәгънәсен ачыкларга

б) кайсы сүзне ачыклавын әйтергә

в) җөмлә төзергә

Төркемнәрнең җавабы тыңлана.

     

2. Алда башкарылган эшкә карап сыйфатның моделен төзеп карау :

                                     сыйфат

                        нинди ?                     исемне                        җөмләдә

предметның         кайсы ?                   ачыклый                     аергыч,

билгесен               кайдагы ?                                                     хәбәр була

белдерә

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

Моделебезгә нәрсәләр җитми ? Дәреслектәге кагыйдәне уку.

Көтелгән җавап :

-Сыйфатланмыш турында әйтмәдек.

 

Физкультминутка.

Гөл сабагы күренде

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә,

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис , назларын.

 

4. 62 нче күнегү. Текстны сәнгатьле итеп уку, исем кую.

-Сыйфатны сыйфатланмышлары белән күчереп языгыз.

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерәләр ?

Көтелгән җавап:

-тәмен, төсен, формасын, характерын, физик халәтен, күләмен, урынын белдерәләр.

5. Табигать күренешләрен белдерә торган сыйфат һәм исем сүзтезмәләр төзеп языгыз. Шул  сүзтезмәләр белән һәрбер ел фасылын тасвирлаган берәр җөмлә төзеп язабыз.( Мәсәлән : көзге көн ) 

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

  Өй эше:

        а) модель буенча сыйфат турында сөйли өйрәнергә;

        б) иҗади эш: “Көзге табигать”сыйфатлар кертеп кечкенә күләмле хикәя язарга.

VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

1.-Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә ирештек?

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС буенча татар теленнән эшпрограммалары(рус мәктәбендә)

2 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (татар төркеме)...

ФГОС буенча проект эше

ФГОС буенча "9 нчы сыйныфларда ДЙАга әзерлек" темасына проект эше...

Дэрес эшкэртмэсе

Дэрес эшкэртмэсе...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

ФГОС буенча дәрескә таләпләр

Метапредметные результаты освоения основной образовательной программы начального общего образования должны отражать:1)...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

татар эдэбиятыннан дэрес эшкэртмэсе

Габдулла Тукайнын "Шурэле"поэмасында Былтыр һәм Шүрәле образлары...